7


  • Учителю
  • Рабочая программа для клубных часов в Г П Д на татарском языке

Рабочая программа для клубных часов в Г П Д на татарском языке

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала



Башлангыч сыйныф укытучыларының МБ утырышында каралган

МБ җитәкчесе:

_______Низамгалиева Ф.К.

Беркетмә №1

27 август, 2016 ел



"Килешенгән"

Тәрбия эшләре буенча директор урынбасары:

_________Шангараева Ә.М.

27 август, 2016 ел



"Раслыйм"

Гимназия директоры

_________Касимов В.Г.

Боерык № 168

29 август, 2016 ел

















Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы

муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе

" Кукмара ш.т.п.Ч.Т.Айтматов исемендәге 1 нче гимназия"нең

беренче квалификацион категорияле озайтылган көн төркеме тәрбиячесе

Хисамутдинова Рәфилә Рахимулла

кызының клуб сәгатьләре өчен

2016-2017 нче уку елына

ЭШ ПРОГРАММАСЫ





































Аңлатма язуы

Яңа дәүләт стандартлары буенча укучыларның дәрестән тыш эшчәнлеген оештыруга зур әһәмият бирелә. Башлангыч сыйныф укучыларның дәрестән тыш эшчәнлеген оештыруның бер моделе - озайтылган көн төркеме.

Озайтылган көн төркемендә эш түбәндәге норматив документларга нигезләнеп оештырыла:

1. Россия Федерциясенең Конституциясе (12.12.1993);

2.Россия Федерациясенең "Мәгариф турында" законы ( 29 декабрь 2012ел № 173- "ФЗ "Об образовании в РФ" ;

3. Россия Федерациясенең Мәгариф һәм Фән министрлыгы боерыгы: 06.10.2009 № 373 2 «Об утверждении и введении в действие Федерального государственного образовательного стандарта начального общего образования» (зарегистрирован Министерством юстиции Российской Федерации 22.12.2009 № 15785);

4.Россия Федерациясенең баш дәүләт снитар врачы карары: 23.07.2008 № 45 «Об утверждении СанПиН 2.4.5.2409-08 (вместе с Санитарно-эпидемиологическими правилами и нормативами «Санитарно-эпидемиологические требования к организации питания обучающихся в общеобразовательных учреждениях, учреждениях начального и среднего профессионального образования. СанПиН 2.4.5. 2409-08);

5. СанПиН 2.4.2.2821-10;

6. Россия Федерациясенең Мәгариф һәм Фән министрлыгы хаты: 25.09.2000 № 2021/11-13 «Об организации обучения в первом классе четырехлетней начальной школы»;

7. Гимназиянең Уставы (беркетмә №2 15.09.2010);

8. Гимназиянең "Озайтылган көн төркеме турында положение"се (беркетмә №1 29.08.2013).



Программа башлангыч сыйныфларда озайтылган көн төркемендә клуб сәгатьләре өчен төзелде. Озайтылган көн төркемендә эш режим нигезендә алып барыла. Клуб сәгатьләренә һәр көнне дәрес хәзерләгәннән соң 20-30 минут вакыт бирелә. Атнаның һәр көнендә эш төрләре чиратлаштырыла. Бу балаларның кызыксынуларын арттыра, аларны ялыктырмый һәм укучыларның төрле яктан үсешенә ярдәм итә.

Клуб сәгатьләре укучыларның яшь үзенчәлекләрен, кызыксынуларын, шәхси якларын исәпкә алып оештырыла, анда балаларның дәрестә алган белемнәрен тирәнәйтү, иҗади сәләтләрен үстерү, мөстәкыйльлек, танып-белү активлыгын арттыру мөмкинлеге туа. Клуб сәгатьләрендә тәрбияче балаларның меңләгән сорауларына мөстәкыйль җавап таба белүенә, алган белемнәрен тормышта куллана белүенә ирешергә тырыша. Балалар тормыш күренешләре, гаделлек, батырлык, турында уйланырга, хезмәткә һәм хезмәт кешеләренә хөрмәт белән карарга, Туган илне яратырга һәм аның белән горурланырга өйрәнәләр.



Программаның төп максаты:

  • һәр баланың иҗади потенциалын ачу;

  • бала интеллектын формалаштыру;

  • җәмгыятьнең аңлы, сәламәт әгъзаларын тәрбияләү;

  • танып-белү процессын максатчан үстерү.

Программаның төп бурычлары:

  • озайтылган көн төркемендә балаларның сәламәтлеген ныгыту, гәүдә тотышын дөресләү, физик үсешкә ярдәм итү, тышкы мохитнең җайсыз шартларына каршы тора алу сәләте тәрбияләү;

  • эшчәнлекнең төрле төрләре аша балаларда эшне ахырына кадәр җиткерү сыйфаты тәрбияләү;

  • балаларның танып-белү күзаллауларын рухи, әхлакый һәм эмоциональ компонентлар аша формалаштыру;

  • балаларда иҗади күзаллау, кызыксынучанлык формалаштыру;

  • шәхси гигиена, көндәлек режим, физик күнегүләрнең сәламәтлеккә, эшчәнлеккә һәм хәрәкәт итү сәләтен үстерүгә йогынтысы хакында башлангыч белем формалаштыру.

  • кече яшьтәге мәктәп балаларында эстетик, экологик, рухи, патриотик, физик тәрбия оештыру.

Озайтылган көн төркемендә кызыклы итеп үткәрелгән клуб сәгатьләре әлеге бурычларны тормышка ашыруга юнәлтелгән. Программада һәр эш юнәлешенә 34 сәгать вакыт каралган (атнага 1 сәгать исәбеннән). Әлеге программада укучыларның сөйләм телен үстерүгә, хезмәт күнекмәләренә өйрәтүгә, патриотик тәрбиягә зур әһәмият бирелде.



Клуб сәгатьләрендә эш юнәлешләре:

Дүшәмбе - әңгәмәләр, әдәплелек сәгатьләре.

Сишәмбе -китапханәгә йөрү, китап уку.

Чәршәмбе - "Уңган куллар" түгәрәге.

Пәнҗешәмбе - уеннар, кичәләр, экскурсияләр.

Җомга - рәсем ясау.



Программаның эчтәлеге



Әңгәмәләр, әдәплелек сәгатьләре

Бу юнәлеш башлангыч сыйныф укучылары белән алар өчен мөһим булган төрле темаларга сөйләшүләр, фикер алышуларны күздә тота. Әңгәмәләр вакытында балалар тәрбиячене тыңлыйлар, теге яки бу тема буенча үзләренең мөнәсәбәтләрен белдерергә өйрәнәләр. Алар Россиядә, республикада, чит илләрдә нинди яңалыклар булуы, истәлекле даталар, халкыбызның бәйрәмнәре, яхшы һәм яман гадәтләр турында беләләр.

Укучыларның сөйләм теле үсешендә, өйдә, мәктәптә, җәмәгать урыннарында үз-үзләрен культуралы, әдәпле тоту күнекмәләре тәрбияләүдә әдәплелек сәгатьләренең роле зур.



Рәсем занятиеләре

Рәсем занятиеләре балаларга эстетик тәрбия бирү, заман таләпләре буенча культуралы, зәвыклы кеше тәрбияләү бурычын тормышка ашыруга ярдәм итә.Кече яшьтәге мәктәп балалары рәсем ясарга бик ярата. Алар рәсем аша үзләренең уй-фикерләрен чагылдыралар, матурлыкны күрергә өйрәнәләр, аларның рәсем ясау күнекмәләре үсә, балаларда үз-үзләренә ышаныч уяна. Шуңа күрә клуб сәгатьләрендә бу эш төре кертелде.



Балалар язучыларының әсәрләрен уку

Бу юнәлеш балаларда укуга кызыксыну арттыруны, мөстәкыйль уку, китап белән эшләү күнекмәсен үстерү, укучыларның әйләнә-тирә дөнья турында белемнәрен арттыру, сөйләм телен, сүз байлыгын үстерү, патриотизм хисе тәрбияләү бурычларын тормышка ашыруда ярдәм итә. Түбәндәге эш төрләре алып барыла:

  • татар һәм балалар язучыларының әсәрләрен уку;

  • халык авыз иҗаты үрнәкләрен уку;

  • шигырьләрне сәнгатьле уку;

  • әсәрләрнең эчтәлеге буенча фикер алышу, әсәрләрнең эчтәлеген сөйләү;

  • балар өчен чыга торган газета-журналлар уку;

    мәктәп һәм район китапханәсенә йөрү.









Уеннар, кичәләр, экскурсияләр

Озайтылган көн төркеменә йөрүче укучыларның дәрес хәзерләүдән тыш вакытларын кызыклы һәм файдалы итеп оештыру бик мөһим.

Балалар төрле уеннарны бик яраталар, теләп катнашалар һәм өйрәнәләр. Уеннарның тәрбияви роле бик зур. Программада татар халык уеннарын өйрәнү, дидактик уеннар кертелде, ә хәрәкәтле уеннар ял сәгатьләрендә оештырыла.

Башлангыч сыйныф укучыларының шәхес буларак формалашуында дәрестән тыш чараларда катнашу аеруча мөһим, чөнки уку материалын авырданрак үзләштерүче, оялчанрак балалар да мондый чараларда үзләрен күрсәтә алалар. Төрле бәйрәм һәм кичәләр балалар тормышын кызыклырак итә, алар хәтта мәктәпкә дә теләп һәм яратып йөри башлыйлар.

Озайтылган көн төркеме тәрбиячесе һәрвакыт эзләнергә, балаларга укырга да, ял итәргә дә кызыклы булырлык итеп эшне оештырырга тиеш. Озайтылган көн төркемендә бик күп төрле чаралар үткәрергә мөмкин. Бәйрәм һәм кичәләрнең күбесе әти-әниләр белән бергә үткәрелә. Әлеге чараларны үткәргәндә яңа информацион-коммуникатив технологияләр куллану - аларны тагын да кызыклырак итәргә,озайтылган көн төркеме тәрбиячесенә заман белән бергә атларга ярдәм итә.

Балаларга халкыбызның күркәм традицияләрен, мирасын тапшыру, аларның күңелендә өлкәннәргә шәфкать, әти-әниләргә мәхәббәт һәм хөрмәт, Туган илебез һәм туган телебез белән горурлану хисләре уяту бурычларын тормышка ашыруда саф татар телендә кичәләр үткәрүнең әһәмияте зур.

Экскурсияләр балаларның әйләнә-тирә дөньяны танып белүен, күзаллауларын киңәйтергә ярдәм итә. Экскурсияләр вакытында алар туган төбәгебезнең күренекле һәм истәлекле урыннары белән танышалар. Табигатькә экскурсияләр вакытында алар туган як табигатенең матурлыгын күрәләр, үзебезнең якта үсүче үсемлекләр, дару үләннәре, агачлар, хайваннар белән танышалар, табигатьне сакларга өйрәнәләр, табигый материаллар, дару үләннәре җыялар. Экскурсияләр күп вакыт җәяү үткәрелә, ә бу исә балаларның сәләмәтлеген ныгыту һәм чыныктыру өчен нәтиҗәле чара булып тора.



"Уңган куллар" түгәрәге занятиеләре

Хезмәт тәрбиясе - шәхеснең һәрьяклап үсешенең аерылмас өлеше, кеше тормышында хезмәтнең әһәмияте бәяләп бетергесез.

Кече яшьтәге мәктәп балаларында хезмәткә мәхәббәт тәрбияләү, хезмәт күнекмәләренә өйрәтү өчен озайтылган көн төркемендә "Уңган куллар" түгәрәге үткәрү бик нәтиҗәле. Бу түгәрәктә бик күп төрле эшләр башкарыла:

  • табигый материаллар җыю, киптерү, алардан төрле өйберләр ясау;

  • кәгазь, һәм картоннан уенчыклар, открыткалар һ.б. әйберләр ясау;

  • пластилин, тукыма һ.б материаллар белән эшләү;

  • бәйрәмнәргә әти-әниләргә. әби-бабайларга бүләкләр әзерләү;

  • гөлләр үстерү;

  • сыйныф бүлмәсен җыештыру;

  • мәктәп бакчасында эшләү;

  • макулатура җыю;

  • төрле конкурсларда катнашу.

Бу эшләрне балалар бик яратып башкаралар. Аларда хезмәт күнекмәләре формалаша, төрле эш коралларын кулланырга, эш урынын пөхтә тотарга, бер-берсенә ярдәм итәргә өйрәнәләр.













Көтелгән нәтиҗәләр



Әңгәмәләр буенча:

1.Укучылар тема буенча фикер алыша белә (коммуникатив, танып белү уку гамәле).

2.Әдәп- әхлак кагыйдәрен белә, төгәл үти (шәхси, регулятив УГ).

3.Өлкәннәрне хөрмәт итә, шәфкатьле булырга омтыла (шәхси, регулятив УГ).

4.Туган иле һәм төбәге белән горурлана (танып белү, шәхси һәм регулятив УГ).

5.Тормыш куркынычсызлыгы кагыйдәләрен белә һәм үти (танып белү, регулятив УГ)



Рәсем занятиеләре буенча:

1. Төп төсләрне таный һәм дөрес куллана,төсләрне кушуның элементар кагыйдәләрен белә (предмет буенча УГ)

2. Рәсем ясауның эзлеклелеген саклый (предмет УГ)

3. Сурәтләнә торган әйбер белән үзенең рәсемен чагыштыра (предмет буенча УГ)

4. Сюжетта кызыклы, нык тәэсир итә торган өлешне аера, рәсемдә иң мөһим үлчәм, төс белән басым ясап бирә (предмет буенча УГ).

5. Әйберләрнең формасын, пропорциясен, төзелешен, пространстводагы торышын, төсләрне рәсемдә дөрес бирә, карандаш һәм пумала белән иркен эш итә белә (предмет буенча УГ).



Балалар язучыларының әсәрләрен уку буенча:

1. Әдәби китапны мөстәкыйль укый (предмет буенча, танып белү УГ)

2. Укылган әсәр буенча фикер алыша (коммуникатив УГ)

3. Кыскача эчтәлеген сөйли (коммуникативУГ)

4.Укылган әсәргә карата куелган сорауларга җавап бирә(коммуникатив УГ)

5. Китапханәдән балалар өчен чыгарылган китапларны алып укый ( предмет буенча, регулятив УГ)

6. Татар һәм рус балалар язучылары һәм шагыйрьләрен белә (танып белүУГ)



Уеннар, кичәләр, экскурсияләр буенча:

1. Үткәрелгән чараларда, җәмәгать эшләрендә актив катнаша (коммуникатив УГ).

2. Дус һәм тату, бердәм коллективта булырга омтыла (шәхси,коммуникатив УГ).

3. Музыка һәм биюләр белән кызыксына, иҗади сәләтләренең үсеше күзәтелә (танып белү, шәхси УГ).

4. Туган төбәгенең күренекле урыннарын, кешеләрен, завод, фабрикаларын белә (танып белү УГ).

5. Табигатькә сакчыл карый (шәхси, регулятив УГ).

6. Халкыбызның традицияләрен, уеннарын белә (танып белү, шәхси УГ).

7.Сәламәтлекне саклау кагыйдәләрен белә, спорт белән кызыксына, физик яктан нык булырга омтыла (регулятив, шәхси УГ).



"Уңган куллар" түгәрәге занятиеләре буенча:

1.Куркынычсызлык кагыйдәләрен төгәл үти ( регулятив УГ).

2.Кәгазь, катыргы, табигый материаллар белән эшли белә, төрле әйберләр ясый (предмет буенча УГ).

3.Чиста, пөхтә эшли, эш урынын тәртиптә тота (регулятив УГ).

4.Эш материалларын экономия белән куллана ( предмет буенча УГ).

5.Сыйныф бүлмәсендә чисталыкны саклый, гөлләр тәрбияли, бакчада эшләү күнекмәләрен белә (предмет буенча, регулятив, шәхси УГ).





Әңгәмәләр, әдәплелек кагыйдәләре























Рәсем занятиеләре



Китапханә дәресләре (хикәяләр, шигырьләр, әкиятләр).









Уеннар, кичәләр, экскурсия.



Уңган куллар.



Әдәбият

1. ФГОС «Формирование универсальных учебных действий в основной школе», /А. Г. Асмолова/, М.: Просвещение, 2011г

2 ФГОС «Планируемые результаты начального общего образования», /Г. С. Ковалева/, М: Просвещение, 2011г

3. Ахмадиева Р.Ш., Обучение младших школьников правилам безопасного поведения на дороге - Казань, 2010

4. Голованова М. В. и др. Родная речь Кн.1,Ч.1 - 8-е изд. - М.: Просвещение, 2013.

5."Сабантуй" газеталары.

6. "Ачык дәрес" газеталары.

7. "Мәгариф" журналлары.

8.Мартынова Я.Ю Внеклассные мероприятия в начальной школе - Волгоград, Учитель, 2007.

9. Попова Г.П. Классные часы. 1-4 классы. - Волгоград, Учитель, 2014.

10. Татар халык әкиятләре - Казан,2012.

11. Э. Шәрифуллина Җырлы бәйрәм - Казан, Хәтер, 2011.

12. Вәгыйзов С.Г., Валитова Р. Кызыклы грамматика - Казан, Татарстан китап нәшрияты.

13. Продлённая группа 1-4 классы, Москва, Вако, 2012.

43.Хисамутдинова Р.Р. Тәрбия программасы - Кукмара, 2011.

15.Хисамутдинова Р.Р. Озайтылган көн төркемендә бәйрәмнәр һәм кичәләр - Кукмара, 2010.

16.Выгонов В.В. Оригами 1-4 классы, Москва: Экзамен, 2013.

Интернет- ресурслар:

-nsc.1september.ru/</</font>

-https://edu.tatar.ru/

-www.prodlenka.org/









 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал