7


  • Учителю
  • Разработка урока по математике в 1 классе

Разработка урока по математике в 1 классе

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание: "Описание материала:“Кушу таблицасы” темасы буенча дәрес ФГОС “Перспектива” программасы буенча төзелгән.Дәрес сәяхәт формасында алып барыла. Дәрес уңай психологик халәт тудырубелән башланып китә. Балалар диңгезгә сәяхәт итәләр. Һәр слайдта укучыларгабирем бирелә. И
предварительный просмотр материала


Математика 1 класс

ТЕМА: Кушу таблицасы.

МАКСАТ: 1)Таблица кулланып 10 эчендә исәпләү, мәсьәлә эшләү күнекмәләрен булдыру. 2)Укучыларның логик фикерләү сәләтен үстерү. 3)Дуслык хисе тәрбияләү.

Дәрес тибы: белемнәрне ныгыту, конкретлаштыру.

Методы: уен элементлары кертелгән сәяхәт дәрес.

Материал: математика дәреслеге 54 бит, математик биремнәр дәфтәре 58-59 бит.

Җиһазлау: Математика 1класс ФГОС "Перспектива"

ноутбук, проектор, презентация, эмблемалар, җыр "Морячка"

Дәрес барышы

I Оештыру өлеше

Уңай психологик халәт тудыру.

Дәресебезне "Изгелек чаткысы" психогимнастикасыннан башлап җибәрик. Бер авылда кешеләр бер-берсенә изгелек бүләк итә булганнар. Ә беләсезме ничек? Бик гади. Алар бер-берсенә кулларын сузганнар, аларның учлары очрашкан, ә алар арасында бик кечкенә җылы кояш барлыкка килгән. Ул

шулкадәр кечкенә булганлыктан кулны яндырмаган, ә учларны җылыткан гына. Әйдәгез,бер-берегезнең кулын тотыгыз,сезне кояш җылыта дип хис итегез.Ә хәзер бер-берегезгә карап елмаегыз. Нинди рәхәт булып китте!Шулай-

мы? Менә бу җылылык,елмаюлар дәрестә бер-беребезгә ярдәмләшеп эшләргә булышыр дип уйлыйм.

Слайд №1 күрсәтелә.

Мин сезне бүген диңгез сәяхәтенә чакырам.Ә сез чын сәяхәтчеләр булырга телисезме?

Слайд №2,3күрсәтелә. (Диңгез эмблемалары тарату)

Без сезнең белән искиткеч утрауга барырбыз, аның хуҗасы -математика булыр. Математика - ул белемнәр патшасы дип тик кенә әйтмиләр,чөнки һәр профессиягә дә математика кирәк.

Слайд №4 күрсәтелә.

Корабльләр йөртер өчен дә,

Һавага очар өчен дә,

Бик күп белергә кирәк

Ә шулай да белегезче

Капитаннарга

математика кирәк!

  • Балалар, сәяхәт кызыклы булсын өчен сезгә үзегезнең белемнәрегезне күрсәтергә кирәк.Сезнең юлыгызда авырлыклар да очрар. Шуңа күрә җитез,игътибарлы булыгыз.

  • Сез сәяхәткә әзерме?Сәяхәткә киттек,уңайлап утырдык.

Корабльдә сәяхәттә барыр өчен безгә биремнәрне үтәргә кирәк

II Белемнәрне актуальләштерү

1. Дөрес матур язу үрнәге: 7 8 9 10

Слайд №5 күрсәтелә.

2.Телдән исәпләү

- 5 не 2 гә арттырырга.

- 5 не 2 гә киметергә.

- санаганда 5 тән соң килә торган санны күрсәтергә

- 6 санының күршеләрен әйтегез.

- 6һәм 2 саннарының суммасын күрсәтергә.

- Бүлмәдә10 бала бар иде, 2 се чыгып китте. Ничә бала калды?

- 10 һәм 3 саннарының аермасы ?

- беренче кушылучы 4, икенче кушылучы 4 сумманы табарга?

III Уку проблемасын кую

Слайд №6 күрсәтелә.

- Молодцы, корабль порттан йөзеп китә.

-Бүгенге дәрестә нәрсә эшләрбез икән?

IV Уку проблемасын чишү

Слайд №7 күрсәтелә

- Чү,ни күрәбез,шешә!

- Шешә эчендә ни бар икән?

Слайд №8 күрсәтелә.

- Карта!

- Ә картада нәрсә бар икән? Без анардан кая йөзергә һәм нинди биремнәр барлыгын белербез.

а) Саннарны кимү тәртибендә әйтегез.

Нинди саннар кабатлана?

- 7дән зуррак санны әйт.

- 3тән кимрәк санны әйт.

- нинди сан юк?

Слайд №9 күрсәтелә.

Картаның кире ягына күз салыйк әле, монда тагын бирем бар икән. Шешәгә су кергән дә цифрлар юылган. Гамәл тамгаларын һәм цифрларны куярга.

Слайд №10 күрсәтелә.

ФИЗКУЛЬМИНУТКА «МОРЯЧКА» БИЮЕ

V Яңа белемнәрне куллану

Ял иткәч, инде безгә сәяхәтне дәвам итәргә кирәк.Дөрес итеп утырдык. Юлны дәвам итәбез.

Слайд №11 күрсәтелә.

Китап белән эш.

№1 Б - 10 (к)

Ш - 3

К - 5

И -?

3+5=8(к.) 10-8=2 (ирис конфет)

№2 I - 3л

II - 4л 3+4=7(л)

№3,5,6 (мөстәкыйль рәвештә)

№ 4 тактага чагыштыруга мисаллар эшләү

Слайд №12 күрсәтелә.

ФИЗКУЛЬМИНУТКА "Корабль"

Кайчы белән кисәләр, кисәләр, кисәләр (куллар белән кайчы хәрәкәте ясала),

Аннан баулар ишәләр, ишәләр, ишәләр (куллар белән бау ишү хәрәкәте ясала).

Мачталарга бәйлиләр, бәйлиләр, бәйлиләр (уң якка иелеп, бау бәйләү хәрәкәте ясала),

Корабльләр киләләр, киләләр (куллар белән бинокльдән карау хәрәкәте ясала),

Тү-ү-ү (кулларын рупор сыман итеп авызга куеп, гудок кычкырткан тавыш чыгаралар).

Дәфтәрдә эш

№1 Корабльләр төзергә (мөстәкыйль рәвештә)

№ 2 Мисалларны чиш һәм атаклы капитан исеме килеп чыгар.

Слайд №13 күрсәтелә.

Фердинанд Петрович Врунгель белән таныштыру.

Дөнья тирәли диңгез буйлап сәяхәт иткән,бик күп ачышлар ясаган.Ул генерал-адьютант, адмирал. 1796 елда Псков шәһәрендә туган.Әти-әнисе үлгәннән соң диңгез кодет корпусына билгеләнгән. №3,4,5.(мөстәкыйль рәвештә)

Слайд №14 кроссворд чишү. Җәнлекләр кая ашыга? Әлбәттә мәктәпкә.

VI Рефлексия

  • Бүгенге дәрестә мин белдем ....

  • Мин бүген үземне мактар идем ...

  • Бу дәрестән соң мин ....


VII Йомгаклау

  • Сез буген чын моряклар булдыгыз: актив,батыр,чыдам.

  • Сезгә бүгенге дәрес ошадымы?

  • Математика фәне кызыклымы?

  • Слайд №15 күрсәтелә.

  • Ә хәзер якорьне суга ташлыйбыз.(якорьләр тарату)

  • Молодцы балалар!Сез бүген бик күп эш эшләдегез, рәхмәт сезгә. Ә хәзер бераз ял итегез,тәнәфескә чыга аласыз.

МБОУ «Верхне-Альмурзинская основная общеобразовательная школа»

Алькеевского муниципального района РТ

Математика 1 класс



ТЕМА: Кушу таблицасы.



Башлангыч сыйныфлар укытучысы: Гильфанова Р.М.





 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал