7


  • Учителю
  • Разработка урока по татарскому языку для 3 класса «Фигыль темасын кабатлау»

Разработка урока по татарскому языку для 3 класса «Фигыль темасын кабатлау»

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание: "Описание материала:Дәрес кабатлауһәм белемнәрне ныгытудәресе. Укучылар бу дәрестәфигыль сүз төркеменөйрәнгәндә алган белемнәренгомумиләштерәләр.Әлеге дәрес укучыларның белем сыйфатын күзәтү (диагностикалау) буларакта оештырылды.Вакытны исраф итмәү һәм башкару сый
предварительный просмотр материала


Фигыль темасын кабатлау.

(3 сыйныфта татар теле дәресе.)


Максат: 1.Фигыльләр турында үтелгән материалны ныгыту,кабатлау.

2.Укучыларның сөйләм телендә фигыльләрне дөрес итеп куллана белергә өйрәтү.

3.Укучыларда әдәплелек,әхлаклылык сыйфатлары,игътибарлылык һәм мөстәкыйльлек тәрбияләү.

Материал: А.Х Нуриева,Ч.М.Харисова.Татар теле дәреслеге.(икенче кисәк) 3 сыйныф;С.Г.Вагыйзов "Кызыклы грамматика";Нәкый Исәнбәт "Отканга мәкаль,тапкырга табышмак"; Җ.З.Багаева "Татар теленнән грамматик биремнәр";Әдәплелек дәресләре "Көч һәм рух тамырлары".

Җиһазлау: тарату материаллары,таблицалар,компьютер,экран.

Дәрес төре: Уен-дәрес.

Дәрес тибы: кабатлау,гомумиләштерү.

Метод һәм алымнар: Әңгәмә,сорау-җавап, Халык авыз иҗаты.

Эшчәнлек формасы:фронталь,индивидуаль һәм төркемнәрдә эшләү.

Дәрес барышы:

Эпиграф: Үз ана телем-минем өчен матур,иң тәмле тел.

Үз телем-үз әйберем булган өчен ярата күңел. (Мәҗит Гафури)

1. Оештыру моменты:(Уңай психологик халәт тудыру)

Укытучы: Исәнмесез,укучылар!

Хәерле көннәр сезгә!

Зиһен һәм тел ачкычлары

Телимен һәммәгезгә.

Әйдәгез, балалар бер-берегезгә карап елмаешыйк та, матур,яхшы кәеф белән үзебезнең дәресебезне башлап җибәрик..

Бүгенге дәресебез гадәти генә дәрес түгел. Ә уен-дәрес.


2.Уен-дәрес барышы:

" Матур язу күнекмәсе" аланында.

-Укучылар дәфтәрләрне ачабыз. Бүгенге числоны язабыз.

"Тестлар" утравында

Үткән дәрес материалын актуальләштерү.

Фигыль темасы буенча тест үткәреп алу.(компьютерда тест эшләү)

1.Фигыльгә туры килгән билгеләмәне күрсәт:

а) предметның билгесен белдерә;

б)предметны белдерә,

в)предметның эшен,хәрәкәтен белдерә,

г)предметның санын белдерә.

2.Фигыль нинди сорауларга җавап бирә?

а) кем?нәрсә?

б)нишли?нишләде? нишләр?нишләячәк?

в)нинди?кайсы?

г)ничә? ничәнче? күпме? ничәшәр?

3.Укый фигыленең юклык төре нинди кушымча ала?

а) -ма,

б) -мә,

в) -мый,

г)-ми.

4.Җырладым фигыле нинди заманда?

а)хәзерге заман,

б) үткән заман,

в) киләчәк заман.

5.Киләбез фигыле ничәнче затта?

а)1 зат,

б) 2 зат,

в) 3 зат.

(Хәзер компьютер дөрес җавапларны чыгарыр. Җавапларны карау,тикшерү)

1.в; 2.б; 3.в; 4.б; 5.а.

Укучылар без фигыль сүз төркемен өйрәнүебезне тест ярдәмендә тикшердек.

Димәк, фигыльләр эш-хәрәкәтне белдерәләр, зат-сан белән төрләнәләр. Хәзерге,үткән һәм киләчәк заманда киләләр.Барлык һәм юклыкта булалар.

Менә безгә түбәндәге шигырь юллары фигыльләр турында нәрсәләр әйтәләр икән:

Эшне,хәлне,хәрәкәтне

Без белдереп киләбез.

Эшләүченең азмы,күпме

Икәнен дә беләбез.

Кайсы затның эшләвен

Дөрес әйтә алабыз.

Төрле мәгънәләр буенча

Төркемләнә алабыз.

Кирәк икән-боерабыз,

Кирәк икән тыябыз,

Җөмләләрдә төрле-төрле

Заманнарда киләбез.

Исемнән дә ясалабыз,

Җөмләләр дә төзибез,

Кирәк икән кушылабыз,

Шулай актив йөрибез.

Фигыльләр алар кирәкле сүз төркемнәре. Алардан башка тулы матур җөмләләр төзи алмыйбыз.

Без сәяхәтебезне "Матур язу" һәм "Тестлар" аланыннан башлап җибәрдек инде.

Ә хәзер без "төрләндер " елгасына барырбыз.

Укый һәм яза фигыльләрен зат-сан белән төрләндерергә.

Мин укыйм язам

Син укыйсың язасың

Ул укый яза

Без укыйбыз язабыз

Сез укыйсыз язасыз

Алар укыйлар язалар

"Синонимнар" ярында эшне дәвам итәрбез:

Мин сезгә компьютерда фигыльләр язган слайдны ачам. Сез шушы фигыльләргә мәгънәләре белән охшаш,ягъни синоним фигыльләрне табыгыз һәм дәфтәргә языгыз.


Курка

Курка куана

Шатлана кабалана

Ачулана ялт-йолт килә

Арый шүрли

Ашыга әрли

Туңа сула

Чылана көлә

Кибә талчыга

Ялтырый өши

Кузгала юешләнә

Шаулый ялвара

Шаяра китә

Булыша гөжли

Үтенә ярдәмләшә


"Ял итү" болынында. Физкультминут.

Кышкы урманга килдек.

Матур урыннар күрдек.

Тун кигән каен-уңда,

Ямь-яшел чыршы - сулда.

Кар бөртекләре оча,

Әйләнеп җирне коча.

Кар бөртеге өйгә керде

Өй эчендә очып йөрде

Менә шулай, менә шулай

Өй эчендә очып йөрде.

Кар бөртеге бик аз очты

Суздым аңа җылы учны.

Менә шулай, менә шулай

Суздым аңа җылы учны

Кар бөртеге учка кунды

Учка кунды һәм юк булды.

Менә шулай,менә шулай

Учка кунды һәм юк булды.


Юлыбызны дәвам итәбез.

"Юл биремнәре"(Дәреслектән 54 нче күнегү)

Бирелгән фигыльләргә антонимнар табарга .

Ала,ача, керә,килә,бара,елый,менә,кия.

(бирә, яба,чыга, китә,кайта,көлә,төшә,сала)


"Антонимнар" шәһәренә килеп җиттек.

Дәреслектән 55 нче күнегүне эшлибез.

Антоним фигыльләрне тиешле урынга куеп язарга.


Кошлар көз көне җылы якка китәләр, яз көне тагын әйләнеп.......(кайталар).

Язын төннәр кыскара,ә көннәр........(озыная)

Көзен үләннәр корый,ә язын.....(яшәрә).

Җәй коры килсә,елгалар саега,яңгы күп яуса, елгалар ....(ташый) тирәнәя.

Безнең кибет иртән ачыла,кичен......(ябыла).

Ком кояш астында көн буе җылына,кичен ул кисәк.....(суына)


"Табышмаклар" ерганагы

Табышмаклар язылган карточкалар бирелә. Табышмакларны укырга,фигыльләрне табарга һәм табышмакның җавабын әйтергә.

1Утыра бер ак чүлмәк,

Өстенә кигән йөз күлмәк. (Кәбестә)

2.Җир астында җиз бүкән-

Һәр көн ашыйсың, иркәм.(бәрәңге)

3.Үсә койма буенда,

Гел чагудыр уенда,

Уты да юк-яндыра,

Корт чаккан эз калдыра. (кычыткан)

4.Асфальт өстеннән өй чаба,

Эче тулы бала-чага.(автобус)

5.Ура,суга,җилгәрә,

Үзе төяп җибәрә.(комбайн)

6."Ти!" дисәң-тими,

"Тимә!" дисәң-тия.(иреннәр)


"Кызыклы грамматика" тукталышы.

1.Мәкальләрне дәвам ит. Әйтеп бетермәгән фигыльләрне әйтеп бетерергә.

(Мәкальләр компьютерда слайдда)

1.Кем эшләми, шул............

2. Сабанда сайрашмасаң,ындырда.....

3.Күп укыган,күп.....

4.Ни чәчсәң,шуны....

5.Нинди китап укысаң,шундый кеше....


Җавапларны карыйк:

1. ашамый.

2. ыңгырашырсың.

3. белер.

4. урырсың.

5. булырсың.


2. "Нәрсә нишли?"


Яңгыр.... Буран... Аш.... Кояш... Балык... Җил...Елан.... Чишмә.... Карга....

Үрдәк.... Сандугач....

3.Мәкальләрнең соңгы сүзен кроссвордка язсагыз,вертикаль буенча килгән шакмаклардан кунакларга әйтер сүз укырсыз.


1.Бит күрке күз,

Тел күрке ...(сүз)

2.Таш белән атканга аш белән...(ат)

3.Кунак булсаң,тыйнак ..(бул)

4.Иле барның теле...(бар)

5.Уйнавын уйна,эшеңне дә...(уйла)

6.Бәхетне юлдан эзләмә, белемнән...(эзлә)

7Оста барда кулың..(тый)

8.Аз сөйләгез,күп ..(эшләгез)

9.Кеше җырын җырлыйм дип,үз җырыңны..(онытма)

10. Кеше холкын күзәт,үзеңнекен ...(төзәт)

с

ү

з

а

т


б

у

л


б

а

р


у

й

л


а

э

з

л

ә

т

ы

й

э

ш

л

ә

г

е

з

о

н

ы

т

м

а

т

ө

з

ә

т

Йомгаклау. Укучылар без бүген фигыль темасын кабатлауга уен-дәрес үткәрдек. Дәрестә барыгызда бик актив катнаштыгыз.(билгеләр куела) Сау булыгыз! Исән-сау йөрегез!

Өйгә эш: Дәреслектән 57 нче күнегү. Нокталар урынына тиешле сүзләрне куеп укы. Кагыйдәләрне истә калдыр.



 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал