- Учителю
- Әдәби уку дәресе. Тема: Дәрдмәнд 'Бер хәзинә'.
Әдәби уку дәресе. Тема: Дәрдмәнд 'Бер хәзинә'.
Тема: Дәрдемәнд. "Бер хәзинә" хикәясе.
Максат: Дәрдемәнднең "Бер хәзинә" хикәясенең эчтәлеген сөйләмгә кертү, диалогик һәм монологик сөйләм күнекмәләре формалаштыруны дәвам итү, хезмәткә хөрмәт тәрбияләү.
Дәрес тибы: диалогик һәм монологик сөйләм үстерү.
Җиһазлау: дәреслек, язучы портреты, ситуатив күнегүләр язылган биремле карточкалар , компьютер, интерактив такта, мәкальләр язылган плакат.
Дәрес барышы:
-
Оештыру. Әңгәмә:
-
Кайсы язучының иҗатын үтәбез? (Дәрдемәнд)
-
Дәрдемәнд псевдонимы нәрсәне аңлата? (сагышлы)
-
Дәрдемәнднең исеме ничек? (Закир Рәмиев)
-
Абыйсының исеме ничек? (С. Рәмиев)
-
Алар кайда зур китапханә салалар? (0ренбург өлкәсе Юлык авылында)
-
Китапханәнең мөдире кем була? (М.Фәйзи)
-
Дәрдемәнднең нинди хикәясен укыдык? (Бер хәзинә)
Дәреснең темасын һәм максатын әйтү.
-
Актуальләштерү. Сүзлек белән эш. Сүзләр тактага язылган, укучылар транскрипцияләрен язалар, тәрҗемә итәләр.
Игенче, соңгы, басу, хәзинә, күмелгән, хыянәт итү, уңыш, туганнар, казыганнар, тапмаганнар
-
Өйгә эшне тикшерү.
-
Укучылар хикәя буенча төзелгән планнарын укыйлар.
-
Бер укучының планы буенча хикәядән җөмләләр уку, тәрҗемә итү.
-
Белемнәрне ныгыту.
Дәреслектәге күнегүләрне эшләү.
5 нче күнегү - интерактив тактада җөмләләрне хикәя эчтәлеге тәртибендә урнаштыру:
-
Бер игенче соңгы көннәрендә балаларына: "Басуыбызда бер хәзинә бар"- дигән.
-
Әмма кайда күмелгәнен белмим.
-
Мин үлгәч, җирне сатмагыз, хәзинәне эзләгез.
-
Җирне сатсагыз, балаларыгызга хыянәт итәрсез.
-
Игенче үлгән.
-
Икенче көнне ике туган басуга барганнар.
-
Көне буе җир казыганнар, ләкин хәзинәне тапмаганнар.
-
Көз көне игеннәр бик уңган.
-
Уңышны күргәч, туганнар хәзинәнең нинди икәнен аңлаганнар.
6 нчы күнегү - укытучы җөмләнең башын әйтә, укучылар дәвам итәләр:
Бер игенче соңгы көннәрендә балаларына…
Мин үлгәч, җирне…
Җирне сатсагыз…
Икенче көнне…
Көне буе җир казыганнар, ләкин…
6. Биремле карточкалар буенча ситуатив күнегүләр төзү:
-
скажи, осенью урожая было много,
-
если продадите землю, предадите детей,
-
спроси, куда пошли два брата на следующий день,
-
скажи, хлебороб умер,
-
если хорошо вскопаете землю, урожай будет богатым.
-
предложи другу, скопать землю и найти богатство
-
спроси у друга, где закопано богатство
-
скажи, чтобы быть богатым, надо хорошо работать!
Укытучы: Әйе, хезмәтне яратсаң гына, бай һәм бәхетле булырсың!
Плакатта язылган мәкальләр ярдәмендә нәтиҗә ясау:
Хезмәт төбе - хәзинә.
Хезмәт итсәң, хөрмәт күрерсең.
Укытучы: Кайсы мәкаль хикәя эчтәлегенә туры килә?
-
Белемнәрне ныгыту.
Тактада җөмләләрнең ахыры, башын укучылар әйтә:
-
Бер игенче соңгы көннәрендә балаларына: "Басуыбызда бер хәзинә бар"- дигән.
-
Мин үлгәч, җирне сатмагыз, хәзинәне эзләгез.
-
Игенче үлгән.
-
Икенче көнне ике туган басуга барганнар.
-
Көне буе җир казыганнар, ләкин хәзинәне тапмаганнар.
-
Көз көне уңыш күп булган.
-
Уңышны күргәч, туганнар хәзинәнең нинди икәнен аңлаганнар.
-
Компьютерда парлап эшләү, бирелгән репликаларга сорау яки җавап уйлап "Хезмәт төбе - хөрмәт" темасына диалог төзү һәм сөйләү:
-
Чөнки хезмәт итсәң генә хөрмәт күрерсең.
-
Син бакчада эшләргә яратыңмы?
-
Ни өчен "Хезмәт төбе - хәзинә" дигәннәр?
-
Әйе, хезмәтне яратырга кирәк.
-
Өйгә эш. Хикәянең эчтәлеген сөйләргә.
-
Укучыларның эшчәнлекләрен бәяләү, дәрескә йомгак яса