7


  • Учителю
  • Урок математики для 2 класса на татарском

Урок математики для 2 класса на татарском

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание: Мин Татарстан республикасы Актаныш районы Чалманарат төп гомуми белем бирү мәктәбендә 30 ел башлангыч класс укучыларына белем бирәм. Иң яраткан фәнем -математика фәне.Математика фәненә башлангычта ныклы нигез салынса ,укучы киләчәктә югалып калмаячак дип саныйм. Сезнең
предварительный просмотр материала

Математика дәресе (фрагмент). 2 класс.

Тема: Күппочмакның периметры.

Максат: "периметр" төшенчәсе белән таныштыру, күппочмакның периметрын табарга өйрәтү; мөстәкыйль рәвештә белемнәрне табуга этәргеч бирү һәм аларны практикада кулланырга өйрәтү;исәпләү күнекмәләрен ныгыту; табигатькә сакчыл караш һәм мәхәббәт тәрбияләү.

Җиһазлау: проектор, презентация, дәреслек

Дәрес (фрагмент) барышы:

1 слайд

  1. Психологик уңай халәт тудыру.

-Исәнмесез, балалар! Күз алдыгызга китерегез әле: сез кечкенә чәчәкләр, ди. (Балалар күзләрен йомып күз алдына китереп утыралар.) Сезне кояш нурлары иркәли . (Укытучы балаларның башларыннан сыйпый.) Җылы яңгыр тамчыларында коенып, сез тагын ныграк үсәсез, матурланасыз. Кояшка таба тартыласыз. (Укучылар күзләрен ачып, аяк очларына басалар һәм тартылалар).

-Балалар, чәчәкләр нурына тартылган кебек, кеше дә белемгә тартыла. Сезнең дә күп беләсегез, күп нәрсәләр өйрәнәсегез килә, шулаймы? Без бүген сезнең белән әкият илендә кунакта булырбыз, чөнки без әкият геройлары белән дус, әкиятләрне бик яратып укыйбыз. Карагыз әле, безне көтеп тә торалар түгелме? Кемнәр соң бу? (Җаваплар.)

2 слайд.

Слайдта Шүрәле, Су анасы, Кәҗә белән Сарык.

Укучылар, бу рәсемнәрне нәрсә берләштерә?

-Болар Габдулла Тукай әсәрләренең геройлары.

-Алар бүген ни өчен безнең дәрескә кунакка килделәр икән?

3 слайд. Г.Тукай портреты.

26 нчы апрель- Габдулла Тукайның туган көне.

-Әйдәгез әле, дәфтәрләрегезне ачыгыз һәм бер юл матур язу өчен 26 санын язабыз.

Димәк, бүген бездә Г.Тукай әкиятләренең геройлары.

Әйдәгез әле Шүрәле бабагыз алып килгән биремне үтәп китик.

  1. Күңел исәбе.Телдән исәпләүгә мисаллар чишү.

4 слайд.Күңел исәбенә мисаллар.

60-7 о 20+50 и

80:8 о 56+4 г

25:5 э 85-7 я

5х6 л 36:6 к

-Ә хәзер килеп чыккан саннарны үсә бару тәртибендә куегыз.

5 6 10 30 53 60 70 78

Ә хәзер саннарның икенче ягын әйләндерегез.

Нинди сүз килеп чыкты?

Экология

Ә хәзер сары кәгазьләрегезне алыгыз да укыгыз.

Ә сез экология сүзен ничек аңлыйсыз?

5 слайд (экология сүзенең аңлатмасы).

Экология-терек табигатьнең әйләнә-тирә белән бәйләнешен өйрәнә торган фән.

-Ә нәрсә ул табигать?

6 слайд(табигатькә карата рәсемнәр).

-Хайваннар, үсемлекләр, кешеләр һ.б.

-Табигатьнең кеше өчен нинди әһәмияте бар? Сез ничек уйлыйсыз,аны нишләтергә кирәк?

-Сакларга кирәк.

-Әйе,табигатебезне һәм аның байлыкларын саклау безнең бурыч.шуңа күрә дә хөкүмәтебез 2013 нче елны "Табигатьне һәм әйләнә-тирә мохитне саклау елы" дип игълан итте һәм аның эмблемасын кабул итте.

Слайд 7 (Указ, эмблема).

-Менә без дә бүген сезнең белән Чалманарат авылының табигатьне саклауга карата булган эмблемасын ясарга тырышырбыз. Эмблеманы нинди формадагы өслеккә ясарга була?

Слайд 8 (геометрик фигуралар: өчпочмак, турыпочмаклык, түгәрәк, квадрат).

-Бу нинди геометрик фигуралар?

-Ә без сезнең өчен турыпочмаклык формасындагысын сайларбыз.

-Өслегебез матуррак булсын өчен мин аны рамлап чыктым.

-Әйтегез әле бу фигураны читләп чыгу өчен күпме материал кирәк булды икән? Аны ничек белербез?

-Якларын үлчибез һәм озынлыкларны кушабыз.

2. 77 + 45 + 77 + 45 = 244 см

-Димәк,читләү өчен күпме чимал тотылганын белү өчен нишләдек?

-Якларының озынлыклары суммасын таптык.

-Ә фәнни телдә әйтсәк без геометрик фигураның периметрын таптык.

Слайд 9.

Борынгы Мисыр дәүләтендә кешеләр җир участокларын атлап үлчәгәннәр, ягъни, алар үзләренеңчикләре буенча атлап барганнар һәм шул рәвешчә аны үлчәгәннәр."Периметр" сүзе шуннан килеп чыккан, "пире"- атларга, "метрос"-үлчәргә дигән сүз, димәк, атлап үлчәргә. Математиклар төгәл халык. Озын сүзләрне яратмыйлар, шуңа күрә периметрны кыскартып, латинча Р хәрефе белән билгелиләр.

3. Практик эш.

-Без хәзер бу эшне ленталар белән башкарырбыз.Моның өчен һәр якны аерым-аерым үлчибез һәм якларының озынлыкларын чагыштырабыз.Кайсы яклар үзара тигез?

-Капма-каршы ятучы яклар.

Димәк, без бүгенге дәресебездә нинди геометрик фигура белән танышырбыз?

-Турыпочмаклык турында.

Турыпочмаклыкның яклары озынлыклары турында нәрсә әйтә аласыз?

-Турыпочмаклыкның капма-каршы ятучы яклары тигез була.

Слайд 10. (дүртпочмаклар).

-Бирелгән фигураларның кайсылары турыпочмаклык булыр?

Ә хәзер әйдәгез Су анасы алып килгән биремне үтик.

4. Дәреслек белән эш. №3 (76 нчы бит).мәсьәлә №3

Слайд 11.

Буе - 23см

Иңе - ? , 15 см га кыскарак

Р - ?

23 - 15 =12 см

23 + 12 + 23 + 12 = 70 см

Җавап : турыпочмаклыкның яклары озынлыклары суммасы 70 см га тигез.

Ә хәзер Кәҗә белән сарык алып килгән биремнәрне үтәрбез.

Слайд 12.(турыпочмаклык турыпочмаклыкларга бүленгән).

-Биредә ничә турыпочмаклык?

-3 турыпочмаклык.

5. -Бирелгән турыпочмаклыкларның периметрларын ничек табарбыз?

2 турыпочмаклыкның периметрын аерым-аерым табабыз,ә 3 нче турыпочмаклыкның периметрын табу өчен табылган турыпочмаклыкларның периметрларын кушып табырга була.

6. Слайд 13.

Урман мәктәбе укучылары- тиен, керпе, төлке һәм куян- һәрберсе берәр фигурадан мондый фигуралар сызганнар.( квадрат, түгәрәк, өчпочмак, турыпочмаклык). Керпе күппочмак сызып тормаган, Куян өчпочмакны сайламаган, ә Төлке аерым исеме булган турыпочмаклык сызган. Тиен нинди фигура сызган?

Слайд 14.

Керпе - түгәрәк

Куян - турыпочмаклык

Төлке - квадрат

Тиен - өчпочмак сызган.

-Укучылар , мин Чалманарат авылының эмблемасына җир шарын ясарга тәкъдим итәм. Җир шары өчен кайсы геометрик фигураны сайларбыз икән?

-Түгәрәкне.

-Әйдәгез эмблемабызга җир шарын беркетеп куйыйк.

Рефлексив бәяләү этабы.

1.-Дәрестә өйрәнгәннәрнең моделен төзегез.

Слайд 15.

Р=а+в+а+в

  1. Рефлексия.

-Периметр нәрсә ул?

-Якларының озынлыклары суммасы.

3.Белемнәрне бәяләү.



 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал