7


  • Учителю
  • Аулак өйдә каз өмәсе күренеше

Аулак өйдә каз өмәсе күренеше

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала


Аулак өйдә каз өмәсе күренеше

4 сыйныф







2015 ел


Кызлар Жырлый"Авыл тавышлары"

Малайлар чыга.

ТИМУР Авылларда хәзер каз өмәсе,

Уз, рәхим ит, эйдә кунакка.

Өреләре чыккан каз ашларын

Табалмассың башка юллап та.


КАМИЛЬ Каз йолкалар кызлар,алар өчен

Коймак пешә hәрбер ызбада.

Егетләрнең күзе төшмиме соң

Утырмага килгән кызларга!


Г. РАДМИР Җырлый - җырлый йолкалар кызлар,

Мамыклары ята сибелеп.

Казларыбыз быел унды диеп,

Түшәгемә мамык булды диеп,

Әбекәйләр йөри сөенеп.


РОБЕРТ Су буена сипсәң каурыйларын,

Яренгә дә уңар казыгыз.

Кызларыгыз очар чаклар җитте,

Сагынырсыз, карап калырсыз.


РУСЛАН Көзләр җиткәч, казлар киткән кебек,

Вакыт җиткәч китә кыз бала.

Ә авылда хәзер каз өмәсе,

Өмә җыры - hәрбер ызбада.


Дилара Рәзилә апа, без казларны су буенда чайкап менәбез.

Лиана апа. Менә уңганнар, менә булдыклылар. Кызлар, чайкагач, казларны чоланга элеп куярсыз, яме. Мин сез кайтуга аш, чәй әзерләп куям.


Алия . Рәзилә апа, ә сез безнең янга егетләрне кертәсезме?

Лиана апа. Кертермен Инде, кертермен.


(Кызлар казларны егетләрнең жилкәсендәге коянтәләргә элә. «Каз канаты» музыкасы яңгырый. Барысы да чыгып китэ. Өй хужасы табын әзерли. Ул арада кызлар кайта. )


Регина . Рәзилә апа, эш бетте.

Лиана апа. Менә җитезләр. Керегез, кер әйдә.

(Кызлар кул эшләре эшли башлый. «........» жырын башкаралар.)


Дилара Кызлар, егетләрдән бусага ялы түләтәбезме?

Кызлар. Түләтәбез, түләтәбез.

Диана . Кая, сөлгеләр әзерләргә кирәк. Никадәр нык суксаң, шулкадәр егетнен куңеле була.

Камилла Я, кызлар, hәркайсыгыз канатлар алыгыз. Жебеп тормагыз. Акча салмыйча, канат бирмэгез. (Канатлар алалар).


Егетләр шакый.

Тимур . Кызлар, нигә кертмисез инде?

Дилара . Ашыкмагыз, авызыгыз ашка пешәр. Акчаларыгызны әзерләгез. Берәм - берәм керегез.

Камиль . Әссәләмәгәләйкум. И казлар, юк ла кызлар симез булсын!

Дилара . Сиңа, егет, ни кирәк?

Камиль . Кара кашлы кыз кирәк.

Дилара . Ни эшкә соң ул кирәк?

Камиль Әнигә килен кирәк. (Колеш)


Элина Егет, сиңа ни кирәк?

Тимур . Миңа нечкә бил кирәк.

Элина Ни эшкэ соң ул кирәк?

Тимур . Ансыз Яна яшь йөрәк.

Элина Эй, кит әле!


Камилла Сиңа, егет ни кирәк?

Ильнар Каз - мамык ястык кирәк.

Камилла Казларыбыз мамыксыз, кызлар йоклый ястыксыз. Шуны да син белмәгәч, йөрмә монда вакытсыз. (Егеткә сөлге белән суга).

Ильнар . Ай -ай! Казларыгыз кыз, кызларыгыз каз. Күзләрегез тоз, үзегез котсыз. Борыныгыз янчек!

Камилла .И-и-и тозсыз! (Кыйнагандай итә. Русланга канат бирэ).

Саша .Сина, егет, ни кирәк?

А. Радмир .. Ак каз канаты кирәк.

Саша . Ни эшкә соң ул кирәк?

А. Радмир. Очарга.

Саша Нишләргә?

А. Радмир. Матур кызлар кочарга.

Саша Буш сүз сузма кызларга. Акчаң кайда?

А.радмир . (Кесәсен кага). Акча бездә бер букча.

Алия . (Сикереп торып) Канат сатам, канат сатам!

Абдулмалик . Кая ул, мин алам! Мә бүләгем. (Акчасын югары кутәрә. Кызлар үрелә, ала алмый.)

Алия Әйдә, ал. (Юри күзен йомып, акчаны тартып ала.)

Регина Миңа да канат кирәк. (Конфет күрсәтә)

Лиана Мә инде, ал.


Влад . Әйдәгез эәле уен уйнап алыйк. Ниндине уйныйбыз?

- «Гор-гор»ле, «Кыз урлау»лы, «Әсиргә алышлы», «Йөзек салышлы».

Лиана . Әйдэгез, «Йөзек салышлы» уйныйбыз. Кем йөзек сала? Саныйм.

Алгадан, болгадан.

Песи килә елгадан.

Алгат - болгат

Постоянный солдат.

Радмир йозек сала.

(Радмир йөзек сала. «Кемдә йөзек, йөгереп чык» - ди. ..... белэн ......тоталар.

Нишлетебез ....

  1. Г. Радмир танцеут на стульчике.

  2. Тимур играет на баяне, Ильнар тоже.

  3. Фидан сары каеш жыр.

  4. Камиль курай.

  5. Влад кар алып кере.

  6. Элина парлы бию.

  7. Руслан йолдыз саный.

  8. Лиана фортопиана.


Абдулмалк . Әйдәгез, такмак әйтешле уйныйбыз.

Жыр "Челтэр элдем читенгэ."

(Кызлар, егетлэр капма каршы баса. Такмак эйтешэлэр. Эйтеп бетергэч, кызлар эчке кругта, малайлар тышкы кругта биилэр. Музыка туктый. Кем каршында кем калган, шунын белэн кулга кул тотышып биилэр.)

Кызлар биилер.

Лиана . Кызлар, егетлэр. Эйдәгез су буена каз канаты сибәргә барабыз.

(«Каз канаты» жырын башкарып, ойдэн чыгып китэлэр. Ширма борыла. Анда су буе куренеше (ерактан ой куренэ, су буена сукмак тошэ, алдагы планда таллар, камышлар. Идэндэ зэнгэр материал - елга.)

Елга янында кызлар, егетлэр туктый.

Элина .Кызлар, әйдәгез каз канатларын суга сибик, hәрберебез теләклэр телик.

Длара .Каз канаты суга төшеп, безгә бәхет китерсен, парлар кавышсын, икенче елга казлар тагы да уңсын!

(Каз канатлары сибэлэр, «Каз канаты» коенэ житэклэшеп, чыгып китэлэр.)

«Чаба поезд чаба» жыр



 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал