- Учителю
- Конспект урока по татарской литературе на тему Г. Тукай 'Безнең гаилә'
Конспект урока по татарской литературе на тему Г. Тукай 'Безнең гаилә'
Татар әдәби уку (рус төркеме)
3нче сыйныф
Тема: Г.Тукай «Безнең гаилә".
Максат :
-
Г.Тукайның "Безнең гаилә" шигыре белән таныштыру. Дөрес, сәнгатьле, йөгерек уку күнекмәләрен камилләштерүгә җирлек булдыру.
-
Сүз байлыкларын, бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен, укучыларның активлыгын, логик фикерләү, анализлый белү сәләтләрен үстерү өстедә эшне алып бару. Диалогик сөйләмгә чыгуга әзерлекне оештыру.
-
Гаиләгә, аның әгъзаларына карата хөрмәт, ихтирам хисен тәрбияләү.
Дәрес формасы: дәрес - презентация
Дәрес тибы: Белем һәм осталыкларны системалаштыру дәресе
Җиһазлау :
-
Дәреслек . Татар теле һәм уку китабы.
-
Презентация.
-
Аудиоязма
Дәрес барышы:
-
Оештыру.
-
Исәнләшү .
-
Исәнмесез укучылар, утырыгыз.
-
...
-
Хәлләрегез ничек?
-
Тактадагы нәрсә сурәтләнгән?(кояш) (1 нче слайд)
-
Кояш нинди?
-
Мин дә сезнең гел елмаеп йөрүегезне телим.
-
Хәзер бер-берегезгә карап елмаегыз, миңа карап елмаегыз. Һәм дәресебезне башлыйбыз.
-
Дежур укучы отчёты. (2нче слайд)
-
Бүген сыйныфта кем кизү?
-
Дәрестә кем юк? Бүген ничәнче число? Атнаның көне нинди? Иртәгә нинди көн була ? Кичә нинди көн булды? Бүген ничә дәрес бар? Бу ничәнче дәрес?
-
Дәреснең максаты белән таныштыру.
-
Укучылар, бүгенге дәрестә без үткән тема өстендә эшне дәвам итәбез. Без кем турында укыдык? (Г.Тукай) (3 нче слайд)
-
Дәрестә Г.Тукайның шигыре белән танышачакбыз. Ә шигырьнең исемен сез дәрес барышында үзегез миңа әйтерсез..
III.Актуальләштерү
-
Укучылар, мин сезгә нинди өй эше бирдем? (Г.Тукай турында текст укырга , тәрҗемәсен белергә).
-
Әйдәгез әле, бу текстны искә төшерик. (4нче слайд). (Бер укучы текстны кычырып укый. Балалар текстның хаталы икәнен әйтергә тиеш булалар).
-
Ни өчен бу текст дөрес түгел? Бирелгән карточкаларда хаталарын билгеләп чыгыгыз. (Тексттагы хаталар төзәтелеп бара).(5 нче слайд)
-
Белемнәрне гомумиләштерү һәм системалаштыру
-
Текстның дөрес вариантын уку.(5 нче слайд)
-
Сорауларга җавап бирү (6нчы слайд)
-
Өстәмә сорауларга җавап бирү (телдән).
- Г. Тукай кемнәр өчен әсәрләр язган?
- Аның тормышы нинди булган? (авыр)
- Ни өчен?
- Быел Г.Тукайга ничә яшь була?
-
Белем һәм осталыкларны яңа ситуациядә куллану.
-
"Артык сүз тап" уены.
-Бирелгән сүзләрне уку һәм тәрҗемә итү (8нче слайд)
-Артык сүзне билгеләгез?(кеше).
-Ни өчен?
-Калган сүзләрне нәрсә берләштерә һәм нинди бер сүз белән әйтеп була? (Бөтен сүзне гаилә сүзе берләштерә) (9 нчы слайд)
-
Әти, әни, әби, абый, сеңел, эне, бабай, апа сүзләренең әйтелеше өстендә эш. (Тактада транскрипцияләре бирелә).(7 нче слайд)
-
Гаилә сүзен тартым белән төрләндерү. (10,11 нче слайд)
VI.Дәреснең максатына килеп чыгу.
1.Укучылар үзләре текстның исемен әйтергә тиеш ( 12нче слайд).
-Димәк,без бүген нәрсә турында сөйләшәчәкбез? (Гаилә турында)
-Г.Тукайның нинди шигырен укырбыз? ("Безнең гаилә")
2. "Безнең гаилә" шигырен аудиоязмадан тыңлау.
3.Укытучы текстны кычкырып укый. (13 нче слайд)
-
Укучылар текстны пышылдап укыйлар.(Китапларда эшләү)
-
Укучылар авыр әйтелешле сүзләрне әйтеп чыгалар.(Тактагы сүзләр өстендә эш). (14 нче слайд)
-
Берничә укучы текстны кычкырып укый.(Укучылар тарафыннан билгеләр куела).
-
Текстның эчтәлеген рус телендә аңлаталар.
-
Сорауларга җавап бирү. (15 нче слайд).
Физкультминутка (16 нчы слайд)
-
Үзләштерү дәрәҗәсен тикшерү.
-
Гаилә әгъзаларын кабатлау, сорауларга җавап бирү. (17,18 нче слайд).
-
Диалогик сөйләмгә әзерлек. Диалогны укып чыгу, русча мәгънәсен аңлату. (19нчы слайд).
-
Диалогка фразалар өстәү.(20-21нче слайд).
-
Ситуатив биремнәр өстендә эш.(22 нче слайд)
- Узнай у соседа по парте, есть ли у него семья, и сообщи об этом мне.
- Узнай у соседа по парте, сколько человек у него в семье.
- Узнай у соседа по парте, где работает его мама.
- Узнай у соседа по парте, есть ли у него брат и где он учится.
- Узнай у соседа по парте, есть ли у него бабушка (дедушка).
-
Текстны яңадан укып чыгу.
-
Тест эшләү.(23 нче слайд)
1. Бүген нинди текст укыдык?
а)әкият
б)шигырь
в)хикәя
2. Шигырьнең авторы кем?
а) М.Җәлил
б) Ш.Галиев
в)Г.Тукай
3.Г.Тукай кем ул?
а)шагыйрь
б)җырчы
в)драматург
-
Тестны үзлектән тикшерү(24 нче слайд)
-
Рефлексия.
-Бүгенге дәрестә мин ... белдем.
- Сегодня на уроке я узнал(а)..
- Бу дәрестә мин үземне ... өчен мактар идем.(25 нче слайд)
-На этом уроке я похвалил бы себя ...
-
Дәресне нинди кәеф белән тәмамлыйсыз?(Тиешле смайликларны күтәрегез)(26 нчы слайд)
-
Билге кую
-
Өй эше . " Безнең гаилә" шигырен яттан белергә.
-
Үз гаиләң турында сөйләргә өйрәнергә (27 нче слайд)