7


  • Учителю
  • Поурочный план по математике 2 класс 'Радиус һәм диаметр'

Поурочный план по математике 2 класс 'Радиус һәм диаметр'

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

МБОУ -Большенырсинская СОШ Тюлячинского района РТ



Разработка урока по математике во 2 классе.

Тема: Радиус һәм диаметр.



Учитель начальных классов : Гиниятова Ляйсан Габдрауфовна

2014-2015 учебный год



Тема: Радиус һәм диаметр.

Максат:

  1. Укучыларны радиус һәм диаметр төшенчәсе белән таныштыру.

  2. Радиус һәм диаметрны аера белергә ,телдән һәм язма күнекмәләр ярдәмендә белемнәрне ныгыту,фикерләү сәләтләрен үстерү.

  3. Циркуль белән эшләүне камилләштерү.

  4. Логик фикеләүне үстерү,уку вакытында сөйләм телен һәм пөхтәлекне тәрбияләү.

Дәрес тибы:Яна материалны аңлату.

Җиһаз:Китап,экран, циркуль,карандаш,дәфтәр.

Дәрес барышы.

1.Оештыру өлеше.

2.Телдән күнегүләр эшләү.

-Бүгенге дәресне кроссворд чишү белән башлап җибәрербез.Сез әзерме?

1) 10 см кисемтәнең озынлыгын нинди үлчәү берәмлеге белән алыштырып була?(дм

2)Әйләнә сызу өчен җайланма.( Циркуль)

3)Кичү өчен җайланма.(Кайчы)

4)Иң кечкенә озынлык үлчәү берәмлеге.(мм)

5)Башы һәм ахры чикләнгән туры.(Кисемтә)

6)Яссылыкның әйләнә белән чикләгән өлеше.(түгәгәк)

7)Үзәк нокта белән әйләнә ноктасын тоташтыручы ничек дип атала? (радиус)

-Ә хәзер бирелгән сүзләрнең кара белән язылганнарын дәфтәрегезгә язып алыгыз,килеп чыккан сүзне укыгыз.(диаметр)

-Бу сүз сезгә танышмы?

-Бүгенге дәрестә без диаметр анлатмасы белән танышырбыз,аны исәпләү юлларын өйрәнербез.

3.Әйдәгез әле,дәфтәдә r=3 см га тигез булган әйләнә сызыйк.Әйләнәнең циркуль торган урынны билгелибез һәм аны О ноктасы белән тамгалыйбыз.Әйләнәдә А ноктасын бигелик.Аны О ноктасы белән тоташтырам.Үзәк нокта белән әйләнә ноктасын тоташтыручы ничек дип атала? (Радиус)

- Икенче новтаны В,өченче ноктаны Д дип алыйк һәм тагын шулай ук тоташтырыйк.Әйләнәнең 2 ноктасын үзәк аркылы тоташтырдык.ОД, ОВ кисемтәләре нәрсәгә тигез? (2r)

- Әйләнәнең ике радиусы диаметрга тигез. Димәк диаметрны табу өчен нишләргә кирәк?

d=2 r

_Әгәр диаметр билгеле булса радиусны ничек табып булыр икән?

r=d:2

4.Бу биремне эшләр өчен ике төркемгә бүленергә кирәк.Бирелгән бирем буенча беренче төркем радиусны,икенчк төркем диаметрларны языгыз.

-Молодцы!

-Мәсьәлә чишү.

Ике әйләнә бирелгән.Аскы әйләнәнең радиусы 12 см,икенчесенеке 3 см га кечерәк.Аскы әйләнәнең диаметры ничә см га озынрак? (Слайд буенча тикшерү).

5.Рефлексия.

Мин бүген нәрсәләр өйрәндем ……

Миңа кызык булды …….

Мин нәрсәне анладым ......

Мин хәзәр нишли беләм ......



 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал