7


  • Учителю
  • Конспект урока + презентация для 3 класса по татарскому языку «Алсу - тырыш кыз»

Конспект урока + презентация для 3 класса по татарскому языку «Алсу - тырыш кыз»

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание: "Выдержка из материала:- "Сүзләрне "дөрес "укыйбыз.- "Сүзтезмәләр "төзибез.- "Җөмләләр "төзибез.- "Яхшы. - , "спроси "у "Ксюши "что "делает "мальчик.- , "спроси "у  "что "делает "девочка.- , "спроси "у  "что "делает "бабушка.- , "спроси "у  "что "делает "тё
предварительный просмотр материала

Ачык дәрес конспекты.


Тема: "Алсу - тырыш кыз".

Дәреснең максатлары:

1. Укучыларның төрле ситуацияләр, биремнәр аша фикер эшчәнлекләрен, уйлау тапкырлыгын үстерү.

2. Сүзлек байлыгын, бәйләнешле сөйләм телен үстерү.

3. Әти-әниләргә ярдәм итәргә теләк уяту.


Дәрес тибы: бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе.

Дәреснең методы, алымнары: укытучы сөйләме, әңгәмә, дәреслек белән эш, күрсәтү, сүзлек белән эш.

Җиһазлау: дәреслек, презентация, хикәя язмасы, биремнәр язылган корточкалар.


I. Оештыру моменты.

1. Исәнләшү.

- Исәнмесез, укучылар.

- Исәнмесез, укытучы апа, хәерле иртә.

- Кәефләрегез ничек?

- Яхшы.

Укучылар, бүген бездә кунаклар. Кунаклар белән исәнләшегез, әле.

2. Дежур укучы белән әңгәмә. (слайд 1)

- Бүген сыйныфта кем дежур?

- Бүген сыйныфта мин дежур.

- Сыйныфта ... юк. ( барыбыз да бар )

- Бүген ничәнче число?

- 25 апрель .

- Урамда көн нинди?.

- Бүген көн матур, салкын, кар ява.


II. Актуальләштерү.

1.Фонетик зарядка (слайд 2)

- Татар теленә генә хас булган авазларны искә төшерик.

Ә ө ү һ ң җ

- Сүзләрне дөрес укыйбыз.

- Сүзтезмәләр төзибез.

- Җөмләләр төзибез.

- Яхшы.

2. Сөйләм үстерү. (ситуатив күнегүләр) (слайд 3)

- ..... , спроси у Ксюши что делает мальчик.

- ..... , спроси у ..... что делает девочка.

- ..... , спроси у ..... что делает бабушка.

- ..... , спроси у ..... что делает тётя.

- ..... , спроси у ..... что делает мама.


- Ә хәзер Лизаны тыңлыйбыз. (такта янында шигырьне яттан сөйли)

Әнигә гел булышам.

Идәнне дә юышам.

Тәрәзәләрне сөртәм,

Тәлинкәләрне юам,

Бәйлим, чигәм һәм тегәм.

Аннан уйнарга китәм.

- Шигырь нәрсә турында? Что вы поняли? (укучыларның җаваплары)


III. Төп өлеш.

- Ә бүген уку дәресендә, Алсу һәм Айсылу белән танышырбыз. Кызлар турында хикәя укырбыз, хикәяне тәрҗемә итәрбез һәм исем аңа исем уйларбыз.

1.Текстны укыйм, тыңлагыз. (укытучы укыганны тыңлау)

2.Үзлектән укып чыгу.(шёпотом)

- Текстка нинди исем бирәбез? Как озоглавим текст?

3.Чылбыр буенча уку.

- Ә хәзер текст буенча бер-беребезгә сораулар бирәбез. (Укучылар бер-берсенә сораулар бирәләр.)

4.Тексттан сүзтезмәләрне табабыз. Находим словосочетания по тексту. (слайд 4)

всегда чисто (һәрвакыт чиста)

пыль вытирают (тузан сөртәләр)

учиться в третьем классе (өченче сыйныфта укый)

цветы поливают (гөлләргә су сибәләр)

вместе убираються (бергә җыештыралар)

- Хәзер сүзтезмәләр белән җөмләләр төзибез.(Укучыларның җаваплары.)


IV. Физкультминутка.


V. Презентация буенча ситуатив күнегүләр. (слайд 5)

1. - Алёша, скажи, что ты :

моешь тарелки.

- Полина, скажи, что ты:

вышиваешь.

- Марсель, скажи, что ты:

протираешь пыль.

- Даяна, скажи, что ты:

моешь полы.

- Ярослав, скажи, что ты:

помогаешь бабушке.

2. Уен "Кем тизрәк һәм күбрәк таба?" (Кем соравына җавап биргән сүзләрне табып дөрес уку, тәрҗемә итү, җәмләләр төзү) (Слайд 6)

- Лиза, бирелгән сүзләрне укып чык.

- Нинди сүзләр таныш түгел? Дөрес, барлык сүзләр дә таныш.

- Ә хәзер шушы сүзләр арасыннан кем? соравына җавап биргән сүзләрне генә табып укыйбыз.(укучыларның җаваплары).

- Яхшы, балалар, хәзер шушы сүзләр белән җөмләләр төзибез. (берничә җөмләне укудан эш дәфтәренә язабыз).


VI. Йомгаклау. Өй эше бирү.

  • Димәк, балалар, без бүген нәрсә турында сөйләштек?

  • Ничек әти-әниләрегезгә булышуыгыз турында хикәя төзеп карыйк.

  • Руслан, син ничек булышасың?

  • Ә, Лилия, син өйдә нинди эшләр башкарасың? (берничә укучы үзләренең әти-әниләренә булышулары турында кыскача сөйлиләр)

Өй эше: хикәя язарга. (слайд 7) (барлык укучаларга да слайдтагы рәсемнәр таратыла)

Дәрестә актив катнашкан укучыларга билгеләр куйдым.

- Дәрес бетте, сау булыгыз, укучылар.




 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал