- Учителю
- Татар теле дәресе 'Чагыштыру дәрәҗәсендәге сыйфатлар' (4 нче сыйныф)
Татар теле дәресе 'Чагыштыру дәрәҗәсендәге сыйфатлар' (4 нче сыйныф)
Тема: Чагыштыру дәрәҗәсендәге сыйфатлар
Максат: 1) Укучыларны чагыштыру дәрәҗәсендәге сыйфатларның ясалышы белән таныштыру.
2) Чагыштыру дәрәҗәсендәге сыйфатларны таный һәм ясый белергә өйрәтү.
3) Г.Тукай әсәрләренә мәхәббәт хисе тәрбияләү, мөстәкыйль эшләү күнекмәләрен үстерү.
Җиһазлау: дәреслек, таблица, плакатлар, рәсемнәр, аудио тасма һәм магнитофон.
Дәрес барышы
l. Оештыру өлеше.
Укучылар кунакларны сәламлиләр.
ll. Актуальләштерү.
1.Өй эшен тикшерү.
-Укучылар, сыйфатларның нинди дәрәҗәләре була?
-Өйгә нинди эш бирелгән иде?
(Берничә укучы өйдә язып килгән җөмләләрен укыйлар)
2.Матур язу.
-Укучылар, табышмакның җавабын табыгыз:
Дөньяда иң кирәк,
Иң кирәктән ни кирәк?
(Сәламәтлек)
-Дөрес, безнең бүгенге дәресебез дә сәламәтлеккә багышланган. "Сәламәтлек" сүзе нинди хәрефтән башлана?
-С (эс) хәрефеннән.
(С хәрефен язу)
3.Сүзлек өстендә эш.
-Сыйфатларга карата күрмә диктант язабыз: Көчле, ямьле, сөйкемле, яшелрәк, иркен.
- Укучылар, монда кайсы сүз артык?
-Яшелрәк.
-Ни өчен?
-Чөнки ул чагыштыру дәрәҗәсендә.
lll. Төп өлеш.
1.Яңа тема белән таныштыру.
- Без бүген чагыштыру дәрәҗәсендәге сыйфатларга ныграк тукталып аларның ясалышын өйрәнербез.
-Сыйфатларны укыгыз:
ОЛЫ
КӨЧЛЕ
АК
-Алар нинди дәрәҗәдә?
-Гади.
-Әйдәгез, чагыштыру дәрәҗәсенә куеп карыйбыз.
ОЛЫрак
КӨЧЛЕрәк
Аграк (К-Г)
-Чагыштыру дәрәҗәсе ничек килеп чыкты?
-Гади дәрәҗәдәге сыйфатка -рак/-рәк кушымчасы ялганып.
-Ак сүзенә кушымча ялганганда нәрсә үзгәрде?
-К урынына г язылды.
-Укучылар, исегездә тотыгыз к һәм къ авазларына тәмамланган сыйфатларга -рак/-рәк кушымчасы ялганганда алар г, гъ авазлары белән чиратлаша.
-Бу сүзләрне кем язган:
Ах, уңмаган, юләр сарык,
Надан сарык.
Моннан зуррак бүре башын
Китер табып.
-Г.Тукай.
-Дөрес, без бүген аның әсәрләренә мөрәҗәгать итәрбез.
Тексттан сыйфатларны табып, асларына сызалар:
Ах, уңмаган, юләр сарык,
Надан сарык.
Моннан зуррак бүре башын
Китер табып.
2.Теманы ныгыту. Дәреслек белән эш
а)Кагыйдәне уку.
б)152 нче күнегү (Сыйфатларны чагыштыру дәрәҗәсенә куеп, чылбыр буенча әйтеп чыгалар)
Озын - озынрак, биек - биегрәк, җылы - җылырак, түгәрәк - түгәрәгрәк,
ак - аграк, зур - зуррак, тәбәнәк - тәбәнәгрәк, кыска - кыскарак, кара - карарак, салкын - салкынрак, кечкенә - кечкенәрәк.
-Хәзер бер сыйфатны алып, сәламәтлеккә багышланган җөмлә төзегез.
Физминутка
-Суда йөзгәнегез бармы? Аның кеше сәламәтлеге өчен нинди файдасы бар?
Суда йөзү хәрәкәтләре ясыйлар:
Җәйге кояш елмайганда
Без суда йөзгән идек.
Чумный-чумный елга суын
Баш белән сөзгән идек.
3.Мөстәкыйль эш.
-Суда озак йөзсәң нәрсә була?
-Салкын тия.
-Салкын тиюне нинди үләннәр белән дәвалап була?
-Ромашка, мәтрүшкә.
Ромашка, тукран, умарта корты, ябалак, каен рәсемнәре күрсәтелә һәм һәрберсенең файдасы турында әйтелә.
-Укучылар, бу исемнәргә сыйфатлар уйлап, аларны чагыштыру дәрәҗәсенә куеп языгыз.
4.Магнитофоннан Г.Тукайның "Кызыклы шәкерт" шигырен тыңлау.
-Укучылар, Г.Тукайның нинди әсәрләрен беләсез?
-Хәзер сезгә таныш булган "Кызыклы шәкерт" шигырен тыңлыйбыз. Тыңлаганда сыйфатларга игътибар итегез.
-Нинди сыйфатлар таптыгыз?
-Бик кечкенә, юләр.
- Бу шигырь нәрсәгә өйрәтә?
-Яшьтән тырыш булырга, ялкауланмаска.
-Шигырьдә сәламәтлеккә багышланган юллар бармы?
-Малай Акбайга төз утырырга куша, буыннар эш белмичә катса, картайгач эшләп булмый.
5.Хәтер диктанты.
Г.Тукайның "Иртә" шигырен уку.
-Монда нинди сыйфатлар бар?
-Сыйфатлар юк.
-Нинди сыйфатлар кертеп булыр иде?
- Бу юлларны берничә тапкыр укып ыгыгыз һәм истә калдырыгыз:
Иртә. Дөнья җанлана,
Мәшрикъ ягы аллана.
Кояш чыгып, нурлары
Төшеп җиргә ялгана.
lV. Йомгаклау.
-Укучылар, афәрин барыгыз да тырыштыгыз.
Билгеләр куела, өй эше бирелә.