7


  • Учителю
  • Вне классное мероприятие 'Новый 2016 год'

Вне классное мероприятие 'Новый 2016 год'

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

1 нче алып баручы. Исәнмесез, дуслар, укытучылар һәм укучылар, әбиләр-бабайлар, әтиләр-әниләр, килгән кунаклар!

Шатлык белән яңа көн туганда,

Яңа елга аяк басабыз.

Сагындырган олы кунак булып,

Каршылыйбыз аны барчабыз.

2 нче алып баручы.

Яңа еллар, яңа еллар килә,

Ачылсыннар яңа капкалар.

Бар кешелек өчен теләк телим.

Кушылсыннар миңа башкалар.

1 нче алып баручы.

Өметләрдән безне аерма син

Акыллардан безне аерма.

Язмыш сынавына юлыксак та,

Канатларны безнең каерма.

2 нче алып баручы.

Күңелләргә шатлык хисе тулсын,

Кайгыларга урын калмасын.

Ямьсез гадәт, яшел елан булып,

Табыннарда урын алмасын.

1 нче алып баручы.

Ходай безгә бәхет бүләк итсен,

Күркәм холык бирсен, сабырлык.

Тулы акыл бирсен, бу дөньяда

Күргәннәрдән сабак алырлык.

2 нче алып баручы.

Дөнья матур, илләр имин булсын,

Тыныч булсын туган җиребез.

Сәламәтлек, шатлык, бәхет белән

Узсын иде һәрбер көнегез.

1 нче алып баручы.

Декабрь бураннары алып килгән

Яңа ел белән кайнар котлыйбыз.

Бәйрәмегез мөбарәк,

Ризык тулы өстәлләрегез түгәрәк,

Күңелле, куанычлы ел булсын.

2 нче алып баручы.

Эшләрегез уң булсын,

Күңелегездәге мәрхәмәтлек

Нурлы йөзегезне тагын да бизәсен.

Бусагаларыгыздан караңгылык, салкынлык,

Хәвеф-хәтәр атлап кермәсен.

Бәла-каза йөрмәсен.

Гаилә бәхетегез учагы гел балкып торсын.

Икесе бергә. Яңа ел котлы булсын!

1 нче алып баручы. Хәтерлисездер, әле кайчан гына шушы залда сезнең белән 2015 елны каршылаган идек. Үзенең мәшәкатьләре, кайгы-шатлыкары белән ул инде үтеп тә китте. Үткәннәргә үкенеп яшәүнең мәгънәсе юк, диләр өлкәннәр. Шулай булгач, борчу-мәшәкатьләребезне читкә куеп, күңелле ял итик. Бәйрәм кичәсен бәяләп бару өчен, жюриларны чакырып үтик.

Рәхим итегез.

(Күмәк җыр ‒ «Яшел чыршы»)

2 нче алып баручы. Менә шулай җыр белән кичәбезне башлап җибәрдек. Бүгенге кичәдә җырларга да, биергә дә, төрле кызыклы хәлләр сөйләргә дә мөмкин булачак. Әзер булып торыгыз.

1 нче алып баручы.

Ә хәзер сүзне бирәбез

Мәктәп директорына.

Ул әйтәсе теләкләрен

Җиткерер барчагызга.

(Сүз мәктәп директоры … бирелә. Рәхим итегез.)

2 нче алып баручы.

Һәр ел саен бергәләшеп монда

Җыелабыз күңел ачарга.

Һәммәбез дә әзер булыйк

Яңа елны каршы алырга.

1 нче алып баручы.

Котлыйбыз барчагызны да

Яңа ел бәйрәме белән.

Каршы алыйк Яңа елны

Бәхет-шатлыклар белән.

2 нче алып баручы.

Ап-ак мамык карлар ява,

Акка төреп дөньяны.

Бүген безне үз янына

Яшел чыршы җыйнады.

1 нче алып баручы. Карагыз әле, безнең чыршыга да нәрсәдер җитми? Нәрсә җитми икән аңа, укучылар?

2 нче алып баручы. Әйе, чыршының утлары янмаган икән. Барыбыз бергә: «Раз, два, три, елочка, гори», ‒ дип, 3тапкыр әйтсәк, бәлки, утлары янар.

Балалар. Раз, два, три, елочка, гори…

1 нче алып баручы. Балалар, карагыз, монда чыршы төбенә әкияттән кунаклар килгән. Алар безнең чыршы бәйрәмендә уйнарга, җырларга, күңел ачарга дип килгәннәрдер инде.

2 нче алып баручы. Әйдәгез, I сыйныф укучыларына сүз бирик. Рәхим итегез.

1 нче алып баручы. Балалар, бүгенге бәйрәмдә конкурслар күп булачак, һәр класс, уеннарда актив катнашып, үз командасына очко җыярга тиеш.

2 нче алып баручы. Дуслар, сез әзерме? Ай-яй, тавышыгыз бигрәк начар ишетелә, тагын бер тапкыр сорап карыйм әле. Дуслар, сез уеннарда актив катнашырга әзерме?

Әйдәгез, репетиция ясап алыйк әле. Зур түгәрәк ясыйбыз. Хәзер сез музыкага бары тик башларны гына биетергә тиеш. (Балалар музыка астында башларын селкетеп бииләр.)

Бик әйбәт, булдырдыгыз. Бу музыкага кулларны гына биетәбез. (Балалар музыкага кулларын гына селкеп бииләр.)

Булдырдыгыз. Хәзер инде бары тик аякларны гына биетәбез. (Музыка астында аяклар гына бииләр.)

Ә хәзер безнең баш, куллар, яклар барысы да берюлы биергә тиеш. Без әзерме? Башладык.

1 нче алып баручы. Яңа ел бәйрәме ул ‒ дуслык бәйрәме, гаилә бәйрәме. Бүген бирегә укучыларыбызның туганнары, дуслары да килгән. Әйдәгез, бергәләп ярышып алыйк әле. Уенның шарты мондый: һәр сыйныф, түгәрәк ясап, татарча бии, шул вакытта һәр класстан 3әр укучы үзләренең түгәрәкләренә тамашачы туганнарын, укытучыларны, дусларын чакыра. Кайсы классның түгәрәгендә күбрәк кеше була, шул класска бер балл куела.

«Иң яхшы биюче команда» уены.

2 нче алып баручы. Кадерле дуслар, әйдәгез, барыбыз бергә күмәк җыр башкарып алыйк. («Чыршы яшел тунын киеп» җыры башкарыла.)

1 нче алып баручы. Укучылар, нишләптер Кыш бабай белән Кар кызы да күренми әле. Урман ягыннан юлга чыкканнар инде, менә әле генә телефоннан Кыш бабай үзе шалтыратты: «Хәзер килеп җитәрбез», ‒ диде.

(Кызлар «Маленькая страна» жырын башкара.)

2 нче алып баручы. Әйдәгез, Кыш бабай килгәнче, II сыйныф укучыларының чыгышын карап китик. Рәхим итегез.

1 нче алып баручы. Кадерле дуслар, сезнең игътибарыгызга Яңа ел аукционы тәкъдим итәбез. Уенның тәртибе болай: сез Яңа ел белән бәйле сүзләр әйтергә тиеш буласыз. Мәсәлән, Кыш бабай, Кар кызы һ.б. Кем иң ахырда кабатланмаган сүзне әйтә, шуңа приз. Башладыкмы?

(Музыка яңгырый, Кыш бабай белән Кар кызы керәләр.)

1 нче алып баручы. Дуслар, бу Кыш бабай белән Кар кызы түгелме соң? Әйдәгез, аларны көчле алкышлар белән каршы алыйк әле.

2 нче алып баручы.

Хуш киләсең, Кыш бабай,

Хуш киләсең, Кар кызы!

Гөрләп торсын табыннар,

Җырлыйк, әйдә, барыбыз:

Хуш киләсең, Яңа ел.

1 нче алып баручы.

Калын булсын карларың,

Сулы булсын язларың.

Көзеңдә муллык булсын,

Табыннар тулып торсын.

Хуш киләсең, Яңа ел.

1 нче алып баручы.

Хәерле көн, хөрмәтле тамашачы дуслар! Сезне сагынып, сезне яратып, бүгенге бәйрәм тамашасына кызым белән килеп җиттек. Бәйрәм белән сезне, якынлашып килүче Яңа ел белән!

Кыш бабай.

Исәнмесез, улларым!

Исәнмесез, кызларым!

Исәнмесез, саумысыз,

Дусларым, туганнарым!

Карсылу.

Хәерле көн, хәерле көн!

Хәерле көн, дуслар-туганнар!

Хәерле көн, җегәрлеләр,

Хәерле көн, эштә уңганнар!

Кыш бабай белән Карсылу бергә. Бездән сезгә кайнар сәлам!

Кыш бабай.

Хезмәт сөйгән төрле милләт халкын

Тәбриклимен Яңа ел белән!

Бу елда без бергә атлыйк, дуслар,

Гаделлеккә илткән юл белән,

Барыгызга сәламәтлек телим,

Бәхет, шатлык, озын гомерләр,

Туры килсен безгә киләчәктә

Тормыш рәхәтләрен күрергә!

Карсылу.

Күңелләрдә безнең артсын сафлык,

Тормыш юлларында гел шатлык.

Җәбер-золым юлын буып алып,

Дөньялыкта калсын гел халык.

Күңелләрдә булса юксынулар,

Әрнү-рәнҗү, сагыш газабы,

Барысын да алып кала күрсен

2015 нче елның азагы!

2 нче алып баручы. Әйдәгез, кадерле, көтеп алган кунакларбызны бер биетеп алыйк әле. (Бииләр.) Рәхмәт, рәхмәт, Кыш бабай, бик матур биедең, бераз ял итеп ал, залдагы кунакларга күчтәнәчләреңне өләш.

1 нче алып баручы. Хөрмәтле бабакай, син килгәнче, без класслар арасында төрле ярышлар уздырдык. Әмма җиңүчене билгели алмадык. Дүрт сыйныф та бертигез бара. Бәлки, җиңүчеләрне билгеләрсең.

Кыш бабай. Кем дә кем чыршыны матуррак итеп бизи, шул җиңүче була.

(«Чыршы бизәү» уены.)

2 нче алып баручы. Һәр сыйныфтан берәр кеше чыршы ролен үти, калганнар кул астында булган материаллар белән, әйтик, шарф, ачкыч һәм башка предметлар белән аны бизи. Кайсы команданың чыршысы матуррак була, шул - җиңүче.

1 нче алып баручы. Чыршы әйләнәсендә бр җырлап алыйк әле.

(Чыршы әйләнәсендә җыр.)

2 нче алып баручы. Кыш бабай, балалар син килгән вакытка бик матур чыгышлар әзерләделәр. Сүзне III сыйныфларга бирәбез. Рәхим итегез.

1 нче алып баручы.

Ак биләүдә сабый бала кебек

Туып килә назлы Яңа ел!

Саф күңелле кызлар кебек серле,

Батыр егетләр күк чая ул!

2 нче алып баручы.

Шатлык белән яңа көн туганда,

Яңа елга аяк басабыз.

Сагындырган олы кунак итеп

Каршылыйбыз аны барчабыз.

1 нче алып баручы.

Һәркемнең күзендә,

Һәркемнең йөзендә.

Өр-яңа елмаю күренә.

Хуш килдең, Яңа ел!

Хуш килдең, Яңа көн!

Рәхим ит илем түренә!

(Музыка яңгырый.)

Яңа ел.

Дөнья әйләнеп,

Мин килдем менә

Урман-кырларга,

Чиксез бай җиргә.

Монда ‒ матурлык!

Монда - батырлык!

Зур төзелешләр ‒

Шаклар катарлык!

Галәмдә нәрсә?

Могҗиза - әнә!

Батыр кешеләр

Йолдызга менә!

Картлары да шат,

Җитсә дә йөзгә,

Яңа бәхетләр

Китердем сезгә!

Тик ул бәхетләр ‒

Капчыкта түгел,

Өләшеп бирергә

Ул кәнфит түгел!

Һәркем бәхетен

Табар эш белән.

Тау ярып була

Күмәк көч белән!

1 нче алып баручы. Рәхим ит җир йөзенә, Яңа ел. Төкле аягың белән безнең арага рәхим ит. Безнең белән уйна, көл, бие, җырла!

Кыш бабай.

Яңа ел, япь-яшь ел!

«Власть»не сиңа тапшырырга вакыт җитте.

Ә син бик сыек күренәсең.

Шундый зур йөкне тартырга

Егәрлеген җитәрме?

Яңа ел. Олыларның фикеренә колак салып, яшьләрнең карашын исәпкә алып, үз йөрәгемә таянып, көннән көн алга барырмын.

2 нче алып баручы. Әйдәгез, сынап карыйк Яңа елны.

1 нче алып баручы. Безнең Кыш бабай бик матур заманча бии белә, аның шикелле син бии алмассың инде.

(Кыш бабай заманча бии, аңа Яңа ел да аңа кушыла.)

Кыш бабай. Син, Яңа ел, яшь булсаң да, бик тапкыр икән. Мин үземә китәргә вакыт икәнен аңладым. Сорауларым бетте, вазифамны сиңа тапшырам.

2 нче алып баручы. Һәр яңа ел безгә яңа көн, яңа төн бүләк итә. Хәерле сәгатьтә. Хәерле эшләрең, шатлык-куанычларың белән кил син, Яңа ел!

1 нче алып баручы. Әйдәгез әле, Кыш бабай белән Яңа елны үзебезчә татарча биетеп алыйк әле.

Кыш бабай.

Көтеп алган очрашулар

Тиз генә үтеп китте.

Инде хәзер саубуллашып,

Китәр вакытлар җитте.

Кар кызы.

Күңел тынычлыгы телим

Яңа елда һәркемгә.

Бәхет, шатлык сәламәтлек

Юлдаш булсын гомергә.

2 нче алып баручы.

Сау бул инде, Кыш бабай,

Сау бул инде, Кар кызы,

Киләсе елга кадәр, киләсе елга кадәр.

1 нче алып баручы. Безнең бәйрәмебез дәвам итә. Һәр сыйныф түгәрәк ясап баса, кайсы сыйныф матур бии, шул җиңүче була. Төрле халык биюләрен башкарабыз.

2 нче алып баручы.

Тагын бер ел шаулап узды,

Туздырып ап-ак карны.

Ак кар булып уйнап оча

Яңа ел шатлыклары.

1 нче алып баручы. Хәзер сезгә үзләренең чыгышларын IV сыйныфлар тәкъдим итә. Рәхим итегез.

2 нче алып баручы. Шушының белән безнең әзерләнгән бәйрәм кичәбез тәмам.

1 нче алып баручы. Тагын бер кат сезнең барыгызны да Яңа - 2016 ел белән котлыйбыз. Бу ел безнең һәммәбезгә дә Яңа шатлыклар, яңа бәхетләр китерсен.

2 нче алып баручы. Эшләрегез һәрчак уң булсын, Ходай сезне рәхмәтеннән ташламасын. Ә хәзер сүзне жюрига бирәбез. Рәхим итегез.





 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал