7


  • Учителю
  • Разработка урока по окружающему миру

Разработка урока по окружающему миру

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

ДӘРЕС ПЛАН-КОНСПЕКТЫ

Предмет «Әйләнә-тирә дөнья"

Дәрес №22

Дәрес темасы: "Кешеләрнең көзге эшләре"

Материал: «Әйләнә -тирә дөнья» дәреслеге, Авторлары:О.Н.Федотова,Г.В.Трафимова,С.А.Трафимов1 нче бүлек 28-29 битләр.

Җиһазлау: Күрсәтмә материаллар.

Төсле карандашлар.

Интернет материаллары. Сингапур проекты буенча әзерләнгән өйрәтү биремнәре. Презентация "Кешеләрнең көзге хезмәтләре"

Дәрес тибы: яңа белем бирү.

Предметара бәйләнешләр: сынлы сәнгать, музыка, физкультура



Планлаштырылган нәтиҗә:

Эшчәнлек максаты:

Яшелчә һәм җиләк-җимешләрне аера , бакчадагы эшләрдә әти-әнисенә ярдәм итә белергә

Белем бирү максаты: Җиләк-җимеш,яшелчә бакчасында һәм басу-кырларда кешенең көз көне башкара торган эшләре турында сөйләү;

Яшелчә, җиләк-җимешләрне аера белергә, тамыразыкның яшелчәләр арасында гына булырга тиешлеген аңлату



Тәрбия бирү максаты: Яшелчә һәм җиләк-җимешләрнең файдасы турындасөйләп,агулы матдәләр кушылган чипсы, кириешки кебек ризыкларга тискәре караш тәрбияләү.

Эш кораллары белән эшләгәндә, куркынычсызлык кагыйдәләренә игътибарлылык тәрбияләү

УУГ формалаштыру:

Шәхси гамәлләр: яңалыкка кызыксыну уяну, төркемдәшләреңнең җавапларын бәяләүдә катнашу

Регулятив гамәлләр: куелган сорауга максатчан җавап эзләү

Танып-белү гамәлләре: табигатьнең кешеләр белән тыгыз бәйләнешен аңлаулары презентация формасындагы һәм сингапур проектының кайбер өйрәтү структурасы биремнәре белән эшләү. Коммуникатив гамәлләр: иптәшләрең белән парлап эшләү, теләктәшлек итү





Дәресне оештыру, мотивация

(1-2 минут)

1.Укучыларның дәрескә әзерлекләрен тикшерү.

Хәерле иртә, балалар! барыгыз да сау-сәламәтме? Кәефләрегез ничек?сез дәрескә әзерме?

-Бер-беребезне сәламлик, елмаеп алыйк. Дәрестә үз-үзебезне тоту кагыйдәләрен искә төшерик

2.Китап-дәфтәрләрне барлау.



3.Дәрес максатын хәбәр итү.

Җиләк-җимеш, яшелчә бакчасында һәм басу-кырларда кешенең көз көне башкара торган эшләре турында, яшелчә, җиләк-җимешләрне аера белергә, тамыразыкның яшелчәләр арасында гына булырга тиешлеген белербез









Дәрестә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен формалаштыру



Шәхси УУГ

Коммуникатив УУГ

Актуальләш-терү

(4-5 минут)



1.Өй эшләрен тикшерү.

2.Сорауларга җавап бирү:

-Көз көне табигатьтә нинди үзгәрешләр була?

-кешеләр тормышында?

-үсемлекләрдә?

-хайваннарда?

3.Бер яшелчә һәм бер җиләк турында сөйлиләр.

1.Сорауларга җавап бирәләр

2.Бер яшелчә һәм җиләк-

җиләк-җимеш турында сөйлиләр



</<font color="#191919">МИКС-ПЕА-ШЕА

(музыка астында йөриләр,Парлашып басыгыз!"укытучы командасы астында һәм сорауга җавап бирәләр

Танып-белү УУГ



Яңа

материалны

аңлату

(9-15 минут)



1.Укытучының кереш сүзе:

-Укучылар, сез инде бер-берегезгә яшелчәләр, җиләк-җимешләр турында сөйләдегез. Менә безнең өстәлебездә дә төрле-төрле яшелчәләр, җиләк-җимешләр ята. Хәзер ике төркемнән дә берәр кеше чыгып, аларны аерып ике кәрҗингә тутыра.Нурсил, син үз кәрҗинеңә нәрсәләр тутырдың?Ә син Ләйсән? Әйе, дөрес.Хәзер тиз генә үз төркемегезнекен карап чыгыгыз, дөрес булганмы? Молодцы! (1-2 слайд)

-Укучылар, ә бу тәмле яшелчә-җиләк җимешләр кайчан өлгерәләр соң?

2. Төркемнәрдә эшне оештыру,контрольлек итү.Практик эш.



Хәзер мин сезгә бер җимешне аркылыга да буйга да кисеп күрсәтәм. Орлыгы бар.Бу җимеш. Кыярны кисәм.Бу да кыяр үсемлегенең җимеше. Ә хәзер бәрәңге, кишер, чөгендер, суганны кисеп карыйбыз.Орлыгы бармы? Юк. Чөнки алар үсемлекнең кайсы өлеше? Тамыры. Шуңа күрә алар тамыразык дип атала да инде.(слайд 3)

-Аларны кемнәр үстерә?

-Нинди эш кораллары кирәк аларны үстерү өчен?

-Бу яшелчәләр безнең кайда үсәләр?

- Көз көне кешеләр нинди эшләр башкара?(4-12 слайдлар)

-Бу вакытта тагын безнең басуларда нәрсәләр өлгерә?

-Аларны кемнәр үстерә, кемнәр җыеп ала? -Нинди эш кораллары кулланалар алар?(13 слайд)

Сез өлкәннәргә бу эшләрдә булыша аласызмы?



Проблемалы сорауларны чишүдә катнашу, үз фикереңне әйтү

















Танып-белү УУГ

















Регулятив УУГ

Шәхси УУГ

Танып-белү УУГ

Коммуникатив УУГ

Белемнәрне

беренчел

ныгыту

(4-6 минут)



Китап буенча эш.

-Китаптагы рәсемнәргә карап,кешеләрнең көзге хезмәтләре турында сөйләгез, рәсемгә нинди исем куеп була,уйлагыз.

Рәсемгә карап кечкенә хикәя төзи, исем куша







Музыкаль физкультминут

"Вперёд четыре шага"

Вперёд четыре шага

Назад четыре шага

Кружится-кружится наш хоровод

Ручками похлопали

Ножками потопали

Плечиком подвигали

А потом попрыгали

Танып-белү УУГ

Мөстәкыйль эш

(5-10 минут)





"Ясап бетер! уены

КУИЗ-КУИЗ-ТРЕЙД

(рәсемнең ярты ягын ясап бетерә, бер-берсенә сорау бирергә әзерләнә)

Танып-белү УУГ

Коммуникатив УУГ

Өйрәнгән-

нәрне

ныгыту

күнегүләре

(2-4 минут)

1.Сорауларга җавап бирү:

- Яшелчәләр кайда үсә?

-Кайда үскәне тамыразык була?Мисаллар китер.

-Ә җиләк-җимешләр?

Алар кешегә файдалымы?Аларда нәрсәләр күп?

Кешеләр көз көне кышка әзерләнәме?

"МОДЕЛЬ-ФРЕЙЕР"

(өйрәнгәннәрдән чыгып, таблицаны тутыра)



Танып-белү УУГ

Шәхси УУГ

Дәрескә

йомгак. Рефлекция

(2-3 минут)



Дәрестә нәрсәгә өйрәндегез?

Схема буенча сөйләгез Мин беләм

Хәтерләп калдым

Булдыра алдым

-Кешеләр көз көне нинди эшләр башкаралар?













 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал