7


  • Учителю
  • Урок по математике для 1 класса

Урок по математике для 1 класса

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание: "Описание материала:Укучылардаинициатива,тапкырлык,җитезлек,фикерләүэзлеклелеге,аларныңбелемнәрен өзлексез үстерүгәомтылыш,иптәшлек,дуслык мөнәсәбәтләрен тәрбияли.Математика фәненәкызыксыну уята. Логик фикерләүсәләтен үстерә.Укучы-ларның белемнәрен тикшерү,ныгы
предварительный просмотр материала

Математика. 1 класс.

Тема:Кушылучылар.Сумма.

(Уен-сәяхәт дәрес)


Максат:1.Укучыларны"кушылучы","сумма" төшенчәләре белән

таныштыру.

2. Төркемләп эшләү күнекмәләре булдыру, логик фикер-

ләү сәләтләрен үстерү.

3.Математика дәресенә карата кызыксыну тәрбияләү.

Материал: дәреслек.,математика дәфтәрләре

Җиһазлау: терәк схемалар,слайдлар,сигнал карточкалар,кулдан эшләнгән математик биремле таблицалар,"Уен-сәяхәте"нең план-картасы.

Дәрес барышы.

1.Актуальләштерү.

-Балалар,бүген безнең дәрес гадәти генә түгел,ә уен-сәяхәт дәрес.

-Әйдәгез,балалар,сәяхәткә әзерләник.Яхшылап утырыйк.Сәяхәткә барганда без нинди транспортка утырып барачакбыз?Мин сезгә табышмак әйтәм,ә сез җавабын табыгыз:

Тәрәзәле,ишекле,

Кечкенә өй шикелле.

Һәрчак юлдан ул йөри,

Аяклары тәгәри.

(Автобус)

-Әйе,автобус. Без автобуска утырачакбыз. Автобуска утырганчы, без сезнең белән 1 дән 10 га кадәр санарбыз


1 8

4 9

2

5

3

7 6

10

2.Ә хәзер группалап,"Дәшмәү" уены уйнарбыз.1 нче төркем 1 не кушар,ә 2 нче төркем 1 не алыр.

0+1 10-1

1+1 9-1

2+1 8-1

3+1 7-1

4+1 6-1

5+1 5-1

6+1 4-1

7+1 3-1

8+1 2-1

9+1 1-1

3.Саннарның күршеләрен әйт.

...7... ....8... ...5...

...4... ...3... ...2...


"Иртәрәк" "Соңрак" "Сулда" "Уңда"

...6.. ..9.. ...1.. ...3...


Автобус кузгалды. Без сезнең белән "Мәктәп" тукталышына җиттек.

Мисаллар чишәрбез:

3-1= 9+1=

7+2= 9-2=



Сәяхәтне дәвам иткәнче,ял итеп алырбыз.

Физкультминутка.

Ак куянкай утыра,

Колакларын селкетә.

Менә шулай,менә шулай

Колакларын селкетә.

Куян туңа башлагач,

Аякларын җылыта.

Менә шулай,менә шулай

Аякларын җылыта.

Куян һаман да туңа,

Сикереп алу бик кирәк.

Менә шулай,менә шулай

Сикереп алу бик кирәк.

Куянны кемдер куркытты.

Куян урманга качты.


Сәяхәтне дәвам итәбез.


2. Яңа белем һәм күнекмәләр бирү.


1. Яңа термин белән таныштыру.

8+1

-Мисалны укыгыз

-Һәр санны әйтегез

-Нинди гамәл билгесе куелган?

-Киметергәме? Арттырыргамы?

-Әйе,арттырырга.

8+1=9

8- беренче кушылучы

1-икенче кушылучы

9-сумма.


2. Малай куиклар белән манара төзи. Ул башта 3 кубик куйды,тагын 2 кубик өстәде. Барлыгы ничә кубик булды?

3 + 2 = 5

Кушылучы кушылучы сумма

3. Белем һәм күнекмәләр формалаштыру.

1.Дәреслек белән эш.

№1 мәсьәлә.

Беренче көнне кибет-5 телевизор, ә икенче көнне 2 телевизорга артыграк саткан. Кибет икенче көнне ничә телевизор саткан?

1 көн-5т.

2 көн-? 2 т.га артык

5+2=7

Җавап:7т.

Самат кушуга карата 3 мисал һәм алуга карата шулкадәр ук мисал чишкән. Самат ничә мисал чишкән?

3+3=6

Җавап :6 мисал.

№2 бирем.

7,3 һәм4 саннары ярдәмендә кушуга 2 мисал яз.

3+4=7

4+3=7

№3 бирем Саннарның суммаларын табарга:

6 һәм 2 4 һәм 4 3 һәм 7 0 һәм 9

Бераз гына "Алан"лыкта ял итеп алыйк.


Физкультминутка.

Хәзер бераз ял итик,

Тәнебезгә көч кертик.

Бер урында таптаныйк.

Сикергәләп тә алыйк.

Уңга,сулга күз салыйк,

Муеннарны боргалыйк

Ишкәкләрен нык тотыйк,

Беләкләрне ныгытыйк.

Кулларны алга сузыйк,

Үткен кайчылар булыйк.

Бер чүгәлик, бер басыйк,

Кул тегермәне ясыйк.

Тиз арымаска тырышыйк.

Арыганнарга булышыйк.


Сәяхәтне дәвам итәбез.

"Урман" тукталышы.


№4. Таблица ярдәмендә мисаллар төзергә: 4+1=5

Кушылучы

4

2

7

8

5

Кушылучы

1

3

2

1

0

сумма

5


№5 бирем Саннарны кушарга.


5 һәм 1 4 һәм2 6 һәм 0

№6. Һәр рәсемгә туры килгән язманы табарга.


№7 мәсьәлә.


Әниләре-6 кәбестә бөккәне,ә дөге белән 3 кә артыграк пешергән. Ул барысы ничә дөге бөккәне пешергән?

К.б-6

Д.б.-? 3 кә артык

6+3=9

Җавап:9 д.б.

Сәяхәтне дәвам итәбез.

"Зоопарк" тукталышы

1.Логик фикерләүгә мәсьәлә чишү.


Күмәчне 3 кисәккә кискәннәр. Барысы ничә кисем ясаганнар?

2. Төркемнәрдә геометрик фигуралардан җәнлекләр ясау.


Сәяхәтне дәвам итәбез.

"Аккош күле" тукталышы.

1.Күлдәге аккошлар ни диләр икән?Тыңлап карыйк әле балалар.

1.Шушы күлдә бүген иртән

8 аккош йөзә иде.

Ярга чыкты икебез,

Ничә калдык инде без?


2.Күлдә йөзә 2 көймә

Көймә саен 3 кеше.

Кем тиз генә җавап бирә

Була соң ничә кеше?


2."Математик кояш"Кояш нурындагы сүзне уку("Рәхмәт" сүзе)


3.Болыттагы саннарны уку.



Сәяхәтне дәвам итәбез.

"Сыйныф" тукталышы

Сыйныфка кайту


4.Йомгаклау.

Дәрескә йомгак ясау.



 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал