7


  • Учителю
  • Урок по татарскому языку для 4 класса «Сыйфат темасын кабатлау»

Урок по татарскому языку для 4 класса «Сыйфат темасын кабатлау»

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание: "Описание материала:4 класста сыйфат темасын гомумиләштереп кабатлау. Дәрес сыйфатның билгеләрен, дәрәҗәләрен, сөйләмдәге һәм җөмләдәге ролен кабатлауны үз эченә ала. Шулай ук сингапур структураларыннан да кулландым. Структураларны үткән материалны ныгыту, анализлый б
предварительный просмотр материала


4 класс. Абдуллина Г.Г.

Тема: Сыйфат темасын кабатлау.


Максат:

1. Сыйфат сүз төркемен гомумиләштереп кабатлау,

2. Бәйләнешле сөйләм телен үстерү;

3. Иҗади фикерләргә, белемне башкалар белән уртаклашырга өйрәтү, күзәтү, игътибар итү сәләтен үстерү.

4.Җаваплылык, дисциплина, активлык, үз-үзеңә бәя бирү, такт хисе тәрбияләү;

5. укучыларда патриотик хис тәрбияләү.

Дәрес тибы: йомгаклау дәресе.


Методы һәм алымнар: презентация карау, әңгәмә, төркем белән һәм парларда эш, тестлаштыру, индивидуаль эш, иҗади язма эш.


Җиһазлау: компьютер презентациясе "Сыйфат сүз төркемен кабатлау", карточкалар, тест.

Дәрес барышы.


  1. Оештыру өлеше.

Укытучы:

Исәнмесез,укучылар. Хәерле көн. Әйдәгез, бер-беребезгә чын күңелдән елмаешыйк та, хәерле көн теләп исәнләшик.

Менә сиңа уң кулым,

Менә сиңа сул кулым.

Син бит минем якын дустым

Менә сиңа куш кулым.

  • Менә тагы да күркәмләнде мөлаем йөзегез.

Утырыгыз.

- Бүген кем дежур?

Дәрестә барыгыз да бармы?
- Бүген ничәнче число?
- Атнаның кайсы көне?

  1. Актуальләштерү.
    Бүген төнлә мин төш күрдем. Бик куркыныч төш иде ул. Имеш, Татар теле илендә бер сүз төркеме югалган. Шул сүз төркеменнән башка бөтен дөнья ямьсезләнгән, предметлар төссез, формасыз калганнар; ә ризыклар тәмен җуйган. Куркып уянып киттем. Ничек эзләп табарга икән бу сүз төркемен? Ярдәмгә сезне чакырырга булдым, балалар. Ризасызмы? Югалган сүз төркеменең исемен белер өчен түбәндәге бер уен уйнарбыз. Игътибар белән җөмләне укыгыз(презентация), күп нокталар урынына аста бирелгән сүзнең берсен сайлап кярга кирәк. Башта үзегезгә ошаган сүзне сайлыйсыз. Аннан соң дәфтәрләрне ачып, дөрес итеп куеп, числоны язып, уйлаган сүзегезне бик матур итеп бер юл тутырып язасыз.

Миңа әни .... күлмәк алды.

Кыйммәтле, чәчәкле, матур

КОНЭРС

Игътибар, балалар. Кем кайсы сүзне сайлады, шул почмакка барыгыз. Һәр кайсыгызга иптәшегезгә ни өчен сайлавыгызны аңлату өчен 10сек. вакыт бирелә.

Игътибар!! Ни өчен бу почмакны сайладың? Һәр пардан озын чәчлеләр җавап бирә. Иптәшең ни дип җавап бирде?

Рәхмәт укучылар, урыннарыгызга утырыгыз. Укучылар, сайлаган сүзләрегез нинди сорауга җавап бирәләр? (нинди? Сыйфат сүз төркеме) Татар теле иленнән сыйфат сүз төркеме югалган булган. Без аңа үз урынына кайтырга ярдәм иттек. Димәк,бүгенге дәресебезнең темасы сыйфат темасын кабатлау.

  1. Төп өлеш.

  1. Тик ул хәтерен югалткан. Әйдәгез, белгәннәребезне исенә төшерик. Аның өчен бер уен уйнарбыз.

ТАЙМД ПЭА ШЭА Уенның шарты шундый: билгеле бер вакыт эчендә парларда фикер алышасыз.

1 сорау. Сыйфат нәрсәне белдерә?Нинди сорауларга җавап бирә?презентаөия

Иңбаш иптәшегез белән фикер алышасыз. Вакыт. 15 сек.

Игътибар, парлардагы А җавап бирә.

2 сорау. Сыйфат дәрәҗәләре нәрсәне белдерә? Нинди дәрәҗәләр була?

Кара-каршы парларыгыз белән фикер алышасыз. Вакыт 15 сек.

Игътибар, парлардагы Б җавап бирә.

Китап белән эш.

Укучылар, хәзер китаптагы бирем белән сезнең җавапларыгызны ныгытып алабыз. Дәрфтәрләрне ачып, дөрес итеп куябыз. 16 биттәге 2 бирем. Сезгә тамырдаш сүзләр бирелгән, шулар арасыннан сыйфат сүз төркеменә кергәннәрне сайлап языгыз.

(Эш тәмамлангач бер укучы укый, ә калганнар үзенеке белән тикшереп бара.)

  • Укучылар сез иптәшегезнең җавабы белән килешәсезме? (килешсәләр баш бармаклар өскә карый, килешмәсәләр аска)

  1. СИМАЛТИНИУС РАУНД ТЭЙБЛ. Укучылар, сыйфатыбызга тагын ярдәм кирәк бит. Ул предмедның нинди билгеләрен белдерүен хәтерләми. Әйдәгез, сыйфатның билгеләрен исенә төшерик. Аның өчен мин сезгә предмет рәсемнәре яалган карточкалар өләшәм. Карточкалар астына шул предметның билгеләрен язарга. Эшне бердәм, тигез башкарырга кирәк. Предметның 1 билгесен язган саен карточкаларны сәгать теле йөреше уңаена алыштыра барасыз.

Эшне тәмамлауларын фейерверк белән белдерәләр.

кыяр карбыз конфет

Төсе


Тәме


Формасы


Күләме


Әфарин, булдырдыгыз. Димәк сыйфатның хәтерендә нәрсәне яңарттык? Сыйфат предметның төсен, күләмен, холык-фигылен, массасын, формасын, тәмен, вакытын билгеләгәнен искә төшердек.


Сыйфат үзенең дәрәҗәләре барлыгын да оныткан. Ә тормышта дәрәҗәсез яшәү бик авыр. Сыйфатка дәрәҗәләрен исенә төшерик әле укучылар.

  1. МИКС ПЭА ШЭА Музыкага хәрәкәтләнәләр, музыка туктагач "Дай пять" белән якындагы иптәше белән парлашалар. Бирелгән сорау буенча РЕЛЛИ РОБИН кулланып фикер алышалар. (3-5 сек)

Музыка.

  • Төп дәрәҗәдәге сыйфатны озын чәчлеләр әйтә, ә иптәше шул сүзне кимлек дәрәҗәсенә куя.

Музыка.

  • Төп дәрәҗәдәге сыйфатны төймәләре күп булган укучы әйтә, иптәше шул сүзне артыклык дәрәҗәсенә куя.

Музыка.

  • Озын бармаклы укучы төп дәрәҗәдәге сыйфат әйтә, иптәше шуны чагыштыру дәрәҗәсенә куя.

  • Димәк, сыйфат нинди дәрәҗәләргә ия икән?( Төп, артыклык, кимлек, чагыштыру.)

  • Әфарин, укучылар. Сыйфатка дәрәҗәләрен дә искә төшерергә ярдәм иттек.

  1. Укучылар, сыйфатыбыз сөйләмдә ни өчен кирәклеген, нинди җөмлә кисәге була алуын да оныткан бит. Әйдәгез бергәләп ярдәм итик.

-Хәзер елның кайсы фасылы? (кыш, әңгәмә)

-Безгә кыш турында "Кышкы табигать" хикәясе язганнар. Игътибар белән укыйк әле. (хикәяне укыйлар).

- Балалар, сезгә хикәя ошадымы? Нәрсәдер җитми кебек, шулай бит. (Сыйфатлар җитми. )

-Ә җөмләдә сыйфатларны ни өчен кулланабыз?( Әйе, җөмләбез матур, сөйләмебез бай булсын өчен кулланабыз.)

-Әйдәгез, укучылар, без бу хикәяне кышка туры килгән сыйфатлар белән тулыландырып, матурлап языйк әле. Ә хикәяне бергәләп язарсыз. Ильмирдан башлап, сәгать теле йөреше уңаена, һәрберегез бер җөмләне сыйфатлар өстәп тулыландырып яза. Ә уеныбызның ахырында тулы бер кечкнә хикәя килеп чыгар.

.....(Салкын) кыш җитте. ....АК .....(күбәләктәй) кар ява. ... (йомшак) кар балаларның .....(алсу) битләренә, керфекләренә куна. Балалар ... (саф) һавада кар атыш һәм кар бабай ясап уйныйлар.

Хикәяне язып бетерүгә фейерверк ясыйлар. Арадан бер укучы хикәяне укый.

  • Укучылар, сезгә хикәя ошадымы? Дөрестән дә, сыйфатлар куллангач хикәя бик матур, эчтәлекле килеп чыккан.

5. Сыйфатка җөмләдәге урынын да исенә төшерик. Мин җөмләне әйтеп яздырам. 1 укучы тактада башкарыр, калганнар дәфтәрләрегездә эшләрсез. Тактадагы укучы җөмләдәге сыйфатның ролен аңлатып китәр.

1.Тышта салкын җил исә.

- сез иптәшегез белән килешәсезме?

2. Бүген көн кояшлы.

- сез иптәшегезнең җавабы белән килешәсезме.

Нәтиҗә: сыйфатлар җөмләдә иярчен кисәк- аергыч яки хәбәр булып килә. Әфарин, укучылар, сыйфатыбызга үзе турындагы барлык төшенчәләрне дә исенә төшердек. Икенче хәтерен югалтып йөрмәс, бүгенге дәресебез хәтерендә калыр.

IV. Рефлексия. Тест.

1.Сыйфатлар нәрсәне белдерәләр?

а) предметны

б) эшне

в) билгене


2. Сыйфатның сораулары:

а) кем? нәрсә?

б) нинди? кайсы?

в) нишли? нишләде?


3. Сыйфатлар җөмләдә:

а) хәбәр булып килә

б) ия булып килә


4. Форманы белдергән сыйфатлар:

а) кышкы, җәйге, кичке, иртәнге

б) түгәрәк, озын, кәкре, кыска

в) ак, сары, кара, яшел


5. Табигать күренешләренең билгеләрен белдергән сыйфатлар:

а) ачы, төче, татлы, баллы

б) усал, шаян, куркак, кыю

в) буранлы, җилле, аяз, яңгырлы

Җаваплар.(презентация)

1. в

2. б.

3. а.

4. б.

5. в.

Янында утырган иптәше белән карточкаларны алыштыралар. Тестның дөреслеген тикшереп иптәшенең эшен бәялиләр. Эшнең ничәсе дөрес булса, билге шул.

Йомгаклау.

Билге кую.

Өй эше бирү. Моннан 25 ел элек 15 февраль көнне соңгы Совет сугышчысы Әфган чиген атлап чыга. Сугышлар бетә, әмма тарих мәңгелек. Әфган сугышы да тарихка кереп калды. Еллар үтү белән күп вакыйгалар хәтердән җуела, әмма бу вакыйгаләрне без онытырга тиеш түгел.Тарихыбыз битләрендә районыбызның 42 егете язылган. Шулар арасында безнең авылдаш әфганчыларыбыз да бар. Укучылар, киләсе дәрескә әфганчыларыбыз һәм аларның батырлыгы турында сыйфатлар кулланып "Ил сакчысы" исемле хикәя язып килергә.

Укучылар, бүгенге дәресебез тәмам. Күк йөзебез һәрчак аяз булсын. Беркайчан да сугыш ачысын күрергә язмасын. Бүгенге көнебез өчен шатланыйк. Бер-беребезгә рәхмәт әйтик.( Чыгу билеты - вакыт калса)

Чыгу билеты

Игътибар: Әгәр карточкада җәнлек рәсеме булса, бирелгән сыйфатның антонимын язарга, әгәр кош сурәте булса, синонимын табарга. (Әзер җавапларны өстәлгә куеп чыга баралар..)


Антонимын язарга:

1. сай - 2. ач - 3. озын -

парлы - тулы - кыю -

юаш - иске - акыллы -

4. иркен - 5. аяз - 6. начар -

тәртипле - арзан - әдәпле -

ачы - ватык - киң -

7. биек - 8. тозлы - 9. кечкенә

батыр - авыр - нәзек -

тырыш - ямьсез - бай -


Синонимын табарга:

1. шук - 2. пычрак - 3. әдәпле - 4. акылсыз

шатлыклы - тәкәббер - мавыктыргыч - вак -

5. нәзек - 6. иркен - 7. җайлы -

чибәр - олы - күңелле -




 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал