7


  • Учителю
  • 2 нче сыйныфта татар теле дәресе (татар төркеме) Тема: Җөмлә.

2 нче сыйныфта татар теле дәресе (татар төркеме) Тема: Җөмлә.

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

2 нче А сыйныфында татар теле дәресе (татар төркеме)

Тема: Җөмлә.



Белем бирү максаты:

  1. Сүз, сүзтезмә һәм җөмлә турында белемнәрне камилләштерү

2. Җөмлә чикләрен күрсәтә белү

3.Үз фикерләрен әйтә, дәлилли, шулардан чыгып нәтиҗә ясый белүләренә ирешү.

4.Укучыларның уйлау сәләтен, мөстәкыйль активлыкларын, фикерләрен дәлилләргә өйрәнү күнекмәләрен үстерү.

5.Укучыларда укуга кызыксыну уяту.

Фикер сәләтен үстерү максаты - яңа укыту алымнарын кулланып, укучыларның аралашу күнекмәләрен, логик фикерләү сәләтен, мөстәкыйльлекләрен, иҗади активлыкларын үстерүгә ярдәм итү; укучыларның үз фикерләрен тиз һәм төгәл әйтә белүләренә ирешү, шулардан чыгып нәтиҗә ясый белүләренә ирешү;

Тәрбияви максат - аралашу һәм коллективта хезмәттәшлек итү күнекмәләрен, кешелеклелек, ярдәмчеллек сыйфатларын тәрбияләү.

КУУГ: : классташлар һәм укытучы белән уку эшчәнлеген оештыруда хезмәттәшлек итү, тыңлый белү, диалог төзүдә һәм коллектив фикер алышуда катнашу, мәгълүмат туплауда үзара хезмәттәшлек инициативасы күрсәтү, иптәшеңнең гамәлләрен бәяләү.

ТБУУГ: төп билгеләрне аерып күрсәтү, логик фикерләү чылбырын булдыру.

ШУУГ: үзмаксат кую, күршеңә ярдәм итүдә танып белү инициативасы күрсәтү, үз уңышларың , уңышсызлыкларың сәбәпләре турында фикер йөртү.

РУУГ: кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу, үзконтроль, үз эшчәнлегеңне контрольгә алу, биремнәрне үтәүнең дөреслеген тикшерү

Җиһазлау. Ноутбук, проектор , презентация.

Дәрес тибы: Яңа белемнәр бирү.



Дәрес планы:

Дәрес элементлары

Вакыт

1

Оештыру моменты (исәнләшү, уңай психологик халәт тудыру)

2 мин

2

Актуальләштерү( үткән материалны кабатлау. Яңа материалны үзләштерүгә ихтыяҗ тудыру )

3 минут

3

Төп өлеш ( Уку мәсьәләсен кую. )

16 минут

4

Ныгыту (Яңа белемнәрне ныгыту, мөстәкыйль куллану)

15 минут

5

Йомгаклау ( белемнәрне бәяләү Рефлексия. Уку эшчәнлегенә нәтиҗә)

7минут

6

Өй эше ( өй эшен хәбәр итү, аны башкару ысулын аңлату)

2 минут

Дәрес этабы

Этаплар эчтәлеге

УУГ

I. Оештыру. Эшкә кызыксыну тудыру

Максат: дәрес эшчәнлегенә керешеп китү ихтыяҗы булдыру өчен шартлар тудыру


-Исәнмесез, укучылар! Кәефләрегез ничек?

1 слайд

Әйдәгез бер-беребезгә елмаеп карыйк һәм хәерле эш сәгате телик.

Хәерле көн миңа!

Хәерле көн сиңа!

Хәерле көн сезгә!

Хәерле көн барыбызга да!

-Рәхмәт укучылар, утырыгыз!


КУУГ: классташлар һәм укытучы белән уку эшчәнлеген оештыруда хезмәттәшлек итү


II. Актуальләштерү. Яңа материалны үзләштерүгә ихтыяҗ тудыру

Максат: элек үзләштергән белемнәрне мөстәкыйль рәвештә искә төшерү мөмкинлеге булдыру

1. Өй эшен тикшерү. №32, 19 нчы бит.

2. Үткәнне искә төшереп кабатлау.

- Предметны, билгене, эшне белдергән сүзләр ничек атала? (Исем, сыйфат, фигыль)

- Нинди сүзләр баш хәрефтән языла? Мисаллар китер.(Кеше исемнәре, хайван кушаматлары, шәhәр, елга, авыл исемнәре).



Бүген без сезнең белән сүзтезмәләр һәм җөмләләр темасы белән танышырбыз, җөмлә чикләрен күрсәтә белү максатын куярбыз.

ТБУУГ: төп билгеләрне аерып күрсәтү

РУУГ: кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу

КУУГ: тыңлый белү, коллектив фикер алышуда катнашу

III. Уку мәсьәләсен кую.

Максат: яңа белемнәр кабул итүне оештыру һәм үзләштерүгә юнәлеш бирү;

килеп туган уку мәсьәләсен анализлау; дәреснең темасын, максатын билгели белү

-Бу нәрсәләр?

Укучы, бала, көз (Сүзләр)

-Бу сүзләргә нинди соравына җавап бирүче сүзләрне куйсак, алар ничек үзгәрә? Мәсәлән: тырыш укучы, акыллы бала, алтын көз

-Алар хәзер ничек атала?(сүзтезмәләр дип атала)

Безнең сыйныфта тырыш укучылар күп. Минем апаем бигрәк акыллы бала.

- Без хәзер сүзтезмәдән нәрсә ясадык? (җөмлә)

- Уйнап алыйк, укучылар! Ромашка таҗларындагы сүзләрдән җөмлә төзегез:

Гөлфия, үзе, урынын, hәр, җыя, көнне.

Көн, ул, саен, идән, себерә, су, сибә, гөлләргә.

- Димәк, нәрсә ул җөмлә? Аның азагында нинди тыныш билгеләре куябыз?


ТБУУГ: танып белү мәсьәләсен мөстәкыйль ачыклау һәм максат кую

РУУГ: кагыйдә, инструкцияләрне истә тоту һәм аларга ияреп гамәлләр кылу

КУУГ: коллектив фикер алышуда катнашу

ШУУГ: үзмаксат кую

IV.Ял минуты

"Әйт әле, үскәнем..."


V. Яңа белемнәрне ныгыту, мөстәкыйль куллану

Максат:

укучыларның алган белемнәрен практик кулланырга мөмкинлек тудыру.

-Хәзер дәфтәрләрне ачып числоны һәм теманы күчереп язабыз.


Егерме беренче сентябрь.

Сыйныф эше.

Җөмлә.


  1. №34 - 22 бит - Текстта ничә җөмлә бар? hәр җөмләдә ничә сүз бар?


  1. №37 - 24 бит- Җөмлә чикләрен билгелә, тыныш билгеләрен куеп яз.

Мин җәй көне шәhәрдә булдым апа мине музейга алып барды икенче көнне паркта ял иттек авылга мин самолет белән кайттым дусларыма шәhәрдә күргәннәремне кат-кат сөйләдем


  1. Сүзтезмәләр белән җөмләләр төзеп язу.

Матур чәчәкләр.- Без болында матур чәчәкләр җыйдык.

Түгәрәк күл. - Малайлар түгәрәк күлдә балык тоталар.

Зур цирк. - Безнең шәhәрдә зур цирк бар.


РУУГ: үзконтроль, биремнәрне үтәүнең дөреслеген тикшерү

ШУУГ: күршеңә ярдәм итүдә танып белү инициативасы күрсәтү

УУГ: , тыңлый белү, коллектив фикер алышуда катнашу, мәгълүмат туплауда үзара хезмәттәшлек инициативасы күрсәтү

VI.

Рефлексия. Уку эшчәнлегенә нәтиҗә.

Максат: дәрестәге эшчәнлекне анализлау, белемнәрне бәяләү; дәрестә алган белемнәрнең әһәмиятен аңлау, аларны киләчәктә куллана белү

-Укучылар, алдыбызга куйган максатка ирешә алдыкмы?

Нәрсәләр аша?

Кайсы биремне эшләгәндә авырлыклар туды?

Нинди яңалыклар белдегез?

Үзбәя бирү.

  1. Дәрес материалын бик әйбәт үзләштердем, хәтта иптәшләремә дә булыша алам. 5

  2. Әйбәт эшлим, материалны аңладым. 4

  3. Әйбәт эшлим, ләкин иптәшемнең ярдәменә каршы килмим. 3

ШУУГ: үз уңышларың, уңышсызлыкларың сәбәпләре турында фикер йөртү

ТБУУГ:логик фикерләү чылбырын булдыру

РУУГ: үз эшчәнлегеңне контрольгә алу

КУУГ:укытучыны тыңлау, сораулар бирү.

VII. Өй эше

Максат: өй эшен хәбәр итү, аны башкару ысулын аңлату

№38 - 24 нче бит, бирелгән сүзләрдән җөмләләр төзеп язарга.

Күп, дусларым, минем.

Мәктәпкә, барабыз, бергә, без.

Уйныйбыз, бергә, саен, көн, без.

Бик, яшибез, дус, без.








 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал