7


  • Учителю
  • Внеурочное занятие. Сөмбелә бәйрәме.

Внеурочное занятие. Сөмбелә бәйрәме.

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Муратова Айгөл Фәндәм кызы

I квалификацион категорияле

башлангыч сыйныфлар укытучысы





Сөмбелә бәйрәме.



Алинә. -Гөлфия, бүген апа бәйрәм үткәрербез дигән иде, мин инде кайгырып беттем.

Гөлфия.- Нигә?

Алинә.- Ничек инде нигә? Беркем дә килмәс инде, кемнең чөгендер төясе, кемнең мал карыйсы, детсадтан апаен аласы, дәрес әзерлисе, тагын инглиздән сүзләр ятлыйсы, һәм тагын әллә нинди эшләр.

Гөлфия.- Алинә, син бер дә аптырама. Кара әле. Күпме кунак җыелган! Һәр эшнең үз вакыты.

Алинә.-Әйе, Гөлфия. Без бит авыл балалары, безне бернинди эш тә куркытмый. Шулай бит.

Гөлфия.-Шулай Алинә. Без эштән курыкмыйбыз, бәйрәм дә итә беләбез.Әйдә бәйрәмне башлыйк алайса.



Алинә - Хәерле кич, әти - әниләр, укытучылар, укучылар! "Сөмбелә" бәйрәмен башларга рөхсәт итегез!



Гөлфия - Көз килде.Үләннәр

Саргайды, шиңде.

Сап-сары яфраклар

Җиргә сибелде.



Алинә. Көз килде.

Уңыш җыелды.

Табын сый белән тулды.

Рәхим итегез, дуслар

Көзге бәйрәмгә!



Сезне бәйрәм белән котлап җырлый Шәмсиева Нәзилә. "Күңелле безнең авыл."



Алинә. Кешелекнең үзе шикелле үк,

Борынгыдан килә бәйрәмнәр

Шатлыкларын бәйрәм итә кеше,

Бәйрәмнәрдә олы ямьнәр бар.



Кызлар җырлый. "Туган телем".



Сүз Муратова Айгөл апага бирелә.



"Сөмбелә" сүзенең килеп чыгышы б.э. к. Алгы Азиядә яшәгән һәм игенчелек белән шөгыльләнгән борынгы шумерларның мәдәниятенә барып тоташа. Алар телендә "шумбул" "сары башак" дигән мәгънәгә туры килгән.

Нәүрүз бәйрәме игенчелек циклын башлап җибәрсә, Сөмбелә бәйрәме аны тәмамлап - йомгаклап куйган. Чөнки бу вакытта инде урып - җыю эшләре һәм уҗымга сөрү төгәлләнә торган булган, ашлык әвеннәргә, кибән - эскертләргә куелган, сугылганы келәт - амбарларга тутырылган

Менә шундый көзге муллык - туклык чорына туры килгәнгә күрә дә, халык Сөмбелә бәйрәмен, аеруча мул сый - ризык әзерләп, көр күңел белән үткәрелә торган булган: һәр өйдә бу көнгә яңа уңыштан төрле камыр ашлары әзерләнгән, максыма дип йөртелгән сыра кайнатылган, йола ризыгы һәм муллык билгесе булган бавырсак пешерелгән.



Алинә. Ашлык булып җирдә үсә

Уңыш бит ул «Сөмбелә»

Бөтен җирне нурга күмә

Кояш кебек «Сөмбелә»

Ахметшина Чулпан һәм Хабибрахманова Алсу башкаруында җыр. "Нәни дусларым"

Гөлфия. Сөмбелә бәйрәме - Уңыш бәйрәме

Күңелләр сөенә, шатлана.

Мул уңыш бирдең син, игенчем,

Илемә китердең тантана.

Алинә. Сүз үзебезнең хуҗалыгыбызда тырыш хезмәтләрен куйган абыйларыбызга бирелә.

</<font color="#444444">Гөлфия. Авылыбызда уңган , булган игенчеләребез яши. Барлык игенчеләребезгә авыр, мактаулы хезмәтләрендә зур уңышлар, бетмәс көч, сүнмәс дәрт телибез.

Сезнең каршыгызда Тимерова Алинә бии.

Гөлфия Кырлар буш кала,

Яңгырлар ява.

Җирләр дымлана,

Бу кайчан була?

-Әйе, бу алтын .сары, мул көз айлары.

Гармунда үзенең матур көйләрен сыздыра Авзалов Альберт.



Алинә. Иртәнге җил йомшак кына итеп

Сыйпап үтә иген басуын

Яратыйк без, дуслар, бар дөньяның шулай

Икмәк исе белән аңкуын.



Гөлфия Җиребез юмарт, халкыбыз

Кунакчыл һәм олы җанлылар.

Сүзгә бераз саран булса да,

Җырга оста, эштә данлылар.

Кызлар башкаруында шаян бию.Татар кызлары.



Айгөл апа .Сөмбелә " бәйрәменә үзләренең күчтәнәчләре белән укучылар килде. Күчтәнәчләрнең дә ниндие әле. Уен - көлке, шаян мәзәкләр, тапкыр сүзләр, әче чеметешләр берсе дә калмаган. Әйтерсең "Сөмбелә" - көлке капчыгы. Дөрес итәсез, дуслар. Айлар буе тырыш хезмәттән соң , уйнап көлеп күңел ачуга, ни җитә?



Уңышларыбыз да аз түгел. Быел мәктәп укучылары һәм әти - әниләр көче белән бәрәңге , суган, кишер, чөгендер эшкәртелде. Көз көне 1 - 9 класс укучылары уңышны алып тапшырдылар. . Хезмәтегез өчен рәхмәт укучылар.

Хәзер сүзне малайларга бирәбез.

"Шалкан әкияте."

Сәхнәдә 5 нче һәм 6 класс укучылары чыгышы.

Бүген Муратов Ризат ның туган көне.Аны бәйрәм белән котлыйбыз.

Айгөл апа.Сөмбелә тамашасында уеннар үткәрелгән. Бүген дә безнең өлкән класс укучылары Сөмбеләгә үз программалары белән килделәр .

Командалар ашкынып тора

Безнең алга тизрәк чыгарга

Аларның теләген кабул итик

Рөхсәт бирик чыгыш ясарга.

Рәхим итегез. 7-9 класс укучылары чыгышы.

Алинә. Моңсуланып калды күлләр

Озаткач аккошларын

Көзге җилләр сыйпап үтә

Күлләрнең камышларын.

Гөлфия. Басу-кырлар бушап калган,

Җыелган арышлары.

Басулардан ага төсле

Көзләрнең сагышлары.

Алинә.Бәйрәмебез шуның белән тәмам. Игътибарыгыз өчен зур рәхмәт. Сау булыгыз!



 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал