7


  • Учителю
  • Конспект внеклассного мероприятия на тему Уңыш бәйрәме

Конспект внеклассного мероприятия на тему Уңыш бәйрәме

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

"Уңыш бәйрәме"

(Уңыш бәйрәменә багышланган әдәби-музыкаль кичә)



Максат: укучыларны туган як мәдәнияте һәм традициясе белән таныштыру,

туган якка мәхәббәт , табигатькә сакчыл караш тәрбияләү.



Бурычлар:



- тәрбияви: балаларны уңышның кадерен белергә, хөрмәт итәргә өйрәтү,



- үстерелешле: балаларның башкару осталыкларын үстерү,



- белем бирү: балаларның яшелчәләр турында белемнәрен арттыру.





Җиһазлар һәм материаллар: кәрзиннәр, бәрәңгеләр, кашыклар, көз күренешләре ясалган рәсемнәр.

Укучыларның иҗат җимешләре: шигырьләр, рәсемнәр.



Техник чаралар: магнитофон, дисклар,



Зал бизәлеше: яфраклар, шарлар.





Көз турында җырлап укучылар залга керәләр.

Алып баручы.

Балалар , карагыз әле тирә-якка. Сез үзегезне кайда дип хис итәсез. Бу елның кайсы вакыты?

Әйе, бу көз. Без сезнең белән Көз бәйрәменә җыелдык. Тирә-якта нинди матур! Агачларда сары яфраклар. Җирдә дә сары яфраклар күп. Алар баскан саен, күңелле итеп шыгырдыйлар, әйтерсең лә, безнең белән сөйләшәләр. Бәйрәмгә Көз кызы да килер кебек.

1 укучы шигырь сөйли.



Көз килә, яңгыр ява.

Яфраклар да саргая.



Кәрзин тотып балалар,

Гөмбәгә дип баралар.



Мәктәптә "5" алалар,

Бик тә нык шатланалар.

Күңелле музыка астында алтынсу төстәге күлмәк кигән, көзге яфраклардан ясалган такыядан Көз-сылу керә.

Көз-кызы: Исәнмесез, дусларым! Мин- Көз кызы булам. Мин сезгә кәрзинемә тутырып көзнең матур бизәкләрен, уңышларын алып килдем.

2 укучы: Көз-сылу, без дә сиңа матур-матур бүләкләр, күчтәнәчләр әзерләдек. Тыңла әле.



Әй, Көз-сылу, килдеңме?

Безне сагынып беттеңме?

Миләш белән баланга

Муенсалар элдеңме,.

Мәктәп ишекләрен ачып,

Бусагадан кердеңме?

Безнең "5" кә укыганны

Әллә соң син белдеңме?!



Көз-сылу: Сез бигрәк уңган булган икәнсез. Мин сезгә көз көне җыела торган яшелчәләр һәм җиләк-җимешләр турында табышмаклар тыңлагыз һәм аларның җавабын әйтегез.



Кат-кат тунлы, карыш буйлы. (Кәбестә)

Җир астында җиз бүкән. (Бәрәңге)

Тәрәзәсе юк, ишеге юк, эче тулы халык. (Кыяр)

Җир астында алтын казык. (Кишер)

Кечкенә сары карт, кигән туны тугыз кат. (Суган)

Җир астында кызыл әтәч. (Чөгендер)

Таяк, таяк башында табак, табак эчендә кибет, кибет эчендә ике мең егет. (Көнбагыш)

Алтын баш, камыш аяк, нечкә бил, - Ни икәнен мин әйтермен, үзең бел! (Бодай)



Көз-сылу: Булдырдыгыз, балалар! Сез бик тапкыр икәнсез. Рәхмәт сезгә!



Алып баручы.

Ни арада җәй үтте,

Матур көз килеп җитте.

Шатлык тулы бу бәйрәмне

Балалар күптән көтте.

Рәхим итегез

Көзге бәйрәмгә

Яфраклар тотып,

Бер биик әйдә. (Яфраклар биюе).



Көз-сылу:

Көзге җилләр төрле якка

Яфракларны очырта.

Яле, кем тизрәк аларны

Кәрзиннәргә тутыра.



(Көз-сылу бүлмәгә яфраклар очыра. "Яфрак җыю" уены.)

3 укучы:

Көз килде! Алтын көз!

Яңгырлары белән.

Сары, кызыл чәчәк кебек

Яфраккайлары белән.

4 укучы.

Саргайганнар каеннар,

Кызарган баланнар.

Мәктәпкә йөгерешә

Шатланып балалар.

5 укучы.

Алтын көз килгәнгә

Шатлана бит алар.

"5" һәм "4" алырга

Мәктәпкә баралар.



Җыр: «Яфраклар бәйрәме".

Көз-сылу: Ә хәзер тагын бер уен. "Тәме буенча бел " дип атала. Минем кәрзинемдә төрле- төрле яшелчәләрнең киселгән телемнәре ята. Мин сезне берәм-берәм яныма чакырам, күзегезне бәйлим һәм

Бер телем яшелчә каптырам. Ә сез белергә тиеш.



Алып баручы: Без быел бик күп яшелчәләр үстердек. Ә иң уңганы - шалкан булды. Хәзер без сезгә " "Яңача шалкан" әкиятен уйнап күрсәтербез. Шалкан әкиятен уйнау.



Зонтиклар белән бию.

1 укучы.

Агачлар-каен, усаклар

Сары күлмәкләр кигән.

Җиләкле җәйне озаттык,

Безгә алтын көз килгән.



Көз -сылу.



Кәрзинемдә алтын сары,



Кызыл матур төсләр бар.



Күчтәнәчкә диеп җыйган,



Бик тә тәмле алмалар.



(Укучыларны һәм әти-әниләрне алмалар белән сыйлый)



Көз-сылу. Рәхмәт сезгә, дусларым. Сез барлык биремнәрне дә үтәдегез. Хәзер сезнең белән хушлашам.



Алып баручы.

Сау-бул, Көз-сылу! Тәмле җимешләрең, күңелле уеннарың өчен рәхмәт сиңа!









 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал