7


  • Учителю
  • Башлангыч сыйныфларда сыйныф сәгате

Башлангыч сыйныфларда сыйныф сәгате

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Кукмара муниципаль районы "Зур Сәрдек гимназиясе" муниципаль

бюджет белем бирү учреждениесе























( сыйныф сәгате)





























Зур Сәрдек гимназиясе муниципаль бюджет белем бирү учреждениесенең 1-категорияле укытучысы Камалова Алсу Рафил кызы













2016ел





Клубсәгате: Начар һәм яхшы гадәтләр.

Максаты: 1. Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау.

2. Начар гадәтләрдән арына белергә өйрәтү.

3. Көчле рухлы булырга өндәү.

4. Табигатькә мәхәббәт тәрбияләү.

Күрсәтмәлелек:"Сестрички -привычки"мультфильмы, карточкалар, тестлар, презентация.

Формасы: сәяхәт.





Сыйныф сәгатенең барышы:



I. Кереш әңгәмә.

Сыйныф җитәкчесе .Балалар, безнең бүгенге клуб сәгатенең темасы "Начар һәм яхшы гадәтләр". Сез ничек уйлыйсыз, нәрсә ул гадәт?

/ Гадәт - ул кешенең нинди дә булса хәрәкәтләргә һәм тойгыларга күнегүе һәм аны даими эшләве/.

Сыйныф җитәкчесе. Ә нинди гадәтләр була?

/ Начар һәм яхшы, файдалы һәм файдасыз/.

Сыйныф җитәкчесе.Нинди яхшы (файдалы) гадәтләрне беләсез?

/ Көн саен теш чистарту, гимнастика ясау,спорт белән шөгыльләнү һ.б./

Сыйныф җитәкчесе.Нинди начар гадәтләр бар?

/ Һәрвакыт тупас сөйләшү, сугышу, тәмәке тарту,зурларга каршы сүзәйтү, һ.б./

Сыйныф җитәкчесе."Ярлылык - ялкаулыктан, ә чир - үз-үзеңне тыя белмәүдән" дигән мәкальне сез ничек аңлыйсыз?

/ Әгәр кеше эшләргә күнекмәсә, ул ярлы була. Әгәр кеше начар гадәтләргә каршы көрәшмәсә, ул еш чирли./

Сыйныф җитәкчесе.Димәк, без сезнең белән шуны аңладык: начар гадәтләр кешенең үз-үзен тыя һәм тәрбияли белмәүдән икән. Алар кешегә чир һәм ярлылык алып киләләр. Ләкин бүген без сезнең белән ничек итеп сәламәт һәм бәхетле яшәргә, начар гадәтләргә каршы нинди юллар белән көрәшергә мөмкин булуы хакында сөйләшербез.



II.Кечкенә лекция" Начар гадәтләр коллыгында".



Сыйныф җитәкчесе. Укучылар, моннан күп еллар элек җир йөзендә колбиләүче дәүләтләр булган. Бу дәүләтләр үзара сугышлар алып барганнар, бер-берсенең җирләрен басып алганнар. Ә басып алган илләрдәге кешеләрне колларга әйләндергәннәр. Бу коллар иң авыр эшләрне эшләгәннәр: юллар, пирамидалар, сарайлар салганнар. Кол тормышы бернәрсәгә дә тормаган: аны кимсетә, кыйный, үтерә, сата алганнар. Шушы авыр михнәтләргә чыдый алмыйча, коллар бик еш баш күтәргәннәр. Шуларның иң танылганы, тарихта аерым эз калдырганы - Спартак җитәкчелегендәге сугыш.

Гасырлар узды, кешеләр коллыктан азат ителде. Ләкин безнең бүгенге көндә үз ихтыярлары белән кол булучы кешеләр көннән-көн күбәя бара. Алар төрле милләт, раса, хатын-кызлар һәм ирләр, картлар һәм балалар. Алар үз теләкләре белән начар гадәтләренең колларына әвереләләр.

Безнең каршыда, балалар, Начар гадәтләр патшалыгы . Бу патшалыкның иң зур шәһәрләре - Никотин, Алкоголь, Наркотик һәм Уенавтоматлары. Бу шәһәрләргә коллыкка эләккән кешеләр чирле,кызганыч, мескен һәм ихтыярсызга әвереләләр.

Нәрсә белән җәлеп итә соң начар гадәтләр бу кешеләрне?

"Әйдә, бер генә тапкыр яшисең, рәхәтләнеп кал", "Бу вертуаль уенда син бер мизгелдә җиңүче була аласың! Тормышта укырга да, эшләргә дә кирәкми" дигән мавыктыргыч, ялган чакырулар белән җәлеп итә.

Тәрбияче .Балалар, әйдәгез әле менә бу тестны эшләп,үзебезнең начар гадәтләргә каршы тора ала-алмавыбызны тикшереп карыйк.

/Балалар "әйе" яки "юк" диеп язалар/

III. Тест "Үзеңне тыеп кала аласыңмы?"

1.Синең көн саен өчәр сәгатьтән артык компьютерда уеннар уйныйсың киләме?

2.Синең тәмәке тартып караганың бармы?

3. Ял көне, бөтен эшеңне калдырып, көне буе телевизор каршында утыра аласыңмы?

4.Физкультура дәресләрен яратасыңмы син?

5.Әгәр дә сиңа дусларың дәресләрдән качарга тәкъдим ясасалар, син ризалашыр идеңме?

6.Үзеңнең хаталарыңны, ялгышларыңны кабатламаска тырышасыңмы?

7.Әгәр дә сиңа урамда таныш булмаган кеше очрап, бер коробка конфет тәкъдим итсә, син аны алыр идеңме?

8.Телевизор карарга яратасыңмы?

9.Дусларың сине уен автоматларында уйнарга чакыралар, ә синең әле өй эшләрең эшләнмәгән. Бу очракта син аларга юк дип әйтә алыр идеңме?



"ӘЙЕ"- 3тән артмаса:

Сез үзегезнең теләкләрегез белән идәрә итә аласыз. Сезнең холкыгыз ныклы һәм ихтыяр көчегез зур. Сез үзегезгә рәхәтлек китерә торган бик күп әйбердән баш тарта аласыз, әгәр дә алар сезгә яки сезнең якын кешеләрегез белән булган мөнәсәбәтләрегезгә зыян китерә торган булса.

"ӘЙЕ" - 4тән 7гә хәтле:

Сез үзегезнең теләкләрегез белән һәрвакытта да идәрә итә алмыйсыз. Ихтыяр көчегез җитеп бетми, шуның өчен сезгә начар гадәтләрдән арынуы авыр.

"ӘЙЕ" - 8дән 9га хәтле:

Сезгә үзегезнең теләкләрегез белән идәрә итүе бик авыр. Сез тормышның кыска вакытлы рәхәтлекләренә тиз бирешәсез. Сезгә үзегезнең гадәтләрегезне бәяли белергә, күп кенә әйберләргә "ЮК" дип әйтергә өйрәнергә кирәк.



Сыйныф җитәкчесе.Бу тестны җитди яки фәнни дип тә әйтеп булмый, ләкин ул кемгә нәрсә өстендә эшләргә кирәклеген кисәтә. Көчле рухлы булырга,мөстәкыйльлекне арттырырга этәргеч ясый. Ә бу начар гадәтләр колы булмас өчен без күпчелек нәрсә дип әйтә белергә тиеш?

/"Юк" диеп /.

</<font face="serif">IV. Мультфильм карау."Сестрички-привычки"

Сыйныф җитәкчесе.Әйдәгез хәзер ял итеп алыйк. Андрей исемле малайның нинди гадәтләр колына әверелүен карап үтик.

/ Мультфильм карау/.

Тәрбияче Андрей гаеплеме үзенең начар гадәтләр колына әверелүенә? Аңа нишләргә кирәк?



V.Яхшы гадәтләр патшалыгы.



Тәрбияче. Балалар, безнең белән янәшә әле Яхшы гадәтләр патшалыгы да бар. Ләкин бу Патшалыкка эләгүе җиңел түгел: моның өчен гел тырышырга, үз өстеңдә эшләргә,үзеңне чыныгырга мәҗбүр итәргә тиеш буласың. Шуның өчен аның нәтиҗәсе дә сөенечле: син ныклы сәламәтлеккә, яхшы кәеф, файдалы һәм уңышлы эш, кешеләр хөрмәтенә ирешәчәксең.

Бу патшалыкның шәһәр исемнәре дә матур. Хезмәт, Спорт,Китаплар,Табигать, Гигиена шәһәрләре.

/Укучылар 5 төркемгә бүленәләр./

Сыйныф җитәкчесе . Ә хәзер без яхшы гадәтләр патшалыгына сәяхәтебезне башлыйбыз. Күз алдына китерегез әле: сез нинди дә булса газета редакциясендә эшлисез. Сезгә шундый бирем: бу Патшалыкның берәр шәһәре турында реклама ясарга. Һәр төркемгә рекламада куллану өчен сүзләр һәм әзерлек өчен биш минут вакыт бирелә.



Хезмәт шәһәреЮллар, күперләр, өйләр,кием, хезмәтне сөючеләр, эшсез утырмыйлар, һөнәрчеләр шәһәре, тегәләр, төзиләр, пешерәләр, дәвалыйлар, бәйлиләр, чигәләр.

Спорт шәһәреХәрәкәтсез тора алмыйлар, стадионнар, спорт мәйданчыклары, велосипедлар, тимераяклар, иртәнге гимнастика, чыныгырга, су коенырга, чир турында оныту, физкультура һәм спорт, сәламәт яшәү бүләк итү.

Китаплар шәһәреКитап укырга күнегү, китап укудан башка тормышны күзалдына китерә алмау, тынычлык, рәхәтлек, шигырьләр, әкиятләр, сәясәт яңалыклары, спорт, сәнгать, бөтен нәрсә турында сөйләшергә була, гыйлемле кешеләр.

Табигать шәһәреЯшеллеккә чумган,чәчәкләр, кошлар, куяннар, тиеннәр, боланнар, чиста һава, табигать белән аралашу, кошлар сайравы, яфраклар серләшүе, чишмәләр челтерәве, үзеңне бәхетле тою.

Гигиена шәһәреИскиткеч чисталык, чиста һәм пөхтә, үз-үзләрен карап йөрергә күнеккәннәр, киемнәр, беркем дә чирләми, кулларны юу, яшелчәләрне һәм җимешләрне юу, күз явын алырлык матур елмаю, тешләрне чистарту һәм карау.

Сыйныф җитәкчесе.Сезнең әзерлеккә бирелгән вакытыгыз узды. Рекламаларыгызны күрсәтүне башлыйбыз. Һәр төркем такта алдына чыгып, үз шәһәренең яхшы гадәтләре турында сөйли.Сүзне Хезмәт шәһәренә бирәбез.

Хезмәт шәһәреБарлык тырышлык күрсәтүчеләрне Хезмәт шәһәренә чакырабыз.Бу шәһәрнең юллары, күперләре бик яхшы, йортлары уңайлы, матур киемнәре, чөнки бу шәһәрдә яшәүчеләр хезмәтне сөючеләр.Алар бер генә минут та тик утырмыйлар. Һәрвакыт үзләренә шөгыль табалар. Бу чын мәгънәсендә осталар шәһәре. Алар тегәләр һәм төзиләр, ипи пешерәләр һәм кешеләрне дәвалыйлар, чигәләр, машиналар ясыйлар. Бу шәһәрдә булмыйча калмагыз!

Спорт шәһәреБарлык тик торырга яратмаучы кешеләрне без Спорт шәһәренә чакырабыз. Бу шәһәрнең урамнары һәм стадионнары кешеләр белән тулган: кем велосипедта чаба, кем роликлы тимераякта йөри.Мондагы кешеләр көн саен иртәнге зарядка ясарга, чыныгырга, салкын су белән коенырга күнеккәннәр. Әгәр дә сез бу шәһәргә килсәгез, чирләрегезне онытачаксыз, чөнки физкультура һәм спорт белән шөгыльләнү сезгә сәламәтлек бүләк итәчәк.

Китаплар шәһәреКем укырга күнеккән, кем китаптан башка тормышын күз алдына да китерә алмый, шуларны без Китаплар шәһәренә чакырабыз. Бу шәһәрдә һәрвакыт тыныч, рәхәт, паркларда, метроларда,трамвайларда һәм автобусларда кешеләр китап укыйлар. Шигырьләр,әкиятләр,романнар укыйлар, сәясәт, сәнгать яңалыклары белән танышалар. Мондагы кешеләр белән аралашу - үзе бер бәхет.Әгәр дә сез бу шәһәргә килсәгез, сезнең турында да: "Бу бик күп белүче, гыйлемле кеше, аның белән бөтен темага да сөләшергә була",- диячәкләр.

Табигать шәһәре.Бу шәһәр чәчәкләргә, яшеллеккә күмелгән. Урамнары буйлап, бер кешедән дә курыкмыйча, кыргый кошлар оча, тиеннәр, куяннар, боланнар йөри. Монда машиналар да юк, һава чиста һәм саф. Бу шәһәр кешеләре табигать белән дус. Алар кошлар тавышын, чишмәләр челтерәвен, яфраклар серләшүен тыңлап хозурланалар. Һәрвакыт табигатьтә булу аларга сәламәтлек, яхшы кәеф, рухи байлык китерә, һәм алар үзләрен бәхетле тоялар.

Гигиена шәһәреГигиена шәһәренә рәхим итегез! Бу шәһәрдә искиткеч чисталык. Подъездлары, урамнары ялтырап тора, кешеләре зәвыклы, матур һәм чиста киенгәннәр. Алар кечкенәдән үк үз-үзләрен карарга өйрәнгәннәр. Беркем дә урамга бөгәрләнеп беткән күлмәктән яки тузан кунган аяк киеменнән чыкмый. Бу шәһәрдә дә беркем дә чирләми, чөнки алар һәрвакыт кулларын, җимеш һәм яшелчәләрне юарга гадәтләнгәннәр. Бөтенесенең дә ап-ак, сәламәт тешләр, күз явын алырлык матур елмаю, чөнки алар тешләрен һәрвакыт чистартып йөрергә күнеккәннәр.

Сыйныф җитәкчесе. Без сезнең белән яхшы гадәтләр турында рекламалар тыңлап үттек. Бүгенге сыйныф сәгатендә өйрәнгәннәр сезнең тормышыгызда файдалы булып, яхшы гадәтләрегезне арттырырга, начарларын бетерергә ярдәм итсен иде.

VI. Нәтиҗә ясау. Өй эше бирү.

Сыйныф җитәкчесе .Укучылар, "Сәламәт тәндә сәламәт рух" дигән борынгы римлылар, шуңа күрә барыбызга да сәламәт булып, яхшы гамәлләр генә кылырга, начар гадәтләрдән арынып, хәерле кешеләр булып яшәргә язсын.

Өй эше.

Үзегезнең начар һәм яхшы гадәтләрегез турында зур булмаган сочинение язып килегез.





 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал