7


  • Учителю
  • Рабочая программа по ОРКСЭ 4 класс ПНШ

Рабочая программа по ОРКСЭ 4 класс ПНШ

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала







Рабочая программа по ОРКСЭ 4 класс ПНШ









Аңлатма язуы



"Россия халыкларының дини мәдәнияты һәм дөньяви этика нигезләре" курсын укытуның максаты:

-Россиядәге традицион диннәрнең барлыкка килүе һәм үсеше, аларның әхлакый идеаллары,гореф-гадәтләре һәм йолалары турында гомуми күзаллау булдыру.

-Дөньяви этика буенча рухи- әхлакый мәдәниятны өйрәнү,укучыларны төп әдәп нормалары белән таныштыру һәм әхлак турында беренчел күзаллау булдыру.



Бурычлары:

- Россиядәге традицион диннәрнең уртаклыкларын белү,

-яхшылык һәм явызлык турында күзаллау,

-кече яшьтәге мәктәп балаларын әхлакый яктан камилләштерү,

-кешеләрнең уңай гамәлләре турындагы күзаллауларга нигезләнгән үз-үзеңне тоту культурасын тәрбияләү,

-укучыларга яхшылык һәм явызлык, дуслык һәм әдәплелек, намуслылык һәм эчкерсезлек, горурлык һәм абруй, шәфкатьлелек һәм мәрхәмәтлелек, батырлык, сабырлык, дөреслек, ялган һәм башка күп сыйфатларны ачыклауга ярдәм итү.



Программаның ахырына укучыларның белем һәм күнекмәләренә карата булган төп таләпләр:



Укучылар белергә тиеш:

  • дини мәдәниятләрнең төп төшенчәләрен;

  • диннәрнең барлыкка килү тарихын;

  • Россия тарихында төрле дини мәдәниятләрнең үсеш тарихы;

  • диннәрнең үзенчәлекләрен һәм традицияләрен;

  • Изге китапларны, корылмаларны, бәйрәмнәрне һәм йолаларны.



Эшли белергә тиеш:

  • Дини мәдәниятләргә хас төрле күренешләрне тасвирлап бирә;

  • Дин һәм кешеләрнең үз-үзләрен тотышлары арасында мөнәсәбәт урнаштыра;

  • Кеше тормышында һәм җәмгыятьтә диннең урыны турында үз фикерен белдерә;

  • Дини нормалар белән әхлак нормаларнын чагыштырып карый ;

  • Башка милләт, диндә, карашта булган кешеләр белән уңай (толерант) мөнәсәбәт урнаштыра;

  • Төрле бурычларны үтәү максатыннан кирәкле мәгълүмат таба; әңгәмәдә катнаша; әңгәмәдәшен тыңлый һәм үз фикерен белдерә;

Программаны тормышка ашыру шартлары:

Каралган барлык теоретик материалны өйрәнү һәм өстәмә материаллар куллануҺәр балага индивидуаль якын килү, һәр балага шәхес итеп карау.

Барлык дидактик материалдан һәм информацион - коммуникатив технология чараларын нан файдалану. Эшчәнлекнең формалары:

әңгәмәләр;

анкеталар;

тестлар;

экскурсияләр;

очрашулар.

Эшчәнлекнең нәтиҗәсе:

Укучыларда Россия халыклыры мәдәниятенә карата хөрмәт хисе булдыру. Диннәрдәге уртак , аермалы яклар турында төшенү.

Барлык диннәрне, дини йолаларны хөрмәт итәргә өйрәнү.

Программа эчтәлеге, оештыру формалары, уку эшчәнлегенең төп төрләре



уку эшчәнлегенең төп төрләре



Христиан дине

Кереш. Илаһи көч. Христианнарның борынгы риваятьләре. Христиан дине барлыкка килү. Христиан Чиркәве. Русьта һәм Россиядә христиан дине. Рус чиркәве изгеләре һәм изге дип аталган нәрсәләр. Христиан бәйрәмнәре һәм махсус йолалар.



Индивидуаль эш

Борынгы ышанулар, диннәр барлыкка килү турында күзаллау

Дини риваятьләрнең барлыкка килүләре белән таныштыру

Яхшылык һәм явызлык төшенчәләренең асылына төшендерү. Бәхет төшенчәсен аңлату

Христиан дине барлыкка килү тарихы белән таныштыру

Иисус Христосның тууы, җиргә нинди максат белән җибәрелүе турында белү.

Христиан Чиркәве белән таныштыру Чиркәү идарәсенең нәрсә икәнен ачыклауРус чиркәве изгеләре белән танышу.

Икона төшенчәсен аңлату. Укучы ларны иконалар белән таныштыр

Ислам дине

Мөхәммәд пәйгәмбәр. Пәйгәмбәргә иңдерелгән беренче вәхи һәм ислам диненең таралуы. Мөселманнарның изге китабы. Мөселманнар тормышының биш кагыйдәсе. Мөселманнар нәрсәгә инаналар. Мөселман бәйрәмнәре һәм истәлекле көннәре.

Индивидуаль эш

Мөхәммәд Пәйгамбәр турында төшенчә бирү. Пәйгамбәргә иңдерелгән беренче фикерләр белән танышу. Мөхәммәд Пәйгамбәрнең Мәккәдән Мәдинәгә һиҗрәт кылуы белән танышу

Коръән китабы белән танышу.

Мөселман булган кеше үтәргә тиешле биш кагыйдә белән танышу.Хаҗ кылу йолалары белән танышу.Мөселманнарның инанулары турында белү.Мөсел ман бәйрәмнәре белән танышу Мөселманнарның истәлекле көннәре турында белү.

Иудаизм дине

Иудаизм -яһүдләрнең борынгы дине.

Яһүдиләрнең инанулары. Яһүдиләрнең йолалары һәм гореф-гадәтләре.



Индивидуаль эш

Яһүдләрнең дине белән танышу

Аларның инанулары турында белү. Яһүдләрнең бәйрәмнәре, йолалары һәм гореф-гадәтләре белән танышу .Яһүдләрнең истәлекле көннәре турында белү

Будда дине

Кем ул Будда? Будддачыларның инанулары. Будда диненең юнәлешләре һәм йолалары.



Индивидуаль эш

Будда һәм будда дине белән танышу.Будддачыларның инанулары турында белү. Будда диненең юнәлешләре һәм йолалары белән танышу.





Календарь-тематик планлаштыру



Дата

Искәрмә

план

факт

1

Кереш. Россия, Татарстан - безнең Ватаныбыз

01.09





2

Беренчел диннәрнең барлыкка килүе



08.09





3

Христианнарнаң борынгы риваятьләре



15.09





4

Христиан дине барлыкка килү. Иисус Христос.



22.09





5

Христианнарның изге китабы - Библия.

29.09







6

Христиан чиркәве

06.10





7

Русьта һәм Россиядә христиан дине

13.10





8

Русь чиркәве изгеләре һәм изге дип танылган нәрсәләр

20.10





9

Христиан бәйрәмнәре һәм махсус йолалар

27.10







10

Мөхәммәд пәйгамбәр

10.11





11

Ислам диненең таралуы

17.11





12

Мөселманнарның изге китабы

24.11





13



Мөселманнар тормышының биш кагыйдәсе

01.12





14

Русьта һәм Россиядә христиан дине

08.12







15

Мөселман бәйрәмнәре һәм истәлекле көннәре

15.12





16

Татарстандагы мәчетләр турында чыгыш әзерләү.

22.12





17

Проект эшен яклау

12.01





18

Иудаизм - яһүдләрнең борынгы дине

19.01







19

Яһүдиләрнең инанулары

26.01





20

Яһүдиләрнең йолалары һәм гореф-гадәтләре

02.02





21

Кем ул Будда?

09.02





22

Буддачыларның инанулары

16.02





23

Будда диненең юнәлешләре һәм йолалары

02.03





24

Диннәрне йомгаклау. Чагыштыру.

09.03





25

Этика һәм этикет. Әдәплелек

16.03





26

Яхшылык һәм явызлык, шәфкатьлелек.

23.03





27



Намуслылык һәм чэкерсезлек

Горурлык һәм тәкәбберлек

06.04





28

Йолалар һәм гореф-гадәтләр

13.04





29

Сабырлык һәм хезмәт

20.04





30

Гаилә, гаилә традицияләре

27.04





31

Үз гаиләң турында проект эше

04.05





32

Синең тормыш кагыйдәләре

11.05





33

Россия халыклары ның бәйрәмнәре

18.05





34

Өйрәнгән темалар буенча проект эше

25.05





































































</

Әдәбият





1. Сахаров А.Н. Кочегаров К.А. Россия халыкларының рухи-әхлакый мәдәнияте нигезләре: Россия халыкларының дини мәдәнияте нигезләре: 4 сыйныф өчен дәреслек.- Казан, "ХӘТЕР" нәшрияты, 2011

2. Студеникин М.Т. Россия халыкларының рухи-әхлакый мәдәнияте нигезләре. Дөньяви этика нигезләре: 4 сыйныф өчен дәреслек.- Казан, "ХӘТЕР" нәшрияты, 2012.





Интернет-ресурслар



school-collection.edu.ru Единая коллекция ЦОР

ims.ocpi.ru Региональная коллекция ЦОР

www.km.ru - портал компании «Кирилл и Мефодий».

viki.rdf.ru/

www.nachalka.com/

laste.arvutikaitse.ee/rus/html/etusivu.htm Сайт для детей и взрослых, проводящих время в Интернете

www.4stupeni.ru/ Клуб учителей начальной школы

www.uchportal.ru/ Учительский портал

www.uroki.net/docnach.htm Копилка опыта учителей начальных классов







 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал