7


  • Учителю
  • Технологическая карта по математике на тему 'Число и цифра 8' (1 класс)

Технологическая карта по математике на тему 'Число и цифра 8' (1 класс)

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала


МБОУ "Старомензелябашская СОШ имени А.Тимергалина"



1 нче сыйныф өчен математика фәне буенча

" 8 саны һәм цифры" темасына эшләнгән

технологик карта.





Эшләде:

I нче категорияле

башлангыч сыйныфлар укытучысы

Кызрачева Нурзия Марваровна

2014 ел

Предмет: Математика.

Класс:1 класс.

Дәрес тибы: Яңа белемнәр үзләштерү. .

"8 саны,8 цифры" темасы буенча технологик карта.

Тема

"8 саны,8 цифры."


Максат

8 санын,8 цифрын танып белергә,,

10 эчендә туры һәм кире тәртиптә санау күнекмәләрен үстерү,гамәлләр үтәү, саннарны чагыштыру буенча белемнәрне ныгыту

Фронталь һәм индивидуаль эшләү культурасы тәрбияләү.

Универсаль уку гамәлләре формалаштыру:

Шәхескә кагылышлы УУГ:

Уку эшчәнлегенең уңышлар критериясе нигезендә үзбәяләү сәләте формалаштыру.

Регулятив УУГ:

Укытучы ярдәмендә дәреснең максатын билгели һәм формалаштыра белү; дәрестәге гамәлләр эзлеклелеген әйтү; күмәк төзелгән план буенча эшләү; үткәнгә карап бердәй бәяләү дәрәҗәсендә эш үтәлешенең дөреслеген бәяләү; ясалган хаталарны исәпкә алу һәм эшләрне бәяләүдән соң төзәтүләр кертү;

Коммуникатив УУГ:

Үзеңнең фикереңне телдән матур итеп әйтә белү; башкаларны ишетә һәм тыңлый белү;

Танып-белү УУГ:

Танып - белү максатын билгеләү; кирәкле информация туплау; үткәндә өйрәнгәнне яңасыннан аера белү; дәреслектән, тормыш тәҗрибәңнән, дәрестә алган информациядән файдаланып сорауларга җавап бирү.

Планлаштырылган

нәтиҗәләр

Предметлы: 8 цифрын язу һәм аны таный белү.

Шәхескә кагылышлы: дәреслек геройларына, күршеңә ярдәм итүдә танып-белү инициативасы

Метапредметлы:Укытучы ярдәмендә дәреснең максатын билгели һәм формалаштыра белү; дәрестәге гамәлләр эзлеклелеген әйтү; күмәк төзелгән план буенча эшләү; үткәнгә карап бердәй бәяләү дәрәҗәсендә эш үтәлешенең дөреслеген бәяләү; ясалган хаталарны исәпкә алу һәм эшләрне бәяләүдән соң төзәтүләр кертү; үз фикереңне дөрес итеп әйтү;( Регулятив УУ):

Үзеңнең фикереңне телдән матур итеп әйтә белү; башкаларны ишетә һәм тыңлый белү; мәктәптә аралашу кагыйдәләре турында сөйләшү һәм аны үтәү. (Коммуникатив УУГ)

Үзеңнең белем системасында ориентлаша белү; үткәндә өйрәнгәнне укытучы ярдәмендә яңасыннан аера белү; яңа белемнәр табу; дәреслектән, тормыш тәҗрибәңнән, дәрестә алган информациядән файдаланып сорауларга җавап бирү. (Танып-белү УУГ)

Төп төшенчәләр

8 саны, 8цифры тамгаланышы


Предметара бәйләнешләр

Төп ресурслар

Математика .Әйләнә- тирәбездәге дөнья . Әдәби уку.Сәнгать.


Г.В.Дорофеев, Т.Н.Миракова. Математика. Учебник для 1 -го класса.Часть 1.Стр.56

Өстәмә ресурслар

Ноутбук,проектор,

ИКТ-презентация

Дәфтәр.


Киңлекне оештыру

Фронталь эш, индивидуаль эш,парларда эш, төркемнәрдә эш.



Үткәрү технологиясе

Укучы

эшчәнлеге

Укытучы эшчәнлеге

Планлаштырылган нәтиҗәләргә ирешү өчен укучыларга бирелгән биремнәр

Диагностик

биремнәр

1.Уку эшчәнлеген мотивлаштыру.


Максат:

-укучыга уку эшчәнлегенә кереп китү өчен шартлар булдыру;

-уку эшчәнлеге адымнарын һәм дәреснең тибын ачыклау;


Шигырьне кабатлыйлар;

Бер-берсенә елмаеп сәлам бирәләр,уңышлар телиләр.


Дәреснең девизын, тибын, әйтәләр, уку эшчәнлеге адымнарын атыйлар.

Үтәлергә тиешле таләпләргә туры китереп уку эшчәнлеген оештыру .

Укучының уку эшчәнлегенә эчке ихтыяҗы тусын өчен шартлар тудыру,тематик рамка булдыру.


Уку эшчәнлеге адымнарын һәм дәрес тибын атауны оештыра.

1.Звонок булды,(2слайд)

Дәрес башланды.

Елмаеп алдык,

Дөрес утырдык.

-Кәефләр ничек?

-Кәефләр бик шәп. Күрәсез бүген гади дәрес кенә түгел ,кунаклар бар.Басып матур итеп исәнләшәбез дә дәресебезне башлыйбыз.

Дәрестә яхшы эшләсәк,матур итеп җавап бирсәк- сезне бүләк-сюрприз көтә.

2.Актуальләштерү.Балалар,дәрескә

"Йомры икмәк"геройлары да килгән бит әле.(3слайд )Телдән исәпләүләрне башкарып, йомры икмәкне куяннан коткарыйк.(4 слайд)

а)-Әйдәгез,укучылар, санау күнекмәләрен ныгытып алыйк.

-1дән 10 га санап карыйбыз,

-10нан -1гә кадәр санап карыйбыз.

б) РАУНД ТЭЙБЛ структурасы белән эшлибез.( Бер минутта укучылар кәгазьдә бирелгән эшне чиратлап түгәрәк буен ча бер биттә эшлиләр)

2+1= 1+1= 3+1=

4+1= 5+1=

в) "Эндәшмә" уены

-5 тән алда торган сан,

-5 тән соң торган сан,

-4нең сул як күршесе,уң як күршесе

-3 белән 5 арасындагы сан

-2 белән 1 нең суммасы

- 4 белән 1нең аермасы

-3тән 3не алгач, ничә була?

г)геометрик материал буенча эш(5слайд)Ничә түгәрәк?Ничә квадрат? Ничә өчпочмак ? Кайсы күбрәк? Тигезләр өчен нишлибез?

Булдырдыгыз,куяннан котылды йомры икмәк, үз юлына тәгәрәп китеп барды.Ләкин тагын кем очрый?

Ни өчен бу кагыйдәләрне һәркемгә үтәргә кирәк?

II .Белемнәрне актуальләштерү һәм сынау максатыннан үткәрелгән уку эшчәнлегендәге кыенлыкларга игътибарны юнәлтү.


Максат:

- сынау максатыннан үткәрелгән уку эшчәнлеген оештыру;

-индивидуаль кыенлыкларга игътибарны юнәлтү.


Укытучы сорауларына җавап бирәләр, укытучы җитәкчелегендә

биремнәр эшлиләр.


Картинадан карыйлар һәм дәрес этапларын укытучы белән кабатлыйлар.

Слайдларны күрсәтә, актуальләштерүне оештыра.


Актуальләштерелгән белемнәне йомгаклый.


II.Дәрес проблемасын кую.

(8санын кертүгә әзерлек)

- Ә хәзер безгә йомры икмәккә Бүредән (6 слайд) качарга ярдәм итәргә кирәк. Экранда саннар рәте бирелгән,ләкин кайдадыр хата киткән.Әйдәгез, дөресләп китик.

1,2,3,5,4,6,7, (7слайд)

-Кайсы сан буталган?

-Аны кая куярбыз икән?

-Менә тәртипләнгән(8слайд).

Ә хәзер бу саннар өстендәге йолдызчыкларны уң як күршеләренә күчерик.

-Ничек уйлыйсыз,ә 7 саны өстендәге йолдызчыкны нишләтик?

-Димәк,нинди сан белән танышабыз?

-Дөрес ,8 саны,8 цифры белән танышабыз ( (9слайд)

III .Килеп чыккан кыенлыкның урынын һәм сәбәбен ачыклау.

-кыенлык чыккан урынны һәм сәбәпне табып алу.

Укытучы ярдәмендә килеп чыккан кыен-лыкның урынын һәм сәбәбен ачыклыйлар

Килеп чыккан кыен-лыкның урынын һәм сәбәбен ачыклауны оештыра.

III. -Нинди урында авырлыклар килеп чыкты?(8санын язганда)

-Ни өчен андый авырлык килеп чыкты?

(Чөнки 8 лене белмибез)


IV.Төзелгән проектны реальләштерү.

  • төзелгән проектны план буенча тормышка ашыру;

  • кыенлык чыккан урынны һәм сәбәпне юкка чыгару;


  • дәреснең темасын ачыклау;

Алдагы эшчәнлек этабын укытучы ярдәмендә әйтәләр.

Укытучы ярдәмендә төзелгән план нигезендә биремнәрне үтиләр.


Яңа белемнәргә игътибарны юнәлтәләр.

Укытучы ярдәмендә дәреснең темасын формалаштыралар..

Алдагы уку эшчәнлеге адымын ачыклауны оештыра.

Төзелгән план нигезендә биремнәрне үтәүне оештыра.

Кыенлык чыккан урынны һәм сәбәпне юкка чыгаруны оештыра;


IV.Матур язу күнегүе.

8 цифрын язу. (8цифрының язылышын аңлату)(10 слайд)

а)8лене язу тәртибен аңлату

б)һавада язып карау

в)эш дәфтәрендә 1 юл язу( язганда утыру кагыйдәләрен искә төшерү)

г)кул чукларын ныгыту өчен (11слайд)

Дәреслек белән эш.

-Балалар,алдагы дәресләрдә тавыкның ничә чебие чыккан иде?

-Димәк, нинди сан белән танышкан идек?(7)

-Бүген ничәгә артты?

7+1=8(12слайд)

-чыршы бизәү

8-1=7

Сәгать уклары ничәне күрсәтә?


ФИЗМИНУТКА (13 слайд)

МИКС- ФРИЗ - ГРУП

(Муз (Музыкага балалар кушылалар,

музыка туктауга тынып калалар һәм сорауның җавабына карап, төркемгә җыелалар)

1)Тавыкның ничә тәпие пар?

2)Ботакта 4 кош утыра иде,берсе очып китте.Ботакта ничә кош калды?

3) Сез атнада ничә көн укыйсыз?

4) Бер кулда ничә бармак?

4

Шулай итеп,без 8лене язарга өйрәнеп, куянга булыштык, бүредән коткардык .Йомры икмәк алга таба тәгәрәгән.Тагын юлында кем очрый?

(14 слайд)


V.Беренчел ныгыту.

Максат: укучыларның аңлап эшләү эшчәнлекләрен оештыру.

Алдагы эшчәнлек этабын укытучы ярдәмендә әйтәләр.


Күмәк һәм шәхси якын килеп бирелгән биремнәр башкаралар

Алдагы уку эшчәнлеге адымын ачыклауны оештыра.


Биремнәрне укып аңларга ярдәм итә.

Алдагы этапка күчәбез.Ныгыту.

Ә хәзер ,укучылар, йомры икмәккә аюдан котылу өчен сездәге акчалардан 8 сум акча җыеп бирергә кирәк.


1.№3 ,85 нче бит. (Чын акчалар белән )

Булдырдыгыз,укучылар, аюдан да коткардык йомры икмәкне. Шуннан соң тәгәрәгән дә тәгәрәгән, аның каршысына бер төлке килеп чыккан.(15 слайд)

Төлкедән котылдыру өчен безгә эш дәфтәрләрендә эшләргә кирәк.

Китап 84 бит. №3.

VI.Эталон буенча үзтикшереп мөстәкыйль эшләү.

  • яңа белемнәрне кулланып мөстәкыйль эшләү;

  • үзтикшерү һәм үзбәяләүне оештыру;

  • хаталар өстендә эшләүне оештыру.

Дәфтәрләрдә мөстәкыйль эшлиләр

Яңа белемнәрне кулланып мөстәкыйль эшлиләр.


Төркемнәрдә эшлиләр.


Үзбәя куялар.


Үзара тикшерәләр (парларда эш)

Алдагы уку эшчәнлеге адымын ачыклауны оештыра.


Яңа белемнәрне кулланып мөстәкыйль эшләүне оештыра.


Үзтикшерү һәм үзбәяләүне оештыра.

  1. -Алдагы этап нинди?

-дәфтәрләрдә эш

(эталон буенча тикшереп мөстәкыйль эш.)

2.Эш дәфтәре 72нче бит. №2

Парлап тикшерү.


3.Эш дәфтәре 72 нче бит. №3. Үрнәктәгечә эшләү.

Үзтикшерү.


4.Эш дәфтәре. 72 нче бит. №5.

Төркемнәрдә эшләү

VII. Кабатлау һәм ныгыту.

Максат: үткәннәрне кабатлау һәм ныгыту;

Укытучы ярдәмендә төзелгән план нигезендә биремнәрне үтиләр.

Биремнәрне үтәүне оештыра.

Логик фикерләүгә нигезләнгән у ен оештыра.

Кабатлау һәм ныгыту.

1.Эш дәфтәре. 72 нче бит. №6 ,№7.

Фронталь тикшерү

2.Уен."Кайсы артык."?


Эш дәфтәре 72нче бит. №6 инеш

сызарга.


VIII. Дәрестә уку эшчәнлеген рефлексияләү


Максат:

-дәрес эчтәлеген исәпкә алу;

-укучыларның үз уку эшчәнлекләрен бәяләүне оештыру, дәресне йомгаклау;

Укытучы сорауларына җавап бирәләр.


Схема буенча дәрестә нәрсәләр өйрәнүләре, нәрсәләр белүләре, булдыра алулары турында сөйлиләр.


Үзләренә билге куялар.

Рефлексияне оештыра.

Үзләренә билге куюны оештыра.

Дәрескә йомгак ясыйбыз.

Нинди максат куйдык? Максатка ирештекме? Дәреснең темасы нинди булды?


Дәрестә нәрсәләргә өйрәндек? Схема буенча сөйләгез.

Үзегезнең дәрестәге эшчәнлегегезне бәяләгез. Бәяләү өчен кулланыла торган фигураларыгызны алыгыз.



 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал