7

  • Учителю
  • 1Сыйныф татар теленнән эш программасы

1Сыйныф татар теленнән эш программасы

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Татар теленнән эш программасы 1 нче сыйныф (99 сәг)

I бүлек. Аңлатма язуы

Эш программасы статусы.

Татар теленнән эш программасы түбәндәге дәүләт документларына нигезләнеп төзелде :

  • «Россия Федерациясендә мәгариф турында" Федераль Законы, № 273 - ФЗ, декабрь, 2012ел.

  • Татарстан Республикасының "Мәгариф турында" гы Законы (кулланылыштагы нөхсә)

  • Татарстан Республикасының "Татарстан Республикасының дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасындагы башка телләр турында" гы Законы, № 443 РТ, 18.07. 2004 ел

  • Россия Федерациясенең " Россия Федерациясе халыклары телләре турында" гы Законы, № 126 - ФЗ, 24.07, 1998 ел

  • Гомуми белем бирү учреждениеләренең типовой положениесе (Россия Федерациясе хөкүмәте карары нигезендә расланган, 19.03. 2001 ел, № 196

  • 06.10.2009 нчы елда РФ Мәгариф һәм Фән министрлыгы тарафыннан расланган "Гомуми башлангыч белем бирү федераль дәүләт стандартын гамәлгә кертү" турындагы боерыгы (Приказ №373);

  • Россия Федерациясе Мәгариф һәм Фән министрлыгының 2012 нче елның 1 нче февралендә чыккан 74 нче номерлы "2004нче елның 9нчы мартында кабул ителгән 1312 нче номерлы федераль базислы укыту планына һәм гомумбелем учреждениеләренең якынча укыту планына үзгәрешләр кертү турында"гы приказы;

  • Белем бирү учреждениеләрендә укыту процессында куллану өчен рөхсәт ителгән "Россия мәктәбе" концепциясе һәм белем бирүнең яңа стандартлары таләпләренә туры килгән һәм рөхсәт ителгән региональ дәреслекләр исемлеге

  • Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы муниципаль бюджет гомумбелем бирү учреждениесе "Яңа Кәкерле урта гомуми белем бирү мәктәбе" пед.коллективының 2015 нче елның 27 августындагы 1 нче номерлы педсовет карары буенча 2015/16 нче уку елына кабул ителгән укыту планы.

  • Яңа Кәкерле төп гомуми белем бирү мәктәбенең укыту планы нигезендә 1 нче сыйныфта татар теле дәресенә атнага 3 сәгать, әдәбу укуга 1 сәгать вакыт бирелә..

Эш программасы структурасы.

Татар теленнән эш программасы түбәндәге бүлекләрдән тора: аңлатма язуы, укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә таләпләр, уку курсы темаларының эчтәлеге, календарь - тематик планлаштыру, белем һәм күнекмәләрне бәяләү нормалары, әдәбият.

Укыту фәненә гомуми бәяләмә.

Башлангыч мәктәпнең 1 нче сыйныфы өчен төзелгән татар теле программасы укытуның максатын, бурычларын һәм эчтәлеген билгели. Укучы, беренче сыйныфтан башлап, татар телен системалы рәвештә өйрәнә башлый. Бу чорда телдән сөйләмнең башлангыч күнекмәләре үстерелә һәм балада язма сөйләм формалаша башлый. Язарга өйрәтү өч (әзерлек, төп (аваз-хәреф) һәм әлифбадан соңгы чор) этаптан тора.Әзерлек этабында I сыйныф укучылары график системаның структур берәмлекләре, яки татар алфавитының язма хәрефләре элементлары белән таныша. Язарга өйрәнүнең төп этабында (ул әлифба чорына туры килә) балалар барлык язма хәрефләрне иҗекләрдә, сүзләрдә, җөмләләрдә кушып (тоташ) язу күнекмәләрен алалар. Йомгаклау этабында балаларның язуларындагы график һәм каллиграфик хаталар төзәтелә, график күнекмәләр ныгытыла. Сөйләм күнекмәләренең үсүе укучының ана телендә фикерләү эшчәнлеген камилләштерүдә хәлиткеч роль уйный. Баланың сүз байлыгын даими тулыландырып баруы синоним, антоним сүзләргә һәм сүзнең күпмәгънәлелегенә караган мәгълүматлылыгына да бәйле була.

Татар теленнән гомуми башлангыч белем бирүнең максатлары:

- татар телендә аралашу күнекмәләре булдыру;

- тел чараларын аралашу эчтәлегеннән чыгып сайлый белергә өйрәтү;

- тел белеменең фонетика, лексика, грамматика бүлекләре буенча башлангыч белем бирү, өйрәнелә торган тел берәмлекләрен тикшерә һәм куллана белү

күнекмәләрен булдыру;

- сөйләм эшчәнлегенең барлык төрләре буенча күнекмәләр формалаштыру;

- укучыларда татар теленә хөрмәт һәм ихтирам тәрбияләү, телнең чисталыгын, дөреслеген саклау. Телне, халыкның рухи мирасын өйрәнүгә кызыксыну уяту.

Тәкъдим ителә торган программада татар теленә өйрәтүнең бурычлары түбәндәгеләрдән гыйбарәт:

  1. Укучыларда ана телен өйрәнүгә кызыксыну, омтылыш, эзләнергә теләк уяту, үз милләтеңә, телеңә мәхәббәт тәрбияләү кебек уңай сыйфатлар булдыру.

  2. Балаларга татар теленең төрле бүлекләре буенча белем бирү:

а) фонетика,лексика грамматикага караган башлангыч мәгълүмат бирү;

ә) телебезнең орфоэпиясе, лексикасы, грамматикасы, пунктуациясе буенча күнекмәләр булдыра башлау. Хәрефләрдән иҗекләр һәм сүзләр, сүзләрдән сүзтезмәләр һәм җөмләләр төзергә өйрәтү.

3. Укучыларны дөрес,матур итеп укырга, укыганның эчтәлеген сөйләргә, аерым темалар буенча әңгәмәләр кора белергә, аралашканда тел чараларыннан урынлы файдаланырга өйрәтү.

4. Телдән һәм язма сөйләм осталыгы һәм күнекмәләре булдыру.

5. Укучыларда татар мәдәниятенә караган мәгълүматлылыкны үстерү.

Уку предметы эчтәлегенең юнәлешләре

Башлангыч сыйныф укучыларының программаны үзләштерү нәтиҗәләре:

укучыларның милли традицияләргә таянып, мораль нормаларны кабул итеп әхлакый үсеше:

  • гаилә тормышында; региональ-культура оешмаларында;

  • үз халкыңның культурасында; Россия гражданнар милләтләрендә;

  • дөньяви оешмаларда;

  • укучыларның әхлагын үстерү һәм дәрестә, дәрестән тыш, мәктәптән тыш һәм иҗтимагый эшләрдә файдалы эшчәнлек тәрбияләү.

Балаларны укый -яза белергә өйрәтү ике чорга бүленә:

1) грамотага әзерлек чоры - 9сәг.;

2) әлифба чоры - 60 сәг.;

Грамотага өйрәтү үзара тыгыз бәйләнгән укый һәм яза белергә өйрәтүнең башлангыч процессыннан гыйбәрәт аналитик - синтетик аваз - хәреф методы белән тормышка ашырыла; авазлар һәм хәрефләр, иҗекләр һәм сүзләр, җөмләләр һәм бәйләнешле сөйләм өстендә эшләү күнегүләре аша ныгытыла. Аваз, хәреф - тану берәмлеге, иҗек - уку берәмлеге, сүз - аңлау берәмлеге, җөмлә - мәгълүмат-хәбәрлек берәмлеге (Кош оча. Балык йөзә.) икәнен гамәли аңлап, «чын уку һәм чын язу»ның җөмлә укудан һәм җөмлә язудан башланганын белеп эшләүләренә ирешелә.

Грамотага әзерлек чоры ике төп максатка ия:

- укучыларны гомумән уку процессынаңлап үзләштерүгә һәм аеруча уку техникасына (басма сүзне авазландыра белүгә) хәзерләү;

- язу процессын (сөйләмне язма билгеләр белән күрсәтүне) аңлап үзләштерүгә әзерләү.

Әлифба чоры түбәндәге максатларга ия:

  • балаларны укырга һәм язарга өйрәтү;

  • дөрес язу күнекмәләрен үзләштерүгә нигез салу;

  • элементар орфографик мәгълүматлар бирү;

Дәресләрне оештырганда уен элементлары кергән алымнар куллану отышлы. Интеграл дәресләр уздыру вакытны экономияләргә, дәрестә күп эш башкарыррга мөмкинлек бирә. Әлифба чорында ук укучыларны ишетеп язарга күнектерә башларга кирәк.

Уку планында татар теленең тоткан урыны

Эш программасы атнага 3 сәгать исәбеннән төзелде. Барысы 99 сәгать.

II бүлек. Укучыларның белеменә, эш осталыгына һәм күнекмәләренә таләпләр.

Әзерлек чоры ахырына балалар өйрәнәчәк:

  • Элементар образлы күзаллау дәрәҗәсендә тел берәмлекләре: сүз, җөмлә, текстны аңлый, шулай ук татар алфавитының басма һәм язма хәрефләр системасын атый һәм формалары буенча аера белергә;.

  • Рәсем, график модель яки тиешле фишкалар кулланып, беренчедән, дәрестә тудырылган тел ситуацияләре буенча 2 - 4 сүздән торган җөмләләр һәм 3 - 4 җөмләдән торган хикәя төзи; икенчедән, парта артында дөрес утыра һәм язма әсбаплардан дөрес файдалана, алгоритм буенча яки тактлап язма хәрефләрнең барлык элементларын да дөрес яза белергә тиешләр.

  • Дөрес утыру һәм язу әсбапларын дөрес куллану кагыйдәләре.Дөрес утыру һәм язу әсбапларын дөрес куллану күнекмәләрен камилләштерү.

  • Уку дәресләрендә элемент-өлгеләр ярдәмендә басма хәрефләрне төзү күнегүләре. Балалар хәтерендә барлык басма хәрефләрнең күрмә образларын формалаштыру.

  • Балалар хәтерендә язма баш һәм юл хәрефләренең төгәл күрмә-хәрәкәтле образларын формалаштыру. Бу хәрефләрне алгоритм һәм тактлап (санап) язу технологиясен камилләштерү.

Әлифбаны (грамотага өйрәтү) бетергәндә укучылар түбәндәгеләрне белергә тиеш:

  • укырга - язарга өйрәтү барышында гамәли алынган белемнәрне, эш осталыгын һәм күнекмәләрне гомумиләштерү, системалаштыру;

  • сүзләрне иҗекләргә бүлү, юлдан юлга күчерү;

  • язуга карата төп гигиена кагыйдәләрен үтәү;

  • хәрефләрнең график яктан дөрес язылышын, сүздә аларны тоташтыру ысулларын;

  • хәрефләрне дөрестоташтырып, ритмлап иҗекләр, сүзләр, кечкенә җөмләләр язу;

  • кечкенә текстларны тактадан, дәреслектән дөрес итеп (иҗек һәм хәрефләрне төшереп калдырмый, урыннарын алмаштырмый, хәреф формаларын бозмыйча), сүзләп күчереп язу;

  • әйтелеше белән язылышы туры килгән сүзләрдән төзелгән җөмләләрне ишетеп язу (диктант);

  • э,о,ө,й,е,ю,я хәрефләре, йө,йо кушылмалары булган сүзләрне дөрес язу; кеше исем, фамилияләрен, хайван кушаматларын, җөмлә башындагы сүзләрне баш хәрефтән язу;

  • җөмлә ахырында нокта кую;

  • билгеле бер темага һәм рәсемнәргә карата җөмләләр уйлау;

  • сюжетлы рәсемнәр, балаларның күзәтүләре буенча укытучы куйган сораулар ярдәмендә телдән кечкенә хәкәяләр төзү.

1 классны тәмамлаганда укучылар белергә тиеш:

  • татар телендәге барлык аваз һәм хәрефләрне гамәли танып белергә, аваз белән хәрефнең төп аермасын практик аңлауга ирешергә тиеш;

  • сүзләрне авазларга таркату, авазларны сүздәге тәртиптә әйтү;

  • сүзык һәм тартык авазларны һәм аларның хәрефләрен аерып таный белү;

  • калын һәм нечкә сузыкларны дөрес әйтү;

  • сүзләрне иҗекләргә бүлү;

  • җөмләләрне сүзләргә таркату;

  • баш һәм юл хәрефләрен, аларны тоташтыручы сызыкларны һәм сүзләрне ачык итеп, бозмыйча язу;

  • басма, язма хәрефләр белән бирелгән сүз һәм җөмләләрне дөрес күчереп язу;

  • әйтелеше белән язылышы туры килгән сүзләрне, шундый сүзләрдән төзелгән 3-5 сүзле җөмләләрне ишетеп дөрес язу;

  • җөмләнең беренче сүзен баш хәреф белән башлап, җөмлә беткәч, нокта куеп язу;

  • телдән 4-5 җөмләле кечкенә хикәяләр төзү;

Беренче сыйныф укучыларының белеменә, эш осталыгына һәм күнекмәләренә таләпләр.

Төп чор ахырына балалар өйрәнәчәк:

1. Татар теленең авазларының сузык (ачык авыз символы белән бирелгән), ягъни җырлана торган аваз һәм тартык, ягъни җырланмый торган; әйткәндә, сөйләм органнарында киртә ясала / ясалмый торган авазларга бүленүен, сузыкларның калын һәм нечкә булуын, тартыкларның нечкә- калын яңгырашын сузык аваз хәрефләре белдерүен;

- сүзнең яңгыраш һәм мәгънә бөтенлегенә ия булуын;

- сүзнең иҗекләргә бүленүен, бер иҗекнең көчлерәк һәм озынрак әйтелүен;

- сөйләм авазлары язуда шартлы график символлар (түгәрәк, квадрат) яки хәрефләр белән белдерелүен;

- сүзләр предметларны, аларның билгеләрен, эш-хәрәкәтләрен белдерүләрен, ярдәмче сүзләр сүзләрне, җөмләләрне үзара бәйләү өчен хезмәт итүләрен, аларның график символларын;

- әйтмә сөйләмнең текст һәм җөмләләргә бүленүен, аларны график сурәтләп булу мөмкинлеген;

элемент-сызыклар һәм элемент-өлгеләрнең басма һәм язма хәрефләрнең график системасының структур (төзелеш) берәмлекләре булуын;

- һәр басма һәм язма хәреф формасының тиешле урын-сан мөнәсәбәтендә урнашкан элементлардан торуын аңлый белергә тиеш.

2. Укучылар сүз башыннан башлап, андагы һәр авазны көчлерәк итеп билгели бара, берсен аерып алып аңа характеристика бирә;

- анализ вакытында тартыкларның яңгырау-саңгыраулыгын билгеләү алымнарын куллана;

- сүзне иҗекләргә бүлә;

- схемалардан сүзнең аваз язылышын иҗекләп һәм орфоэпик дөрес итеп укый;

- схемалардагы һәм «Әлифба» текстларында бирелгән хәреф язуын иҗекләп һәм орфоэпик дөрес итеп укый;

- сүзнең аваз формасын шартлы график формадан хәреф формасына һәм киресенчә үзгәртә;

- элемент-шаблоннар нигезендә басма һәм язма хәрефләрне төзи һәм анализлый;

- аерым график биремне үтәү дәвамында дөрес итеп утыра һәм язма әсбаплардан файдалана ала;

- билгеле бер алгоритм буенча хәрәкәт элементлары нигезендә хәрефләр яза;

- иҗекләрдә һәм сүзләрдә тоташтыруның өч алымын үти;

- тактлап язганда кул чугы мускуллары киеренкелеген йомшарта;

- күчереп язганда һәм диктант вакытларында җөмләләрне һәм үз исемнәрен дөрес яза;

- бизәк-бордюрлар ясый ала белергә тиешләр.

Алгоритм буенча сүзләрдә язма хәрефләрнең һәм аларны тоташтыру сызыкларын язу технологиясен ныгыту.

Тактлап язганда кул чугы мускуллары киеренкелеген йомшару халәте белән чиратлаштыра белү.

Язма һәм басма текстлардан сүз һәм җөмләләрне күчереп язу, әйтеп яздыра торган текстны язу.

Грамотага өйрәтүнең әлифбадан соңгы чорында беренче сыйныф укучылары өйрәнәчәк:

1. Туган телнең сөйләм төзелешен аңлый, аваз, иҗек, сүз, сүзтезмә, җөмлә, текст кебек тел берәмлекләрен образлы күзаллый;

- татар алфавиты басма һәм язма хәрефләренең график системасын;

- һәр хәрефнең элемент формаларын;

- дөрес утыру һәм язма әсбапларны куллану кагыйдәләрен белергә тиеш.

2. Һәр укучы үзенә генә хас темпта басма һәм язма текстларны офоэпик нормаларга туры китереп укый;

- текстның аерым бер өлешләрен сөйли (2 - 3 җөмлә белән) ;

- укылган текст эчтәлеге буенча бирелгән сорауларга җавап бирә;

- тыңланган текстка исем куша;

3. О, ө хәрефләрен беренче иҗектә генә язу;

- әйтмә һәм язма сөйләмне тел берәмлекләренең төзелеше турында беренче сыйныф укучыларында формалашкан күзаллау нигезендә анализлау һәм тиешле символлар белән модельләштерү;

- тыныш билгеләренә игътибар итеп, иҗекләп, орфоэпик, бәйләнешле итеп уку алымнарын куллану;

- хәрефләрне язуда тоташ һәм тиз итеп язу алымнарын тормышка ашыру;

- татар теленең позицион принцибына нигезләнеп, [гь] [кь] авазларын язуда белдерү турында үзләштергән белем һәм күнекмәләрен уку эшчәнлегендә һәм көндәлек тормышта кулланырга өйрәнергә тиешләр

- сүзләрне авазларга таркату; авазларны сүздәге тәртиптә әйтү; сузык һәм тартык авазларны һәм аларның хәрефләрен аерып таный белү; калын һәм нечкә сузыкларны дөрес әйтү; сузык аваз һәм аларның хәрефләренә карап, калын һәм нечкә әйтелгән сүзләрне тану; сүзләрне иҗекләргә бүлү; җөмләләрне сүзләргә таркату. Баш һәм юл хәрефләрен, аларны оташтыручы сызыкларны һәм сүзләрне ачык итеп, бозмыйча язу. Басма, кулдан язылган хәрефләр белән бирелгән сүз һәм җөмләләрне дөрес күчереп язу. Әйтелеше белән язылышы туры килгән сүзләрне, шундый сүзләрдән төзелгән 3-5 сүзле җөмләләрне ишетеп язу. Җөмләнең беренче сүзен баш хәреф белән башлап, җөмлә беткәч, нокта куеп язу.

Укучылар өйрәнергә мөмкинлек алачак:

- телдән 4-5 җөмләле кечкенә хикәяләр төзү. Сыйныфта телдән җыр, шигъри куплетлар, мәзәк, әкият уйлап чыгару.

- төрле методик шартларда: 1) басма яки язма текстны күчереп язганда, 2) хәтер буенча яки 3) укытучы әйтеп яздырган вакытта, үзләштерелгән алгоритмга туры китереп аерым да, җөмлә эчендә дә сүзләрне өзмичә язу күнекмәләрен үзләштерә һәр укучы, шәхси мөмкинчелеген истә тотып, язу темпын арттыра белү кебек эш төрләрен башкара белергә тиеш.

-график хаталарны төзәтү һәм каллиграфик язу сыйфатын камилләштерү эшләре.

-тизләтелгән темпта язу шартларында график грамоталылыкны һәм каллиграфик сыйфатны формалаштыру.

III бүлек. Укыту курсы темаларының эчтәлеге.

Белем бирүнең эчтәлеге

Сөйләм эшчәнлегенең төрләре

Тыңлау. Тыңлый белүнең уңышлы аралашуга шарт, кара-­каршы сөйлешүгә нигез булганын үзләштерү. Ишетелгәнне төгәл кабул иту hәм аңлау. Тыңлаганда, игътибарны тупларга, аны киреклегә юнәлдерергә, әйтелгән буенча сораулар бирергә өйрәнү. Ишетелган тексттан әhәмиятле информацияне аерып ала белергә, аның төп фикерен билгеләргә hәм сораулар буенча эчтәлеген сөйләргә күнегү.

Сөйләү. Тел берәмлекләрен аралашуның максатына килеш­тереп, бурычларын уңышлы хәл итерлек итеп сайлап алу. Кара-­каршы сөйләшү формасын гамәлдә үзләштерү. Сөйләшүне баш­лап җибәрү, аны давам иттерү, тәмамлау, әңгәмәдәшнең игъти­барын җәлеп итү h. б. шундый осталыкларны булдыру. Белем бирү бурычларына туры китереп, бәйләнешле тезмә сөйләм күнекмәлеренә ия булу (тасвирлама, хикәяләү, фикерләү тибын­дагы текстлар). Мәктәптә hәм гаиләдә аралашу этикасына бәйле нормаларны үзләштерү (исәнләшү, саубуллашу, гафу үтенү, рәхмәт әйтү, үтенеч белән мөрәҗәгать итү). Сөйләмдә орфоэпия таләпләрен үтәү hәм дөрес интонация саклау.

Уку. Уку техникасын үзләштерү - язма сөйләм берәмлек­ләрен бик тиз күреп, аларны эчке яки тышкы авазлы сөйләмгә күчерү. Уку текстының эчтәлеген аңларлык тизлектә уку, моның өчен лексик берәмлекларне hәм аларның формала­рын мәгънәләре белән тиңләштерә белү. Төп hәм өстәмә ин­формацияне аеру, аларга нигезләнеп, гади нәтиҗәләр чыгару. Информацияне аңлата hәм гомумиләштерә алу. Укыганның эчтәлегенә, тел үзенчәлекләренә, төзелешенә бәя бирү.

Язу. Грамотага өйрәтү чикләрендә хәрефләр, аларның кушыл­маларын, иҗекләр, сүзләр, җөмләләр язу. Гигиена таләпләрен үтәп, aңлаешлы, пөхтә язуга ия булу, өйрәнелгән кагыйдәләргә нигезләнгән текстларны күчереп, ишетеп язу. Тыңлаганның яки укыганның эчтәлеген изложение итеп язу (тулы, кыскача, сай­лап). Үзлегеңнән зур булмаган текстлар (сочинениелар) иҗат итү (кичерешләр, әдәби әсәрләр нигезендә, сюжетлы картина­лар, мультфильмнар буенча h. б.).

Грамотага өйрәнү

Фонетика. Авазлар. Әйтелгән сүздән аерым сузык яки тартык авазны ишетеп, аерып алу. Сүздәге авазларның санын һәм эзлеклелеген билгеләү. Бер яки берничә авазы белән аерыла торган сүзләрне чагыштыру.

Сузык һәм тартык авазларны, калын һәм нечкә сузыкларны, басымлы һәм басымсыз сузыкларны, яңгырау һәм саңгырау тартык авазларны аеру.

Иҗек. Иҗек калыплары. Сүзләрне иҗекләргә бүлү, сүз басымын билгеләү.

Графика. Хәреф һәм аваз турында төшенчә. Сузык һәм тартык авазлар. Калын һәм нечкә сузыклар, аларны хәрефләр белән белдерү. Калын һәм нечкә әйтелешле сүзләрдә сузык авазларның роле. Е - ё, ю, я хәрефләренең кулланылышы. Калынлык (ъ) һәм нечкәлек (ь) билгеләренең кулланылышы.

Уку. Иҗекләп уку күнекмәләрен формалаштыру (сузык аваз хәрефләренә карап, сүзләрне калын һәм нечкә итеп уку). Әдәби әйтелеш нормаларын саклап, иҗекләрне һәм сүзләрне тиешле тизлек белән уку. Сүзләрне, сүзтезмәләрне, җөмләләрне һәм кыска текстларны аңлап уку; гади җөмлә ахырындагы тыныш билгеләренә игътибар итеп, тиңдәш кисәкләрне, эндәш сүзләрне тиешле интонация һәм пауза белән уку. Зур булмаган текстны һәм шигырьләрнең эчтәлеген аңлап, сәнгатьле итеп уку күнекмәләрен шомарту.

Сүзләрне укуга күчкәч, орфоэпик нормаларны саклау.

Язу. Язганда тиешле гигиена таләпләрен үтәү, кул һәм бармак мускулларының җитез һәм ритмик хәрәкәт итүләренә ирешү. Баш һәм юл хәрефләренең язылышын үзләштерү. Гигиена нормаларын саклап, хәрефләр, иҗекләр, сүзләр һәм җөмләләр язу. Әйтелеше белән язылышы арасында аерма булмаган сүз һәм җөмләләрне ишеткәнчә язу. Дөрес күчереп язу алымнарын һәм эзлеклелеген үзләштерү. Сүзләр арасында буш урын калдыру, юлдан-юлга күчерү билгесе кую кебек график чараларның функциясен аңлау.

Сүз һәм җөмлә. Сүз һәм аның лексик мәгънәсе. Сүзләрнең мәгънә ягыннан төрләрен күзәтү. Сүз һәм җөмләне аеру. Җөмлә белән эш: аерым сүзләрне табу, аларның урнашу тәртибен үзгәртү.

Орфография. Дөрес язу кагыйдәләре һәм аларның кулланылышы белән танышу:

  • сүзләрнең аерым язылуы;

  • о, ө хәрефләренең татар сүзләренең беренче иҗегендә генә язылуы;

  • җөмлә башындагы сүзне баш хәреф белән язу, җөмлә ахырында нокта, сорау һәм өндәү билгеләрен дөрес кую;

  • сүзләрне иҗекләргә бүлү һәм юлдан-юлга иҗекләп дөрес күчерү.

Сөйләм үстерү. Укылган текстның эчтәлеген үзлегеңнән кычкырып укыганда яки тыңлаганда аңлау. Сюжетлы рәсемнәр, үзеңнең уеннарың, күзәтүләрең буенча хикәяләү характерындагы зур булмаган текстлар төзү.

Укыту курсы темаларының эчтәлеге

1 нче класс (99 сәг)

Әзерлек чоры - 9 сәгать

Әлифба чоры яки төп чор - 60 сәгать

Татар теле - 30 сәгать

Әзерлек чоры.

Язу гигиенасы кагыйдәләре белән таныштыру, кагыйдәләрне даими үтәү гадәте тәрбияләү.Кешеләрнең әйтеп һәм язып сөйләшүләрен гому­ми күзаллау. Матур итеп сөйләшә, укый һәм яза белү кирәк­леген аңлау.

График схемалар ярдәмендә сөйләмне - җөмләләргә, җөмләне сүзләргә аеру, сүзләрне иҗек һәм аваз­ларга таркату.

Әлифба чоры, яки төп чор .

Барлык баш һәм юл хәрефләренең язылышы һәм аларның тоташтыруның төп сызыклары белән таныштыру һәм каллиграфик дөрес язарга өйрәтү.Авазларны сүздә тиешле язма хәрефләр белән күрсәтү.Сүздәге хәрефләрне, аларны тоташтырган сузыкларын өзмичә ритмик язуны(ас-ос) булдыру , дәфтәр юлларына хәрефләрне һәм сүзләрне, тигез ара калдырып, тигез, дөрес урнаштыру.Башта укытучы белән иҗек -аваз анализы ясаганнан соң, тора бара мөстәкыйль рәвештә сүзләр, җөмләләр язу.

Башта язмача, аннары басмача үрнәкләрдән сүзләр, җөмләләр күчереп язу. Үрнәк текст белән чагыштырып карау һәм сүзләрне иҗекләп орфографик уку ярдәмендә дәфтәргә язылганнарның дөреслеген тикшерү.

Әйтелеше белән язылышы арасында аерма булмаган сүзләрне, шундый өч-дүрт сүздән торган җөмләләрне әйтеп яздыру.

Татар теле

Аваз һәм сүз. Аваз һәм хәреф. Сөйләм төзү. Җөмлә, аның ахырында тыныш билгеләре. Предметны, билгене, хәрәкәтне белдерүче сүзләр. Аваз төркемнәре. Сузык һәм тартык авазлар. Калын һәм нечкә сузыклар. Яңгырау һәм саңгырау тартыклар. Иҗек. Сүзләрне иҗеккә бүлү, юлдан юлга күчерү. Сузык аваз хәрефләренең дөрес язылышы: э-е, ө-е, о-ы, я, ю, е хәрефләре. Тартык аваз хәрефләренең дөрес язылышы: й, в, к, г, хәрефләре. Кем? Нәрсә? Нишли? сорауларына җавап булган сүзләр.

Татар теле дәресләре Әлифба курсы тәмамланганнан соң атнага 2 дәрес хисабыннан барлыгы 22 дәрес укытыла.

Һәр тема түбәндәге эзлеклелектә өйрәтелә:

  • сөйләмне, текстны тикшереп, өйрәнеләчәк теманың әһәмияте күрсәтелә, проблема куела;

  • укучылар үзләре ачкан кагыйдәне, төшенчәне, эш алымын мөстәкыйль рәвештә әйтәләр;

  • дәреслекләргә таянып, укучылар тарафыннан ясалган ачышларга төгәллек һәм тулылык кертелә;

  • тема буенча алган белемнәрне куллануга күнегүләр үткәрелә.

Татар теле укытуның төп бурычы - укучыларда ана телен өйрәнүгә кызыксыну, омтылыш, эзләнергә теләк уяту. Укучылар алган белемнәрнең ныклыгы дигән традицион принцип белән бергә үстерешле укытуны алга куеп эшли. Анда тел дәресләрендә алган белем һәм күнекмәләрне көндәлек тормышта гамәли яктан куллана белүгә аерым игътибар ителә.

IV бүлек. Календарь -тематик планлаштыру. Татар теле, 1 сыйныф .

Тематик планлаштыру атнага 3сәгать исәбеннән ел буена 99 сәгатькә төзелгән. Контроль диктант - 1.

п/п

Дәрес

темасы

Сә

гать

саны

Дәрес

тибы

Материал үзләштерүнең

планлаштырылган нәтиҗәләре

Дата

ӘЗЕРЛЕК ЧОРЫ

16 дәрес

1

Язу юлы белән танышу.

Туры сызыклар сызу,овал язу, баскыч рәсеме ясау.

5

Яңа материалны аңлату

Язганда,рәсем ясаганда дөрес утырырга, гәүдәне дөрес тотарга, парта өстенә дәфтәрне сулга авыш итеп куярга, карандаш һәм ручканы дөрес тотарга гадәтләндерү, язганда-сызганда дөрес координацияләү өчен әзерлек күнегүләре ясау,буяу

2

Җөмлә схемасын сызу.

Предмет рәсемнәрен ясау.

2

Катнаш дәрес

3

Овал һәм ярымоваллардан торган хәреф элементлары язу.

2

Катнаш дәрес

Язганда -сызганда дөрес координацияләү өчен әзерлек күнегүләре: овал һәм ярымоваллардан торган хәреф элементлары язу, кулны дәфтәрдән алмыйча хәрәкәтләндерү

4

Текстны график схемалар ярдәмендә җөмләләргә бүлү.

2

Катнаш дәрес

Язганда -сызганда дөрес координацияләү өчен әзерлек күнегүләре: озын туры сызык сызу,тыныш билгеләрен куярга өйрәтү.

кулны дәфтәрдән алмыйча хәрәкәтләндерү

5.

Астан ыргаклы хәреф элементларын язу.

1

Катнаш дәрес.

Язганда-сызганда дөрес координацияләү өчен әзерлек күнегүләре: астан ыргаклы хәреф элементларын язу.

6..

А,а Ә,ә хәрефләрен язу.

2

Катнаш дәрес

аваз белән хәрефнең төп аермасын практик аңлауга ирешү,баш һәм юл хәрефләрен, аларны тоташтыручы сызыкларны ачык итеп бозмыйча язу, дәфтәр юлларына хәрефләрне тигез ара калдырып, тигез, дөрес урнаштыру

7.

Сузык [ы]авазы һәм ы,Ы (э) авазы , Э э (е) хәрефләре.

2

Теманы ныгыту

аваз һәм хәрефләрне гамәли танып белү,аваз белән хәрефнең төп аермасын практик аңлауга ирешү, баш һәм юл хәрефләрен, аларны тоташтыручы сызыкларны ачык итеп бозмыйча язу, дәфтәр юлларына хәрефләрне , тигез ара калдырып, тигез, дөрес урнаштыру

Әлифба чоры

51 дәрес

8.

Тартык [ л ] авазы.

Л, л хәрефләре.

1

Катнаш дәрес

аваз һәм хәрефләрне гамәли танып белү,аваз белән хәрефнең төп аермасын практик аңлауга ирешү, баш һәм юл хәрефләрен, аларны тоташтыручы сызыкларны һәм сүзләрне ачык итеп бозмыйча язу, дәфтәр юлларына хәрефләрне һәм сүзләрне, тигез ара калдырып, тигез, дөрес урнаштыру

9.

[ р ] авазы.

Р, р хәрефләрен язу.

[н ] авазы, Н,н хәрефләрен язу.

10.

[т ] авазы,

Т,т хәрефләрен язу.

11.

[ къ], [ к] авазлары, К,к хәрефләрен язарга өйрәтү.

12.

Сузык [ и ] авазы

И, и хәрефләре. .

1

Катнаш дәрес

Иҗек һәм хәрефләрне төшереп калдырмый, урыннарын алмаштырмый, хәреф формаларын бозмый кечкенә текст күчереп язу, язмача, аннары басмача үрнәкләрдән сүзләр, җөмләләр күчереп язу, үрнәк текст белән чагыштырып карау, сүзләрне иҗекләп орфографик уку ярдәмендә дәфтәргә язылганнарның дөреслеген тикшерү.

13.

Тартык,яңгырау [д] авазы , Д, д хәрефләре.

1

Катнаш дәрес

Иҗек һәм хәрефләрне төшереп калдырмый, урыннарын алмаштырмый, хәреф формаларын бозмый кечкенә текст күчереп язу, язмача, аннары басмача үрнәкләрдән сүзләр, үрнәк текст белән чагыштырып карау, сүзләрне иҗекләп орфографик уку ярдәмендә дәфтәргә язылганнарның дөреслеген тикшерү.

14.

Тартык,яңгырау [б] авазы , Б,б хәрефләре.

15.

[у]авазы,

У, у хәрефләре.

[ ү ] авазы, Ү,ү хәрефләре.

16.

Тартык, яңгырау [м] авазы ,

М, м хәрефләре.

17

Тартык, яңгырау [с] авазы һәм

С, с хәрефләре.

2

Катнаш{ дәрес

18.

Тартык, яңгырау [гъ], [ г ] авазы һәм Г, г хәрефләре

19.

Саңгырау, тартык [п] авазы һәм

П, п хәрефләре

20.

[ш ] авазы, Ш,ш хәрефләре.

21.

[ з ] авазы, З, з хәрефләре.

22.

[о ] авазы һәм [ө] авазы, О, о һәм Ө,ө хәрефләрен язу.

23.

[й] авазы, Й, й хәрефләре.

24.

.[о] - [ө], [ы ] - [э ] авазлары, О-ө, ы - э хәрефләре.

2

Катнаш дәрес

Аваз һәм хәрефләрне гамәли танып- белү, аваз белән хәрефнең төп аермасын практик аңлауга ирешү, баш һәм юл хәрефләрен аларны тоташтыручы сызыкларны һәм сүзләрне ачык итеп бозмыйча язу,басма,язма хәрефләр белән бирелгән сүз һәм җөмләләрне дөрес күчереп язу.

25.

[ң] авазы,

ң хәрефе

2

Катнаш дәрес

Иҗек һәм хәрефләрне төшереп калдырмый, урыннарын алмаштырмый, хәреф формаларын бозмый кечкенә текст күчереп язу, язмача , аннары басмача үрнәкләрдән сүзләр, җөмләләр күчереп язу, үрнәк текст белән чагыштырып карау, сүзләрне иҗекләп орфографик уку ярдәмендә дәфтәргә язылганнарның дөреслеген тикшерү.

26.

[йа]-[йә], [йы]-[йэ] авазлары, Я,я, Е,е хәрефләре.

27.

Саңгырау [ч]авазы һәм Ч,ч хәрефләре.

28.

Ирен-ирен [w] авазы, В,в хәрефе

29.

Ирен-теш[в] авазы. Алынма сүзләрдәге В,в хәрефләре.

30.

[ж] авазы, Ж,ж, [җ] авазы, Җ,җ хәрефләре

2

Катнаш дәрес

Аваз һәм хәрефләрне гамәли танып- белү, аваз белән хәрефнең төп аермасын практик аңлауга ирешү, баш һәм юл хәрефләрен аларны тоташтыручы сызыкларны һәм сүзләрне ачык итеп бозмыйча язу,басма,язма хәрефләр белән бирелгән сүз һәм җөмләләрне дөрес күчереп язу

31.

Саңгырау тартык [х] авазы һәм

Х,х хәрефләре, [һ] авазы, Һ,һ хәрефләре.

32.

Саңгырау тартык [ф] авазы

һәм Ф,ф хәрефләрен язу.

1

Катнаш дәрес

Аваз һәм хәрефләрне гамәли танып- белү, аваз белән хәрефнең төп аермасын практик аңлауга ирешү, баш һәм юл хәрефләрен аларны тоташтыручы сызыкларны һәм сүзләрне ачык итеп бозмыйча язу

33.

[йу]-[йү] авазлары, Ю,ю хәрефләре.

34

[йо], [о] авазлары, Ё,ё хәрефләре.

35.

Ь хәрефе (нечкәлек билгесе), ъ хәрефе (калынлык билгесе)

2

Теманы ныгыту

Ь,ъ билгеләре булган сүзләрне дөрес уку һәм язу өстендә эшләү.

36.

Ь хәрефе (аеру билгесе), ъ хәрефе (аеру билгесе)

2

Катнаш дәрес

Үтелгән дәрес материалын дәвам итү, сүзләрне дөрес уку һәм язу өстендә эшләү .

37.

[щ] авазы,Щ,щ хәрефләре. хәрефләре. [ц] авазы, Ц,ц хәрефләре

1.

4.3.

V бүлек. Белем -күнекмәләрне бәяләү нормалары

1нче сыйныфта укучыларга билге куелмый. Ел буе белемнәрне үзләштерү дәрәҗәсе ачыклана бара, үсеш карталары тутырыла

Ел азагында15-17 сүздән торган сүзлек текст я диктант яздырыла. Эш телдән әйтеп бәяләнә,нәтиҗәләрнең программа тәлапләренә туры килү-килмәве ачыклана. Ишетеп яки күреп язган текста хатталар саны 5 тән артмаса, эш канәгатьләнерлек дип санала.Уку елы ахырында алган белем һәм күнекмәләр контроль диктант формасында тикшерелә.

Сүзлек диктантлары да контроль эш рәве­шендә үткәрелергә мөмкин. Диктант материа­лы итеп язылышы үзләштерелергә тиешле программада күрсәтелгән сүзләр алына.

Күләме - 1 сыйныф - 8 -10 сүз.

VI бүлек. Әдәбият.

  1. Программа. "Татар телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбендә ана теле укыту: гомуми программа. 1-4 нче сыйныфлар." ( Төзүче-авторлары: Ч.М.Харисова,И.Х.Мияссарова, Ф.Ш.Гарифуллина. Казан, 2011)

Р.Х. Ягъфәрова Әлифба. Казан китап нәшрияты 2012

  1. И.Х.Мияссарова,Ч.М.Харисова . Татар теле. Казан "Мәгариф- Вакыт"нәшрияты-2011. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан рөхсәт ителгән.

  2. Язарга өйрәнү дәфтәре Төзүче-авторы Р.Х. Ягъфәрова. Әлифба. Казан. Татарстан китап нәшрияты 2012.

  3. Әлифба белән ничек эшләргә? Укытучылар өчен методик кулланма. Р.Х. Ягъфәрова Казан китап нәшрияты 2013

  4. Электрон дәреслек "Tatar Telle Zaman"( из серии "Я изучаю язык")

  5. Татар теленнән диктантлар. Дүртьеллык башлангыч татар мәктәбенең 1-4 сыйныфлары өчен. Укытучылар өчен кулланма. Я.Х.Абдрәхимова. Казан, "Мәгариф", 2009.Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан рөхсәт ителгән.

  6. Татар теленнән диктантлар. Дүртьеллык башлангыч татар мәктәбенең 1-4 сыйныфлары өчен. Укытучылар өчен кулланма. М.Х.Хәсәнова, Л.И.Галиева һ.б. Казан, "Мәгариф", 2006 Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән.\

  7. Татар теленнән иҗади сочинениеләр һәм изложениеләр язарга өйрәтү. Дүртьеллык башлангыч татар мәктәбенең 1-4 сыйныфларында эшләүче укытучылар өчен методик кулланма. М.Җ.Ахиярова, И.Х.Мияссарова, Ф.Ш.Гарифуллина. Казан, "Мәгариф", 2009.Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан рөхсәт ителгән.

  8. С. Г. Вагыйзов "Кызыклы грамматика" ( Казан "Мәгариф" 2002)

  9. Татар теле. 1сыйныф.Дәреслеккә электрон кушымта.З.И.Җамалетдинова.

X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал