7


  • Учителю
  • Канспект урока по татарской литературе на тему' Әкияттә кунакта'

Канспект урока по татарской литературе на тему' Әкияттә кунакта'

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Әкияттә-кунакта ( класстан тыш уку)

Максат: 1. Татар халык авыз иҗаты буларак әкият турында белгәннәрне искә төшерү.

2. Әкиятләргә халык акылы, тапкырлыгы, зирәклеге, батырлыгы салынуын аңлату. Китап уку, белем алуга кызыксыну уяту.

3. Халык әкиятләрен укыганда, тыңлаганда укучыларның акылын, ихтыярын, хисләрен үстерү. Әти-әниләргә, туганнарга хөрмәт, ихтирам, ярату хисләрен тәрбияләү.

Көтелгән нәтиҗәләр:

  • шәхес буларак УУЭ: татар халык авыз иҗатының бер жанры-әкиятләр белән таныштыру, үзара дуслык, өлкәннәргә хөрмәт хисләре тәрбияләү,

  • коммуникатив УУЭ: информация табу, иптәшләре белән бергә эшли белү, тикшерү, үз фикерен тулы әйтә белү

  • регулятив (көйләгеч) УУЭ: әлегәчә белгән һәм белмәгән күнекмәләрне үзара бәйли белү,конфликтны һәм каршылыкларны чишү максатында ихтыяр көчен үстерү

танып-белү УУЭ: табигать бербөтенлеген, бәйләнешләрен белү,танып-белү максатын билгеләү, әсәрдәге күтәрелгән проблеманы чишү, сорауларга тулы җавап бирә белү,предметара бәйләнешләрне куланып, кирәкле информация туплау,язучы тормыш юлы турында белемнәрен арттыру, шәхси батырлык үрнәген аңлауга ирешү, эзләнүле һәм иҗади характердагы проблемаларны чишү юлларын мөстәкыйль таба белү


Җиһазлау: Презентация " Әкияттә-кунакта" , әкият китаплары күргәзмәсе,

балаларның әкиятләргә карата ясаган рәсемнәре, Интернет челтәреннән алынган халык әкиятләре, әкият геройлары, , ноутбук, смарт-такта, дәреслек.

Дәрес тибы: яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру

Методлар:укытучы сүзе, әңгәмә, сүзлек эше, мультфильм карау, сорауларга җавап бирү, тестлар, рольле уен.


Дидактик принциплар: күрсәтмәлелек.

Дәрес планы.

  1. Мотивлаштыру-ориентлаштыру

  2. Дәресне оештыру. - Укучылар, исәнмесез, кәефләрегез ничек? Әйбәтме?

  3. - Без сезнең белән бик күп матур-матур әкиятләр укыдык. Бүген без аларның исемнәрен, геройларын, эчтәлекләрен искә төшерербез. Безнең бүгенге дәресебез гадәти түгел. Шуның өчен дәрестә игътибар белән тыңларга, бер-берегезне бүлдермәскә, тулы җавап бирергә, үз фикереңне әйтергә кирәк. Сез әзерме? Алайса, башлыйбыз. Без бүген өч төркемгә бүленербез. Бүленгәнче искә төшерик әле.

1. Исәнләшү.

2. Психологик уңай халәт тудыру.

II. Актуальләштерү.

III.Уку мәсьәләсен кую.

IV. Уку мәсьәләсен чишү.

V. Рефлексия

VI. Йомгаклау.

1. Нәтиҗә ясау.

2. Билгеләр кую.

3. Өй эше бирү.

Дәрес барышы:

I. Мотивлаштыру-ориентлаштыру

Дәрес барышы.

I.Дәресне оештыру. Уңай психологик халәт тудыру.

-Исәнмесез ,укучылар!

-Исәнмесез,укытучы апа!

Хәерле көн!

Хәерле көн, укучылар!

Имин үтсен көнегез.

-Кәефләрегез ничек соң?

-Кояшлы иртә кебек .

Тукай телен,татар телен

Өйрәнергә дип килдек.

-Рәхмәт укучылар! Утырыгыз.

Кизү укучы белән әңгәмә.

Укытучы:

Уку дәрес бүген сыйныфыбызда

Күркәм бәйрәм күк булсын ул барыбызга да.

Тәҗрибәле укытучыларыбыз килгән

Ихтирамга лаек бүген барыгыз да.

Милләтемнең олы горурлыгы булып

Дәресем үтә татар телендә.

Бу дәресебез онытылмаслык булып,

Бер бәйрәм күк калсын күңелдә.

  1. Актуальләштерү.

- Укучылар, без сезнең белән бик матур-матур әкиятләр укыдык. Сез үзегез дә аларны укырга яратасыз. Бүген без аларның исемнәрен, геройларын, эчтәлекләрен искә төшерербез. Дәресебез гадәти түгел. Шуның өчен дәрестә игътибар белән тыңларга, бер-берегезне бүлдермәскә, тулы җавап бирергә, үз фикереңне әйтергә кирәк. Сез әзерме? Алайса башлыйбыз, барыбыз бергә әкият дөньясына чумабыз.

Укытучы. Әйдәгез әле, дәресебезне "Менә мин нинди!" уены белән башлап җибәрик. (Укучы үзенең исеме башланган хәрефтән уңай сыйфатын әйтә. Мәсәлән, мин - Гөлнара, горур, мин-Ренат, рәхимле, мин-Әдилә, әдәпле, мин-Гүзәл, гадел, Мин- Самира, сабыр, мин- Җәмилә, җаваплы, мин-Әдилә, әхлакле,мин- Илмир, игелекле, мин- Диана, дөреслек яратучы,мин- София, сөйкемле, мин- Ранел, рәхмәтле, мин- Карина, кешелекле һ.б.)

Укытучы.Балалар, сез бу сүзләрне әйткәндә нинди хисләр кичердегез?

Укучы.Горурлану, канәгатьләнү хисләре.

Укытучы. Ә хәзер шундый күтәренке күңел белән дәресебезне башлыйбыз.

Укытучы. Ә хәзер экранга карагыз. Балалар, мин сезгә бер кызыклы ребус тәкъдим итәм. Биредә нинди сүз язылган? Саннар арасыннан хәрефләрне генә укырга кирәк. Кем тизрәк? (1 слайд)

1 1 б о 4 6 р 4 ы н 8 9 0 б о р 3 4 1 ы 4 5 н 9 8 з 5 а 7 7 м 4 3 а н д 7 1 2а

Укытучы. Балалар, әйтегез әле нинди сүз язылган?

Укучы. Борын - борын заманда...

Укытучы. Нинди зур бүлекне өйрәнәбез?

Укучы. Борын-борын заманда...

II. Белемнәрне актуальләштерү һәм эшчәнлектәге кыенлыкларны ачыклау.

Укытучы.Әйе, балалар без сезнең белән бик матур бүлек өйрәнәбез, дәресләрдә әкиятләр укыйбыз, аларны сәхнәләштерәбез

Әкиятләр, әкиятләр,

Сөйкемле һәм сихерле.

Хыял дөньясына чума,

Сине сөйгән укучы.

Шигырь нәрсә турында?

Укучылар:Әкиятләрне ярату турында, әкиятләрнең тылсымлы булуы турында, әкиятләрне яраткан кеше хыяллана, хыялына ирешә.

Укытучы.Бик дөрес әйттегез балалар, мин дә сезнең белән килешәм. Әкиятләр безне акыллы, шәфкатьле булырга, бер-береңә ярдәм итәргә, олыларны хөрмәт итәргә өйрәтә. Борын -борын заманда...темасын өйрәнүне дәвам итәбез.

Үткән дәрестә алган белемнәрегезне тест формасында тикшерәм.

1.Үткән дәрестә нинди әкият укыдык?

а). Кәҗә белән бүре.

б). Карга белән Шөпшә.

в).Урман әкияте.

2.Шөпшә кая юл тотты?

а) шәһәргә;

б) авылга;

в) кырга;

3. Юл читендә нәрсә ята иде?

А) шар;

Б) чүкеч;

В) төргәк;

4. Шар янына кем килеп кунды?

а) карга;

б) күке;

в) сыерчык;

5. Карга нишли?

а) куна;

б) чукый;

в) оча ;

6. Шөпшә нишли?

а) оча;

б) суыра;

в) безелди;

7. Алар нәрсә белән сыйланалар?

а) кавын;

б) карбыз;

в) алма;

Укытучы.Булдырдыгыз, балалар. Тест сорауларына дөрес җавап бирдегез,

" Карга белән Шөпшә" әкиятенең эчтәлеген бик яхшы истә калдыргансыз. Рәхмәт сезгә.

III. Яңа материалны өйрәнү.

-Бүген без сезнең белән "Әкиятләр иленә сәяхәткә" барырбыз. Мин бүген дәрескә берничә әкият героен кунакка чакырдым. Аларның башта кем икәнлекләрен әйтми торам, аларга багышлап шигырь укыйм. Мин әйткән шигъри табышмакның җавабын әйткәч, алар үзләре дә кереп, сезгә сорау-табышмак әйтерләр.

  • Аның хәйләкәрлегеннән

Түгел кош-кортка көлке.

Эзен, койрыгын югалта

Исеме аның (Төлке).

Әйе, укучылар. Төлкегә хас сыйфатларны санагыз. Төлке нинди?

  • Төлке әкиятләрдә гел тискәре герой ролендә була. Чөнки ул хәйләкәр һәм барысын да алдалый ала, ялагай.

  • Әйе, сез дөрес әйттегез. Төлкене чакырыйк әле, ул үзе сезгә нинди сорау-табышмак әйтер икән.

Төлке: (төлке булып киенгән укучы чыга).

  • Бик хәйләкәр диләр мине.

Хәйлә тормышта кирәк

Тик беркайчан алдашмагыз -

Бу минем изге теләк.

Я, кайсыгыз минем хакта

Белә ничә әкият?

Шуңа миннән бер бүләк.

  • Төлке кайсы әкият герое?

  • «Төлке белән торна», «Карт белән төлке», «Төлке белән бүре».

  • Әйе, укучылар сез төлкенең сорауларына дөрес җавап бирдегез.

Укучылар, әйтегез әле, әгәр дә әкияттә төрле кош-кортлар, киек җәнлекләр, кыргый һәм йорт хайваннары катнаша икән һәм сүз алар турында барса, бу әкиятләр нинди әкиятләр дип атала?( Бу әкиятләр хайваннар турында була).

Димәк, төп геройлары җәнлекләр һәм хайваннар булган әкиятләр хайваннар турындагы әкиятләр төренә керә.

Ә хәзер, икенче геройны карыйк.

  • Убырлы карчык нинди герой?

Ул - ямьсез, бөкре, төрле тылсымнар башкара ала. Бер төн эчендә гүзәл сарайлар

салып куя ала. Ләкин әкиятләрдә аннан да көчле кешеләр килеп чыга. Алар күп

вакыт җиңеп чыгалар. Шушындый маҗараларны булдыра алганга убырлы

карчыкны нинди әкиятләр төркеменә кертәләр? ( тылсымлы әкиятләр төркеменә

кертәләр)

Хәзер тагын бер әкият героен чакырабыз. Аның исеме ничек? (Тиен булып киенгән укучы чыга).

  • Көн-төн эзләгәндә генә

Табарсың аның өен.

Чикләвек, күркә ярата,

Исеме аның (Тиен).

  • Әйе, бик дөрес. Тиен үзең турында шигырь сөйләп кит әле.

Тиен:

  • Сез белгән әкиятләрдә

Мин очрыйм бик сирәк.

Мактана дип уйламагыз

Әгәр әйтсәм бер теләк.

Чикләвексез яши алмыйм,

Аны ватам көн саен.

Тик беркайчан да онытмыймын

Чамасын һәм дә җаен.

Миннән сезгә бер бүләк.

Аны белү өчен бары

Җитә белү бер әкият.

  • Татар халык әкияте «Өч кыз».

  • Балалар, халыкның көндәлек тормышына караган вакыйгалар нинди төр әкиятләрдә чагыла? ( тормыш-көнкүреш әкиятләре. Алар чынбарлыкка якын)

Бу әкиятләрдә нинди геройлар очрый? ( Алар арасында зирәк кешеләр, бай һәм хезмәтчеләр, дин әһелләре, хәтта аңгыра җеннәр турындагы әсәрләр бар)

-Әйе,укучылар, сез барлык әкият геройларын да дөрес атадыгыз. Аларның кайсы әкият геройлары булуын белдегез.

Әкиятләр

Хайваннар турында тылсымлы әкият тормыш-көнкүреш әкиятләре

IV Рәсем буенча эш.

(Төркемнәрдә эш)

Без сезнең белән татар халык әкиятләрен өйрәндек. Тактадагы рәсемдә без үткән, өйрәнгән әкият геройлары. Җәнлекләрнең берсе дә урыннарында түгел, аларга үз урыннарына кайтырга ярдәм итегез. Рәсемгә игътибар белән карагыз. (Интерактив тактада рәсемнәр күрсәтелә). нче слайд

Беренче рәсемдә аю чүлмәктән нәрсәдер ашап утыра. Чүлмәктән кайсы җәнлек нәрсә ашарга тиеш?

  • Чүлмәктән борчакны торна ашарга тиеш.

  • Әйе, дөрес. Бу рәсем нинди әкият буенча ясалган инде?

  • Татар халык әкияте «Хәйләгә каршы хәйлә».

  • Дөрес, ә аю үзе кайсы әкият герое? Бу әкияттә сүз нәрсә турында бара?

  • Аю Ф. Яруллинның «Урман әкияте» герое. Бу әкияттә сүз төлкенең аюга телевизор бүләк итүе турында.

  • Дөрес. Икенче рәсемдә бүре карбыз ашап тора. Бу рәсем дөрес ясалганмы? Уйлагыз әле.

  • Юк, дөрес ясалмаган. Бүре өченче рәсемдәге кәҗә бәтиләре янында булырга тиеш. Бу рәсем татар халык әкияте «Кәҗә белән бүре» әкияте буенча ясалган рәсем.

  • Бик яхшы. Хәзер карбыз белән шөпшә рәсеменә тукталыйк. Бу рәсем нинди әкият буенча ясалган?

  • Карбыз янында шөпшә булырга тиеш?

Бу рәсем «Карга белән шөпшә» әкияте буенча ясалган.

  • Бу әкияттә сүз нәрсә турында бара?

  • Бу әкияттә сүз карга белән шөпшәнең бергә дус булып карбыз ашаулары турында бара.

  • Ат җигеп кайтучы карт белән төлке рәсеме калды. Алар нинди әкият геройлары?

  • Бу рәсем татар халык әкияте «Карт белән төлке» әкияте буенча ясалган.

  • Әйе, дөрес. Хәзер безнең урында авырып ятучы ана рәсеме белән тиен рәсеме калды. Бу рәсем нинди әкият буенча ясалган?

  • Бу рәсем татар халык әкияте «Өч кыз» әкияте буенча ясалган рәсем.

Үзбәя. Ә менә бүген әниләргә һәм аның балаларына багышланган " Өч кыз" әкияте белән танышырбыз, эчтәлеге буенча фикер алышырбыз.


V. Иң элек кайбер сүзләрнең мәгънәләрен ачыклыйк.

(3 слайд)

Сүзлек эше.

өсләре бөтен - кием-салымнары бар

тамаклары тук - сыты

буйга җиткәннәр - үсеп җиткәннәр

буй-сын - гәүдә

җиз -медь

ләгән -таз

тазартып -чистартып

аерылма - не расставайся

киндер суга - ткет полотно

юаныч -утешение

Укытучы. Ә хәзер экранга игътибар итегез.Өч кыз турында әкият карарбыз, соңыннан шундый сорауга җавап бирерсез.

Сезгә кызларның кайсысы ошады? Ни өчен?

"Бала" китапханәсендәге " Өч кыз" әкиятен карау һәм соңыннан куелган сорауга җавап бирү. " Бала " китапханәсендә бирелгән материал буенча сорауларга җавап бирү.

- Рәсемдә ничә йорт сурәтләнгән?

- Кызлар нәрсә кигән?

- Рәсемдәге ана нишли?

- Рәсемдә нинди җәнлек сурәтләнгән?

- Олы кыз нишли?

- Уртанчы кыз нишли?

- Кече кыз бала нишли?

- Ә сез әниләрегезгә булышасызмы?

( Балаларның җаваплары тыңлана, нәтиҗә ясала)

Укытучы.Булдырдыгыз, балалар, сорауларга бик дөрес, тулы җавап бирдегез.

VI. Ял минуты.

  • VIII. Әңгәмә.

  • Укучылар, әкиятләрнең кайсы төренә карый? ( Тормыш-көнкүреш әкиятләре)

-Әйе, укучылар тиеннең сүзләре бик акыллы сүзләр. Ул кече кызның игелеклеген, әнисен хөрмәт итүен күреп аңа: «Гомер буе, игелек күр, кешеләрне бәхетле ит, аларга куаныч та, юаныч та бул», - ди ул.

  • Укучылар, сезгә кайсы кыз күбрәк ошады?

  • Миңа кече кыз күбрәк ошады.

  • Ә ни өчен кече кыз сезгә аеруча ошады.

  • Чөнки ул игелекле, мәрхәмәтле, әнисен хөрмәт итә, сүз тыңлаучан.

  • Ә урманчы кыз белән олы кыз тиеннең сүзен тыңлап әниләренең хәлләрен белергә баралармы?

  • Юк, алар әниләрнең хәлләрен белергә бармыйлар.

  • Алар әниләренең хәлләрен белмәгән өчен нинди җәза алалар соң?

  • Олы кыз ташбакага, урманчы кыз үрмәкүчкә әверелә.

  • Әйе, ананың ике кызы әниләренең хәлләрен белмәгән өчен ниндидер рухи көч аларга бик каты җәза бирә: берсе ташбакага, икенче үрмәкүчкә әверелә. ә кече кызның яхшылыгы үзенә меңе белән кайта.

  • Әйе, укучылар әниләр - дөньяда иң изге, иң кадерле кешеләребез. Алар безне төн йокыларын калдырып, күкрәк сөтләрен имезеп үстергәннәр. Нәкъ менә «Өч кыз» әкиятендә сурәтләнгән ана кебек тамакларыбыз тук, өсләребез бөтен булсын дип тырышып эшлиләр. Безнең әниләребезгә багышлап күпме шигырьләр, әкиятләр, повестьлар, җырлар язылган. Аларның барысында да әниләрне чын күңелдән ярату, сафлык, эчкерсезлек, нык ышану, игелек эшләргә омтылу кебек күркәм сыйфатлар чагыла.

  • Укучылар, сез үзегез әниләр турында нинди шигырьләр беләсез? Кайсыларыгыз сөйли?

  • Айдан, кояштан кадерле -

Син ул, әнием!

Иң ягымлы, иң сөйкемле -

Син ул, әнием!

  • Әнием минем бик матур,

Күңеле аның җылы.

Йөзе якты, җаны нурлы,

Җитмәсә алтын куллы.

  • Ана безне үстергән,

Ана безгә көч биргән

Ана сөте гомерлеккә

Җитә торган көч биргән.

  • Әйе, укучылар, сез бик матур шигырьләр укыдыгыз.

  • Кадерләрен, кадерләрен белик

Озын гомер, бәхет, шатлык телик.

Әниләргә булган зур бурычны

Назлы, җылы сүзләр белән түлик.

Артык сүзне тап! 8 слайд

Төлке , торна, тәлинкә, кувшин, бүре.

Кәҗә, соры бүре, шүрәле, кәҗә бәтиләре, тимерче.

Йомры икмәк, тиен, бүре, аю, төлке.

Чуар тавык, абый, әби, тычкан.

Белсәң зирәк - әйт тизрәк! 10 слайд

  • Былтыр исемле егет- кайсы әкият герое? ( Шүрәле)

  • Кәҗә белән Сарыкның капчыгындагы әйбер. ( бүре башы)

  • Торна Төлкегә дип әзерләгән сыен нинди савытка салган? ( кувшин)

  • Эт белән тычкан арасындагы шалкан тартырга булышучы ( песи)

  • Алтын таракның төшеп калган урыны.


  • Укучылар, әкиятләрне таныдыгыз, сорауларына җавап бирә алдык. Авторларын әйтә алырбыз микән, шуны тикшереп карыйк әле.


"Су анасы" Татар халык әкияте

" Кәҗә белән бүре" Абдулла Алиш

" Сертотмас үрдәк" Рус халык әкияте

" Шалкан" Габдулла Тукай"


VII. Йомгаклау.

  • Татар халык әкияте "Өч кыз"да кайсы кыз барысыннан да игелекле, шәфкатьле?

  • Кече кыз бик шәфкатьле, ул авыру әнисенең хәлен белергә бара.

  • «Өч кыз» әкияте сезне нинди булырга чакыра?

  • Мәрхәмәтле булырга, әниләребезне хөрмәт итәргә, булышырга чакыра.

  • Әкиятнең эчтәлегенә, аның мәгънәсенә туры килгән мәкаль уйлап карагыз әле.

  • Кеше булу кыен түгел, кешелекле булу кыен.

  • "Төлке белән Торна" әкияте сезне нинди булырга чакыра?

  • Әкиятнең эчтәлегенә, аның мәгънәсенә туры килгән мәкаль уйлап карагыз әле.

  • Бәйрәм ашы кара-каршы.

  • Рәхмәт. Җавапларыгыз дөрес, укучылар. Әкиятләр бары яхшылык, изгелек эшләргә, әниләребезне яратырга һәм хөрмәт итәргә чакыралар. Дәресебез шуның белән тәмам.Хушыгыз.

Х. Өй эше.

-Китабыгыздагы 123 нче биттәге «Өч кыз» әкияте буенча бирелгән сорауларга җавап бирергә. .

-Әкияткә иллюстрацияләрне ясарга.

- Укучылар, дәрес тәмам. Хушыгыз. (Билгеләр әйтелә. Дәрескә гомуми бәя кую).



 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал