7


  • Учителю
  • 3 нче сыйныфта 'Сабантуй бәйрәме' темасына дәрес конспекты (рус төркемнәре өчен) .

3 нче сыйныфта 'Сабантуй бәйрәме' темасына дәрес конспекты (рус төркемнәре өчен) .

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Тема: «Сабантуй» бәйрәме



Максатлар:

Белем бирү:

1. Татар халык бәйрәме "Сабантуй" турында төп төшенчәләр бирү, тарихы, йолалары белән таныштыру.

2. Татар халкының традицияләре, гореф-гадәтләре,осталыклары (чигү, читекләр тегү, зәркән бизәнү әйберләре ясау) белән таныштыру.

3. Татар халкының культур традицияләренең күптөрлелеге белән таныштыруны дәвам итү: татар халык костюмы, татар халык уеннары.

Үстерелешле укыту:

1.Укучыларның сөйләм телен, ишетеп аңлау күнекмәләрен үстерү.

2.Эстетик зәвык тәрбияләү.

3. Сүз байлыгын арттыру.

Тәрбияви:

1.Татар халкының гореф - гадәтләренә кызыксыну уяту, хөрмәт тәрбияләү, шул гадәтләр аша итәгатьлелек, бер - береңне хөрмәт итү кебек сыйфатлар тәрбияләү, татар телен өйрәнүгә кызыксынуны үстерү.

2. Балаларны башка халыклар культурасын хөрмәт итәргә өйрәтү.

Әзерлек эше:

- төрле текстурадагы тукымалар белән танышу: атлас, бархат, парча;

- «Масленица», «Пасха» (христиан бәйрәмнәре), «Карга боткасы» (ненец халкы бәйрәме) бәйрәмнәре белән танышу;

- бәйрәмнәр турында иллюстрацияләр карау

- татар халкының милли ризыклары белән танышу.

Сүзлек эше: сабантуй, мәйдан, түбәтәй, камзул, калфак, читек, җилән

Материаллар, җиhазлар:

- мультимедия проекторы;

- компьютер, экран;

- видеоматериал - презентация «Сабантуй»

- түбәтәй;

- агач кашыклар;

- чигелгән яулыклар, сөлгеләр.



Музыкаль рәт:

1. Татар бию көе;

2. "Сабан туе" җыры.

Дәрес барышы:



1. Оештыру моменты

Исәнләшү

-Исәнмесез, балалар!

Шигырь әйтү

-Сез дәрестә тырышып эшләргә әзерме?

(Әйе, әзер)

-Татарча белү сезгә кирәкме?

(Әйе, кирәк)

-Ни өчен?

(Татарча да яхшы бел,

Русча да яхшы бел -

Икесе дә безнең өчен

Иң кирәкле затлы тел!)

-Утырыгыз. Болай күңелле эшләсәгез, бик тә шәп булыр

- Өй эшен тикшерү. "Без, без, без идек" санамышын яттан сөйләү.

2.Актуальләштерү


- Укучылар, без сезнең белән бәйрәмнәр белән танышуны дәвам итәбез. Сез нинди халыкара бәйрәмнәр беләсез? (Яңа Ел, 8 март - Хатын-кызлар көне, 23 февраль - Ватанны саклаучылар көне, 9 май - Җиңү бәйрәме ).

  • Ә хәзер инде безнең татар халкына гына хас булган бәйрәмнәрне санап чыгыйк ( Нардуган, Нәүрүз,Сабантуй, Сөмбелә, Каз өмәсе)

- Дөрес. Ә тиздән кызартылган йомыркалар белән нинди бәйрәм булачак? (Пасха бәйрәме).

- Ә тәмле коймаклар белән кышны озату бәйрәме? (Масленица - Май чабу).

- Пасха да, Масленица да - христиан бәйрәмнәре.

"Сабан туе" җыры тыңлана.


- Балалар, бу нинди җыр - күңеллеме, күңелсезме? (Бу күңелле җыр)

- Ул нәрсә турында? (Ул Сабантуй турында)

-Җыр Сабантуй турында булгач, нәрсә турында сөйләшербез икән,уйлап карагыз әле? (Без Сабантуй турында сөйләшербез)

Дәрес максаты белән таныштыру.

- Дөрес әйтәсез, без буген Сабантуй турында сөйләшербез, мин сезне татар халкының милли бәйрәменә чакырам.


3. Дәрес материалы буенча эш.



Слайд 2

- Балалар, нәрсә соң ул Сабантуй? (Сабантуй - бәйрәм)

- Нинди бәйрәм? (Ул - татар халкының милли бәйрәме)

  • Сезнең бу бәйрәмгә барганыгыз бармы ?( әйе)

  • Сез анда кем белән барасыз ( әни, әти, апа, абый белән....)

  • Бу бәйрәм сезгә ошыймы?( әйе)

  • Сабантуй төшенчәсе нәрсә аңлата икәнен беләсезме? (юк) Бу сүзнең тарихы нидән гыйбәрәт икән?

- «Сабан» - төрекчәдән «плуг». Укучылар, сабан белән ни эшлиләр? (бу хезмәт коралы, ул җирне эшкәртү өчен кирәк). «Туй» исә - «свадьба» яки «торжество», «праздник» дигәнне аңлата. «Сабантуй» - сабан бәйрәме (праздник плуга).

- Сабантуй - искиткеч күңелле, шау-гөр килеп торган, бар халыкны бер мәйданга туплаучы әлеге бәйрәмнең тарихы бик борынгы төрки бабаларыбызга барып тоташа. Сабан туен язгы кыр эшләре башланганчы, җир кардан әрчелеп язгы кояшның җирне җылыткан беренче нурлары белән бергә үткәргәннәр.

- Егерменче гасыр башында бу бәйрәмне кыр эшләре башланганчы түгел, ә чәчү, сабан тәмамлангач уздыра башлыйлар. Ул татар, башкорт, чуваш халыкларында уен-ярышлар белән бер рәттә халыкның милли җыр-биюләре, этник фольклоры мәдәни чарасы бер мәйданга җыелган бәйрәм төсен ала.

-1990 елда Сабантуй закон нигезендә Республика бәйрәмнәре исемлегенә кертелде. Һәм бүгенге көнгә кадәр бу бәйрәм татар милләтенең рухи бердәмлеген саклаучы, мәдәниятен, телен, гореф-гадәтләрен чагылдыручы бәйрәме булып килде. Ул гына да түгел, Сабантуй татарларны, аларның милләтен, милли үзенчәлекләрен башкаларга таныту чарасы да булып тора. Сабантуй Татарстанда гына түгел, ә татарлар яшәгән башка төбәкләрдә Украина, Казахстан, Әзербәйҗан, Германия, Америка һ.б. илләрдә бәйрәм ителә.

- Балалар сез беләсез бит, Сабантуй турында шигырьләр дә бик күп. Безгә бүген күбегез Сабантуй турында шигырь әзерләп килде, аларны тыңлыйк.


Сабан туе, хезмәт туе,

Шатлык һәм бәхет туе.

Уйнап-биеп, җырлап-көлеп

Бәйрәм итик көн буе!

Котлы булсын, балалар,

Ямьле Сабан туйлары!

1 бала:

Сабантуй - веселый праздник

Мы справляем каждый год.

Каждый год на этот праздник

Собирается народ.

2 бала:

Шау-гөр килә киң болыннар,

Кырлар һәм су буйлары.

Котлы булсын, якын дуслар,

Ямьле Сабан туйлары!

3 бала:

Сабантуй - веселый праздник,

Праздник счастья и труда.

Пой, играй и смейся громко,

И танцуй как никогда.

4 бала:

Без уйныйбыз, уйныйбыз,

Якты көннән туймыйбыз.

Сабан туе гөрләп торсын,

Биибез дә җырлыйбыз!

5 бала:

Зазвенел теплом июнь

Вот он, праздник Сабантуй!

После сева летним днем

Мы станцуем и споем!

- Хәзер исә Сабантуйның йолалары белән танышыйк. Бәйрәм берничә йоладан гыйбәрәт. Иң беренчесе турында тыңлап китик.

- Яз җиткәч, карлар эрегәч, халык кара каргаларга бәйрәм ясаган. Чөнки карга уңдырышлылык символы булган. Балалар hәр йортка кереп, төрле ярмалар, май җыйганнар. Аннан кыр уртасына чыгып,ашамлыклардан ботка пешергәннр, каргаларны сыйлаганнар. Бу "Карга боткасы" дип аталган.

- Шуннан соң, авыл аксакаллары җыелышка җыелганнар, Сабантуйны үткәрү турында сөйләшкәннәр, мәйдан сайлаганнар. Гадәттә ул авыл йортларыннан бераз читтәрәк урман янәшәсендәге берәр алан, яки агачлар утыртып әзерләнгән махсус урын булган. Мәйдан сабантуй бәйрәме, ярышлары күңел ачу чаралары өчен алдан ук хәстәрләнгән. Утырыр өчен эскәмияләр белән әйләндереп алынган зур түгәрәк уртасына әтәчкә менү ярышы өчен биек колга куелган, бер як читтәрәк капчык сугышы, икенче яктарак авыш баганага менү ярышлары өчен баганалар урнаштырылган. Мәйданның түрендә сәхнә һәм аның каршында сабантуй бәйрәменең иң куңелле ярышы - милли көрәш өчен урын әзерләнгән.

Физминутка

Слайд 3, 4, 5

Хатын-кызлар исә бәйрәмгә әзерләнүне бер ел алдан, көздән үк башлаганнар. Алар көзге кичләрдә үзләренә hәм туганнарына матур киемнәр, алъяпкычлар, яулыклар теккәннәр. Аларга милли бизәкләр чиккәннәр.

Слайд 6

  • Бәрхет hәм парчадан - камзуллар (безрукавки) теккәннәр, аларны күн аппликацияләр белән бизәгәннәр.

- Бәрхет, парча нәрсә ул? (тукымалар).

- hәрбер хатын-кызның башында калфак hәм аның өстеннән яулык, чәчләрендә чулпы, кулларында беләзекләр булган.

Слайд 6

  • Балалар, татар халкының милли аяк киеме нинди? (читек) Ничек уйлыйсыз, ул нәрсәдән тегелгән? (күннән)



Слайд 7

  • Ир-атлар өчен шулай ук милли киемнәр әзерләнгән: күлмәкләр, озын hәм кыска җиләннәр (атлас кафтан). Төп кием - түбәтәй - милли бизәкле баш киеме булган.

Слайд 7

- Киләсе йола - бу инде бүләкләр әзерләү. Кыш буе яшь кызлар күлмәкләр белән бергә, Сабантуйның төп бизәге - сөлгеләр, яулыклар чиккәннәр.

Май ахырында, Сабантуйга берничә көн кала, егетләр, атлар җиккәннәр hәм авыл буйлап, җырлап-көлеп, бүләк җыйганнар: чиккән сөлгеләр, яулыклар. Алар белән мәйданны бизәгәннәр. Иң матуры Сабантуй батырына бүләк ителгән.

Слайд 8, 9, 10

  • Менә көтеп алынган бәйрәм көне җитә. Яше-карты, барысы да мәйданга агыла. Ипи-тоз, татар халкының милли ризыгы - чәкчәк белән кунакларны каршы алалар.Ишетәсезме, мәйданда бию көе яңгырый. Барыгызны да биергә чакырабыз!

(Татар бию көе, укучылар бииләр.)

- Менә бәйрәм башлана. Бәйрәм ярышларны уздыру, бүләкләү һәм җыр-бию, котлаулар белән үрелеп бара



Слайд 11

Ярышлардан беренче булып, гадәттә, әтәчкә менү ярышын башлыйлар. Озын багананың иң очындагы читлеккә әтәч куела. Шуны менеп читлектән чыгара алучы - җиңүче, әтәч һәм бүләк - аныкы. Авылларда андый җитезләр бер я ике генә була, әмма шәһәр сабантуйларында исә берничә булырга мөмкин, шуңа күрә алар арасында җиңүче дип иң тиз менеп җитүчесе таныла.



Слайд 12, 13

Чүлмәк вату ярышы чын мәгънәсендә күңел ачу өчендер, мөгаен. Мәйдан уртасында күзе бәйләнгән килеш таяк белән чүлмәккә сугарга маташучыларны бар халык карап көч биреп тора. Тик күзенә берни күренмичә каяндыр нәрсәнедер таба алуны бөтен кеше дә булдыра алмый шул, ә бар көче белән чүлмәк ватам дип такыр җиргә эләктергән кешеләрне күзәтү үзе бер күңелле күренеш.



Слайд 14

Авыш баганага менү беренче яңгырашка бик җиңел тоелса да, чынлыкта күп көч һәм осталык таләп итә. Авыш итеп җиргә кертелгән багананың очына кадәр егылмыйча барып җитәргә кирәк. Монда үз гәүдәсен, авырлыгын тигез тота белгәннәр генә җиңә ала.



Слайд 15

Аркан тартыш ярышы да бик кызыклы. Аны ике ир-ат яки ике төркем үзара тартыша. Уртада билгеләнелгән сызыктан кем-кемне сөйрәп чыгара шул иң көчлесе.

Капчык киеп йөгерү ярышларын күбрәк хатын-кызлар ярата, шуңа да бу ярышта күбрәк алар катнаша. Билгә кадәр капчык киеп билгеле бер араны йөгереп урап килергә кирәк. Берничә хатын кыз арасыннан беренче килүчесе җиңүче була.



Слайд 16

Ике ир бил турысындагы биеклектә урнаштырылган баганага кара-каршы менеп утырганнар да, салам тутырылган капчык белән көндәшен бәреп төшерермәкче булалар. Капчык сугышы дип атала әлеге төр ярыш. Биредә елгырлык та, көч тә, җитезлек тә сынала.

Слайд 17, 18, 19

Көрәш - кешенең батырлыгын, яшәү көчен, сугышчанлыгын сыный торган ярыш. Аны сабантуйларда гади генә «бил алышу» дип тә атасалар да, көрәшсез бер генә сабантуй да уздырылмый. Бәйрәмнең буеннан буена диярлек сузылган әлеге көч сынашуда абсолют батыр билгеләнә. Ул традицион бүләк - тәкә һәм кыйммәтле бүләк (суыткыч, телевизор шәһәр сабантуйларында хәтта автомобиль) белән бүләкләнә. Сабантуй батыры элек-электән иң көчле, иң чыдам, иң булдыклы ир-егет булып саналган: аның турында хәтта төрле такмаклар, җырлар җырлана.



Слайд 20

Ат чабышлары.

4. Ныгыту.

  • Сабантуй бәйрәме кайсы айда була?

  • Сабантуй кайда оештырыла?

  • Синең сабантуй бүләге җыярга чыкканың бармы һәм ул ничек үтә?

  • Сабантуйда үткәрелә торган 3 уенны әйт

  • Сабантуй бәйрәменең иң зур бүләге нәрсә?

  • Сабантуйда авызга нәрсә кабып йөгерәләр?

  • Син сабантуйда ярышларда катнашканың бармы һәм нинди төрдә?

  • Сабантуйның иң төп уены?

5. Йомгаклау.



 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал