7


  • Учителю
  • Урок по татарской литературе для 1 класса «Кыш башланды»

Урок по татарской литературе для 1 класса «Кыш башланды»

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание: 1 классның “Туган тел “ дәреслегендәге “Кыш башланды” темасына төзелгән дәрес-презентация конспекты балаларда туган яктабигатенең матурлыгын, байлыгын күрепсоклана, ямь таба ,зәвыклана белүен үстерү, әдәби әсәрләрне сәнгатьлеитеп уку аша табигать матурлыгын күрә бе
предварительный просмотр материала

"Кыш башланды" темасын өйрәнүгә технологик карта


Тема

Кыш башланды

Дәрес материалы

Ә.Кари "Кыш", Г.Ибраһимов "Кар ява", Госман Бакир «Кышкы уен»; А.А.Пластов «Беренче кар» , И.Салтыков "Кышкы уеннар "картиналары.

Класс

1 нче класс

Оештыру формасы

Дәрес-презентация


Максаты


Балаларны кыш темасына багышланган әсәрләр белән таныштыру,аларда туган якка мәхәббәт тәрбияләү ; дөрес уку һәм аңлап уку күнекмәләрен булдыру; фикерләү сәләтен үстерү;сүзлек запасын баету;күзәтүчәнлек,сәламәт яшәү рәвеше тәрбияләү.

Көтелгән нәтиҗә

Әсәрләр аша кыш билгеләрен таный белергә ирешү; аларның хикәягә карата сорауларга җавап бирү һәм эчтәлеген аңлау сәләтләрен үстерү; логик, иҗади фикерләү сәләтләрен үстерү; ишетә һәм тыңлый белергә , дәлилләргә өйрәнү; сүзлек хәзинәсен баету.

Төп төшенчәләр

Төшенчәләр:кыш,кар яву, боз кату,буран , бәс, суык , Кыш бабай.


Предметара бәйләнеш

Татар теле,әйләнә - тирә дөнья,уку,сынлы сәнгать

Ресурслар:- төп


өстәмә

С.Г.Вагыйзов,Р.Г.Вәлитова,М.Ш.Галлямова. "Туган тел". 1класс.Казан .Татарстан китап нәшрияты,2011

Рәсемнәр,слайдлар,"Татар халык авыз иҗаты" китабы, компьютер, проектор,магнитофон,касета

Класс белән эш

Фронталь эш,индивидуаль эш , төркемләп, парлап эш.


Үткәрү техноло-гиясе


Укучы эшчәнлеге

Укытучы эшчәнлеге

Һәр этапның өйрәтү һәм үстерешле биремнәре


Һәр этапның диагностик биремнәре


I этап. Оештыру өлеше.

Психоло-гик уңай халәт тудыру.


Максат: укучылар белән дәрескә уңай атмосфе-ра тудыру.

Дәрестә утыру кагыйдәлә-рен әйтәләр.

Дәрестә

Кулланы-лырга ти-ешле кагыйдә-ләрне искә төшерү


I этап. Оештыру өлеше

1.Психологик уңай халәт тудыру.

-Исәнмесез, укучылар!

-Исәнмесез, саумысыз!

-Хәерле иртә, балалар!

-Имин үтсен көнегез!

-Кәефләрегез ничек соң?

Кояшлы иртә кебек.

-Тукай телен, анам телен

-Өйрәнергә дип килдек.

2. Дәрестә кулланылырга тиешле кагыйдәләрне әйтегез.

Слайд №2

а) Игътибар белән тыңла, бүлдермә.

б)Тулы җөмләләр белән сөйлә.

в) Кеше фикерен кабатлама,үз фикереңне әйт.

Мин сезгә уңышлар телим.


Иптәшеңнең үз-үзен тотышы белән идарә итү гамәле.Укучы-лар җөмлә ахырында һәрберсе имитация ясап,уңай атмосфера бирүдә катнаша.

-Ни өчен без бу кагыйдәләрне белергә һәм үтәргә тиеш?


Коммуникатив

УУЭ


ШәхсиУУЭ

II этап. Актуаль-ләштерү. Уку мәсьәлә-сен кую.

Максат: укучылар

Ны яңа материал-ны үзләш-терүгә актив-лаштыру, кышкы матурлык-ка соклану хисләре уяту.

Проблемалы сорауны чишүдә катнашу, үз фикереңне булдыру. дәлилләү.

Бәяләү.


Табышмак-ның җавабын табуда катнашу, үз фикерләрен булдыру һәм дәлилләү.


Үз фикерләрен белдерәләр, дәлиллиләр, фикер

алышуда катнашалар.

Укучылар белән диалог.

Проблема тудыру.

Табышмакның җавабын табуга

фронталь эшне оештыру.


Проблема-лы сорау кую,

сораулар буенча фикер алышуга укучылар-ны тарту.


II этап.

1.Укучылар белән диалог.

-Укучылар,тәрәзәгә күз салыгыз әле.Хәзер елның кайсы вакыты?

-Ни өчен сез шулай уйлыйсыз?

-Кышка гына хас билгеләрне әйтеп күрсәтегез әле? (кар ява,суык,боз кату,буран,

кешеләр калын киенеп йөри,балалар чана,

чаңгы,тимераякта шуалар,

һ.б.)

Слайд №3

Кыш билгеләрен күрсәтү,әйтелгәннәрне раслау.

2.-Укучылар,хәзер мин сезгә бер табышмак әйтәм.Әгәр табышмакның җавабын дөрес тапсагыз, сез бүген дәрестә нәрсә турында сөйләшәчәгебезне белерсез.

Тәңкә карлар сипкән

Җирне ап-ак иткән

Чыршы,каен,имән

Кардан чикмән кигән.

Бу кайчак була?

Слайд №4.

(кыш)

-Әйе,укучылар, без бүгенге дәрестә кыш турында сөйләшербез,әйләнә-тирә дөнья дәресендә алган белемнәрегезне дәрестә кулланырбыз .

3. -Сез кышны яратасызмы?

Яратсагыз ни өчен?Яратмасагыз ни өчен?

Сурәтләү текстын фикерләү текстына әйләндерү.


Уен " Кыш" образын төзү.


Табышмакның җавабын табарга

Сигнал карточкалары ярдәмендә балалар кышка фикерләрен белдерәләр

"+" - "мин кышны яратам"

"-" - "мин кышны яратмыйм"

"+/-" -" мин кышны яратам да,яратмыйм да "


III этап. Яңа тема өстендә эш.

1) Ә.Кари "Кыш"

шигыре өстендә эш.

Максат:

Шигырьдә-ге сүзләрне укучының игътибар үзәгенә кую,аны образлар тудыру алымы,ав-торның фикерен,

уйларын,

хисләрен белдерүче чара,автор ачкан могҗиза буларак кабул итәргә өйрәтү.


2)Г.Ибра-һимов "Кар ява"

хикәясе өстендә эш


Максат:

әдәби әсәрнең теленә игьтибар итүне тәрбияләү, табигать күренешлә-рен сурәт-ләгән сүз-ләрдә нин-ди образ-лар яшеренүен ачыклау.

3) Госман Бакир «Кышкы уен» хикәясе өстендә эш.

Максат:

Укучылар-да кыш килүгә, кызыклы уеннарга шатлану хисе уяту, укылачак хикәя белән кызыксыну тудыру, балаларны мөмкин кадәр тиз һәм матур итеп укырга өйрәтү.





Үз фикерләрен белдерәләр, дәлиллиләр, фикер

алышуда катнашалар.




Парларда фикер алышу, үз фикерләрен әйтү, дәлилләү,

иптәшләре-нә булышу,

әйтелгән-нәрнең дөреслеген бәяләү.

Мөстәкыйль рәвештә эшлиләр,

сөйләп күрсәтә-ләр,нәтиҗә ясыйлар.


Үз фикерләрен белдерәләр, дәлиллиләр, фикер

алышуда катнашалар.


Дәреслек белән эш.

Дәреслек белән эш. Төркемнәр-дә фикер алышу, үзара ярдәмләшеп эшләү, үз фикерләрен әйтү,дәлил-ләү.



Үз фикер-ләрен әйтү, дәлилләү.


Укучылар үз фикерләрен әйтәләр, дәлиллиләр,иптәшләре-нең фикер-ләрен тыңлыйлар, бәялиләр.


Дәреслектән укыйлар,

сөйлиләр, фикер алуда катнашалар һәм үзләренең фикерләрен дәлиллиләр.


Сүзләрне слайдларда күрсәтү, фикер алышуга укучылар-ны тарту.


Шигырьне өйрәнүгә практик эшне оештыру,

Проблема-лы сорау-лар кую, парларда фикер алышуга укучылар-ны тарту.


Индивиду-аль эшне оештыру.


Сүзләрне слайдларда күрсәтү, фикер алышуга укучылар-ны тарту.


Төркемнәрдә эшне оештыру, төркемнәр-дә фикер алышуга укучылар-ны тарту.


Картина буенча

фронталь эшне оештыру.


Картина буенча фронталь эшне оештыру.


Иҗади биремне бирү

дәреслек белән фронталь эшләүне оештыру

III этап. Яңа тема өстендә эш.

1) Ә.Кари "Кыш"шигыре өстендә эш.

Укытучы җитәкчелегендә практика.

Слайд №5.

Сүзлек эше: зарыгып бетү,бәс.

(зарыгу-көтә-көтә ару, талчыгу;бәс-салкын һавада дым бик вак кристаллчиклар (бозлар) хәлендә була.Төрле предметларга орынып кристаллчиклар анда туплана башлый.Юка гына кар сыман катлау барлыкка килә)

Компьютер кулланып шигырь уку.

Укытучы:

-Ә хәзер бер шигырьгә тукталабыз.

Слайд №6

Юеш көннәрдә

Зарыгып беттек

Кыш бабабызны

Сагынып көттек.

Без нәниләрне

Кыш та сагынган,

Төнлә килеп ул

Сорау:

Төнлә килеп ул нишләде икән?

Укучыларның җаваплары тыңлана.

Слайд №7

Карлар яудырган.

Кар яуган!Яуган

Сорау:Кар нинди булырга мөмкин?Карны тасвирлагыз.

Слайд №8.

Мамык кебек кар,

Ап-ак булганнар

Сорау:Нәрсәләр ап-ак булды икән?

Слайд №9

Урамнар ,кырлар.

Бәскә төренгән

Агач башлары...

Бүгеннән безгә

Бәйрәм башланды!

Сорау:Ни өчен балаларга бәйрәм башлана?

Слайд №10.

Җыелып бергә

Тауга чыгабыз.

Шаулатып ,анда

Чана шуабыз.

Сорау:шигырьгә нинди исем куярбыз?

Слайд 11.

Бу шигырьнең авторы Әнәс Кари. "Кыш" шигыре. Укытучы шигырьне сәнгатьле укып күрсәтә.

Балалар әкрен тавыш белән шигырьне укыйлар.

Г.Ибраһимов "Кар ява",

-Ә хәзер укучылар кечкенә генә хикәя төзибез.

Слайд №12.

Җир йөзе ап-ак кар белән капланды.

-Шушы җөмләне үз эченә алган хикәя төзергә.(талгын музыка куела)

-Безгә таныш язучы Г.Ибраһимов (портреты күрсәтелә) ( Слайд13)кар яуу турында менә ниләр язган.

Укытучы дәреслектәге "Кар ява" хикәясен укый,укучылар дәреслек буенча ияреп укып баралар.

Слайд №14

Сүзлек эше:ялан,ындыр,кибән.

Сорауга җавап бирәләр

-Автор карны нәрсәгә охшата?

-Карның күп итеп яуганын язучы нинди сүзләрне кабатлап аңлата?


Физминут

Ял итү.Кыш образын тудыру.

  • Тыныч көндә кар явуны күрсәтегез.

  • Буран ничек дулый?

  • Көчле җил ничек итеп исә.

(Иммитация ясыйлар)

Укучылар текстны эчтән укыйлар һәм куелган биремнәргә җавап эзлиләр Укучылар чылбырлап кычкырып укыйлар.

Слайд №16.

Сорау:

-Бу рәсем "Кар ява " хикәясенең эчтәлеген тулысынча ачып бирәме?


-Балалар кыш көне сез ничек күңел ачасыз, нинди уеннар уйныйсыз,нинди спорт төре белән шөгыльләнәсез?

"Кышкы уеннар" картинасы буенча эш. Слайд№17.


-Мин хәзер сезгә Госман Бакирның "Кышкы уен " хикәясен укырмын, игьтибар белән тыңлагыз, балаларның нинди уеннар уйнаганын белеп калырга тырышыгыз. Аннары Илгизәр белән күрше малайларының нишләгәнлекләрен хикәядәге тәртиптә сөйләрсез.

Укытучы хикәяне укый.

Укучылар малайларның нишләгәнлекләрен хикәядәге тәртиптә сөйлиләр.

Хикәяне төрле темпта укучы балаларны аралаштырып укыту.Дөрес һәм сәнгатьле укуга дәртләндерү:"Тиз укыган кеше күп укый ала, күп белә"

Слайд №20

Физминут

  • 1,2- без бастык,

  • Чап-чап итеп кул чаптык.

  • Аякларны бер урында тып та тып итеп бастык.

  • Бер утырдык,бер бастык,

  • Инде бераз хәл алдык, тыныч кына утырдык.


Ш этап. Яңа тема өстендә эш.

Мультимедиа белән эш.

1) Ә.Кари "Кыш"шигыре өстендә эш.


Куелган сорауларга җавап алу.

Укучыларның җавапларын тыңлау.

(Слайдларда шигырь юллары чыга.Укытучы балаларга сорулар бирә. Укучылар җавап бирәләр һәм шигырь буенча аның дәвамчан-лыгын күреп, дәлиллиләр)

Иҗади эш:хикәя төзү


Укучылар төзегән хикәяләрен сөйләп күрсәтәләр.

Сорауларга җавап бирү


Слайд 15.

Бирем:(төркем-нәрдә эш)

1төркем:

Кар яуганда нәрсәләр агаралар?Шул юлларны табып укырга.

2 төркем:

Нәрсәләр боз астына качалар, югалалар? Шул юлларны табып укырга.


Җавапларны тыңлау. Фикер алышу


-Һәр балага исем бирегез һәм аларның нәрсә эшләгәнлекләрен әйтегез.


Слайд №18

Илгизәр белән күрше малайларының нишләгәнлек-ләрен хикәядәге тәртиптә сөйләргә.

Слайд№19

Бирем:

-Бу рәсемгә нинди исем куярсыз? -Балаларны тату уйныйлар дип әйтеп буламы?


Шәхеси УУЭ

Регулятив УУЭ

Танып-белү УУЭ.

Коммуникатив УУЭ.

IV этап. Белемнәр-не үзләш-терүгә контроль


Укучы:

-Минемчә без бүгенге сөйләшүдә кышның матур ел фасылы икәнлеген белдек. Күп нәрсәләр турында сөйләштек. Бирелгән җөмләләрне тәмамлап хикәяләрнең эчтәлекләренген ничек үзләштерүегезне искә

төшереп үтик әле.


Слайд№21

Бирем1.Җөмләне тәмамла.

1.Таңнан башланган кар туктамады,....

2.Агачларның ботаклары яңа, йомшак ... .

3.Юллар, сукмаклар ... .

4.Тышта ап- ак ... .

5. Илгизәр, чанасын алып ... .

6.Кайчакта балалар кардан ак аю яки ... .


Бирем 2.Кроссворд чишү.

-Ә хәзер кыш темасына багышланган табышмаклар укып, җавапларын табыгыз.


Слайд№22

1

2

3


5

4


Слайд№23


Б

Ә

Б

К


С

У

Ы

К


Р

Ш

А

А


Р

Н


1.Кышын агач ботакларында була торган йомшак мамыктай ак кар. (бәс)

2.Үкерә дә котыра

Бөтен җирне тутыра. (буран)

3. Көннәр кыскара

Төннәр озая

Бу кайсы вакыт,

Я, әйтеп кара. (кыш)

4.Ак ашъяулык таптык

Җир өстенә яптык. (кар)

5. Ишектән керер,

Түргә менеп утырыр.(суык )

V этап. Йомгак-лау. Рефлек-ция.

Максат:

Укучылар-ның сөйләгән-нәрне ана-лизлап ,нә-тиҗәләр чыгарула-рына ирешү

Үз эшләренә бәя бирүләре

Нәтиҗә ясауга фронталь эшне оештыру

Укытучы:

-Балалар без бүген дәрестә нәрсәләр турында өйрәндек?

Слайд №24

Схема буенча сөйләгез.

Беләм

Мин Истә

калдырдым

Эшли алдым


-Без бүген дәрестә кышның кар,суык,буран гына түгел,ә тагын әле матур итеп мамыктай кар явуы,табигать агару,балаларга шатлык булып таулар өелү,сулар кату икәнен дә белдек.

Табигать ул искиткеч гүзәл бер могҗиза урыны.Ул могҗизаны күрә,тоя белергә кирәк.

Әйдәгез,балалар,кыш әле үтмәгән.Көннәрне файдалы һәм күңелле итеп үткәрик.Чана-чаңгы алыйк,тауга барыйк!



 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал