7


  • Учителю
  • 1 Сыйныф ФГОС буенча әдәби укудан рус төркемнәренә эш программасы

1 Сыйныф ФГОС буенча әдәби укудан рус төркемнәренә эш программасы

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Әдәби укудан эш программасы

1 нче сыйныф


Сыйныф: 1 нче сыйныф, рус төркеме.

Укытучы: Габбасова Гөлчәчәк Шамил кызы.

Предмет Әдәби укудан

Сәгатьләр саны: барлыгы 33 сәгать; атнага 1 сәгать.


Программа: " Урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә рус телле балаларга татар телен коммуникатив технология нигезендә укыту программасы" (1-11 нче сыйныфлар), Казан,2014. Р.З.Хәйдарова, Р.Л.Малафеева, базисный учебный план школы №1 на 2014-2015 учебный год.


Дәреслек: Р.З.Хәйдәрова, Г.М. Ахметзянова, Л,А, Гиниятуллина "Күңелле татар теле" ( рус телендә сөйләшүче балалар өчен),Казан "Татармультфильм". 2012


Аңлатма язуы

Эш программасының статусы

Эш программасы түбәндәге документларны исәпкә алып төзелде:

1. "Мәгариф турында" Россия Федерациясенең Законы (Федеральный закон от 29.12.2012 N 273-ФЗ "Об образовании в Российской Федерации" )

2. "РФның халык телләре турында" 126-ФЗ нчы номерлы федераль законы" ( 24.07.1998).

3. РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы приказы, 30 нчы август 2013 нче ел, №1015("Об утверждении Порядка организации и осуществления образовательной деятельности по основным общеобразовательным программам - образовательным программам начального общего, основного общего и среднего общего образования").

4. РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы приказы 31 нче март, 2014 нче ел №253(«Об утверждении федерального перечня учебников, рекомендуемых к использованию при реализации имеющих государственную аккредитацию образовательных программ начального общего, основного общего и среднего общего образования).

5. "Мәгариф турында" Татарстан Республикасының Законы (Закон Республики Татарстан "Об образовании" № 68-ЗРТ от 22 июля 2013 года, статья 8).

6. "Татарстан Республикасының халык телләре турында" Законы (Закон Республики Татарстан от 08.07.1992 №1560-XII (ред. От 03.03.2012 г.) «О государственных языках Республики Татарстан и других языках в Республике Татарстан»)

7. Татарстан Республикасында 2012-2020 нче елларда фән һәм мәгариф үсеше турында " Дәүләт программасы.

8. 2010-2015 нче елларда Татарстан Республикасында мәгарифне үстерү стратегиясе "Киләчәк" программасы.

9. «2014-2020 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү» дәүләт программасы.

10. СанПиН 2.4.2.2821-10 «Гомуми белем бирү учрежденияләрендә укыту өчен шартлар һәм укытуны оештыруга санитар-эпидеомиологик таләпләр» (РФның баш дәүләт санитар табибының 189нчы номерлы карары (29.12.2010)



11. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының приказы, 09.07.2012 №4154/12(«Об утверждении базисного и примерных учебных планов для образовательных учреждений Республики Татарстан, реализующих программы начального общего и основного общего образования)

12.Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының хаты, 03.07.2012г. № 8852/13 («О перечне профессий»)

13. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының хаты, №11005/14 от 8.07.2014 (« Об учебных планах в 2014-2015 учебном году»)

14. Татарстан Республикасы Совет районы муниципаль гомуми бюджетлы белем учреждениесе "169 нчы гомуми белем бирү мәктәбе" нең 2014-2015 нче елга укыту планы.

15. Татар теленнән гомуми белем бирүнең вакытлы дәүләт стандарты 2008ел.

16. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән "Рус телендә урта(тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятын укыту программасы" (татар балалары өчен). 1-11нче сыйныфлар Казан"Мәгариф" нәшрияты 2011

17. Р.З.Хәйдәрова, Н.Г..Галиева. "Күңелле татар теле".Дүртьеллык башлангыч рус мәктәбенең 1нче сыйныфы өчен татар теле һәм әдәби уку дәреслеге. (Рус телендә сөйләшүче балалар өчен). Казан, «Татармультфильм» нәшрияты, 2012ел) нигезендә төзелде

Эш программасы структурасы.

1нче сыйныф өчен укудан эш программасы өч өлештән тора: аңлатма язуыннан, төп бүлекләрне, белем һәм күнекмәләрне үз эченә алган программаның эчтәлегеннән, укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә таләпләреннән.

Татар теленең уку планында тоткан урыны.

ФДГББС күрсәтелгәнчә, төп белем бирү этабы гомуми урта(тулы) белем бирүнеӊ нигезе һәм, балаларда белем һәм күнекмәләр булдыру белән беррәттән аларныӊ уку эшчәнлеген формалаштыруга да нигез сала. Гомуми уку күнекмәләрен үстерүне төп максатлар рәтенә куя. Татар теле, танып белү чарасы буларак, укучыларныӊ фикер йөртү, интеллектуаль һәм иҗади сәләтләрен үстерүгә хезмәт итә.

Төп мәктәп курсында 1 нче сыйныфта уку дәресенә атнага 1 сәгать вакыт бирелгән (елга 33 сәгать).Татар телен өйрәнү өчен бирелгән сәгатьләр санын бүлү стандарт, программа һәм дәреслек эчтә нигезендә башкарыла.

Яңа стандарттагы иң мөһим таләп мондый: мәктәпне тәмамлаганда, «укучы үз алдына максат куярга һәм аны тормышка ашыру юлларын үзе таба алу дәрәҗәсенә күтәрелергә тиеш". Бу - яңа стандартта эшлекле белем дип атала. Эшлекле белем - стандарт керткән яңалыкның әһәмиятле эчтә ачып бирүче иң гомуми төшенчә. Белем алу гамәлләренең структурасын һәм принцибын стандарт үзе аңлата:

Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле укытуның төп максаты һәм бурычлары.

  • Башлангыч мәктәп укучысының аралашу даирәсен, аралашу ситуацияләрен исәпкә алып, сөйләм эшчәнлегенең барлык төрләре (тыңлап аңлау, сөйләү, уку, язу) буенча укучыларда коммуникатив компетенция (аралашу осталыгы) формалаштыру;

  • укучының танып белү, гомуми уку күнекмәләрен, сөйләм культурасын үстерү;

  • татар милләтенә, аның тарихи һәм мәдәни хәзинәләренә карата хөрмәт тәрбияләү; укучыларны мәдәниятара диалогка тарту; татар телен дәүләт теле буларак өйрәнүгә ихтыяҗ тудыру.

Программа телгә өйрәтүнең иң заманча юнәлешләре булган коммуникатив һәм эшчәнлекле технологияләргә нигезләнә. Татар теленә өйрәтүнең төп принциплары: коммуникативлык принцибы (телгә өйрәтү шартларын тормышта телне куллану шартларына якынайту); индивидуальләштерү принцибы (укыту процессын укучыларның шәхси ихтыяҗларын, теләк-омтылышларын, индивидуаль-психологик үзенчәлекләрен исәпкә алып оештыру); телне актив фикерләү нигезендә өйрәнү принцибы (аралашу ситуацияләрендә сөйләм бурычына тәңгәл килгән лексик-грамматик материалны укучыларның мөстәкыйль комбинацияләп сөйләшүе); телне функциональ төстә өйрәнү принцибы (грамматик материалның коммуникатив максаттан, аралашу ихтыяҗыннан һәм кулланыш ешлыгыннан чыгып билгеләнүе); ана телен исәпкә алу принцибы (балаларның ана теле буенча белемнәр системасын исәпкә алу). Моннан тыш, укыту процессында сөйләм эшчәнлеге төрләрен үзара бәйләнештә үзләштерү, аңлылык принциплары истә тотыла.

Татар теленә өйрәтүнең әһәмиятле юнәлешләре түбәндәгеләрдән гыйбарәт:

  • милләтләр, мәдәниятләр төрлелегенә карамастан, дөньяны бердәм һәм бербөтен итеп кабул итү нигезендә шәхесләрнең гражданлык тиңдәшлеген формалаштыру;

  • кешеләргә карата игелеклелек, ышаныч һәм игътибарлылык, ярдәм күрсәтергә әзер булу, ихтирам, әңгәмәдәшне тыңлый һәм ишетә белү, кешеләрнең үз фикеренә хокукы барлыгын таный белү нигезендә аралашу һәм хезмәттәшлек итү өчен, психологик шартлар формалаштыру;

  • әхлаклылык һәм гуманизм, гаилә һәм мәктәп, коллектив һәм иҗтимагый кыйммәтләрне хөрмәт итү һәм аларны үтәүгә омтылу, этик һәм эстетик хисләр формалаштыру нигезендә шәхеснең кыйммәти-мәгънәви даирәсен үстерү;

  • үзлегеңнән белемеңне арттыру һәм үз-үзеңне тәрбияләү нигезендә, үз эшчәнлегеңне оештыра алу осталыгын булдыру;

  • үз-үзен актуальләштерү шарты буларак, шәхеснең мөстәкыйльлеген һәм җаваплылыгын үстерү.

Укытуның планлаштырылган нәтиҗәләре

Башлангыч гомуми белем бирү мәктәбендә телне гамәли үзләштерү нәтиҗәсендә укучыларда татар теленең күп мәдәниятле дөньядагы роле һәм әһәмияте турында беренчел күзаллаулар формалаша. Татар мәдәниятенең балалар өчен булган катламы белән танышу башка мәдәниятләргә карата ихтирам хисе уятып, укучыларга үз мәдәниятләрен тирәнрәк аңларга мөмкинлек бирә, ватанпәрвәрлекне үстерә.

Башлангыч гомуми белем бирү баскычында татар теленә өйрәтүнең программада күрсәтелгән күләмдә гомуми нәтиҗәләре:

  • беренчел коммуникатив компетенция, ягъни татар телендә сөйләшүчеләр белән телдән яки язмача аралашуга әзер булу;

  • коммуникатив бурычлар куя һәм хәл итә белү, адекват аралашуның вербаль һәм вербаль булмаган чараларыннан, сөйләм әдәбе үрнәкләреннән файдалана алу, итагатьле һәм киң күңелле әңгәмәдәш булу;

- «Татар теле һәм әдәби уку» предметына карата уңай мотив һәм тотрыклы кызыксыну булдыру, шулай ук тиешле гомуми һәм махсус күнекмәләр формалаштыру һәм, шулар нигезендә, белем алуның алдагы баскычларында татар телен уңышлы үзләштерүне тәэмин итү.

Татар теленнән башлангыч мәктәп программасын үзләштерүнең шәхси нәтиҗәләре:

  • татар теленең дәүләт теле буларак ролен аңлау;

  • шәхесара һәм мәдәниятара аралашуда татар телен куллануга уңай караш булдыру;

  • татар теленә карата ихтирамлы караш булдыру һәм аны яхшы өйрәнү теләге формалаштыру.

Татар теленә өйрәтүнең предметара нәтиҗәләре:

  • - гомуми уку кунекмәләрен һәм үз эшчәнлегеңне оештыра алу сәләтләрен формалаштыру;

  • - үз эшчәнлегеңне планлаштыру, аны контрольдә тоту һәм бәяли белү күнекмәләре булдыру;

  • - укылган яки тыңланган мәгълүматның эчтәлегенә бәя бирә белү;

  • - өстәмә мәгълүмат алу өчен, белешмә чыганаклардан мөстәкыйль файдалана алу; - мөстәкыйль рәвештә уку эшчәнлеге белә

Башлангыч мәктәптә татар теленә өйрәтүнең предмет нәтиҗәләре:

- татар телендә сөйләшүчеләр белән телдән яки язмача аралашу күнекмәләренә ия булу;

  • телдән яки язма сөйләм күнекмәләренә ия булу өчен кирәкле беренчел лингвистик белемнәрне үзләштерү;

- татар балалар әдәбияты һәм халык авыз иҗаты үрнәкләре белән танышу.

Метапредмет нәтиҗәләр дигәндә реаль тормышта туган про­блемаларны хәл итү өчен кирәк булган универсаль уку гамәлләрен (регулятив, коммуникатив, танып-белү) күз алдында тотабыз. Бу гамәлләр уку эшчәнлеген оештыруның һәм компетенцияләр формалаштыруның нигезе булып тора. Татар теле, танып белү чарасы буларак, укучыларның фикер йөртү, интеллектуаль һәм иҗади сәләтләрен үстерүгә хезмәт итә

Предметара төшенчәләрне формалаштыру да метапредмет нәтиҗәләр яссылыгына куела.

Метапредмет (танып-белү, регулятив, коммуникатив) нәтиҗәләр:

танып-белү:

-фикерләүне үстерү белән бәйле психик функцияләр: логик фикерләү, сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен табу, индуктив, дедуктив фикерли белү;

-классификацияләү өчен уртак билгеләрне билгеләү;

-ихтыяр көче, максатчанлык, активлык кебек сәләтләрне формалаштыру;

-үрнәк буенча эшли белү;

-аерым темаларга караган сорауларга җавап бирә белү;

-рәсем буенча җөмләләр, сораулар төзи белү;

-аңлап укый белү;

-укылган яки тыңланган мәгълүматның эчтәлегенә бәя бирә белү;

регулятив:

-уку хезмәтендә үзеңә максат куя, бурычларны билгели белү;

-эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра, нәтиҗәле эш алымнарын таба белү;

-уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү;

-уку хезмәтенә бәя бирә белү;

-укудагы уңышларның, уңышсызлыкларның сәбәбен аңлый, анализлый белү;

-укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү;

-дәрескә кирәкле уку-язу әсбапларын әзерли белү, алар белән дөрес эш итә белү;

-дәрестә эш урынын мөстәкыйль әзерли белү һәм тәртиптә тоту күнекмәләрен үстерү;

коммуникатив:

-әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый һәм аралаша белү күнекмәләрен формалаштыру;

-аралаша белү сәләтен үстерү (аралашучанлык, хислелек, эмпатия хисләре) һәм күмәк төркемнәрдә эшли белү;

- әңгәмәдәшең белән контактны башлый, дәвам итә, тәмамлый белү.



Укучыларның белем дәрәҗәсенә таләпләр

Грамматик минимум

1.Исемнәрнең берлек hәм күплек саннары.

2. Исемнәргә кем? нәрсә? сораулары куя белү.

3.Исемнәрнең 1, 2, 3 затта берлек санда тартым белән төрләнеше белән таныштыру.

4.Исемнәрнең урын-вакыт, юнәлеш, чыгыш килешләрендә төрләнеше белән таныштыру.

5. Зат алмашлыкларын берлек санда сөйләмдә куллану.

6. -мы/-ме түгел кисәкчәләрен, хәзерге заман хикәя фигыльнең юклык формасын (-мый/-ми) сөйләмдә куллану.

7. Кайда? Кая? Кайдан? сорауларын кулланып төзелгән сорау җөмләләр белән таныштыру.

8. Микъдар hәм тәртип саннары белән таныштыру (1-20 саннары).

9. Ничә? Ничек? Нинди? Нишли? Кайчан? сорауларына җавап бирә белү.

10. Белән бәйлеген сөйләмдә исем белән куллану.

11. Хәзерге заман хикәя фигыльнең 1, 2, 3 зат берлек сан формаларын сөйләмдә куллану.

12. Боерык фигыльнең 2 зат берлек hәм күплек сан формалары белән таныштыру.

13. Бу күрсәтү алмашлыгын сөйләмдә куллану.

14.Сыйфат+исем төзелмәсен сөйләмдә куллану.

15. hәм теркәгечен сөйләмдә куллану.

16. Сан+исем төзелмәсен сөйләмдә куллану.

17. Без зат алмашлыгының сөйләмдә кулланылышы белән танышу


Орфографик hәм орфоэпик минимум

  1. Сузык hәм тартык авазлар, аларның аермасы. Калын hәм нечкә сузыклар. Яңгырау hәм саңгырау тартыкларны аерырга өйрәнү.

  2. Татар hәм рус телләрендәге сузык hәм тартык авазларны чагыштырып, дөрес әйтә белү, транскрипция билгеләре белән таныштыру.

  3. Озын hәм кыска сузыкларны сүзләрдә дөрес итеп әйтә белү.

  4. Татар хәрефләренең кабул ителгән формаларын дөрес язу.

  5. Сүз басымы. Сүзләрдә басымны дөрес кую.

  6. 6. Хикәя hәм сорау җөмләләрне интанацион яктан дөрес әйтергә гадәтләндерү. Җөмлә ахырында тыныш билгеләрен дөрес куеп язарга күнектерү.

  7. Ялгызлык исемнәрен баш хәрефтән башлап язарга өйрәтү.

  8. Матур hәм дөрес язу күнекмәләре булдыру.

  9. Боеру максаты белән әйтелгән җөмләләрнк аңларга өйрәтү.

Белем бирү эчтәлегенең мәҗбүри минимумы.

Сөйләшү, сөйләү. Яшьтәшләре, өлкәннәр белән билгеле бер аралашу сфераларында, ситуацияләрдә диалогик-монологик сөйләм оештыру; үзенең һәм яшьтәшләренең эшчәнлеге, әйләнә-тирә мохит турында, үзенең мөнәсәбәтен белдереп, бәйләнешле сөйли белү. Ишетеп аңлау. Укытучының дәрес, уен ситуацияләре белән бәйле сорауларын, күрсәтмәләрен аңлау; әңгәмәдәшеңнең таныш материалга нигезләнгән сөйләмен аңлау, аңа мөнәсәбәт белдерү; тыңлаганда җөмлә, сүз чикләрен билгеләү, интонацияне аеру; адаптацияләнмәгән яки адаптацияләнгән текстларның эчтәлеген тыңлап аңлау.

Уку. Әдәби әйтелеш нормаларын саклап, дөрес, йөгерек, аңлап, сәнгатьле уку; аңлап, эчтән уку; укыганның эчтәлеген өлешчә яки тулы аңлап бару, укыганда сүзлекләр куллана белү; таныш сүзләргә таянып, яңа сүзләрнең мәгънәсен сиземләү; укыганда кирәкле мәгълүматны таба белү.

Язма сөйләм. Лексик-грамматик материалны дөрес яза белү; дөрес күчереп яза белү. Аралашу темаларына бәйле язма сөйләм булдыру. Бәйрәмнәр, туган көн белән котлау яза белү.Укыган текст буенча план төзеп яза белү.

Программаның тематик эчтәлеге

Cәгать саны

Тема

Лексика

Грамматика

1.

2

Әйдәгез танышабыз!

Исәнмесез,хәерле көн,син,кем?Мин,

кыз,малай,исем,ничек?Сау булыгыз,

балалар,укытучы,әйе,юк,түгел,ул,

хәлләр,рәхмәт,яхшы,Казан,Чаллы,

Алабуга,Чистай,Зәй,Әлмәт,шәһәр,

авыл,сыйныф,ничә?ничәнче?яшь,

1-10га кадәрге саннар,саный,гөмбә,

агач,чәчәк.


Зат алмашлыкларының берлектә тартым белән төрләнеше(минем,синең,аның)

Ничек? соравы белән сорау җөмлә төзү.

-мы/-ме сорау кисәкчәләрен сөйләмдә куллану.

Яши фигыленең берлек санда зат белән төрләнеше.

Кайда? соравы белән сорау җөмлә төзү.

Ничә? соравы белән сорау җөмлә төзү.


2.

4.


Урман дусларыбыз.

Поши,куян,аю,бүре,төлке,тиен, керпе,

дус,фил,жираф,арыслан,бака, нинди?

Су,балык,җир,куркак,хәйләкәр, усал,

зур,кечкенә,соры,җырлый.

-лар/-ләр күплек кушым-чаларын сөйләмдә куллану.

Әле кисәкчәсен сөйләмдә куллану.

Сыйфат+исем конструк-циясен сөйләмдә куллану.

Нинди? соравы белән сорау җөмлә төзү.

Яши фигыленең юклык формасы белән танышты-ру.

3.

2.

Мәктәптә.

Нәрсә?Дәфтәр,китап,бетергеч,каләм,

карандаш,бир,әле,мә,кирәк(кирәкми).

Уку-язу әсбапларының исемнәре белән җөмләләр төзү.

Сан+исем конструкциясен сөйләмдә куллану.

Миңа дәфтәр кирәк; миңа дәфтәр бир әле төзелмәләрен куллану.

4.

2

Йорт хайваннары һәм кошлары.

Сыер,сарык,ат,кәҗә,дуңгыз,песи,эт, әтәч,тавык,каз, үрдәк, чеби,бәбкә,

кая?кемгә?кайдан?кайчан?күл,кайта.

Исемнең урын-вакыт килеше.

Кая? соравы кулланып,җөмлә төзү.

Исемнәрне чыгыш килешендә сөйләмдә куллану

5.

4

Бакчада.

Кишер,шалкан,кыяр,бәрәңге,суган,кәбестә,кабак,алма,җиләк,җир,ялкау,эшчән,сибә,җыя,бакча,ярата,үсә,чәчә,казый,уңыш.

Хәзерге заман хикәя фигыльнең 3нче зат барлык формасын сөйләмдә куллану,юклык формасы белән таныштыру.

6.

4

Кыш.

Шар,туп,машина,уенчык,курчак,шакмак, Кар кызы,чыршы, бәйрәм, Яңа ел,Кыш бабай,чана,янына,11дән 20 гә кадәрге саннар,тота,котлыйм

Хәзерге заман хикәя фигыль-нең 1нче затта күплектә куллану.

11дән 20гә кадәрге саннар белән таныштыру.

Бүген көн матур,җил юк, салкын түгел,урамда рәхәт конструкцияләрен сөйләмдә куллану.

7.

3

Сәламәт бул!

Тән әгъзаларын атаучы лексика;дару,авырта,сабын,тарак

,сөлге, теш щёткасы,юына,чистарта,юа.

Исемнең күплек санда 1нче, 2нче затта тартым белән төрләнеше (грамматик тө-зелмә формасында). -мы/-ме кисәкчәсен кулланып,сорау бирү.Исем+боерык фигыль төзелмәсе.

8.

5

Безнең гаилә.

Гаилә,әби,бабай,апа,эне,сеңел,кеше,тату,кеше,яши.

Гаиләдә кемнәр барлыгын әйтү,сорый белү,гаилә әгъзаларының нишләгәнен әйтү белү. Гаилә әгъзаларының исемнәрен атый,үз гаиләң турында сөйли белү,иптәшеңнең гаиләсе турында сорый белү.

9.

3

Кибеттә.

Тун,күлмәк,чалбар,итәк,бүрек,бияләй,итек,башлык,яулык,кыйбат,арзан, кулъяулык,киемнәр кибете,иске,сала,кия, сум, сатучы, сата.

Кибеттә сатып ала белү.Киемнәрнең исемнәрен сөйләмдә дөрес куллану.

10.

1

Шәһәрдә.

Хат,сала,көтәм,күңелле,иртәгә,һәм,бик,киң,урам,йөри,гаилә,әби,бабай,әни,әти,апа,абый,сеңел,эне,безнең,тату.

Автобус белән барам конструкциясен сөйләмдә куллану.

11.

3

Җәй.

Балык тота,су коена,саф һава,гөмбә.

Җәй турында сөйли белү күнекмәләрен формалаштыру.Җәйге ял турында сөйли белү күнекмәләрен формалаштыру.


1нче сыйныфны тәмамлаган рус телендә сөйләшүче балалар үзләштерергә тиешле белем-күнекмәләр.


Татар теленең башка телләр арасында урынын белү.

Авазларны сүзләрдә,сүзтезмәләрдә,җөмләләрдә дөрес әйтүгә ирешү.

Сүзләрдә басымны дөрес куя белү.

Исемне күплек санда куллана белү;1, 2нче затта берлектә тартым белән төрләндерү.

Боерык фигыль формасын,хәзерге заман хикәя фигыльнең берлектә 1,2,3нче зат,күплектә 1нче зат формаларын сөйләмдә куллана белү.

Ничек?Ничә?Кая?Кайда? сорауларын кулланып,җөмләләр төзи белү.

Хикәя,боерык,сорау җөмләләрне интонацион яктан дөрес әйтү һәм җөмлә ахырында нокта,сорау,өндәү билгеләрен куя белү.

Ялгызлык исемнәрен баш хәрефтән башлап яза белү.

Чакыру кәгазьләре,үзең турында кечкенә белешмә,котлау яза белү.

Басма текстан сүзләрне һәм җөмләләрне дөрес күчереп яза белү.

Коммуникатив максатларны аңлап,диалогик аралашуда катнаша һәм үз фикерләрен эзлекле итеп белдерә белү.

Тәкъдим ителгән тема буенча әйтелеше һәм грамматик төзелеше ягыннан дөрес,эчтәлеге ягыннан эзлекле монологик сөйләм төзи алу.

- Исемнəрнең урын-вакыт, юнəлеш, чыгыш килешлəрендə төрлəнешен белү;

- зат алмашлыкларын берлек санда сөйлəмдə куллану;

- мы/-ме, түгел кисəкчəлəрен, хəзерге заман хикəя фигыльнең юклык формасын (-мый/-ми) сөйлəмдə куллану;

- кайда?) Кая? Кайдан? сорауларын кулланып төзелгəн сорау җөмлəлəр белəн таныштыру;

- микъдар һəм тəртип саннары белəн таныштыру (1-20 саннары);

- ничə? Ничек?Нинди?Нишли?Кайчан?сорауларына җавап бирə белү;

- белəн бəйлеген сөйлəмдə исем белəн кулану;

- хəзерге заман хикəя фигыльнең I, II, III зат берлек сан формаларын сөйлəмдə куллану;

- боерык фигыльнең II зат берлек һəм күплек сан формаларын белү;

- бу күрсəтү алмашлыгын сөйлəмдə куллану;

- сыйфат+исем төзелмəсен сөйлəмдə куллану;

- Һəм теркəгечен сөйлəмдə куллану;

- сан+исем төзелмəсен сөйлəмдə куллану;

- без зат алмашлыгының сөйлəмдə куллану.


Укыту-методик комплект


Дәреслек:

№ п/п

Автор

Исеме

Басылу елы


Нәшрият


Р.З. Хәйдәрова,

Н.Г.Галиева

"Күңелле татар теле". Дүрьеллык башлангыч рус мәктәбенең 1нче сыйныфы өчен татар теле һәм әдәби уку дәреслеге(рус телендә сөйләшүче балалар өчен).

2012

Казан,"Татармультфильм" нәшрияты

Укытучы өчен методик кулланмалар:

№ п/п

Автор

Исеме


Басылу елы


Нәшрият


1

А.Ш.Асадуллин, Р.А.Юсупов

Рус телле балаларга татар телен укыту методикасы нигезләре

2006

Казан, " Мәгариф" нәшрияты

2

Нурмухаметова Р.С.

Сборник правил по татарскому языку для русскоязычных учащихся

2008

Казань. Гыйлем

3

Р.З.Хәйдәрова

Научно-педагогичесие аспекты билингвального образования в Республике Татарстан

2006

Набережные Челны

4

Хәйдарова Р.З., Әхмәтҗанова Г.М.

Татар теле һәм әдәбияты укытуда яңа технологияләр

2011

Яр Чаллы

5

Ф.Ф.Харисов

Татар телен чит тел буларак өйрәтүнең фәнни-методик нигезләре

2008

Казан, "Мәгариф" нәшрияты

6

Н.М.Хәсәнова

Рус мәктәпләрендә татар телен өйрәнүчеләр өчен текстлар җыентыгы

2004

Яр Чаллы

7

Әхәтов Г.Х

Татар теленең лексикасы.

2005

Казан: Татар.кит.нәшрияты

8

Максимов Н.В.

Урта мәктәптә татар теле укыту. Фонетика.Морфология.

2006

Казан, "Мәгариф" нәшрияты

9

Гыймадиева Н.Г.

Татар теленнән кагыйдәләр җыентыгы

2006

Казан,

10


"Фән hәм мәктәп","Мәгариф" җурналлары


Интернет ресурслар:

№п/п

Сайт

1

2

  • Первая помощь -

3

  • Школьный портал -

4

  • Министерство образования и науки РФ -

5

  • http:www.tatar.org.ru

6

  • http:www.1september.ru

7

  • http:www.zavuch.info.ru

8

  • http//pedsovet.org.ru

9

  • belem.ru











Әдәби укудан календарь-тематик план


Өйрәнелә торган бүлек, уку материалының темасы

Сәг.

саны


Дәрес тибы

Үткәрү вакыты

Көтелгән нәтиҗәләр

Укучылар эшчәнлеге


План

факт

Предмет нәтиҗәсе

Метапредмет нәтиҗәсе

Шәхси нәтиҗә


I. Әйдәгез танышабыз!(2 сәг.)


1

Әйдәгез танышабыз!

1

ЛКФ

2.09


Өйрәнелгән лексиканы диалогик сөйләмдә куллану

Әңгәмәдәшең белән контакт урнаштыра белү. Сорау куя, әңгәмәдәшеңнең хәлен сорый, кире кага, раслый белү

Уңай мотив тудыру, уку теләге булдыру

Сорауларга җавап бирү күнекмәләре


2

Татарстан шәһәрләре

1

ЛКФ

9.09


Шәһәр исемнәрен әйтә белү. Әңгәмәдәшеңнең яшәү урынын сорый һәм үзеңнең кайда яшәвең турында хәбәр итә белү


Сөйләмдә куллана белә. Син кайда яшисең? Мин Казанда яшим Татарстан, Россия шәһәр исемнәрен әйтү.


Туган якка мәхәббәт уяту

Практикада куллану. Шәһәрләрне картадан күрсәтү


II. Урман дусларыбыз.(4сәг.)


3

Кыргый хайваннар.

1

ЛКК

16.09


Өйрәнелгән лексиканы кулланып җавап бирә белү

Кыргый хайваннарның исемнәрен атый, саный, яшәү урыннарын әйтә белү

Әхлакый сыйфатлар формалаштыру

Рәсемнәргә карап,сорау һәм җаваплар бирү


4

Рус халык әкияте"Төремкәй".


1

ЛКК

23.09


Лексик берәмлекләрне үзләштерү. Өйрәнгән лексиканы сөйләмдә куллана алу.

Аңлап уку күнекмәләре булдыру

Дуслык, туганлык кыйммәте формалаштыру

Сорау җөмләләрне аңлап, уңай, кире җавап бирү күнекмәләре булдыру


5

"Төремкәй" әкиятен сәхнәләштерү.

1

ЛКК

30.09


"Төремкәй" әкияте белән танышу, сәхнәләштерергә әзерләнү

Әкиятне аңлап уйный белә

Балаларда әкиятләргә мәхәббәт тәрбияләү

Белемнәрне практикада куллану


6

Спорт бәйрәме.

1

ЛКФ

7.10


Бер-береңнән мәгълүмат, интервью ала белү

Сорауларга тулы җавап бирә.

Мәктәпкә уңай мөнәсәбәтле укучы карашы формалаштыру

Белемнәрне практикада куллану.


III. Мәктәптә.(2 сәг.)


7

Уку-язу әсбаплары

1

ДС

14.10


Өйрәнгән лексиканы сөйләмдә куллана алу

Бу нәрсә? сорауларына дөрес җавап бирү

Сөйләм культурасын үстерү.

Сорауларга тулы җавап бирү


8

Без дәрестә.

1

ЛГКК

21.10


Мәктәптәге уку хезмәтен атый, үзеңнең, иптәшеңнең ничек укуын әйтә белү

Дөрес һәм пөхтә яза белә. Уку-язу

әсбапларының исемнәрен әйтә, иптәшенә тәкъдим итә, сорап ала белү

IV .Йорт хайваннары һәм кошлары.(2 сәг.)

Уңай мотив тудыру, уку теләге булдыру

Монологик сөйләмгә

чыгу





9

Йорт хайваннары һәм кошлары.

1

ГКФ

28.10


Йорт хайваннары һәм кошларның исемнәрен атый, яшәү урыннарын әйтә, аларны характерлый белү

Хикәя җөмләләр төзи. Бу нәрсә? Бу аю. Ул урманда яши (яшәми). Аю зур, усал


Йорт хайваннарына сакчыл караш тәрбияләү

Үрнәк буенча җөмләләр төзү


10

"Без йоклыйбыз"тексты

1

ЛКФ

4.11


Без йоклыйбыз"тексты белән танышу

Укыганның

эчтәлегенә төшенү.


Уку теләге булдыру.

Эчтәлек буенча тәрҗемә.


V. Бакчада.(4 сәг.)


11

Яшелчәләр.

1

ЛКК

11.11


Яшелчә исемнә-рен, санын, алар-ның төсен, тәмен әйтә, аларны со-рап ала белү.

Яшелчә исемнәре белән танышыру

Хезмәтне яратырга өндәү

Рәсем буенча җөмләләр төзү


12

Җиләк-җимешләр.

1

ЛКК

18.11


Нинди җиләк-җимеш яратка-ныңны әйтә белү. Базарда яшелчә, җиләк-җимеш сатып ала белү

Җиләк-җимеш исемнәре белән танышыру

Сүзлек байлыгын арттыру теләге булдыру.

Танып - белү активлыгын үстерү


13

Рус халык әкияте "Шалкан"

1

ЛКК

25.11


Өйрәнгән лексиканы сөйләмдә куллана ала

Яңа сүзлләр белән танышу

Дуслык, туганлык кыйммәте формалаштыру

Сорауларга тулы җавап бирү


14

"Шалкан"әкиятен сәхнәләштерү

1

ЛГКК

2.12


Рус халык әкияте "Шалкан" әкиятен сәхнәләштерергә әзерләнү

Әкиятне аңлап уйный белә

Әсәрдәге вакыйгалар аша балаларда җаваплылык хисләре тәрбияләү.

Белемнәрне практикада куллану

VI. Кыш.(4сәг.)


15.

Кыш билгеләре.

1

ГКК

9.12


Кыш билгеләрен әйтә белү

Өйрәнгән лексиканы сөйләмдә куллана алу

Табигатьнең матурлыгына кызыксыну уяту.

Монолог төзү


16

"Кыш бабай"шигыре.

1

ЛКФ

16.12


Яңа ел, чыршы, кыш бабай һәм кар кызы исемнәрен атый белү. Яңа елга кем килә.Кыш бабай, кар кызы килә. Кыш бабай бүләк алып килә-җөмләләрен үзләштерү

Кыш бабайны каршылау. Өйрәнгән лексиканы ныгыту

Мәктәпкә уңай мөнәсәбәтле укучы карашы формалаштыру

Әңгәмәдә,бәйләнешле сөйләмдә өйрәнгән лексиканы куллану



17

Кышкы уеннар.

1

ЛГКК

23.12


Кышкы уен төрләрен әйтә белү, уенга чакыра белү

Уеннар турында сөйли белү

Сәламәтлекне сакларга өндәү

Диалог төзү


18


Бәйрәмнәрдә.

1

ГКФ

13.01


Бәйрәмгә чакыра, бәйрәм белән котлый белү

Бәйләнешле сөйләм телен үстерү

Милләтнең,Ватанның бер вәкиле булуың белән горурлану

Тәрҗемә итү,

җөмләләр төзү


VII. Сәламәт бул!(3 сәг.)


19

Тән әгъзалары исемнәре.

1

ЛГКК

20.01


Лексик берәмлекләрнеүзләштерү.

Тән әгъзалары исемнәрен атый белү

Сүзлек байлыгын арттыру.

Сораулар ярдәмендә сөйли белү


20

Сәламәт булу өчен киңәшләр. Диалог.

1

ДС

27.01


Лексик берәмлекләрне үзләштерү, сәламәт булу өчен киңәшләр бирә белү.

Өйрәнгән лексиканы сөйләмдә куллана ала.

Сәламәтлекне сакларга өндәү

Тәрҗемә итә белү.



21


Шәхси гигиена предметлары.

1

ЛКК

3.02


Сорау әйтү. Сузык авазларны дөрес әйтә белү

Шәхси гигиена пред­метлары белән танышу

Сөйләм культурасын үстерү.

Сораулар төзү. Сорауга төгәл җавап бирү.


VIII. Безнең гаилә.(5 сәг.)


22

Гаилә.

1

ЛГКК

10.02


Гаилә әгъзаларының исемнәрен атый, гаиләдә кемнәр, ничә кеше барлыгын әйтә белү


Гаилә әгъзаларының исемнәрен атый, үз гаиләң турында сөйли белү

Гаиләгә, туган илгә карата мәрхәмәтлеле булырга өндәү

Бәйләнешле сөйләү күнекмәләре


23

Фатих Кәрим "Яз җитә"


ГКК

17.02


Шигырь белән та-

нышу. Сөйләмнең сәнгатьлелеген үстерү

Сәнгатьле итеп укый белә.

Мәктәпкә уңай мөнәсәбәтле укучы карашы формалаштыру

Эшчәнлеккә үзбәя куя белү. Ятлау.



24

"Тәмле сүзләр"

1

ГКФ

2.03


Сөйләмдә тәмле сүзләр куллана белү.Сүзләрдә басымны дөрес кую

Тыныч йокы!

Хәерле иртә!

(көн,кич)

Рәхим итегез!

Сау булыгыз!

Әхлакый сыйфатлар формалаштыру

Өйрәнгән грамматик структураларны бәйләнешле сөйләмдә файдалану күнекмәләрен булдыру.


25

Татар халык ашлары

1

ГКК

9.03


Татар халык ашлары белән танышу, исемнәрен атый, нинди ашлар пешергәнне әйтә белү.

Татар халык ашлары атамала рын белү. Әни бә-леш пешерә. Гөбәдия бик тәмле сөй-ләмдә куллану

Милләтнең,Ватанның бер вәкиле булуың белән горурлану

Тәрҗемә итә белү күнекмәләре

Сорауларга җаваплар бирә белү күнекмәләре


26

Туган көн-зур бәйрәм.

1

ЛГКК

16.03


Лексик берәмлекләрне үзләштерү.

Өйрәнгән лексиканы сөйләмдә куллана ала.

Дуслык, туганлык кыйммәте формалаштыру

Дәреслек белән эшли белү күнекмәләре


IХ.Кибеттә.(3 сәг.)


27

Ашамлыклар.

1

ГКФ

16.03


Ашамлыклар исемнәрен әйтә белү, аларның тәмен әйтү, нинди ашамлык яратканыңны әйтә белү

Өйрәнгән лексиканы сөйләмдә куллана алу

Уңай мотив тудыру,уку теләге булдыру.

Үрнәк буенча сөйләү күнекмәләре


28

Бари Рәхмәт. "Аш вакыты"

1

ЛКК

6.04


Сәнгатьле уку күнекмәләре булдыру

Бари Рәхмәт "Аш вакыты"

Әхлакый сыйфатлар формалаштыру

Татарча дөрес уку күнекмәләре


29

Киемнәр.

1

ГКФ

13.04


Кием исемнәрен әйтә белү, алар-ның төсен,нинди кием яратканың-ны әйтү.

Кием исемнәре белән таныштыру

Сүз байлыгын арттыру.

Монологик сөйләм күнекмәләре.


Х. Шәһәрдә.(1 сәг.)


30

Безнең шәһәр.

1

МС

27.04


Шәһәрләрне картадан күрсәтү аша шәһәр атамаларын истә калдыру, дөрес әйтү.Туган шәһәрең турында сөйли белү

Картадан Татарстан шәһәрләрен күрсәтә һәм исемнәрен атый белә.

Милләтнең,Ватанның бер вәкиле булуың белән горурлану

Карта белән эшли белү күнекмәләре




ХI. Җәй.(3 сәг.)



31

Җәйге ял

1

МС

4.04


Җәйге табигать, турында сөйли белү.

Өйрәнгән лексиканы сөйләмдә куллана алу

Кеше фикеренә карата ихтирамлы караш булдыру

Монологик төзү


32

Габдулла Тукай."Бала белән күбәләк"

1

ЛГКК

11.05


Йөгерек, аңлап уку.

Габдулла Тукай "Бала белән күбәләк"әсәре белән танышу

Мәктәпкә уңай мөнәсәбәтле укучы карашы формалаштыру

Дәреслек белән эшли белү



33

Без Сабантуйга барабыз.

1

МС

18.05


Сабантуй турында сөйли белү.

Татар

халкының милли бәйрәме - Сабантуй белән таныштыру

Милли бәйрәмнәргә кызыксыну уяту.

Дәреслек белән эшли белү.








 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал