7


  • Учителю
  • Тәрҗемә әсәрләр. Якоб Гримм, Вильгельм Гримм. ”Кызыл калфак “.

Тәрҗемә әсәрләр. Якоб Гримм, Вильгельм Гримм. ”Кызыл калфак “.

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

4 класс. 21.01.2014

Әдәби уку.

Ягъфәрова Р.Х. Уку китабы. 4 нче сыйныф өчен дәреслек.

Тема: Тәрҗемә әсәрләр. Якоб Гримм, Вильгельм Гримм. "Кызыл калфак ".

Максат: " Кызыл калфак" әкияте белән таныштыру;

йөгерек һәм аңлап уку күнекмәләрен камилләштерү;

бирелгән сорауларга тулы җавап бирү һәм дәлилли белү;

чит кешеләр белән дөрес мөгаләмәдә була белүне тәрбияләү.

Җиһазлау: дәреслекләр, презентация,төрле катлаулыктагы сораулар.


Дәрес өлеше

Вакыт

Укытучының эш төрләре

Укучының эш төрләре

1

Оештыру моменты.Мотивация.

5 мин

Дәрес темасы һәм максатлары белән таныштыра.

Үзләренә сорауларга дөрес җавап бирергә,теләгән билгене алырга максат куялар

2

Мөстәкыйль эш (сораулар буенча)

15мин

Сораулар тәкъдим итә.

Сорауларга җавап бирәләр,кыенлыклар килеп чыкса укытучыга мөрәҗәгать итәләр.

3

Әңгәмә.

20 мин

Әңгәмә оештыра.

Әңгәмәдә катнашалар,үз фикерләрен дәлиллиләр.

4

Рефлексия

3 мин

Дәрескә йомгак ясый.

Үз нәтиҗәләрен таблица нәтиҗәләре белән чагыштыралар

5

Индивидуаль өй эше.

2 мин

Хәзерге көнгә туры китереп әкият язарга,әкиятнең эчтәлеген сөйләргә тәкъдим ителә

Теләгән укучылар өй эшен яза.


I. Оештыру өлеше.

  • Без бүгенге дәрестән башлап "Тәрҗемә әсәрләр" бүлеген өйрәнә башларбыз.Бу бүлек бик матур әсәрдән башланып китә.Аны немец халкының танылган әкиятчеләре - бертуган Якоб һәм Вилгельм Гриммнар язган. Әсәрнең исеме - "Кызыл калфак". Бу әкиятне татар теленә Касыйм Фасахов тәрҗемә иткән.

  • Димәк,без бүген шул әкият белән танышырбыз.Дәрес барышында күп кенә сорауларга җавап бирергә,төп геройларны табарга,аларга кыскача мәгълүмат бирергә,фикерләребезне дәлилли белергә тиешбез. Эшнең тәртибе нидән гыйбәрәт соң? Уйлавымча,текст күбегезгә таныш булырга тиеш. Эчтән әкиятне укый барабыз,шул ук вакытта презентациядәге сорауларга җавап эзлибез.

  • Сораулар катлаулыгы белән аерылалар.Барысы өч өлештән торалар:А,В,С. 15 минут эчендә А өлешендәге генә сорауларга җавап бирсәгез - билгегез "3"ле булыр. "4"ле алыр өчен А,В өлешендәге сорауларга җавап бирергә туры килер. Әгәр дә инде "5"гә җавап бирергә уйлыйсыз икән - барлык сораулар да сезнеке. Нәтиҗәләрне без "Уңыш аланында " күрербез. Ә хәзер дәфтәрегезнең полясына үзегезнең алырга теләгән билгегезне куегыз. Эш барышында нәтиҗәләрне таблицада билгели барырсыз. Менә ул каршыгызда.




I.


Фамилиясе,исеме.

А "3"

В "4"

С "5"

Нәтиҗә

1


2

II.Сораулар буенча мөстәкыйль эш.

А өлеше ("3").

1. Әкият геройларын санагыз.

2. Әкияттән "Кызга ни өчен шундый исем бирелгән" өлешен табып укыгыз.

3. Кыз ни сәбәпле урманга килгән?

4. Әбигә иң беренче булып барып җитәр өчен бүре нинди хәйлә кора?

5. Аучы ничек итеп әбине һәм Кызыл калфакны коткара?

В өлеше ("4").

6. Биш сыйфат һәм өч исем кулланып әкият героеның берсенә характеристика бирегез.

7. а) Кайсы әкият герое сезгә ошады?

б) Кайсысын тискәре яктан искә алып була?

в) Ә кайсы геройны сез җәллисез?

Фикерләрегезне дәлилләгез.

8. Хәзерге вакытта мондый хәл була алырмы?

С өлеше ("5").

9. Белмәгән урында таныш булмаган кешеләр белән очрашканда сез нинди кагыйдәләргә нигезләнер идегез? Шуларны языгыз.


III. Сораулар буенча әңгәмә.

IV. Рефлексия.

Әкият чынбарлыктан аерылса да,аларның һәрберсенә тәрбияви мәгънә салынган."Кызыл калфак" әкиятен укыгач сез дә әти-әниләрегезне тыңларсыз,чит кешеләр белән артык күп сөйләшмәссез,аларга ияреп китмәссез дип ышанып калам.

Ә хәзер нәтиҗәләргә йомгак ясар вакыт җитте. Таблицага күз салыйк.

V. Индивидуаль өй эше.

"Кызыл калфак" әкиятен заманча итеп сөйләргә.

Фатхиева Рамля Нурулловна

Гимназия №2 г.Казань

g2.kzn@edu.tatar.ru



 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал