7


  • Учителю
  • Сценарий вне классного мероприятия 'Тамчы-шоу' на татарском языке

Сценарий вне классного мероприятия 'Тамчы-шоу' на татарском языке

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ МӘГАРИФ ҺӘМ ФӘН МИНИСТРЛЫГЫ

Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районы

«Иске Юраш урта гомумибелем бирү мәктәбе»





Алабуга районы Иске Юраш урта гомуми белем бирү мәктәбенең

башлангыч сыйныф укытучылары

Шәрипова Зөбәрҗәт Салих кызының

3-4 нче сыйныфта уздырган

"Тамчы шоу" эшкәртмәсе.



Тамчы шоу

Тема: Туган илем.

Максат: Туган илебез турында белемнәрен ныгыту, камилләштерү;

Сәнгатьле сөйләм телен үстерү;

Игътибарлылыкны арттыру;

Туган илне ярату, саклау кебек сыйфатлар тәрбияләү.

Җиһазлау: сүзе язылган карточка, туган ил турында

мәкальләр, ноутбук, проектор

Барышы.

Бүген бездә "Тамчы шоу"

Гаҗәеп күңелле шоу.

Кызлар һәм егетләр ярыша

Менә була тамаша.

- Бүген без сезнең белән тамчы-шоу уен-ярышына җыйналдык. Ярышта ике команда катнаша: "Тапкырлар" һәм "Зирәкләр". Ә хәзер сүзне укучыларга бирик.

Командалар белән танышу.

Безнең исем: Тапкырлар!

Безнең девиз:

Тапкыр җиңәр, оттырмас,

Сезгә куып тоттырмас.

1.Мин - Дарина, бик күп укыйм

Быел бик тә тырышам.

Отличник укучылардан

Бераз гына калышам.

2. Зөфәр булам, Илмәттән,

Мин дүртенче сыйныфта.

Бик яратам җырларга,

Тырышам шәп укырга.

3.Ә мин, Дилюс, шук малай,

Өлгер малай, ут малай.

Кайчак мине кисәтәләр

Аңламыймын, ник алай.

4. Өченче сыйныфта укыйм

Илназ булам, дусларым,

Биим дә мин, җырлыйм да мин

Спортны да яратам.

Барысы бергә:

Барыбыз да дус һәм тату

Командада дүрт бала.

Сер бирмәскә тырышырбыз -

"Тапкырлар" сезнең алда.



Безнең исем: Зирәкләр!

Безнең девиз:

Зирәк һәр җирдә кирәк,

Тик зирәк ул бик сирәк.

1.Мин - Җәлил, беркайчан да

Девизымны онытмыйм.

Чиста, пөхтә, тиз язам

Өлгер белән дуслашам.

2. Мин, Айзат, бик тырышам,

Һәр көн саен алга барам.

Иптәшләрне дә калдырмыйм,

Үзем белән бергә алам.

3.Исәнмесез, барыгыз да!

Минем исемем - Нияз.

Туган илемне яратам,

Күгебез булсын аяз.

4. Минем исемем Эмиль

Үзем һәр яктан камил.

Куамын көнчелекне,

Яратам дөреслекне.

Барысы бергә:

Без дә бик тырыш балалар

Командада дүрт кенә.

Көч сынашырга әзер без

Дүрт булсак та төш кенә.



-Бүгенге бәйгене туган илебезгә, анда барган вакыйгаларга багышлыйбыз..



-Ярышыбызны башлыйбыз. Беренче тур "Булсаң зирәк, әйт тизрәк!" дип атала. Командалар чиратлашып сорауларга җавап бирә. Җавап бирә алмасагыз, яки җавап дөрес булмаса, икенче командада катнашучылар җавап бирә.

Сораулар:

1.Россия президенты кем? (Владимир Владимирович Путин)

2.Татарстан Республикасы президенты (Рөстәм Нургалиевич Минниханов)

3.Россия гербында нәрсә сурәтләнгән? (2 башлы бөркет)

4.Татарстан гербында нәрсә сурәтләнгән? (Канатлы ак барс)

5.Татарстан флагында нинди төсләр? ( яшел, ак, кызыл)

6. Россия флагында нинди төсләр? (ак, зәңгәр, кызыл)

7.Россия башкаласы (Мәскәү)

8.Татарстан Республикасы башкаласы (Казан)

9.Ничә планета бар? (9)

10.Ничә материк бар?(6)

11.Татарстандагы иң зур елга (Идел)

12. Россиядә иң тирән күл (Байкал)

13. Безнең мәктәп директоры (Гиззатуллин И.Л.)

14. Алабуга район башлыгы кем? (Емельянов Геннадий Егорович)

15. Беренче олимпия уеннары нинди илдә барлыкка килгән? (Греция)

16.Соңгы кышкы Олимпия уеннары нинди шәһәрдә уза? (Сочи)



-Икенче тур "Игътибарлылык" дип атала. Сезгә рәсемнәр күрсәтелә, аларны игътибар белән карарга һәм нәрсә сурәтләнгәнен әйтергә кирәк була.

"Тапкырлар" командасына

- 2 нче рәсемдә нәрсә сурәтләнгән? Алар ничә? Нишлиләр?

(2 юлбарыс, ята)

"Зирәкләр" командасына

- 4 нче рәсемдә нәрсә сурәтләнгән? Алар ничә? Нишлиләр?

(5 ат, чаба)

-Өченче тур. "Продолжи ряд!" дип атала. Сезгә мәкальне дәвам итәргә кирәк. Командалар чиратлашып җавап бирә. Җавап бирә алмасагыз, яки җавап дөрес булмаса, икенче командага күчә.

-Дүртенче тур. "Бул зирәк! Туган авылыңны таныйсыңмы?" Рәсемдә сезгә бик тә таныш булган җир сурәтләнгән. Бу кайсы җир? Карточкага язып күрсәтергә.



-Бишенче тур "Бул тапкыр!"

Буталган хәрефләрдән сүз төзергә

О Л И М П И А Д А

"Сүз эчендә сүз" - "олимпиада" сүзеннән русча һәм татарча сүзләр төзү

(лампа, мода, пила, липа, дама, лом, Олимп, Мила, Лида, Дима, Ада, ипи, ми)



-Алтынчы тур "Капитаннар ярышы" Сорауларга "әйе" яки "юк" дип җавап бирергә

"Зирәкләр" командасы капитанына сораулар:

1.Турыпочмаклыкның мәйданын барлык ягын кушып табалар. (юк)

2. Татар кызының милли баш киеме - калфак (әйе)

3. Ак барс - Казан хоккей командасының исеме(әйе)

4.14 +4 =18 (әйе)

5."Шүрәле" әкиятен А.Алиш язган (юк)

6.Без Аксубай районында яшибез (юк)

7.1 см да 10 мм (әйе)

8.Мәктәбебез М.Җәлил урамында урнашкан. (юк)

9.Алты алтың кырык алты. (юк)

"Тапкырлар" командасы капитанына сораулар:

1.Турыпочмаклыкның мәйданын иңен буена тапкырлап табалар.(әйе)

2. Чаллы - КамАЗ машинасы чыгара торган шәһәр (әйе)

3. Каен- ылыслы агач (юк)

4. Татар егетенең милли баш киеме - калфак (юк)

5. Якшәмбе - ял көне (әйе)

6. 72:8=9 (әйе)

7. Без Алабуга районында яшибез. (әйе)

8. "Су анасы" әкиятен Муса Җәлил язган (юк)

9. 20-8=13 (юк)



-Музыкаль тәнәфес "Туган ягым Татарстан" җыры башкарыла. "Республикам минем Татарстан" презентациясе күрсәтелә.



-Нәтиҗә ясау, бүләкләү.



 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал