7


Ягез әле, әтиләр!- бәйгесе

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала





Әтиләр кичәсе.





Укытучы: Хөрмәтле әтиләр! Сезне чын күңелдән бәйрәм белән котлыйбыз. Сезгә нык исәнлек, эшләрегездә уңышлар, сабырлык, балаларыгызның игелеген күреп, алар белән горурланып яшәвегезне телибез. Һәрвакыт шулай көчле, нык, хезмәт сөючән, гаиләнең терәге, балаларыгызга үрнәк әтиләр булып калыгыз.

Бүген без сезнең белән бәйрәмгә җыелдык. Бер-беребез белән аралашып күңел ачыйк, биик, җырлыйк бәйрәм итик.





Алып баручы.





1у. Кадерле әтиләребез!

Дөньядагы барлык яхшылыкны

Килә сезгә бүләк итәсе.

Бәйрәмнәрдә генә түгел , һәрвакытта

Килә сезне хөрмәт итәсе.





2 у. Алмадык сатып бүләкләр -

Без үзебез ясадык.

Үзең хезмәт куйган әйбер

Зур бүләк дип санадык.





3 у.Әти безнең терәгебез

Әти безне яклаучы.

Авырлыклар китермичә

Давыллардан саклаучы.





4у.Ул зирәк тә, шаян да

Акыллы да, гаҗәп тә.

Кем дисезме, ул кеше?

Безнең әти әлбәттә.





5у.Ул җирдә иң шәп кеше,

Шәп кеше , гаҗәп кеше.

Сабантуйларда әле

Җиңгәне булмаса да,

Ул иң-иң көчле кеше.





6у.Хәлне сорый , баштан сыйпый

Миңа чаңгы көйләшә.

Әнием белән дә әти

Гел елмаеп сөйләшә.





7у. Әти эштән кайтып керсә

Өйләр яктырып китә.

Көне буе сагынгандыр

Ул да кайта сагынып.





8у.Барыбызга да булыша

Үзенең дә күп эше.

Әнигә . миңа, энемә

Әти -иң кирәк кеше.





9у.Әти-әти

Синнән башка тагын

Кем бар шундый

Бала бәгырьле ?

Кояш сыман ,

Әни берәү булса

Син дә безгә шулай кадерле.





10у.Бәхетле мин бу дөньяда

Әти булганга.

Туган җирем күкләренең

Күге аяз булганга.





11у.Сезгә булган

Олы хөрмәтебез.

Урын алсын

Йөрәк түрендә.

Шатлык-куанычлар,

Зур бәхетләр

Юлдаш булсын

Сезгә гомергә!









12у.Мәктәп бүген гөрләп тора

Шаулап тора күрегез.

Без бит бәйрәмгә җыелдык

Әллә шуны белмисез?





13у.Яшәсен әтиләр

Сәламәт һәм шат булып.

Кызларының, улларының

Кадерлеләре булып.









Алып баручы.

Ә хәзер кызыклы бәйгеләргә күчәбез. Әтиләрне ике командага бүлү.





1 . бәйге " Танышу " Һәр командага исем уйларга кирәк. Исемне хәрефләрдән җыйныйбыз.

1 нче команда " Бөркетләр "

2 нче команда "Горурлык "





2 бәйге " Җыр ярышы "

" Бөркетләр " командасы " Күбәләгем " җырын " Туган тел " көенә җырлый.

" Горурлык " командасы " Туган тел " көенә " Күбәләгем " җырын җырлый.





3 бәйге. " Аш -су осталары "

Күп очракта әтиләргә дә аш-су янында йөрергә туры килә. Аларның осталыкларын тикшерик әле. Кызлар әтиләренә алъяпкыч кигертәләр, яулык бәйләтәләр.

" Бөркеләр " командасы аш пешерә ( су, тоз, токмач, бәрәңге , кәбестә )

" Горурлык " командасы компот кайната ( алма, груша. персик, апельсин, лимон )





4 бәйге " Бала йоклату "

Кечкенә вакытта бала еламый гына үсми. Баланы киендерү , төрү, йоклату минутлары сагындыра торгандыр. Шул чакларны искә төшереп үтик әле.( Курчакларны төреп күрсәтү һәм йоклату сценариен күрсәтү)





5 бәйге Кер кыстыргычы чүпләү "

( Һәр командадан берәр укучы әтисе белән чыга. Кер кыстыргычы укучының киеменә беркетелә.Күз бәйләп 1 минутка ничәне ала аласың. Һәрберсендә 15 әр кыстыргыч.)





Музыкаль тәнәфес

Заманча бию 4 класс кызлары.





6 бәйге " Автомат сүтеп җыю "

Армия хезмәтендә булган вакытларны искә төшереп үтәбез.

( Иттарткычны сүтеп җыю)





7 бәйге " Урын алып кал "





3 урындыкка трамвай , троллейбус , автобус дигән язу беркетелә.Командалар бергәләшеп түгәрәктә биеп әйләнәләр., алып баручы кайсы транспорт төрен әйтсә шул исемдәге урындыкка утырырга тырышырга, кайсы команда членнары күбрәк урын ала, шул җиңүче





8 бәйге " Кул көрәше "





9 бәйге " Адымнар "

Уенга берәр кеше чыга.Мин әйткән кешеләрнең адымнарын сурәтләп күрсәтәсез.

-бәби йоклаганда атлаучы ;

-аяк киеме кыса;

-ялгыш кирпечне тибеп җибәрә ;

төнлә урманда калган кеше;

-биле сызлаган кеше;





10 бәйге " Прическа ясау "

Кызларга әтиләре прическа ясый.





Музыкаль тәнәфес.

Җыр " Бәхеттә шатлыкта " 3 класс малайлары





11 бәйге " Каршылыклар " уены





Әтиләрнең күзләрен бәйләп , каршылыклар полосасын үтәргә кирәк. Җепкә бәрелмичә чыгу сорала.. ( уенның кызыгы шунда: күзләрен бәйләгәнче , аркылы сузылган 3-4 бауны күрсәтәбез , каян ничек чыгу турында киңәшләр бирәбез. Күзләрен бәйләгәч , баулар алына. Әтиләр баусыз җирдән генә бара .)









12 бәйге " Иң сизгере кем ?"

( Урындыкка 3 -4 әйбер куела һәм аның өстенә одеал каплана. Шуңа утырып әйбернең санын белергә )





Музыкаль тәнәфес.

Заманча бию. 2 класс кызлары





13 бәйге " Самолет ясау "

Бер минутка кем күпме самолет ясый һәм шуны кыршау аша очырту.





14 бәйге " Әтиләр киңәше "

( Әтиләр солдат хезмәте, кайда хезмәт итүләре, кызыклы хәлләр турында сөйлиләр. Укучыларга киңәшләрен бирәләр. )





Музыкаль тәнәфес.

Җыр " Туган көнгә бүләк " 4 класс кызлары.

Кичәбез ахырына якынлашты. Сүз жюриларга бирелә.











































































 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал