7


  • Учителю
  • Сценарии нового года 'Яңа 2015 елны каршылау'

Сценарии нового года 'Яңа 2015 елны каршылау'

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Залга, биеп, балалар керә. Уртада чыршы бизәлгән.

Алып баручы: Нинди матур безнең чыршы!
Җем-җем килеп яна ул.
Башлыйбыз Чыршы бәйрәмен,
Котлы булсын Яңа ел!

Урманнан безгә бәйрәмгә
Ямь-яшел чыршы килгән.
Яңа елны каршыларга
Матур күлмәген кигән.

Исәнме, чыршы, исәнме,
Яңа ел килеп җитте.
Күңелле чыршы бәйрәмен
Без бик сагынып көттек.

Күрегез бу чыршыны.
Чыршының да чып-чыны.
Нинди төз, матур, биек
Тора түшәмгә тиеп.

(Телефон шалтырый.)
Алып баручы: Алло, Кортлыкул Балалар бакчасы тыңлый. Кем әле бу? Кыш бабай? Балалар, тыңлагыз әле, Кыш бабай нәрсә әйтер икән?
Кыш бабай: (тавышы ишетелә): Оныгым Кар кызы белән сезнең котлау һәм чакыру кәгазегезне алдык. Без бик шатландык, тиз генә җыендык та юлга чыктык тик менә: Урманда буран, карны очыра,
Карны туздыра, каты сызгыра.
Ап-ак булганнар басу-кырларым.
Кар белән тулган урман юлларым.
Шуңа күрә без туктап калдык, юлларны чистартырга балаларны җибәрмәссезме икән?
Алып баручы: Хәзер, хәзер, бабакай, берәр чарасын табарбыз.

- Балалар, урманны кемнәр яхшы белә? Көрәкләрне алып, юлларны чистартып кайтыгыз.

Кыш килде, кыш килде,
Безгә яңа эш килде.
Мамык карлар көрибез.
Юллар такыр, киң булсын,
Асфальт юлга тиң булсын.

Алып баручы: Билгеле бу кара урманда
Күптөрле ерткыч та бар.
Юк түгел аю, бүре,
Төлке җиһан корткыч та бар.
(Кэжэ белэн сарык башларын иеп керэлэр.)
Кэжэ:Эй сарык дус нишлибез инде улэннэр дэ кар астында калды.
Сарык: Безгэ печэн салучы да су эчеруче дэ юк. Бурелэр дэ ботка пешермилэр ичмасам.
(Куян йөгереп керә, ул курыккан.)

Куян: Исәнмесез,кэжэ белэн сарык. Кар кызын күрмәдегезме? Аңа әйтәсе сүзем бар иде. Явыз бүре Кыш бабайның капчыгын урлаган (китә).

Кэжэ : шул явыз бурелэрдэн кон булмады , инде балаларга дигэн кустэнэчлэрне дэ урлаган.
Сарык:ул бурене табырга да акылга утыртырга кирэк.
Кэжэ:Эйе шул,дустым .Әйдә эзләп табыйк үзен!( китэ башлыйлар да чыршы тобендэ бурене курэлэр) Карагыз әле юньсезне, чыршы астына кереп, йоклап ята (карны йомарлап тәгәрәтәләр, бурегэ ыргыталар).

Буре :Бу нинди эш, нинди чыр-чу?
Тәмләп йокыга киттем.
Сез мине уяттыгыз!
Ник миңа кар ыргыттыгыз?

Сарык:Син,Буре, алдаштырып маташма. Әйт тизрәк, кайда Кыш бабайның бүләк капчыгы, тиз чыгарып куй алдыма!

Буре : Ярый, ярый, ачуланмагыз. Хәзер алып киләм капчыкны.

Барысы да буре артыннан китәләр. Буре кире үзе генә керә.

Буре (көлеп): Ха-ха-ха. Ышандылар. Кызык иттем әле үзләрен. Шул кирәк аларга. Бөтен халыкны, балаларны Яңа ел бәйрәменә чакыралар. Ә мине чакырмадылар. Кыш бабай барысына да бүләк әзерләгән. Ә миңа юк. Әй, ашыйм да, бетерәм бөтенесен, калса, яшереп куярмын. Шуның белән минем эш бетте.(чыгып китә)

Алып баручы: Балалар, әйдәгез явыз бүре узенэ жазасын табар, безнең күңелле бәйрәмне ишетеп Кыш бабай килеп җитәр.
(Ут яна. телефон шалтырый).
Алып баручы: Алло, Кыш бабай,
Безнең эшләр бик яхшы.
Унган малайлар сезнең
Килер юлны чистартты.

Суык бабай кил безгә
Яңа ел бәйрәменә,
Чыршы әйләнәсендә,
Җыр җырлап әйләнергә.
Уенчыклар, бүләкләр
Безгә тагын алып кил.
Соңга калма, бабакай,
Атлап түгел, чабып кил.

(Кыш бабай белән Кар кызы керәләр.).
Кыш бабай: Исәнмесез, балалар,
Исәнмесез, кунаклар.
Яңа ел котлы булсын,
Бәхетләр алып килсен. (баш ия)

Балалар кул чабалар.
Кар кызы. Ак сакаллы, ак күңелле
Бабам белән без
Җир өстенә аклык - пакьлек
Алып киләбез.
Яңа ел белән сезне,
Яңа бәхетләр белән!

Кыш бабай: Кар бураннар туздырып,
Барыгызны туңдырып,
Ерак юллар үттем мин,
Сезгә килеп җиттем мин.

Алып баручы: Хуш киләсең, Кыш бабай,
Әйдә тизрәк уз, бабай.
Балалар сезне көтте,
Тагын бер яшькә үсте.

Кар кызы: Бабакай, кара әле, балалар чыршыны ничек матур итеп бизәгәннәр!
Кыш бабай: Әйе шул, мин аларга урмандагы иң матур чыршыны җибәрдем. Балалар, чыршы сезгә ошадымы?
Бүлмәдә чыршы агачы,
Ул яшелдән киенгән.
Чыршы да урманнан безгә,
Бәйрәм итәргә килгән.

Ал.бар. Нидер җитми бит, чыршыга
Карагызчы, балалар!
Белдем, белдем, утлар янмый,
Нигә янмый соң алар?
Бәйрәмебез гади түгел,
Зур шатлыклар бәйрәме.
Чыршы балкып торыр иде,
Ничек кабызыйк аны?
Кыш.баб. Хәзер мин үземнең тылсымлы таягымнан сорыйм. Әйе-әйе. Ә-ә, тылсымлы сүзләрне әйтергә онытылган икән бит. Әйдәгез, бергәләп әйтик.
- Чыршы, чыршы кабын син!
Утларыңны балкыт син!
Кыш.б. Кабынмый бит! Тагын тылсымлы таяктан сорарга туры килә. Ә-ә, кемнеңдер дәшми калган икән бит. Әйдәгез әле, тагын кабат әйтеп карыйк! (Ут кабына.)

Ал.бар. Бигрәк күңелле булып китте.
Тыпыр-тыпыр биергә
Паркет идәннәр кирәк
Паркет идәннәргә басып
Шарт-шорт тибәргә кирәк.
Суык бабай, алтыным,
Битләрең кызарган.
Әйдәле, бер биик,
Уздырып кызлардан.

Кыш бабай, әллә яшь чакларыңны искә төшереп бер биеп аласыңмы соң?

"Кыш бабайны биетү"
Ал. бар.Булдырдың бабакай, арыгансыңдыр. Эзрэк ял итеп ал.

Кар кызы: Миңа да эссе була башлады. Кар да яумый. Минем дусларым, нәни кар бөртекләрем сез кайда, ау!
"Кар бөртекләре" биюе.
Алып баручы Сезгә дип алар матур җырлар, шигырьләр өйрәнделәр. Ягез, балалар, хәзер инде һөнәрләрегезне күрсәтегез..

Концерт номерлары:

Алып баручы: Кыш бабай, безнең балалар, хонэрлэренләрен курсэтеп бетерделәр.
Кар кызы: Бабакай, уян әле тизрәк (бабай уянмый). Мине дә ишетми. Инде хәзер Кыш бабайны ничек уятыйк?
Бала:Бер дә борчылмагыз. Хәзер уятам аны. Ягез әле, дусларым, минем янга килегез, шалтыравыклар белән бер биеп алыйк. Безне Кыш бабай ишетеп, йокысыннан уянсын.
Шылтырмакларлар белэн бию

Кыш бабай: Кем миңа йокларга бирми, шалтыравык шалтырата? Ә-ә-ә-ә, сез икән әле, шуклар! Хәзер мин сезне үземнең капчыгыма салып алып китәм. Ягез тизрәк керегез капчыкка.

Балалар капчыктан чыгып, Кыш бабайның артына качалар.

Кыш бабай: Их, шаяннар, шаяннар. Кыш бабагыз белән шаяртырга уйладыгызмы? Ярый, балалар, мин сезнең белән уйнадым, шигырьләр тыңладым, җырладым, биедем. Сез бик зур үскәнсез. Балалар, әйдәгез әле минем белән уйнап алыйк.
Уеннар.
Кыш б. Рәхмәт бабагызны куандырган өчен.

Китәләр. Ут сүнә.
Икенче яктан буре чыга Зал уртасына утырып капчык бутый .
Буре.Монысын мин ашамыйм ,монысын мин яратмыйм.
(Кэжэ белэн сарык куркалар тик кузэтэлэ,пышылдап кына сойлэшэлэр)
Кэжэ : Кара эле сарык бу бит Кыш бабайнын балаларга дигэн булэклэре тугелме сон .
Сарык :бэ-э-э,шулай бугай.
Сарык ,кэжэ бергэ: Нишлэргэ сон?
Буре :Фу тэмсез икэн бу конфет. Эл-эллэ,тешем сызлый башлады,(сикергэлэп тешен тотып йори.)
Кэжэ(батыраеп китеп) Эхэ элэктенме.Шул кирэк сина.
Сарык Эйе шул.
Кэжэ :.Бар эле сарык кил капчыкны алып. Буре башы бит анда унике монысы уноченче булыр.
Алар янына Кыш бабай белән Кар кызы килә.
Кэжэ :Борчылма, Кыш бабай, менә без бу явыз каракны тоттык.
Кыш бабай афарин дусларым бик рэхмэт.

Буре Ах, эш харап, эш харап, Кыш бабай, зинһар өчен, тимә, мин хәзер сиңа капчыгынны бирэм ,кэжэ белэн сарыктан да коткара кур.

Кыш бабай: Их, син, урман карачкысы. Рөхсәтсез кеше әйберенә тияргә ярамаганлыгын оныттыңмы әллә.

Буре Минем дә сезнең белән бәйрәм итәсем, бүләк аласым килде.

Кыш бабай (бурегэ):Яңадан начарлык эшләмәсән, без сине гафу итәбез. Балалар, гафу итәбезмебурене.Буре яңадан беркайчан да, беркемгә дә начарлык эшләмим, дип ант итә, кичерүләрен сорый.

Кар кызы: Ярый, дусларым, соң булса да, уң булсын.Буре үзенең гаебен аңлады, яңадан начарлык эшләмәс.
Кыш бабай: Кайда эле минем кэжэ белэн сарык .Курсэткэн батырлыгыгыз очен мин туачак яна 2015 елны сезнен ел дип иглан итэм ! Рэхмэт сезгэ.хэрвакыт шундый кыю ,батыр булыгыз .
Кэжэ : Яңа елда безгә кирәк:
Бәхет-шатлык булсын күбрәк.
Чынга ашсын бар хыяллар,
Кайгы-хәсрәт үтсен читләп.
Сарык: Елмаегыз, шатланыгыз,
Иске елда калсын узган,
Бәйрәм итик бергә-бергә,
Өр-яңа ел белән, дуслар.
Буре бүләкләр тартып чыгара.

Кыш бабай: Менә дусларым сезгә
Яңа ел бүләкләре.
Матур, рәхәт яшәгез,
Шул минем теләкләрем. (булэклэр тарата)

К.б. Көтеп алган очрашулар
Тиз генә үтеп китте
Инде хәзер саубуллашып
Китәр вакытлар җитте.
Күңел тынычлыгы телим,
Яңа елда һәркемгә
Бәхет, шатлык, сәламәтлек
Юлдаш булсын гомергә!
Кар кызы. Бәйрәм үтте, ә Яңа ел
Һәрбер өйгә киләчәк
Яхшы булсын, имин булсын
Матур булсын киләчәк.
К.Б.Рәхмәт әйтик чыршыбызга,
Матур бәйрәме өчен.
Рәхмәт әйтик кунакларга
Килеп караган өчен.
Яңа елга яңа юлдан,
Нык басып бердәм керик.
Иң изге ,саф теләкләрне
Бер-беребезгә телик.
Алып баручы: Яңа бәхет, зур уңышлар
Алып килсен Яңа ел.
Шатлык белән үтсен һәр көне,

"Яңа ел килә"

( Чыршы бәйрәме сценарие)

Әзерләде: 4нче сыйныф укытучысы

Хафизова Гөлйөзем Мансур кызы

Зал уртасында бизәлгән чыршы. Стенаны төрле сыйныф укучылары чыгарган газеталар, тәбрикләүләр бизи.

Матур көй уйный. Залга маскарад киемнәреннән үзләренең укытучылары белән башлангыч сыйныф укучылары керә. Чыршы тирәли басалар.

Алып баручы. Исәнмесез, кадерле балалар, хөрмәтле укытучыларыбыз, килгән кунакларыбыз! Яңа ел белән сезне!

1. Яңа ел! Бу сүзләрне ишетүгә безнең күз алдыбызга хуш исле зифа чыршы, ап-ак кар бөртекләре, җемелдәвек сихри утлар килеп баса.

2. Яңа ел диюгә - уен-көлке, җыр-бию, Кыш бабай, Кар кызы күз алдына килә.

3.Өр-яңа ел килә, өр-яңа.

Чынлап яңа булсын ул.

Кояш кебек, һәммә кешегә дә

Тигез көлеп торсын ул.

4. Күз яшьләре онытылып торсын,

Артка чиксен кайгы-борчулар.

Элеккечә утлар янып торсын,

Балкып торсын шулай чыршылар

Алып баручы. Шундый матур чыршыбызга берәр җыр җырламыйча булмас.

(Зур капчык сөйрәп, Убырлы керә)

Убырлы Мин беләм, мин беләм чыршы турында җыр!

Алып баручы. Исәнмесез. сез кем?

Убырлы. Мин- Убырлы. Мине Кыш бабай бүләкләрне өләшә тор, дип җибәрде.

Алып баручы. Кыш бабайның үзеннән башка өләшергә ярамас бит,Убырлы. Ул килгәнче без җыр башкарабыз.

Убырлы. Җырлый беләсезме соң сез, ә? Миңа менә бу җыр бик ошый (җырлый):

Урманда яшәгән ди бер кечкенә чыршы,

Аның янында гел булган куркак куян җырчы…

Алып баручы.Туктале, туктале Убырлы! Син бит бу җырның көен генә дөрес җырлыйсың, ә сүзләре аның бөтенләй икенче төрле бит. Шулаймы, балалар?

Алып баручы. Әйдәгез, балалар, җырлап күрсәтик әле Убырлыга аның яраткан җырын. Чыршыбызга да күңелле булып китәр.

("Үсте чыршыбыз урманда" җыры башкарыла)

(Ишек шакыйлар)

Печкин. Тук- тук!

Алып баручы.Кем бар анда?

Печкин. Бу- мин, почтальон Печкин. Сезгә котлау китердем.

Алып баручы. Рәхим итегез!

Убырлы. Печкин иптәш, китер котлауларыңны. Үзем тапшырырмын.

Печкин. Ә сез кем буласыз? Паспортыгыз бармы? Монда мәктәп директорына тапшырырга диелгән. Кул куеп алырга кирәк.

Алып баручы. Алайса, Вагиз Галимулловичны чакырырга кирәк.

Печкин. Директор иптәш, бу котлауларны үзегез тапшырырсыз. Менә монда кулыгызны куегыз.

Вагиз Галимуллович. Рәхмәт, Печкин әфәнде, бик теләп тапшырырмын. Монда 4 һәм 5 билгеләренә генә укыган балаларның әти-әниләрен кул кысып котларга, дип язган Кыш бабай.

Печкин. Болар бик күп бит, директор иптәш. 4,5лене киләсе елга азрак куегыз, миңа да җиңелрәк булыр.

Вагиз Галимуллович. Печкин әфәнде, хәзерге заманда бик белемле кешеләр кирәк бит, ә сез ничек уйлыйсыз?

Печкин. Әйтмәгез дә инде, директор иптәш, почта эшенең дә мәшәкатьләре бик күбәйде. Чутлап та бетереп булмый. Пенсиягә киткәнче тырышып карыйм инде.

Алып баручы. Әйдәгез безнең белән бәйрәмгә калыгыз.

Печкин. Юк-юк , иптәшләр. Бәйрәм котлауларын Кыш бабай ничек җибәреп

җитешәдер. Әле ярый Матроскин белән дядя Фёдор да булышалар.

Алып баручы. Рәхмәт инде сезгә. Печкин әфәнде! Сау булыгыз!

(Вагиз Галимуллович чыгышы)

(Котлап җыры , "Тамчы" биюе башларыла)

Алып баручы. Балалар, мин ниндидер тавыш ишетәм. Сез дә ишетәсезме?

(Ике куян килеп керә һаман бәхәсләшүләрен дәвам итәләр):

1 нче куян. Мин бирәм, мин бирәм. Минем бирәсем килә!

2 нче куян. Юк, үзем, үзем тапшырам!

Алып баручы. Исәнмесез, куянкайлар?! Нишләп тавышланышасыз? Ни булды?

1 нче куян. Без сезгә хат китердек. Хатны балаларга үзем бирәсем килә.

2 нче куян. Минем дә бирәсем килә.

Алып баручы. Туктагыз әле, дуслар, тынычланыгыз. Кайсыгыз җитез, шул тапшырыр хатны. Ә моны белү өчен мин сезгә бер уен тәкъдим итәм. Тыңлагыз. Менә бу ике урындыкны күрәсезме? Берегез монысына, ә икенчегез монысына утырырсыз. Сигнал булуга каршы яктагы урындыкка йөгереп барып урындык астыннан сузылган бауны тартып алырга тырышыгыз. Кем беренче булып тартып ала, шул безгә хатны тапшырыр. Аңладыгызмы? Килешәсезме?

1 куян. Мин беренче утырам. Мин хатны тапшырам.

2 куян. Юк, син түгел, мин, мин беренче утырам.

Алып баручы.Менә хәзер кем беренче икәнен күрербез. Башладык.

(Уен «Кем беренче?» Музыка.)

Алып баручы. Ай, нинди җитез икәнсез. Афәрин! Шулай да менә бу дускай урындыкка беренче булып утырды. Я тапшыр инде хатыңны тизрәк.

Хатны алып баручыга бирәләр.

Алып баручы. (Конвертны ача. Укый. Анда кыш бабайга телеграмма язырга кирәк диелгән).

Кыш бабайга телеграмма

Текст: "Симез, кызыл борынлы Кыш бабай! Бер ай инде балалар синең килгәнне көтәләр. Безнең уку турында сөйләшәсебез дә килми. Тизрәк килеп, үзеңнең зур капчыгыңны ач та, безгә бүләкләреңне тапшыр. Малайлар һәм кызлар!"

Алып баручы. Куянкайлар, сез нәрсә эшләдегез соң? Мондый телеграмманы Кыш

бабайга җибәрәләрме инде? Кыш бабай безгә бөтенләй килмәс бит, безне көлкегә калдырырга уйладыгызмы?

Куян (иптәшенә): Әй, синең белән бәхәсләшеп, бүтән кәгазьне биргәнмен икән.

Менә бу кәгазьне Кыш бабай бирде (икенчене бирә)

Алып баручы.Мин инде ачарга да куркам. (Укый. )

«Кадерле балалар, тиздән сезнең Яңа ел бәйрәменә килеп җитәм. Күчтәнәчләр, бүләкләр алып киләм. Көтегез. Кыш бабагыз.»

Алып баручы. Рәхмәт сезгә, куянкайлар. Рәхмәт яхшы хәбәрегезгә, безне сөендерүегезгә! Кыш бабай белән Кар кызыннан башка гына бәйрәм итәбез дип уйлый башлаган идем инде. Безнең бәйрәмебезгә рәхим итегез. Кунак булырсыз.(Куяннар шатланышалар, сикергәләп алалар.) Әйдәгез алар килгәнче җырлап, биеп алыйк.

(Җыр "Кар кызы Аксылукай")

Җыр тәмамлангач, фонограммада кыңгырау чыңы, тояк дөпелдәве, җил сызгырган тавышлар ишетелә.

Алып баручы.Ишетәсезме, дуслар, кар-бураннар туздырып, кыңгыраулы пар атларда үзенең мәңге яшь Кар кызы белән Кыш бабай килә.

Музыка астында Кыш бабай белән Кар кызы килеп керә.

Кыш бабай. Исәнмесез, балалар!

Исәнмесез, әниләр!

Исәнмесез, әбиләр!

Исәнмесез, бәбиләр!

Яңа ел бәйрәмегез мөбарәк булсын, сый тулы өстәлләрегез түгәрәк булсын. Менә без дә Кар кызы белән тайгалар, тундралар кичеп, басуларны кар бөртекләре белән бизәп, урманнарны ак кар юрганга төреп, сезнең бәйрәмгә килеп җиттек. Ә сезнең бәйрәмегез әкияттәгедәй матур икән. Нинди мәһабәт чыршыгыз, бизәкләре күзнең явын алырлык!

Кар кызы. Исәнмесез, балалар! Исәнмесез, кунаклар! Без сезгә ерак- ераклардан сәлам алып килдек.

Балалар. Рәхим итегез, Кыш бабай һәм Кар кызы!

("Кыш бабай-бабакай" җыры башкарыла)

Кар кызы. Балалар, ә сез кем белән килдегез соң бүгенге бәйрәмгә?

Убырлы. Минем белән, минем белән. Мин алып килдем аларны. Алар бит бер нәрсә дә белмиләр, чыршының кайда икәнлеген дә белмиләр иде. Укучы булып йөриләр тагын шунда.

Алып баручы. Туктале, Убырлы. Син ник дип безнең балаларны шулай хурлыйсың?.

Убырлы. Кара ничек итеп киенеп килгәннәр, үзләре ялтыр-елтыр киләләр, күзләре янып тора, ә үзләре бер генә дә әйбер эшли белмиләр. Белмиләр шул, менә терә вәйт!

Алып баручы. Әйдәгез әле, балалар, бер биеп алыйк әле, күрсәтик әле Кыш бабайга үзебезнең җитезлекне.

(Полька биюе,

1нче сыйныф укучылары чыгышы)

Алып баручы. Әйдәгез, бәйрәмебезне дәвам итик. Безнең балалар бик матур итеп шигырьләр сөйләделәр. Кыш бабай, сезгә безнең шигырьләребез ошадымы?

Кыш бабай. Ошады, бик ошады. Бик зур рәхмәт сезгә!

Алып баручы. Кыш бабай, ә син үзең шигырьләр беләсеңме?

Кыш бабай. Беләм,беләм. Ничек белмәскә! Хәзер сөйләп тә күрсәтәм. Балалар, мин бик карт инде, хәтерем дә начарланды. Әгәр онытып җибәрсәм, миңа ярдәм итәрсез микән?

Балалар. Итәрбез, итәрбез.

Кыш бабай (шигырь сөйли).

Салкын саф һава

Йомшак кар … (ява).

Урамга чыксаң

Битләр … (кызара).

Кар бөртекләре

Битеңә куна.

Үзләре … (матур)

Һәм … (салкын) була.

Алып баручы. Булдырдың, бабакай, утырып тор, ял итеп ал. Ә без, Карчәчәк белән бергәләшеп, әйлән-бәйлән уйнап алыйк

("Оста икән Кыш бабай"җыры).

"Ты смотри, не шали" биюе башкарыла)

Кыш бабай. Бик күп һөнәрләр беләсез икән, нәни дусларым. Минем оныгым да һөнәрсез түгел бит. Кызым, Карчәчәк, әйдә, кар бөртекләреңне ияртеп бер биеп тә күрсәт инде.

Кар кызы

Шундый матур бәйрәмне,

Бушка уздырмыйк әле.

Сез, балалар, кул чабыгыз,

Без биеп алыйк әле!

("Кар кызы җыры" башкарыла,

Карчәчәк һәм кар бөртекләре бии.)

Кыш бабай. Һай, кызым Карчәчәк,

Чыршы белән булган хәл



(Яңа ел бәйрәме өчен сценарий)



Катнашалар:

Убырлы.

Шүрәле.

Тылсымчы.

1 нче клоун.

2 нче клоун.

Чыршы.



(Себеркегә атланып Убырлы керә. Себеркесен туктата алмый) .



У.Тыр-тыр-тыр... Тыр ,- дим ! Йә алла, тыр, -дим.

(Убырлы себеркесен көчкә туктатып кырыйга куя. Кулы белән битен җилләтеп йөри башлый , йөгереп кергән Шүрәлене күрми , бәрелешәләр. Шүрәле кул-аякларын җәеп егыла. Убырлы аны карап әйләнеп чыга, кул-аякларын күтәреп карый. Алар шап итеп идәнгә килеп төшәләр. Убыр кулларын угалый.)



У. Үлгән ахры ... Хи-хи-хи..

Ш. (Сикереп тора) Кем үлгән?

(Убырлы куркып кырыйга сикерә, дер-дер калтырый. Шүрәлеаны танымагандай ике ягына да чыгып карый).



Ш. (Танып) Әй, Убыр, син түгелме соң бу?

У. ( Сөенеп) И-һи -һи , әйе шул. Котымны алдың. Нишләп йөрисең?(Кылана).

Ш. Ә-ә, минме? Мин балаларның бәйрәмнәрен бозарга дип килгән идем.

У. (Шатланып.) Мин дә шуңа йөрим ич, иһи-һи-һи -һи.

Ш. Әйдә, хихылдап торма әле монда. Эш турында уйларга кирәк.

У. Ничава , мин барында курыкма син.

Ш.(Серле итеп пышылдый). Беләсеңме ?

У. Беләм!

Ш. Нәрсә беләсең соң син , чүпрәк баш ! Әйбәтләп тыңлап бетер!

У. (Кыланып колагын куеп тыңлый). Ярар , ярар.

Ш. (Як-якка каранып ала) Балаларның чыршыларын урларга кирәк.

У. Әйе шул, чыршылары булмагач, бәйрәмнәре дә бозылыр.

Ш. Кемдер килә, әйдә качып торыйк.



(Ике клоун керә).



1к. Син нишләп соңга калдың? Без бит бәйрәмне башларга тиеш. Әнә күпме халык җыелган.

2к. Ә чыршы кайда соң?

1к. Әйдә алып киләбез.,итәкләшеп чыгып китәләр.



(Качкан җирдән Шүрәле белән Убырлы чыга).



Ш. Әһә, тегеләр чыршыга киттеләр.

У. Безгә ничек тә бу балаларны алдалап чыршыны урларга кирәк.

Ш. Әнә, чыршыны алып та киләләр .

У. Әйдә , тагын качып торыйк.( Качалар).



(Чыршы булып киенгән баланыны җитәкләп клоуннар керә).



1к. Менә чыршы да булды.

2 к. Ә хәзер балаларны алып килергә кирәк.

1к. Чыршыны калдырып китәбезме?

2к. Без бик тиз килеп җитәбез бит.

1к. Чыршы , син безне көтеп тор , без тиз генә балаларны чакырып киләбез. (Китәләр).

Ч. ( Елап җибәрә.) Үземне генә калдырып киттеләр.

(Арттан Шүрәле белән Убырлы якынлаша. Шүрәле бер ягыннан килеп куркыта да, Чыршы икенче якта торган Убырлы кулына ава).



Ш. Әһә, менә чыршы безнеке.

У. Бизәргә кирәк моны.

Ш. Чуртым белән бизикме аны?!

У. (Уйлап тора.) Таптым! ( Бер капчык тартып чыгара , аннан рогатка ала. ) Менә монсын узган җәйдә бер малайдан колагын борып алдым. Кырлай урманында кошларга атып йөри иде. (Чыршыга элеп куя.

" 1"ле, "2" ле билгеләрен ала. ) Ә боларын юлдан таптым.

Мәктәптән кайтучы балаларның сумкасыннан төшеп калганын күрдем дә, туктале мин әйтәм, кирәге чыгар, дип тыгып куйган идем.

Ш. (Убырлының кулыннан алып әйләндереп-әйләндереп карый.) Кара әле әй, бигрәк матурлар.

У. (Шүрәленең кулыннан тартып ала. ) Әйдә, тизрәк элеп куярга кирәк.

Бик кызыксаң, минем чормада ике капчык бар әле ул. (Элә).

Ш. Һи-и-и, бигрәк матур булды инде.



(Икесе бергә җырлап бииләр, Чыршыны да кулыннан тотып мәҗбүри биетәләр, әйләндерәләр).



У. Һәм Ш. Чыршы яшел тунын киеп,

Чыгып басты уртага.

Киендердек, бизәндердек,

Әзерләндек Ёлкага.



Җырлыйбыз да, биибез дә,

Без чыршы тирәсендә.

Чыршысыз калды балалар

Өчиле мәктәбендә.



У. Әйдә, бау бир , бәйлибез.

Ш. (Бау тартып чыгара.) Һи- и, бар ул андый нәрсә, мә.



(Шүрәле бау алып килә. Чыршыны өстән аска кадәр бау белән әйләндереп бәйлиләр).



Ш. Һи -и-и, бәйрәмнәрен тәки бозабыз бит, әй. Әйдә , күтәрдек.



(Убырлы кабаланып әле себерке янына йөгереп килә, әле чыршы янына, кайсын тотарга белми. Шулай ике арада бераз йөгереп йөргәч, көчкә себеркене бер кулына тотып, бер кулы белән Шүрәлегә Чыршыны күтәрергә булышып , чыгып китәләр. Клоуннар йөгереп керә).



1к. Ә чыршы кайда соң?

2к. Юк... Кая китте икән ?

1к. Нишлибез инде хәзер. Балалар да килеп җитәр.

2к. Аларга нәрсә дип әйтербез?

1к. Без үзебез гаепле. Чыршыны кунакка чакырдык, ә үзебез үзен генә калдырып киттек.

2к. Их, табылса бүтән алай эшләмәс идек

1к. Табылмас шул инде. Шушы Яңа ел бәйрәмендә берәр могҗиза булса гына инде. Яңа ел бәйрәмендә бөтен теләкләр дә үтәлә, диләр бит.

2к. Их, хәзер бер тылсым иясе килеп чыксын иде.



(Тылсымчы керә).



Т. Я кайсыгыз мине чакырды?

1к. Сез кем буласыз?

Т. Танымыйсызмыни?

К-р икесе бергә. Тануын таныйбыз да...

2к. Тылсымчылар әкиятләрдә генә була дип уйлый идек.

Т. Әйе, Яңа ел бәйрәмендә барлык әкият геройлары да әкиятләрдән чыгып, мәктәпләргә, балалар янына киләләр. Явызраклары төрле начарлыклар эшләргә мөмкин. Ә дус , бердәм балаларга алар берни дә эшли алмыйлар. Менә бүген сезнең мәктәпкә Шүрәле белән Убырлы килделәр , Чыршыны шулар урладылар.

1к. Ах, Чыршыны калдырып китмәгән булсак...

2к. Хөрмәтле Тылсым иясе, зинһар безгә Чыршыны коткарырга ярдәм итегез.

Т. Ярдәм итәрмен. Ләкин сезгә дә тырышырга туры килер. Убырлы Чыршыны 2 табышмак белән сихерләп бикләп куйды. Чыршы мәктәптә укымагач. Ул табышмакларның җавабын белми икән.

К-р. Тизрәк әйтегез ул табышмакларны. Без табышмак чишәргә яратабыз.

Т. (1к.-га ) Беренче табышмакны син тыңла.

Чылт-чылт күзле,

Адәм төсле йөзле,

Үчекләшер үзе.

Ходайның бойрыгы -

Бардыр койрыгы.

1к. Таптым! Маймыл - бу табышмакның җавабы.

Т. (2к. га) Ә хәзер син тыңла.

Укталы да , чукталы,

Муены яшел нукталы,

Түбәсендә тарагы,

Койрыгында урагы,

Тәпиендә сәнәге,

Шул ни булыр, я әле?

2к.Белдем! Әтәч!

Т. Булдырдыгыз, акыллы балалар икәнсез. Тагын бер соравым бар әле. Әйтегез әле, ни өчен бу табышмаклар маймыл һәм әтәч турында булды икән ?

1к. Узган ел - маймыл елы иде.

2к. Ә Яңа ел әтәч елы булачак.

Т. Булдырдыгыз. Хәзер Убырлы белән Шүрәле Чыршыны монда алып килерләр. (Тылсымлы таягын болгап җибәрә).



(Чыршыны җитәкләп Шүрәле белән Убырлы керәләр).



Ш. Балалар безне гафу итегез инде , без ялгышканбыз.

У. Без бүтән алай эшләмәбез.

Т. Гафу итәбезме аларны?

1к. Әйдәгез , гафу итик, бәйрәмне бозмыйк.

2к. Әнә балалар да килә.



(Балалар җитәкләшеп җыр җырлап керәләр, чыршы тирәли җырлап әйләнәләр. Сәхнәдәгеләр дә аларга кушыла.

Бәйрәм дәвам итә).





 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал