7


  • Учителю
  • Конспект вне классного мероприятия 'Праздник азбуки' на татарском языке

Конспект вне классного мероприятия 'Праздник азбуки' на татарском языке

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Укытучы: Хөрмәтле укучылар , әти-әниләр ,укытучылар ! Бүген бездә зур бәйрәм - Әлифба бәйрәме .1 нче сыйныф укучылары үзләренең яраткан дәреслекләре белән саубуллашалар .

Күчкәнме бу залга дөньяның бар яме,

Күңелләр түрендә Әлифба бәйрәме .

Бу матур бәйрәмгә кушыл , дус , әйдәле ,

Дөньяны гөрләтсен Әлифба бәйрәме .

"Кояшлы ил " җыры

1.Күтәренке күңелле

Бар да көләч, шат бүген !

Күктә кояш елмая

Яшерә алмый шатлыгын!

2.Җырлыйсы килеп кeнә

Тора барыбызның да

Көтеп алган бәйрәме

Бүген hәммәбезнең дә

Кушымта:

Җыр күтәрә күңелне,

Бар да көләч, шат буген

Безнең әлифба бәйрәме

Котлагыз безне бүген!


Укытучы:Кабатланмас балачак иленең иң зур бәйрәмнәренең берсе - Әлифба бәйрәме. Җир йөзендә кем генә булмасын, кайда гына эшләмәсен, ул зур дулкынлану белән үзенең нәни кулларына тәүге тапкыр Әлифба алганын искә төшерә. Чөнки һәркемнең дә белем дөньясына беренче адымы Әлифбадан башлана. Балалар, сез 1 сентябрьдә кулыгызга беренче китапны - «Әлифба»ны алдыгыз. Ул сезне укырга, язарга, сөйләргә өйрәтте, әкиятләр белән таныштырды. Хәзер Әлифба белән саубуллашыр вакыт җитте. Әйдәгез, Әлифбаны бәйрәмебезгә чакырыйк.

Балалар: (бергә) Әлифба, Әлифба, Әлифба!

(Залга кәефсез генә Әлифба керә. Кулында тартма буталган алфавит хәрефләре белән)

Укытучы: Исәнме, Әлифба! Без сине бәйрәмебездә күрүебезгә бик шат.

Әлифба: (боек кына) Исәнмесез, дуслар.

Укытучы: Нәрсә булды, Әлифба, нигә син болай боек?

Әлифба: Минем дустым Алфавит белән күңелсезлек килеп чыкты. Күл буеда аның гаҗәеп матур сарае тора иде. Бу сарайда хәрефләр яши иде, аларның һәрберсенең үз бүлмәсе бар иде, аларның һәрберсенең үз бүлмәсе бар иде. Кинәт көчле җил чыкты, давыл купты һәм сарай җимерелде. Хәрефләр таралды, буталып бетте. Хәзер мин беркемне дә укырга өйрәтә алмаячакмын инде. (елый)

Укытучы: Елама, Әлифба! Без сиңа да, дустыбыз Алфавитка да ярдәм итәрбез. Шулаймы, балалар? Булышабызмы?

Балалар: Булышабыз. ( Ике бала , Әлифбаны юатып , үзләре янына утырталар)

Укытучы: Балалар, әйдәгез арбадагы хәрефләрне бушатып, дөрес итеп төзик.

Яле, Әлифба, синең биремеңне эшли алганбызмы, тикшер әле. (Бергәләшеп алфавитны әйтү)

Әлифба: (куанып) Булдырдыгыз! Барысын да дөрес эшләгәнсез! Мин алфавитка шалтыратыйм әле. (Әлифба Алфавитның номерын җыя. Кыска гудок тавышлары гына ишетелә)

--Нишләп телефонны алмый икән. Әллә хәле авырып китте микән? Тагын бер шалтыратып шалтыратып карыйм әле.(Номер җыя)

-Алло, Алфавит, хәлләрең ничек?

-Әкренләп инде. (Хәлсез генә җавап бирә)

-Әллә авырып киттеңме? Балалар синең хәрефләреңне җыйдылар , килеп җит тизрәк.

-Чынлапмы? Хәзер килеп җитәм.

(Музыка уйнатыла , залга Алфавит керә.)

Алфавит: Исәнмесез, балалар һәм кунаклар. Мин Сезне Әлифба бәйрәме белән тәбрик итәм. Алфавиттагы барлык хәрефләрне дә белүегез мине бик сөендерә. Бүгеннән һәм киләчәктә дә , алар сезнең дусларыгыз булыр.


Җыр " Әлифба"

1.И әлифба син тәүге фәннәрнең

Тәүге баскычы.

Син кадерле, син туган телемнең

Алтын ачкычы

Кушымта:

Укырга да өйрәттең

Язарга да өйрәттең.

Син кадерле

Син туган телемнең алтын ачкычы.

2.И әлифбам син кулымда

Балкыйсың нәкъ нур булып.

Һәр баланы зур бәхеткә

Илтүче ак юл булып.

Куш. Шул ук


Илназ:

Хәрефләрне тиз өйрәндек,

Сүзләр төзеп уйнадык.

Көн дә иртән сагынып килдек,

Мәктәптән без туймадык.


Эмиль:

Язарга да өйрәндек

Ручка тотып кулларга.

Хәрефләрне тездек без

Тигез матур юлларга.


Айзат:

Алга таба тырышып

Узарбыз белем илен.

Таяныч булыр юлда

Әлифба биргән белем.


Матур язу: Нәни дусларым, сез минем белән сентябрьнең беренче көннәреннән үк таныша башладыгыз. Ручка тоткан нәни кулларыгыз белән бик тырышып, матур итеп язарга өйрәндек. Хәзер сезнең белемнәрегезне тикшереп карыйк әле.

• Хәреф аваздан нәрсә белән аерыла? (Хәрефләрне язабыз, ә авазны әйтәбез)

• Татар телендә авазлар ничә төркемгә бүленә? (икегә: тартыклар һәм сузыкларга)

Матур язу: Әйе, дөрес. Укучылар, тартык авазларны сузыклардан ничек аерып була соң?


Әкият "Тартыклар һәм сузыклар"

Айзат:Хәзер без сезгә бер әкият сөйлибез. Игътибар белән тыңлагыз, яме. «Бер заман тартык авазлар белән сузык авазлар бәхәсләшеп китәләр:

Илназ (тартык):-Әлбәттә, без кирәгрәк! Бездән башка кеше авызын да ача алмас иде!

Эмиль(сузык):- Анысын карарбыз әле! Бер дә авызыңны ачмыйча әйтеп кара әле тартык авазларны. Барып чыкмаячак!

Илназ: - «М» дип аваз ачмыйча дә әйтеп була!

Эмиль: - Шул бер «м»нан башка бер авазны да авыз ачмыйча әйтә алмаячаксыз.

Илназ:- Барыбер без кирәгрәк,

Эмиль: - Бер иҗек тә, бер сүз дә бездән башка була алмый. Без үзебез генә дә сүз була алабыз: Ә? И! У! И!..

Илназ: - Сездән башка иҗек тә, сүз дә булмый - анысы дөрес. Сез менә бездән башка гына берәр сүз әйтеп карагыз әле. Мәсәлән, Татарстанның башкаласын!

Эмиль: - А…а…

Илназ: - Күрдегезме инде, бернәрсә дә аңлар хәл юк бит! Ә менә без үзебез генә «КЗН» дип әйтәбез икән, һәркем Казан икәнен чамалый алачак.

Эмиль - Ярар, яхшы. Алайса, сез дә бездән башка гына Башкортостанның башкаласын әйтеп карагыз әле!

Айзат: Тартыклар, шәм утын өреп сүндерергә тырышкан кебек, «ф! ф!» дип азаплаганнар да, бернәрсә дә барып чыкмагач, башларын аска иеп тынып калганнар».

Менә шулай, дусларым, сөйләмдә тартыкларның һәм сузыкларның һәркайсының үз урыны бар.


Укытучы:Ә хәзер әти-әниләр белән «Алты исем» уенын уйнап алыйк әле. А хәрефе 1нче, 2нче, 3нче, 4нче, 5нче, 6нчы булып килгән һәрберегез 6 исем уйлап языгыз.

(Әти-әниләргә ручка белән бит бирелә)

Мәсәлән, Азат, Марат,Диана,Динара,Венера


Әлифба: Матур язу дәфтәре нәниләрне күп нәрсәгә өйрәткән. Хәзер сүзне Азбукага бирик. Балалар, ул бары тик русча гына сөйләшә, шунлыктан без дә аның белән рус телендә генә аралашырбыз. Әйдәгез әле Азбуканы чакырыйк : Азбука, Азбука, Азбука.

Азбука: Здравствуйте, мои милые друзья! Я - Азбука. Вы со мной научились читать слова на русском языке, разобрать схему слов, выучить стихотворения, отгадывать загадки. Сегодня у вас большой праздник, праздник показ своих умений.

Я вам приготовила несколько заданий. Теперь будем соревноваться. Кто у нас самый сообразительный, грамотный?

(Азбука показывает ребусы)

Внимательно посмотрите и составьте слова. Хорошо, молодцы! А теперь, я читаю отрывки из стихов. А вы должны узнать, о ком идет речь. (Азбука показывает этих героев)

1)Всех на свете он добрей

Лечит он больных зверей,

И однажды бегемота

Вытащил он из болота.

Он известен, знаменит

Это доктор… (Айболит)

2)Он и весел и не злобен

Это милый чудачок.

С ним хозяин, мальчик Робен

И приятель - пятачок.

Для него прогулка праздник,

А на мёд особый нюх.

Это плюшевый проказник -

Медвежонок … (Вини Пух)

3)Он дружок зверям и детям,

Он живое существо.

Но таких на целом свете

Больше нет ни одного.

Потому что он не птица,

Не тигрёнок, не лисица,

Не котёнок, не щенок,

Не волчонок, не сурок,

Но заснято для кино,

И известно всем давно.

Это - милая мордашка.

Он зовется … (Чебурашка)


Әлифба: Рәхмәт, Азбука. Хәзер залга Фәннәр патшасы математиканы чакырыйк. Математика, Математика, Математика!

Математика: Исәнмесез, нәни дусларым. Мин дә сезнең тапкырлыгыгызны, зирәклегегезне сынап карыйм әле.

Балалар, әйтегез әле, сез мәктәптә ничә ай укыйсыз? (9 ай: сентябрь, октябрь, ноябрь, декабрь, гыйнвар, февраль, март, апрель, май)

Балалар, сезнең җитезлегезне дә тикшереп карыйк әле! Менә сезнең алдагы конверт эчендә геометрик фигуралар бар. Шулардан сезгә квадрат төзергә кирәк. (Балалар квадрат төзи)

Хәзер мин сезгә кызыклы мәсьләләр әйтермен:

1. Кәрзиндә песи балалары утыра. Аларның 3 пар колагы бар. Кәрзиндә ничә песи баласы бар?

2. Кош сүзендә 3 хәреф бар. Хәрефләр саны артыграк булган сүз уйлап табыгыз.

3. Алмагычның бер ботагында 4 алма, икенчесендә 8 алма үсә. Барысы ничә алма?


Илназ: Сине укып бетерсәк тә,

Күңелләрдә каласың,

Синсез белем дөньясына

Юлны ничек табарсың?

Эмиль: Мин үсә-үсә буйга җитәрмен,

Бәлки юлларым китәр еракка.

Таулар үтәрмен, сулар кичәрмен,

Сине онытмам, дустым Әлифба!

Айзат: Табиб, игенче, шагыйрь булырбыз,

Бик озын-озак юллар узарбыз.

Кайда йөрсәк тә, кемнәр булсак та,

Күңелдә һәрчак җан дус - Әлифба!

Әлифба: Укучылар, миңа сезнең белән саубуллашырга вакыт җитте. Мин үз урыныма Туган телне калдырам. Әйдәгез, аны бирегә чакырыйк: Туган Тел! (Туган тел керә)

Туган тел: Күрәм, Әлифбаны өйрәнгәнсез,

Матур итеп сөйлисез.

Туган телне яратыгыз,

Тагы да күп белерсез.

Туган тел ул бездән соң

Яшәр өчен туган тел.

Бүгенгедән киләчәккә

Дәшәр өчен туган тел.

Укытучы: Балалар, Туган тел сезгә бик күп хикәя, шигырь, табышмак һәм әкият өйрәтер. Аның белән якыннан дуслашырсыз дип ышанам. Тырыш, акыллы, гыйлемле булып үсегез.


Әлифба: Менә миңа китәр вакыт та җитте. Мин сезнең тырышып укуыгызны һәм Әлифбаны онытмавыгызны телим. Минем урынга «Туган тел» кала. Ул сезнең дустыгыз булыр. Ул сезне белем иленә алып барыр. (Укучыларга бүләкләр тапшырыла)


(«Туган тел» җыры башкарыла)

ҖЫР: ТУГАН ТЕЛ.


1. Әткәм - әнкәм сүзе белән 2.Ата- бабамнар үткәнен

Ачылган телем минем Белдем мин синең аша

Син бирдең миңа ышаныч Башка телләрнең эченә

Кичкәндә белем илен. Кердем мин синең аша.


3. Ярдәм иттең белдерергә КУШЫМТА:

Күңелемдә ни барын. Иң газиз татар телем син.

Син-ярдәм иттең аңларга Кадерле туган телем.

Кешеләрнең моң-зарын. Төрле телләр бакчасында

Хуш исле гүзәл гөлем .


Илназ: Нигә безгә куанмаска Эмиль: Туган тел - иң әйбәт шигырь,

Без бит инде зур үстек Туган тел - иң әйбәт җыр,

Әлифбаны тәмамлап Туган тел - иң әйбәт китап,

Туган телгә дә күчтек. Туган тел - иң якын тел.


Айзат: Туган тел - иң татлы тел,

Туган тел - иң тәмле тел,

Тәмле тел дип,телең йотма-

Туган телне онытма.


Укытучы: Кадерле балалар! Безнең Әлифбаны өйрәнүдә зур көчләрен куючылар - әти-әниләребез .Әйдәгез аларга рәхмәтебезне белдерик .

Сезгә зур рәхмәтебезне

Җиткерәбез Һәммәбез

Олы ярдәмегез өчен

Башыбызны иябез.


(Балалар әти-әниләренә бүләкләрен тапшыралар.)


1. Сезнең алда сүз бирәбез 2. Мәктәп юлы якты юл

Ялкауланмаска. Зур уңышларга илтә.

Артта калмаска. Укырбыз , өйрәнербез

Тырыш булырга Сынатмабыз без һич тә.

"5" кә укырга.


ҖЫР: "Өйрәтәләр мәктәпләрдә"



 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал