7


  • Учителю
  • Открытый урок по татарскому языку на тему: ' Татар халык ашлары'

Открытый урок по татарскому языку на тему: ' Татар халык ашлары'

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Государственное бюджетное специальное (коррекционное) образовательное учреждение для обучающихся воспитанников с ограниченными возможностями здоровья Набережночелнинская специальная (коррекционная) общеобразовательная школа№68 8 вида








Открытый урок на тему:

"Татар халык ашлары"









Выполнила: Зарипова Г.С. учитель татарского языка и литературы

Iквалификационной категории















ТАТАР ХАЛЫК АШЛАРЫ.

(дәрес планы)


Г.С.Зарипова.

Государственное бюджетное специальное (коррекционное) оразовательное учреждение для обучающихся воспитанников с ограниченными возможностями здоровья "Набережночелнинская специальная (коррекционная) общеобразовательная школа № 68 VIII вида" г.Набережные Челны


Тема: Татар халык ашлары.

Максат: 1) Белем бирү

тема буенча лексик күнекмәләрне камилләштерү,

сүзлек запасын баету,

сорауларга аңлап җавап бирү

2) Коррекцияләү -

хәтерне яхшырту, логик фикерләүне камилләштерү

3) Тәрбияви -

татар халкына ихтирам хисе тәрбияләү


Җиһазлау: ноутбук һәм экран; презентация - артикуляцион гимнастика, татар халык ашлары, Ш.Галиевның иллюстрацияләнгән "Кунаклар" шигыре; "Мәктәп", "Кыргый хайваннар", "Яшелчәләр","Кыш", "Татар халык ашлары" темаларына төсле рәсемнәр; кечкенә күләмле итеп пешерелгән татар халык ашлары - чәкәчәк, бавырсак, кош теле, бәлеш, өчпочмаклар, кыстыбый, гөбәдия; "Кибет" уены өчен - алъяпкыч, сатучы башлыгы (колпак); кибет - "Бәхетле"- магазин дип язылган кечкенә плакат, вазага куелган чәчәк бәйләме).

Сүзлек: бәлеш, чәк-чәк, гөбәдия, өчпочмак, кыстыбый.


Дәреснең барышы

  1. Дәресне оештыру: 1. Сәламләшү.

- Исәнмесез!

- Исәнмесез, укытучы апа!

- Хәерле көн!

- Хәерле көн!

2. Дежур укучы рапорты:

Класста мин дежур. Бүген 16 февраль, пәнҗешәмбе көн, ел вакыты - кыш. Урамда салкын. Класста барысы да бар. Рапорт бирде: (укучы исемен һәм фамилиясен атый)

Укытучы: Ә хәзер экранга игътибар итегез, артикуляцион гимнастика ясыйбыз

3. Артикуляцион гимнастика:

ә-бә-бә-би (1 слайд)

ә-чә-чә-чәк

ө-гө- гө-бе

ы-кы-кыз

о-ко-кош

а-ба-ба-выр

о-по-поч-мак


II. Максатны билгеләү. Ишек шакыйлар. Почтальон ролендә -укучы.

Укучы: Исәнмесез! Бу 5 б сыйныфымы?

Укучылар: әйе. 5б сыйныфы

Укучы: Сезгә хат бар.

Укытучы: ( хатны ала) зур рәхмәт.

Укучы: Сау булыгыз!

Укучылар: Сау булыгыз!

Укытучы: укучылар, хатны укыйбызмы?

Укучылар: укыйбыз. Тыңлагыз!

Исәнмесез, 5 б классы укучылары!

Минем исемем Ландыш. Мин 12 мәктәпнең 4 нче а классында укыйм. Мин сезнең белән танышырга телим. Сезгә кунакка киләм. Сау булыгыз!

Ландыш.

Укытучы: безгә кем килә?

Укучылар: Ландыш килә.

Укытучы: Ландыш кайдан килә?

Укучылар: 12 мәктәп, 4 сыйныф.

Укытучы: әйе, 12-нче мәктәптән, 4-нче сыйныфтан (бергә кабатлыйбыз).

Без бүген нинди булырбыз?

Укучылар: тырыш, яхшы, төгәл, матур (кешегә хас сыйфатларны әйтәләр).

Укытучы: нәрсәләр эшләрбез?

Укучылар: укырбыз, язарбыз, сөйләрбез, җырларбыз.

Укытучы: безнең максат: тырыш, яхшы, төгәл, матур уку, язу, сөйләү. Килешәсезме?

Укучылар: әйе.

Укытучы: Игътибар тактага! (тактада ел фасылы, татар халык ашларының төсле рәсемнәре бирелгән.) Рәсемнәр нәрсә турында? Тактага чыгып аңлатабыз, кем беренче? (укучылар рәсемнәрне атый)

Укучы: кыш.

Укытучы: дөресме?

Укучылар: әйе, кыш. (4 укучы чыгып рәсемнәрне атый).

Укытучы: кыш, яз, җәй, көз. Рәсемнәр нәрсә турында?

Укучылар: ел фасылы.

Укытучы: дөрес, рәхмәт (рәсемнәрне алып куябыз).Икенче төркемне карыйбыз. Кем чыга?

Укучы: чәк-чәк.

Укытучы: дөресме?

Укучылар: әйе, чәкчәк (шул формада дәвам ителә).

Укытучы: чәк-чәк, гөбәдия, бәлеш, өчпочмак, кыстыбый. Бу нәрсәләр?

Укучылар: ашамлыклар.

Укытучы: нинди ашамлыклар, кемнәр пешерә, җавапны кем уйлап таба.

Укучылар: национальные блюда, татарские национальльные блюда (җаваплар төрле).

Укытучы: дөрес, татарские национальные блюда, переводиться-татар халык ашлары. Әйдәгез бергәләп кабатлыйбыз, аерым-аерым әйтәбез, тактадагы рәсемнәр белән эш : Һәр ризыкны бергә, аерым-аерым атыйбыз.

Дәреснең темасы: Татар халык ашлары.2слайд

Уйнап алабыз. "Мин беләм" уены. Уенны алып баручы-белмәмеш янына чыгып, ул күрсәткән ризыкның исемен дөрес әйтү.

Белмәмеш: Рома, бу ипи?

Рома: Юк, Белмәмеш, бу чәк-чәк (уен шул рәвешле, һәр укучы катнашканчы бара).

Укытучы: рәхмәт, булдырдыгыз. Тагын уйнап алабыз.

"Бик яратам" уены. Тактадагы рәсемне алып нәрсә яратуыңны әйтү.

Укучы: мин гөбәдия яратам.

Укытучы: булдырдыгыз, рәхмәт. "Ул тәмле" уенын да уйнарбыз.

Укучы: мин бәлеш алам, ул тәмле. Һәр бала катнаша.

Укытучы: булдырдыгыз, рәхмәт.

4. Деформацияләнгән җөмләләр өстендә эш.

Укытучы: парларда эшләп алабыз. Сүзләрдән җөмләләр төзибез. (балаларга сүзләргә аерылган җөмләләр таратыла. Мәсәлән: Мин кыстыбый яратам. Бәлеш бик тәмле. Мин чәк-чәк яратам, ул тәмле. Мин гөбәдия яратам, ул тәмле.


IV. Ял минуты.

Укытучы: "Күрсәт әле, үскәнем" уены.

V. Ныгыту.

Укытучы : кунак килә, табын әзерлик. Кибеттән бәлеш, гөбәдия, чәк-чәк, кыстыбый,

1. "Кибеттә" диалогы

Сатучы: Исәнмесез!

Сатып алучы: Исәнмесез!

Сатучы: Сезгә нәрсә кирәк?

Сатып алучы: Миңа гөбәдия кирәк.

Сатучы: Рәхим итегез, алыгыз.

Сатып алучы: Рәхмәт, сау булыгыз!

2."Син нәрсә сатып алдың?" диалогы ( укытучы-укучы).

Укытучы: Хәзер инде өстәлгә нәрсәләр куярга икәнлекне билгеләрбез. Аның өчен танылган балалар язучысы Ш.Галиевның

(3 слайд - Ш.Галиев портреты) " Кунаклар" шигырен укырбыз.

3. "Кунаклар" шигыре өстендә эш.

- Укытучы укуы (тәрҗемә)

- Гөжләп уку

- Чылбыр тәртибендә уку (тәрҗемә)

Укытучы: Менә өстәл әзерләр вакыт та җитте. Әйдәгез, табынга ашамлыклар куябыз.

4.Табын әзерләү.

(Экранда 4- 11 слайдлар. Балалар "Кунаклар" шигырен хор белән экраннан укый баралар һәм текст буенча нинди ризык атамасы укыла һәр бала, чиратлап, өстәлгә үзе "сатып алган", милли ризыкны куя бара. Шулай итеп, табын әзерләнә.)

( Ишек шакыйлар.)

Укытучы: Кунак та килеп җитте бугай. Кем каршы ала?

Укучы: (ишекне ачып) Исәнмесез! Рәхим итегез, узыгыз!

Кунак кызы: (узып) Исәнмесез! Әйдәгез, танышабыз.

5. "Танышу" диалогы.

Кунак кызы: Минем исемем Ландыш. Синең исемең ничек?

Укучы: Минем исемем Марианна.

Кунак кызы: Миңа 10 яшь. Сиңа ничә яшь?

Марианна: Миңа 11 яшь.

Кунак кызы: Минем апам бар. Аның исеме Лилия. Ә синең апаң бармы?

Марианна: Әйе, минем апам бар. Аның исеме Настя. (Кунак кызы шул рәвешле берничә укучы белән әңгәмә кора)

Укытучы: Кунак кызын табынга чакырыгыз.

Укучы: Әйдә Ландыш, утыр. ( Ландыш утыра)

Укытучы: Ә хәзер татар халык ашларын татып карарбыз (укытучы парталарга тәлинкә белән татар халык ашлары куя - һәрбер балага) Кунак кызын сыйлагыз.

Укучы: Ландыш, гөбәдия аша. Ашларыгыз тәмле булсын!

VI. Йомгаклау.

Укытучы: Без бүген нәрсә турында сөйләштек?

Укучылар: Татар халык ашлары турында.

Укытучы: Һәрберегез дәрестә актив катнаштыгыз. Рәхмәт. Булдырдыгыз. ( Билгеләр кую.) Өйгә эш: сүзләрне кабатларга.






 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал