7


  • Учителю
  • Рабочая программа по внеурочной деятельности «Хореография» для 1-4 классов

Рабочая программа по внеурочной деятельности «Хореография» для 1-4 классов

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание: "Описание материала:РецензияБу дәрес эшкәртмәсе 2 нче сыйныфта әйләнә-тирә дөнья дәресе өчен төзелде. Дәреснең темасы: Кошлар дөньясында яз. Проект эшен эшләргә өйрәтү. Дәреснең төп максатлары: Укучыларны кошлар дөньясы белән якынрак таныштыру, аларның нинди файда китер
предварительный просмотр материала





Тема: Кошлар дөньясында яз.

Проект эшен эшләргә өйрәтү.



Проектның темасы : Кошлар дөньясында яз.

Проект эшен эшләргә өйрәтү.

Дәрес тибы: яңа материал өйрәнү.

Дәрес төре: катнаш

Укыту методлары: әңгәмә(индивидуаль һәм фронталь) , мөстәкыйль эш, сәнгатьле

уку, сөйләү, тестлар белән эш.

Дәрес материалы: дәреслек, 85 нче бит.

Проектның максаты : 1.Укучыларны кошлар дөньясы белән якынрак таныштыру,

аларның нинди файда китерүләре турында сөйләү.

2.Аларга сакчыл караш тәрбияләү, кошларны рәнҗетмәскә

кирәклеккә төшендерү.

3. Табигатьтә кошларның яшәешен аңлату. безнең якта яшәүче

кошлар турында якыннан таныштыру.

4. Укучыларның бәйләнешле сөйләм телен үстерү, баету;

5. Табигатькә, әйләнә-тирә мохиткә мәхәббәт тәрбияләү;

6. Экологик тәрбия бирү.


Материал: «Мәгариф» журналы, «Ачык дәрес» газетасы, №3, 2004, Табышмаклар

китабы.

Җиһазлау: кош рәсемнәре, кошлар турында әдәби китаплар

Техник чаралар: магнитофон, проектор, интерактив такта.
















Дәрес планы.

I. Әзерлек этабы. ( УУЭ-танып белү эшчәнлеге)

1.Мотивлаштыру-ориентлаштыру этабы.

2.Уку мәсьәләсе кую.

3.Уку мәсьәләсен чишү.

4. Проблемалы сорау кую

5. Проект турында төшенчә бирү һәм аның этаплары белән таныштыру.

6. Физ - ка.

II. Проект өстендә эшләү. (УУЭ-көйләгеч эшчәнлек)

1. Группаларга бүлү

2. Укучылырның мөстәкыйль эшләве.

3. Физ - ка.

4. Презентация ярдәмендә укучылар проект эшләренә нәтиҗә ясыйлар

5. Проблемалы сорауга кире кайту, җавап бирү. Аерма һәм охшаш якларын күрсәтү.

III. Йомгаклау. (УУЭ- шәхес буларак эшчәнлек)

  1. Рефлексия.

  2. Үзбәя.

  3. Өй эше.
















Дәрес барышы.

I. Әзерлек этабы.

1.Мотивлаштыру-ориентлаштыру этабы.

Балалар, әйдәгез матур итеп утырыйк.

2.Уку мәсьәләсе кую. (слайд)

- Хәзер мин сезгә бер шигырь укып китәм. Шигырь нәрсә турында булыр?

Бозларын кузгатты-

Яз җитте,яз җитте!

Киң җәелеп су акты,

Су ерып,боз үтте.

Көн ямьле,көн аяз

Сайрый яз кошлары

Кадерле безгә яз,

Без бит яз дуслары.

- Әйе, бик дөрес, яз турында, кошлар турында.

3.Уку мәсьәләсен чишү. (слайд)

- Димәк, бүген сүзебез кошлар турында барыр.

- Сез кошлар турында нәрсәләр беләсез? (алар кортларны чүпли, матур итеп сайрый)

- Инде безнең җылы якка киткән кошлар кайталар. Тиздән алар шатланып сайрарлар, сызгырырлар, күңелле җырлар җырларлар, оя ясап бала чыгарырлар.

- Иң беренче нинди кошлар кайтыр?(кара каргалар).Аннан соң сыерчыклар,тургайлар…Болар язның беренче хәбәрчеләре. Әле санап киткән кошлар көз көне җылы якларга китеп,көннәр җылыткач,яз көне безнең якларга кайтучыкошлар булды.Аларны күчмә кошлар диләр.

- Хәзер мин сезгә ике кош турында укыйм, ә сез нинди кошлар икәнен белегез. Бүгенге дәрестә без сезнең белән шул кошлар турында күбрәк белербез.

Бу кошларны без яз җырчысы дип тә атыйбыз.Чөнки алар бик матур җырлыйлар.Бу кошлар бер көнгә 300-350 тапкыр бөҗәк алып кайта.Шулай итеп табигатьне зарарлы бөҗәкләрдән чистарталар. Нинди кош турында укыдым? (сыерчык)

Бу кош - чебен-черки, бөҗәкләр белән туклана. Оясын балчыктан ясый. (карлыгач)

Укытучы капланган рәсемнәрне ача.

4. Проблемалы сорау кую (слайд)

- Бүгенге дәрестә без бу ике кош турында күбрәк белербез, проект эше эшләрбез. Сезгә сорау бирәм һәм шул сорауга җавапны дәрес ахырында җавап бирерсез.

- Бу ике кошның аермасы һәм охшашлыгы нидә?

5. Уен. (интерактив тактада)

Буталган хәрефләрдән кош исеме табу.

Сандугач с д н а г ч а у

Тургай т а г р й у

Сыерчык с р ы к е ч ы

6. Проект турында төшенчә бирү һәм аның этаплары белән таныштыру. (слайд)

- Проект сүзен ничек аңлыйсыз? (проект турында мәгълүмат бирү)

- Хәзер мин сезне проектның этаплары белән таныштырам.

I. этап.

1) Тема сайлау, план төзү.

- Кошларның тормышында кызыклы фактлар

- Җырчы кошлар

- Кошларның файдасы

- Аларны саклау

- Әдәби әсәрләр

2) Эш бүлешү

3) Кулланма әсбаплар сайлау

II. этап.

1) Материаллар туплау

2) Киңәшләшү

III. этап.

1) Эшләрне урнаштыру

2) Проектны якларга әзерләү

IV. этап

Проектны яклау.

7. Физ - ка.

- Әйдәгез,бер ял итеп алыйк.Мин сезгә табышмаклар әйтәм.

Сез җавапларны кычкырып әйтмисез. Бездә кышлаучы кош булса зәңгәр түгәрәк, ә күчмә кош булса кызыл түгәрәк күрсәтерсез. Шуннан соң гына исемен әйтерсез.

1. Кулы юк

Балчык ташый,

Балтасы юк,

Өй ясый.

(карлыгач)(к.т.)

2. Кара-кара түбәтәй кигән

Ап-актыр яңаклары.

Яшкельт-сары түшләре

Карасу канатлары.

(песнәк)(з.т.)

3. Ерактан килгән кунагыбыз

Тәрәзә артында тора.

(карлыгач)(к.т.)

4. Колга башында йорты

Эчендә тора җырчы.

(сыерчык)(к.т.)

5. Җәй такылдый бу чүкеч

Кыш такылдый бу чүкеч

Ничек чыдый бу чүкеч.

(тукран)(з.т.)

6. Борыны озын,боты озын

Камышлыкта көнозын.

Сазлык җирләрдә йөри

«Тату торыйк» дип сөйли.

(торна)(к.т.)

7. Тап-тап табагач

Табагачта бер агач

Койрыгы бер колач.

(саескан)(з.т.)

II. Проект өстендә эшләү.

1. Группаларга бүлү (сыерчык, карлыгач), эш бүлү (рәссам, шагыйрь, тәрҗемәче, җырчыны, язучы,)

2. Укучылырның мөстәкыйль эшләве.

3. Физ - ка. Кошлар турында җыр җырлату ( сыерчык, карлыгач)

4. Презентация ярдәмендә укучылар проект эшләренә нәтиҗә ясыйлар. Бер укучы чыгыш ясый.

5. Проблемалы сорауга кире кайту, җавап бирү. Аерма һәм охшаш якларын күрсәтү.


III. Йомгаклау.

  1. Рефлексия.

  • Без бу дәрестә нәрсәләр белеп калдык?

  • Проект эше турында нәрсә әйтә аласыз?

  • Бу кошларның аерма һәм охшаш якларын санагыз?

  1. Үзбәя.

  • Бу дәресне аңладыгызмы? Әгәр дә мин бу проект эшен аңладым һәм алдагы көннәремдә куллана алам дисәгез, сигнал карточкаларыгызның кызыл ягын, ә инде әле мин аңлап җиткермәдем, тагын да төшенәсе бар әле дисәгез зәңгәр төсен күтәрегез.

3. Өй эше.

- Кемнәр кызыл карточканы күтәрде, шул укучылар үзләре теләгән бер кош турында проект эшен эшли, ә зәңгәр карточканы күтәргәннәргә кошлар турында кызыклы мәгълүмат алып килергә.



 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал