7


  • Учителю
  • План урока по азбуке(әлифба) 1 класс Д-Т хәрефләре

План урока по азбуке(әлифба) 1 класс Д-Т хәрефләре

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Минзәлә шәһәре гимназиясенең башлангыч сыйныф укытучысы Хәкимҗанова Ә.Н. тарафыннан төзелгән әлифба дәресе. 1 нче сыйныф.

Тема: Дд,Тт хәрефләре һәм аларның эшләре

Максат: [д'],[д],[т'],[т] авазларының хәрефләре-- Дд, Тт хәрефләре һәм аларның эшләре белән таныштыру, сүзгә иҗек-аваз анализы ясау, иҗекләп уку күнекмәләрен үстерү, укуга кызыксыну уяту.

Җиһазлау:А.Б.Нурмөхәммәтова,З.Ш.Ризванова, К.М.Зарипова "Әлифба" 53-54 нче битләр, Татар теленең аңлатмалы сүзлеге .1,3 нче томнар, компьютер презинтациясе, интерактив такта,

Дәрес барышы:

I.Оештыру моменты.Уңай халәт тудыру.

II.Актуальләштерү.

1.Без әлифба дәресендә нәрсәләр өйрәнәбез? Узган дәрестә нинди аваз белән таныштык? [б],[п] авазлары нинди авазлар?Ә хәзер ярышып карыйк, беренче рәт[б],икенче рәт-[п] авазы кергән сүзләр уйласын.

Слайд №1





2.Предмет рәсемнәрен [б'],[б] авазларның булуына карап тиешле схема белән тоташтырыгыз./балан,бабай,бака,балта,кабак,бәрән,бүрәнә,бүре, гөмбә, әби/

III.Уку мәсьәләсен кую.

Слайд №2





Дару, пәрдә рәсемнәре.Бу предметларны сүз белән атау, иҗек-аваз анализы ясау.Өйрәнгән авазларны хәрефләре белән тамгалау.

Нинди авазларны тамгалый алмадык? Димәк, без бүген: [д'],[д] авазларының хәрефе белән танышырбыз.

Слайд №3.





Эт, ат рәсемнәре. Рәсемдәге предметларны атау, бу сүзләрдәге соңгы авазны чагыштырып әйтү: [т'],[т].

Без тагын нинди авазларның хәрефе белән дә танышырбыз.

VI. Уку мәсьәләсен чишү.

[д'],[д],[т'],[т] авазларын чагыштырып әйтеп карау, аларны характерлау.

Слайд №4,5

Д,т хәрефләренең басмача һәм язмача үрнәкләре белән таныштыру.

Слайд №7.

  1. Иҗекләр ясап уку.д

    у

    т

    у



    ү



    ү



    и



    и

  2. Иҗекләрне сүзләр итеп тутырып әйтү: тү-(түбә, түгәрәк, түз, түшәм...), да-(дага, дан, дала, Дамир...),ду-(дус, дулкын, дулкын...), ту-(туган, туп, тукран, тузан...)





Физкультминутка."Очты, очты..."





Слайд №8.

3.Сүзләр уку.тала



таң

сәдәп

туз

Туп

идән

Әтнә

дүрт

имән

Динә

Татар теленең аңлатмалы сүзлеге:

Дала-үләнчел үсемлек белән капланган киң ялан, тигез җир.(Татар теленең аңлатмалы сүзлеге.1нче том, 290 бит)

Туз-каен каерысы, уен картасы.( Татар теленең аңлатмалы сүзлеге .3 нче том, 150 бит)

4.Тизәйткеч әйтү. "Төзәткеч"

"Тиз әйт! Тиз әйт!

Тизәрәк! Тизрәк!

Тиз! Тиз!-ди тизәйткеч

Тизәткеч ул тиз әйттереп,

Телебезне төзәткеч.

5.Рифмадаш юллар уйлап әйтү:

Да-да-да-да-...(Без йөрибез урманда. Чана шуабыз тауда.Тәгәрәшәбез карда.)

Дә-дә-дә-...(Бәлеш тора өстәлдә. Кошлар җырлый иртәдә.)

Слайд №6.

6.Дала күренеше.Әлифбаның 53 нче битендәге текстны эчтән укып чыгу.сорауларга җавап бирү.

Далада нәрсәләр бар? Кемнәр атта бара? Кем уза?

Текстны үрнәк уку. Тыныш билгеләренә карап сәнгатьле итеп укучылардан укыту.

Слайд №7.

7. Уен "Сүзгә туры килгән схеманы тап"/түтәл, дулкын, торна, тиен,дуга /

Слайд №10.





Уен "Кем күбрәк сүз ясый". Төшеп каган хәрефләрне куеп яңа сүзләр ясау.

Ба а (бака, бата, бара, баса, бала)

Слайд № 11.

Ребусны чишү дага дуга сүзләренең мәгнәсен аңлату.

Слайд № 12.

Иҗекләрдән сүзләр төзү./да-, та-, са-, ла-, ба-, ка-,ра- /(дала,бара, тала, сала, кала, Сара,тара, бака, баса, бата, ката,кара,каба,)

Слайд № 13

"Хәреф өстә, сүз яса".





V. Рефлексия.

Бүген нинди авазларны хәрефләр белән тамгаладык. Бу хәрефләр кергән сүзләрне укырга өйрәндекме? Дәрескә куйган максатыбызга ирештекме?

VI.Үзбәя.(Сүзләне ничек укыйм, сорауларга ничек җавап бирдем һ.б.)

VII.Дәресне йомгаклау.







 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал