7


  • Учителю
  • Вне классное мероприятие: 'Мы- внуки Алиша' (2 класс)

Вне классное мероприятие: 'Мы- внуки Алиша' (2 класс)

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Без -Алиш оныклары

(7-8 яшьлек балаларга)

Казан шәһәре Яңа Савин районы

"Аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнелә торган

170 нче гомуми урта белем мәктәбе"

Фәйзуллина Равия Әгъзам кызы

(Зал бәйрәмчә бизәлгән.Сәхнә түрендә Абдулла Алиш портреты зленгән.Бер як-

та китаплар күргәзмәсе.)

Алып баручы: Абдулла Алиш... Тыйнак, гади һәм ярдәмчел иптәш,чын йөрәктән балаларны яратып иҗат иткән язучы, матур омтылышлар, хезмәт дәрте белән рухланып яшәүче гүзәл кеше. Дуслары, замандашлары хәтеренә ул шулай кереп калган. (Мультимедиа күрсәтелә)

Менә Алиш, куе кара кашларын җыера төшеп, ниндидер җитди нәрсә турында уйлана, яки, кесәсеннән блокнот чыгарып, әле генә ишеткән фикерләрне язып куя: менә ул үзен сорып алган балаларга әкиятләр укый. Шул ук вакытта балаларга кушылып көлә дә башлый.

Балалар, менә бүген без сезнең белән Абдулла Алишны искә алу кичәсенә җыелдык.Сугыш аның гомерен нибары 36 яшьтә өзә.Әмма дә ләкин шул кыска гына гомерендә ул никадәр матур, үлмәс әсәрләр язып калдырган.(Музыка яң-

гырый. Кызлар хоры. "Без - Алиш оныклары"(Равилә Мөбәрәкшина көе һәм сүзләре )җырын башкаралар.

А.Алиш булып бер малай "Үзем турында җыр" шигырен сөйли:

Әйтсәләр дә: барып тор син, дип,

Дөньяның иң рәхәт җиренә.

Әйтер идем: кирәк түгел, дип,

Кайтам мин, дип, туган илемә. (Ике кечкенә малай йөгереп чыгалар)

Алып баручы:"Алиш балаларны бик ярата.Алмазым, Айвазым дип матур сүзләр

әйтеп иркәли-сөя. Әз генә буш вакыт тапса да, алар белән мәш килә.Аларга әкиятләр сөйли, еш кына икесен ике тезенә утырта да нәниләр өчен язган әйберләрне укый иде - дип яза А.Алишның тормыш иптәше Рокыя Тюльпанова."

А.Алиш малайларның башларыннан сыйпап:

Һәрбер эшне җитез эшли торган

Корыч кебек ике кулым бар.

Ике кулым кебек, үсеп килгән

Булышчым бар, ике улым бар. (Алиш балалар белән уйнап сәхнәдән чыгалар.)

Алып баручы: Муса Җәлил белән дус булган, дошманга каршы аяусыз көрәш алып барган унбер батыр арасында А.Алиш аерым урын биләп тора. Аны җәлил-

челәр "Мусаның уң канаты"дип йөрткәннәр" (Аннан Алиш белән М.Җәлил чыгалар)

Муса Җәлил: Кайгырма, дус, яшьли үләбез дип:

Без алмадык сатып гомерне.

Үзебезчә яшәп, үзебезчә

Без чиклибез аны түгелме?

Чикләнсә дә гомер, яшьлек безнең

Эзсез сүнә диеп уйлама.

Әйтсен яшьләр: менә шулай яшәп,

Шулай үлсәң иде дөньяда. (Музыка тавышы.А.Алишның "Әни,әнием..." дигән кайтавазы ишетелә.)

Әнисе белән очрашу: Рәхмәт булсын балама, туры юллардан барган.

Дошманнарның йөрәгенә бик күп куркулар салган.

Дошманнарга сатылмаган, нинди газаплар күрсә дә,

Һаман нык, чыдам булган.

Балам кала димәгән, үзем үләм димәгән,

Дошман сүзенә алданып, туган илен бирмәгән!

Берничә бала өчпочмаклы хатлар белән Алиш янына килеп шигырь сөйлиләр.

Беренче бала: Алиш абый, сиңа олы рәхмәт,

Туган җирне мин дә бик сөям.

Моңа мине син бит,син өйрәттең,

Хөрмәт белән сиңа баш иям.

Икенче бала: Синең васыять - безнең тормыш анты,

Синең каның безнең тамырда.

Изге исемең керде йөрәкләргә

Һәм мәңгегә шунда калыр да.

(Музыка яңгырый. Кичә тәмамлана.)



 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал