7


  • Учителю
  • Урок окружающий мир Җир астына сәяхәт. Файдалы казылмалар.

Урок окружающий мир Җир астына сәяхәт. Файдалы казылмалар.

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Тема

Җир астына сәяхәт. Файдалы казылмалар.

Максаты

Укучыларда файдалы казылмалар турында күзаллау булдыру, аларның составлары, көнкүрештә кулланылуы белән таныштыру.



Фикерләү, сөйләм дәрәҗәләрен,күзәтүчәнлекләрен, ча гыштыра һәм нәтиҗә ясый белүләрен үстерү.



Табигатькә, кешеләр хезмәтенә сакчыл караш тәрбияләү.

Планлаштырылган нәтиҗә

Төп билгеләре буенча файдалы казылмаларны аера белү.

Файдалы казылмаларны куллануга мисаллар китерә белү.

Төп төшенчәләр

Файдалы казылмаларның исемнәре.

Предметара бәйләнешләр

Әйләнә-тирә дөнья, әдәби уку, сынлы сәнгать

Ресурслар:

- төп

- өстәмә

Дәреслек А. А. Плешаков, 4 класс, 34-37 битләр.



Күрсәтмә һәм таратма материал, эш дәфтәре, кешеләр хезмәте төшерелгән рәсемнәр.

Оештыру

Фронталь, индивидуаль, парлап, төркемнәрдә эшләү.

</

I этап. Оештыру.

Максат - укучыларны дәрескә активлаштыру.

Звонок булды, дәрес башланды.

Тагын балалар тып-тын калалар.

Тырышып алар белем алалар.

-Тыныч кына утырабыз.

Иптәшләренә карап елмаялар. Эшкә әзерләнәләр.





II этап. Өй эшен тикшерү.

Максат -өй эшен тикшерү, тест эшләү.

-Узган дәрестә без сезнең белән баш өстебездә нәрсәләр барлыгы белән таныштык,йолдызлы күк буенча сәяхәт кылдык.Менә сезнең алларыгызда тест биремнәре, тиз арада шуларны эшләрсез.







Тестларны үтиләр.

























Карточкалар

























Тест эшләү.

1.Йолдызлы күк системасын кемнә өйрәнә?

А) географ

Б) тарихчы

В) астроном

2.Иң якты йолдызлар нинди төстә була?

А) сары

Б) зәңгәр

В) кызыл

3.Кояш тирәли ничә планета әйләнә?

А) 7

Б) 9

В) 11

4.Поляр йолдыз һәрвакыт…… тора

А) көнякта

Б) төнякта

В) көнчыгышта

Г) көнбатыш

5. Йолдыз ул-……….

А) вакланган газлы шар

Б) каты матдәләрдән торучы салкын шар

Тестларны тикшерү, хаталарны искәртү.

-Әйдәгез, әле балалар тестларны бергәләп тикшерик, хаталарны табыйк, дөрес җавапны ачыклыйк.



Тестлар тикшерелә.





III. Яңа теманы өйрәнү.

1.Теманы ачыклау.

-Укучылар без сезнең белән йолдызлы күк, галәм буенча сәяхәт кылдык. Ә бүген исә без күкнең каршы ягына китәрбез. Аның каршы ягында нәрсә бар икән соң?

-Мин сезгә табышмаклар әйтәм, сез шуларның җавап -ларын уйлагыз һәм без сезнең белән бүген

дәрестә шул турыда сөйләшербез.

Укучылар табышмакларның җавапларын уйлый.



Табышмаклар.

  1. Тап табышмак: Аякка ябышмак. (Балчык)

  2. Саз төбендә сары энҗе. (Ком)

  3. Дөньяда нәрсә тамырсыз үсә?(Таш)

  4. Коега төштем, таш чыгардым-

Таш дигәнем ут булды.(Ташкүмер)

  1. Коем төбе-кара май.(Нефть)





2.Максат кую.

-Безнең бүген дәресебезнең темасы ничек атала? Укучы -лар, җир астында ни -ләр бар икән? Файда -лы казылмаларны ни -чек табалар соң, шу -лар турында сөйлә -шербез.

Файдалы казылмалар.

Слайд 1,2.

Файдалы казылмаларны табу ысуллары сурәтләнгән рәсемнәр күрсәтү.

3.Практик эш.

-Сезнең парталары -гызда файдалы казыл- малар коллекциясе бар.Аларны игътибар белән карагыз,бәлки кайберләрегез ул таш- ларның исемнәрен бе- ләдер.

Укучылар фикерләрен туплый.

Слайд 3,4,5.

Файдалы казылманы сурәтләү планы:

1.Казылманың исеме.

2.Үзлекләре.

3.Куллану өлкәсе.

4.Дәреслек белән эш.

- Укучылар, дәреслек- нең 34-35 битләрендә шулай ук слюда, кыр шпаты һәм кварцның рәсемнәре бирелгән, игътибар белән кара -гыз.(карыйлар)

Җир йөзендә файдалы казылмаларның бик күп төрләре бар.Хә -зер шуларның берничәсе белән танышырбыз, ә аңарчы ял итеп алыйк.

Дәреслек.

Слайд 6,7.



IV.Физкультминутка.

Матур сүзләр уйладык

Ял итәргә туктадык.

Җилкәләрне турайттык,

Тирән итеп суладык,

Башны як-якка бордык,

Чүгәләдек һәм тордык,

Бер урында йөгердек,

Аннары соң сикердек.

Сузылдык -киерелдек.

Югарыга үрелдек.

Соңыннан тынычланып

Шөгыльне дәвам итик.

Укытучы артыннан кабатлыйлар.





V.Тема буенча эш. (дәвамы)





Тимер рудасы, таш -күмер, торф, кызыл балчык, известьташ, нефть турында кыскача мәгълүмат бирү.



Слайд 8,9,10,11,12.



VI.Үтелгәннәрне ныгыту.



- Укычылар, сез фай -далы казылмалар белән таныштыгыз. Хәзер сез, аларны 3 төркемгә бүлеп исемнәрен атарсыз.







Файдалы казылма дип без нәрсәләрне атыйбыз?

Тимер рудасыннан нәрсә ясыйлар?



Файдалы казылмаларны ничек саклап була?

Такта янында эш.













Җирнең өске һәм аскы катламыннан алынган байлык.

Чуен һәм корыч коялар.



1.Сакчыл куллану.

2.Янгыннардан саклау.

3.Ясалма материаллар белән алыштыру.

4.Күчереп йөртү кагыйдәләрен төгәл үтәргә.

Слайд 13-22.

Төзелеш казылмалары: ..........(ком, гранит,балчык) Ягулык казылмалары:............. (ташкүмер,торф, нефть) Металлургия казылмалары:.....(тимер рудасы)



VII.Дәресне йомгаклау.Өй эше .

Сез бүген дәрестә нинди файдалы казылмалар белән таныштыгыз?

Гранит, торф, ком, балчык, ташкүмер, тимер рудасы,нефть.

Иҗади эш.

Файдалы казылмалар турында кроссворд төзү.







 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал