7


  • Учителю
  • « Китап булса чын дустың» дигән йолдыз сәгате

« Китап булса чын дустың» дигән йолдыз сәгате

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Алабуга муниципаль районы Морт төп белем бирү

мәктәбенең югары категорияле башлангыч

</ сыйныф укытучысы Гәйфетдинова Р.З.



Кеше дигән олы затның гел аң-белемгә омтылуы безне сөендерә, өметләндерә, канат бирә. Морт урта мәктәбе коллективы да Татарстан Республикасында тигез хокуклы дәүләт телләре булып саналган татар һәм рус телләрен, чит телне камил белгән һәм аларда иркен аралашкан зыялы шәхес тәрбияләүне максат итеп куйды һәм шушы юнәлештә эзлекле эш алып бара. Еш кына укыту-тәрбия эшен оештыруда мәгърифәтчеләребез Ризаэддин Фәхретдин, Каюм Насыйри һ.б. күренекле әдәбият әһелләренең бай мирасына мәрәҗәгать итү. Китапларының зур тәрбияви ролен истә тотып, мәктәбебездә укучылар һәм аларның әти-әниләре белән бергәләп

« Китап булса чын дустың» дигән йолдыз сәгате уены үткәрдек.

Җиһазлау: « Могҗизалар дөньясында» - китап күргәзмәсе ( балалар өчен язылган китаплар, Ризаэддин Фәхретдиннең әсәрләренә нигезләнеп төзелгән «Балаларга үгет-нәсыйхәт» китабы. Слайдлар.

« Китап, китап минем кулымда, сердәшем ул барыр юлымда» (С.Хһким сүзләре) -плакат.

Укучылар өчен махсус чыгарылган әдәби газеталар. «Тукайлы балачактан», «Бөҗәкләр илендә», «Әкиятче Батулла», «Туган илем барлык рухым сиңа» (А.Алиш иҗатына багышлана) һ.б.

Максат: 1) Укучыларда китапка мәхәббәт тәрбияләү.

2) Күренекле мәгърифәтчеләр Ризаэддин Фәхретдин, Каюм Насыйри, татар халкының бөек шагыйре Г.Тукайның китап турындагы матур фикерләре белән балаларны таныштыру.

3) Китап турында әти-әниләрнең, балаларның фикерләрен ачыклау.

4) Китапка мәхәббәт гаиләдә үк тәрбияләнә башлавын күрсәтү.

5) Укучыларны ТР дәүләт телләрендә камил сөйләшү белергә өйрәтү.

6)Ата-аналар белән элемтәне ныгыту.

Алып баручы: Хәерле көн, балалар , килгән кунаклар, әти-әниләр, укытучылар! Сезне мәктәбебез укучысы Гаффанов Илназ Резедә Әхъярованың Госман Садә сүзләренә язылган «Әссәламегаләйкем» дигән җыры белән сәламли.

Алып баручы: Без бүген сезнең белән «Китап булса чын дустың...» дигән йолдыз сәгате уенына җыелдык.

Кадерле дустым! Син кулыңа китап алдың. Аның һәр бите сине үзенә җәлеп итте, йолдызлы зәңгәр күкләрнең серләрен аңларга, яшәешебезнең асылына төшенергә ярдәм итте.

Бу кичәбезгә без китап сөюче дусларыбызны, аларның әти-әниләрен чакырдык. Башта китап турында укучыларның, аннан аларны әти-әниләренең фикерләрен тыңлап үтик.

Айсылу: Бар минем дускаем,

Иң якын сердәшчем

Һәр җирдә, һәр эштә

Киңәшчем, иптәшем.

Өйрәтә ул миңа

Бар фәнне, телләрне

Юк аның белмәгән

Сәнгате, һөнәре.

Голушко Миша: Учит он мужеству -

Гордому, взрослому.

Делится тайнами

Космоса звездного

С доброю книгою.

Связаны дружбою-

Дружбою крепкою-

Каждый день нужною.

Зилә: Үз фикерен инглиз телендә әйтә.

.

Алып баручы: Әйе, безнең укучыларыбыз татар, рус, инглиз телләрендә язылган китапларны яратып укыйлар. Хәзер сүз әти- әниләргә.

Зилә Исрафилова: Кичәгә килер алдыннан кулыма мәгърифәтче Ризаэддин Фәхретдин әсәрләренә нигезләнеп язылган «Балаларга үгет-нәсыйхәт» китабы килеп керде. Анда «Китап уку» дигән бүлеккә тап булдым. Мәгърифәтченең фикерләре минем дә китапка карата булган җылы хисләрем белән тәңгәл килә. «Гүзәл китаплар - гаҗәеп эшләрне күрсәтүче көзге, аулакта сердәш, ялгызлыкта иптәш, гаҗизлек вакытында ярдәмче, кайгылы вакытта шатлык китерүче, фикерләрне нурландыручы, үткән заман хәлләрен сөйләп торучы, өммәтләрнең вакыйгаларын хикәя кылучы, акыллы кешеләрнең акылларын күзгә күрсәтүче, бәһасе аз, ләкин файдасы күп булган нәрсәләрдер,» - диелгән анда.

Азат әфәнде Ибатуллин: Кулыма китап алу белән мин үземне бүтән бер дөньяда итеп сизә башлыйм. Яхшы китап кешенең барыр юлын яктырта, нык ихтыярлы булырга, сикәлтәле юлларда абынмаска өйрәтә.

Ләйлә Шарифуллина: Каюм Насыйри да: « Китап -бакча ул, андагы язулар - шул бакчаның гөлләре,» - дип юкка гына әйтмәгән бит.

Гаффанова Гөлфинә: Ә мин балаларыбызга татар халкының бөек шагыйре Г.Тукайның фикерләрен үрнәк итеп китерер идем.:«Укып барган һәрбер юлым, һәрбер сүзем була минем юл күрсәтуче йолдызым.» - ди ул.

Чынлап та, китаплар юл күрсәтәче йолдыз кебек бит. Яхшыны яманнан, дөреслекне ялганнан аерырга, уйланырга, нәтиҗә ясарга өйрәтәләр. Безнең өйдә әдәби әсәрләрне кычкырып уку матур бер гадәткә кергән.

Гаффанов Илгиз: Балалар! Мин дә китаплар укырга яратам, чөнки алар тормышыбыз көзгеләре. Ләкин шуны да истә тотыгыз, китаплар арасында мәгънәсез, юк нәрсләр белән тулганнары да була. «Балаларга үгет-нәсыйхәт» китабында да шул хакта әйтелгән. Мин бу китапның һәр гаиләнең, һәр баланың өстәл китабына әверелүен теләр идем, чөнки ул безнең тормыш кыйблабызны билгели ала.

Алып баручы: Зур рәхмәт! Китаплар турында бик матур фикерләр әйттегез. Хәзер уенның тәртибе белән таныштырам.

1.этап.Уенның беренче этабы: ул «Безнең якташлар» дип атала. Алабуга төбәгендә яшәп туган җиребезгә, әти- әниләребезгә мәдхия җырлаучы шагыйрь һәм язучыларыбыз бик күп

1. «Кил иркәм, Морт якларына» җырының авторы кем? Өч вариантның берсен сайлап алырга: Фазыл Шәех, Ләлә Абдуллина, Дибәҗә Каюмова.(Слайд №1)

2. Тиздән әниләр бәйрәме җитә. Әниләр - изге җан ияләре. Алардан башка җир йөзендә тормыш юк. «Әнкәемнең җырлары» шигыренең авторы. Фазыл Шәех, Дибәҗә Каюмова, Гөлзада Әхтәмова. .(Слайд №2)

3. Нәни дусларын кызыклы шигырьләре аша дару үләннәре белән таныштыручы шагыйрә: Раушания Талипова, Гөлзада Әхтәмова, Рәфыйка Садыйкова. .(Слайд №3)

Алып баручы: Балалар! Сез Г.Әхтәмованың нинди китапларын беләсез һәм ни өчен алар сезгә якын?

Балалар: Без рәхәтләнеп аның « Бүләк», «Табигать сәйлннәре», «Җәйге кар» китапларын укыйбыз һәм Гөлзада апабызны яратабыз, чөнки ул безнең күңелләребезне аңлый, ул дәрестә дә, тәнәфестә дә, табигать кочагында һәм өйдә дә һәрвакыт безнең белән рәттән - балачак илендә шаяра, көлә, кирәк вакытта җитди дә була ала белә.

Музыкаль пауза. Исрафилофа Айсылу башкаруында төрек биюе.

2 этап. Бу этапны без әкиятләрдән башлыйбыз. Балалар! Сез әкиятләр яратасызмы?

-Яратабыз.

-Ни өчен?

-Чөнки әкиятләр безнең күңелләребезне кузгата, яхшыны яманнан, дөреслекне ялганнан аерырга өйрәтә.

-Әйе, балалар! Әкиятләрдә халкыбызның уй-теләкләре, якты омтылышы, гаделлек һәм тәвәккәллек сыйфатлары сурәтләнә. Ә нәрсә җиңә?

-Гаделлек.

1.«Су анасы» әкиятенең авторы: Муса Җәлил, Абдулла Алиш, Габдулла Тукай. (Слайд№4)

2. «Зирәк карт» - әкиятеннән өзек укыла. Бу өзек кайсы әкияттән? «Үги кыз», «Зирәк карт», «Таңбатыр».(Слайд№5)

Алып баручы: Балалар! Ә мәкальләр турында сез нинди фикердә?

Айсылу: Минем Нурасма әбиемә 90 яшь, ул җор телле, һәрвакыт мәкальләр әйтергә ярата. Мин аны яратам, хөрмәт итәм, чөнки аның тормыш тәҗрибәсе зур.

Алып баручы: Әйе, балалар! Мәкальләрне икенче төрле «аксакаллар сүзе» дип йөртәләр. Чөнки алар күп яшәгән, акыл туплаган өлкән кеше фикерләре кебек, тормышыбызның гыйбрәтле якларын аңлатып бирәләр. Мәсәлән: «Алтын җирдән табыла, акыл - китаптан».

«Җепсез орчык, чәүкә чыпчык, кара балчык, син кал, бу чык». Бу сынамышмы, мәкальме, табышмакмы? ».(Слайд№6)



Дөрес, сынамыш. Халкыбыз нинди зиһенле, үткен фикерле, җор телле булган.

Г.Тукайның «Шүрәле» әсәрен сәхнәләштерү.

3 этап. -Балалар! Сез китап укырга яратасыз, көн дә китапханәгә йөрисез, үзегез укыган әсәрләр турында укытучы абый-апаларыгызга, сыйныфташларыгызга, әти-әниләрегезгә , китапханәче апаларыгызга сөйлисез, ә фәнни популяр китаплар сезгә теге яки бу фәннән белемнәрегезне тирәнәйтергә булыша.

1. «Зәңгәр алан» китабыннан өзек укыла. Бу өзек кайсы әсәрдән? өзекне дәвам ит, ни өчен Кыш бабай саесканга бүләк бирми тора? «Зәңгәр алан» -Аяз Хәсәнов, «Карахмәт маҗаралары» -Кояш Тимбикова, «Яңа ел кичендә» - Сәмига Сәүбанова. ».(Слайд№7)

Балалар: Чөнки саескан Чыпчыкны, Тиенне сез акылсызлар дип кимсетә, рәнҗетә. Ә бу бик начар гамәл. Кыш бабай ел да килеп безне куандыра, яхшы эшләргә күңелебездә өмет чаткысы уята.

2. Денис исемле малай белән без кайсы әсәрдә очрашабыз? (Николай Нефедов «Әкият кайда туа?», Габдрахман Минский «Фәридә», Әхәт Мушинский «Адаш малай».)».(Слайд№8)

Алып баручы: Әсәр сезгә ошадымы?

Илназ: Ошады, шәһәрдән кайткан Дениска авыл тормышы әкият булып тоела. Ә без авылда үскәнгә, икмәкнең өстәлгә килгәнче нинди юл үтәсен дә, бәрәңгенең ничек үсүен дә беләбез. Әсәрне укыганда Дениска ияреп мин дә әле басуда, әле елга буенда булдым, уйларымда табигатьнең матурлылыгына сокланып йөрдем.

Алып баручы: Соңгы елларда кешеләрнең саксызлыгы аркасында үсемлекләр, бөҗәкләр, хайваннар, балыклар һәлак була, күп төрләре юкка чыга. Аз калганнарын саклау, аларны киләчәк буыннарга җиткерү җир йөзендә яшәүче һәр кешенең иң изге бурычы. Шушы аз санлы үсемлекләр, хайваннар, бөҗәкләр, балыклар нинди китапка кертелгән? (Кара китап, Яшел китап, Кызыл китап). ».(Слайд№9)

-Кызыл китапка кергән үсемлек, хайван, җәнлекләрне әйтегез әле? ( көрән аю, ас, соры торна, борындык, лачын, зәңгәр тасмач күбәләк, соры төнбоек).

Алып баручы: Балалар, сез барыгыз да Гарәфи Хәсәновның« Ел фасыллары» китабын яратып укыйсыз. Ә табигатьне саклауга нинди өлеш кертәсез?

Балалар: Агачлар утыртабыз, кош оялары, җимлекләр ясыйбыз, чишмәләрне чистартабыз.

Финалга ике уенчы чыга. Алар карлыгач сүзеннән яңа сүзләр төзергә тиешләр. Шул конкурста җиңгән укучы җиңүче дип игълан ителә

Алып баручы: Менә балалар, кунаклар, кичәбез ахырына якынлашты. Дөрес җаваплар табуда әти-әниләр балаларына булышты. Сез бергәләп күпме китап укыгансыз. Чынлап та укырга яратасыз, китап укып ләззәт аласыз икән.

Ә кичәбезне «Балаларга үгет- нәсыйхәт» китабына мөрәҗәгать итеп:

« Китап уку кешенең йөзенә нур, күңеленә шатлык китерер, шуның өчен зиһен хезмәте белән шөгыльләнүчеләр ни кадәр арык булсалар да акыллары симез, ә йөзләре мәхәббәтле булыр,» - дигән сүзләр белән тәмамлыйсым килә. Китаплар шулай һәрвакыт гомер юлдашыгыз, таянычыгыз булып калсын. Укуыгызда һәм тормышыгызда уңышлар сезгә, нәни дуслар, әти-әниләр!



 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал