7


  • Учителю
  • Урок для 3-4 классов по теме «Сулыкларны саклау»

Урок для 3-4 классов по теме «Сулыкларны саклау»

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание: 3 – 4 класс укучылары өчен әйләнә-тирә дөнья фәненнән дәрес планы һәм конспекты МАКСАТ:Сулыкларның үсемлекләр дөньясы белән таныштыру.Сулыкларда яшәүче җан ияләренең экологиясе һәм биологиясе белән таныштыру.Елга күлләрдәге тормышның кешеләр өчен дә мөһим булуын аңла
предварительный просмотр материала

ДӘРЕС ТЕМАСЫ: "СУЛЫКЛАРНЫ САКЛАУ"

3 - 4 класс укучылары өчен әйләнә-тирә дөнья фәненнән дәрес планы һәм конспекты МАКСАТ:1 Сулыкларның үсемлекләр дөньясы белән таныштыру.

2.Сулыкларда яшәүче җан ияләренең экологиясе һәм биологиясе белән таныштыру.

3.Елга күлләрдәге тормышның кешеләр өчен дә мөһим булуын аңлату.

4.Сулыкларны саклый өйрәтү.

5.Табигатькә сак караш тәрбияләү.

ДӘРЕС ТИБЫ: Яңа тема өйрәнү.

ДӘРЕС ТӨРЕ: Информацион технология ярдәмендә әңгәмә -дәрес үткәрү. Иҗади биремнәр.

УКЫТУ МЕТОДЫ: Мәгълумат бирү, хәбәр итү, аңлату һәм уен элементлары белән эзләнүләренә ирешү.

ТӘРБИЯ МЕТОДЫ: Конкрет мисаллар аша табигатькә сак караш тәрбияләү.

ҖИҺАЗЛАУ: "Сулыкларны саклау" презентация,сулыкларда яшәүчеләрнең уенчыклары,рәсемнәре,Мөслим районының географик картасы, карточкалар,"Серле тартма"-күлдәге тормыш күренеше.

ДӘРЕС ПЛАНЫ:

1.ОЕШТЫРУ,

2.АКТУАЛЬЛӘШТЕРҮ,

1)Классны дәрескә әзерләү.

2)Дәрес темасын ачыклау.

3.ЯҢА БЕЛЕМ ҺӘМ КҮНЕКМӘЛӘР ФОРМАЛАШТЫРУ,

  1. "Серле тартма-зәңгәр күл"

  2. Слайд буенча эшләү.

  3. Өйрәнгәннәр буенча сорауларга җавап.

4.ТЕМАНЫ НЫГЫТУ.

6 укучы карточкаларны укып таныштыра.

5. ФИЗМИНУТКА, №3 нче комплекс. "Бакалар җыры" музыкасы астында.

6.ЕЛГА ҺӘМ КҮЛЛӘР КАРТАДА,

1) Татарстан республикасында елгалар,күлләр.

  1. Мөслим районында елгалар һәм күлләр.

7. БЕЛЕМНӘРНЕ ТИКШЕРҮ.

Балык тоту уены- сорауларга җавап.

8. ЙОМГАКЛАУ.

Татарстан республикасы конституциясенең 55 нче статьясы.

9. ӨЙ ЭШЕ БИРҮ.

Елга- күлләрдәге тормыш сурәтләнгән 1 әкият укырга.

10. ИҖАДИ БИРЕМ.

"Төнбоек" сүзеннән ничә сүз төзеп була?


ДӘРЕС БАРЫШЫ.

1.ОЕШТЫРУ ӨЛЕШЕ.

-Исәнмесез, укучылар! Без бүген бергәләп экология дәресен өйрәнербез.

Сезгә дигән билгеләрне минем ярдәмчем алып килде. Ул безнең дәрес темасын да ачыкларга булышыр.

2.АКТУАЛЬЛӘШТЕРҮ.

-Хәзер мин сезгә рәсемнәр күрсәтәм. Сез шуларның баш хәрефләрен язып алырсыз.

( Балык.Аккош.Кысла.Акчарлак.)

-Дөрес- бака.

-Ул кайда яши ? (җавап )

-Димәк без бүген күлләр,елгалар, буалар, гомумән алганда , СУЛЫКЛАР ТУРЫНДА өйрәнербез.

-Мин бүген сезгә сулыклар турында берәүгә дә сөйләмәгән серемне чишәргә булдым, игътибарлы булыгыз.

3.ТӨП ӨЛЕШ, ЯҢА БЕЛЕМ ҺӘМ КҮНЕКМӘЛӘР ФОРМАЛАШТЫРУ.

  1. Сезнең алдыгызда "Серле тартма- Зәңгәр күл."

Хәзер күзләрне йомабыз.

  • Күз алдыгызга ниләр килде ? Җаваплар : балыклар. бакалар, кысла, әкәм-төкәм, үрдәк һ.б.

Иң күп җавап бирүче " Зәңгәр күл " не ачу хокукын яулый. ( Тартма ачыла.)

  • Кем белә, биредә нәрсә артык? ( болан коңгыз күлдә яшәми. )

  1. Презентация.

  • Сулыклар күренешен рәсемнән карыйк. Мин күрсәтәм сез сөйлисез.

  • Су төбендә сөлекләр, вак балыклар, үсемлекләр. Үсемлекләр арасында әкәм - төкәм, энә карагы, төрле балыклар. Су өстендә төнбоеклар, үрдәкләр, аккош. Яр буенда бакалар.

  • Табигый сулыкларда, үсемлекләр һәм бакалардан тыш, бик күп башка җан ияләре дә бар.

Алар үзара тыгыз элемтәдә яшиләр. Әгәр бер төркемдә төрләр саны кимесә, ул икенче төрнең санын киметә.

  1. - Уйлап карагыз әле. Елга - күлләрдә үсемлекләр нинди роль уйный ?

  • Үсемлекләр суны кислородка баеталар.

  • Вак кына бөҗәкләр артык үләннәрне ашап суны чистарталар, вак балыклар, чукмарбашлар, бөҗәкләр шул вак җан ияләрен ашыйлар.

  • Ә балыклар ?

  • Балыклар суалчаннарны.

  • Бакалар ?

  • Бакалар чебен - черкиләрне тота.

  • Елга, күл буенда яшәүче кош һәм җәнлекләр ничек туклана ?

  • Алар балык һәм бакалар тоталар

4. ТЕМАНЫ НЫГЫТУ.

  • Сулыклардагы тереклеккә якыннанрак тукталу өчен миңа ярдәмгә 6 укучы кирәк. Алар сайлап карточкалар алалар һәм укыйлар. Башкалар тыңлап утыра.

  • 1) Ак төнбоек. ( экология һәм биологиясе, чикләүче факторлар, саклау чаралары.)

  • 2) Зур энә карагы. ( экология һәм биологиясе, чикләүче факторлар, саклау чаралары.)

  • 3) Нәфис аккош. ( экология һәм биологиясе, саклау чаралары.)

  • 4) Кама. (экология һәм биологиясе, чикләүче факторлар.)

  • 5) Сырлач сыртлы тритон. ( экология һәм биологиясе, саклау чаралары.)

  • 6) Гөберле бака. ( экология һәм биологиясе, саклау чаралары.

5. ФИЗМИНУТКА. "Бакалар җыры" музыкасы астында № 3 комплекс күнегүләре.

6. ЕЛГА ҺӘМ КҮЛЛӘР КАРТАДА.

Татарстан республткасында 3700 елга бар, күлләрнең саны- 8500 дән артып китә.

Мөслим районында - елгалар саны- 20.

-Сезнең авыл тирәсендә нинди елга һәм күлләр бар ? (җавап ).

7.БЕЛЕМНӘРНЕ ТИКШЕРҮ,

-Без шул елга- күлләрдәге тере балыкларны түгел, уенчыкларын тотабыз.-Кемнәр балык тотарга ярата ? (3 егет чыга )

-Ләкин балыклар гади түгел, аларның бүгенге дәрестә аңламаган сораулары калган.

  • Сез ярдәм итәрсез бит?

  • 1.Кызыл балыкны тота , соравын укый :" Елга -күлләрдә нинди үсемлекләр үсә? (җавап)

  • Нинди бөҗәкләр яши? (җавап )

  • 2.Кызгылт сары балыкны тота.Сорау : "Сулыкларда тагын нинди җан ияләре яши ? (җавап ).

  • 3.Яшел балык . Сорау :" Күлләрне саклау өчен ниләр эшләргә кирәк ?" (җавап )

8. ЙОМГАКЛАУ.

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ КОНСТИТУЦИЯСЕНЕҢ 55 нче статьясында "ТАБИГАТЬКӘ САКЧЫЛ КАРАШ- ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫНЫҢ ҺӘР ГРАЖДАНЫ БУРЫЧЫ" диелгән.

-Димәк, без дә табигатьне сакларга, якларга тиешбез.

-Табигатьне сез ничек саклый аласыз ? (җавап )

9. ӨЙ ЭШЕ.

Елга -күлләрдәге тормыш сурәтләнгән 1 әкият укып килергә.

Тәкъдим ителгән әкиятләр :-" Ил гизүче бака ", "Дюймовочка ", "Шыксыз үрдәк бәбкәсе "

"Итекле мәче ", "Балыклар нигә суда яши ?

10.ИҖАДИ БИРЕМ,

ТӨНБОЕК сүзеннән ничә сүз төзеп була?

-ТӨН -КӨН

-ОЕК -КОЕ

-БӨКЕ -ТӨК һ.б.

-Укучылар, сез сулыклардагы тереклекнең үзара бәйләнешен белдегез инде. Ә кешеләр белән мөнәсәбәтләрне ничек аңлатырсыз?

-Кешеләр елга-күлләрдән кысла, балык тоталар. Чиста сулыклардан гына экологик чиста продукция алырга мөмкин. Димәк без табигатьне саклап, үзебезнең сәламәтлегебезне кайгыртабыз икән.



 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал