7


  • Учителю
  • Рабочая программа по предмету 'Татар теле'. 2 класс

Рабочая программа по предмету 'Татар теле'. 2 класс

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

«Рассмотрено» «Согласовано» «Утверждаю»

Руководитель ШМО Заместитель руководителя Руководитель ______________/Галиева Г.А. по УВР МБОУ « СОШ с.Тумутук» МБОУ « СОШ с.Тумутук»

____________/Ф.Ф. Кашапова/ ______________/Б.С. Харрасов/

Протокол № от от « » августа 2015 г Приказ № « » августа 2015 г. от « » августа 2015 г.


Рабочая программа


Султановой Фанисы Рашитовны


учителя


муниципального бюджетного общеобразовательного учреждения


«Средней общеобразовательной школы села Тумутук»


Азнакаевского муниципального района Республики Татарстан


по татарскому языку во 2 классе


Рассмотрено на заседании

педагогического совета

протокол №___

от « » августа 2015г





АҢЛАТМА ЯЗУЫ


Программа түбәндәге дәүләт документларына нигезләнеп язылды:

- "Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында" Татарстан Республикасы Законы

(2004 ел, 1 июль);

- РФ һәм ТР "Мәгариф турындагы Закон" ы.

- 06.10.2009 нчы елда РФ Мәгариф һәм Фән министрлыгы тарафыннан расланган "Гомуми башлангыч белем бирү федераль дәүләт стандартын гамәлгә кертү" турындагы боерыгы (Приказ №373);

- Татарстан Республикасы Мәгариф һәм Фән министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән татар телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең

1-4 класслары өчен "Башлангыч белем бирү программасы. Татар һәм рус телләре" Казан, "Мәгариф", 2010.

-Дәреслек: Мияссарова И. Х.,К.Ф.Фәйзрахманова "Татар теле "дәреслеге: 1-2 кисәкләр: Казан, "Мәгариф - Вакыт" нәшрияты, 2012нче ел;

Предметка характеристика

Эш программасының төп идеясе - татар теленнән белем бирү процессын планлаштыру, оештыру һәм идарә итү өчен шартлар булдыру.

Программа, Федераль дәүләт стандартларына туры китерелеп, үстерешле укыту принциплары белән традицион ныклы белем үзләштерү принциплары үзара тыгыз бәйләнештә торган "Перспектив башлангыч мәктәп" концепциясенә нигезләнеп эшләнде. Ул, татар мәктәпләрендә укытыла торган "Татар теле"программасының төп өлеше буларак, алга таба белем алуга нигез булып тора.

"Перспектив башлангыч мәктәп" системасының иң мөһим үзенчәлеге мондый: мәктәпне тәмамлаганда, «укучы үз алдына максат куярга һәм аны тормышка ашыру юлларын үзе таба алу дәрәҗәсенә күтәрелергә тиеш». Бу - яңа стандартта эшлекле белем дип атала. Эшлекле белем - стандарт керткән яңалыкның әһәмиятле эчтәлеген ачып бирүче иң гомуми төшенчә. Белем алу гамәлләренең структурасын һәм принцибын стандарт үзе аңлата.

Татар теле "Татар теле" белем бирү өлкәсенә карый, гуманитар фәннәр циклына керә.

Тәкъдим ителә торган программада татар теленә өйрәтүнең төп максаты һәм бурычлары түбәндәгедән гыйбәрәт:

1.Укучыларда ана телен өйрәнүгә кызыксыну, омтылыш, эзләнергә теләк уяту, үз милләтеңә, телеңә мәхәббәт тәрбияләү кебек уңай сыйфатлар булдыру.

2.Балаларга татар теленең төрле бүлекләре буенча белем бирү:

а)фонетика, орфоэпия, лексика, грамматикага караган белемнәрне тирәнәйтү;

б)телебезнең грамматикасы, орфографиясе, пунктуациясе буенча күнекмәләр булдыра башлау. Сүз, сүзләрдән сүзтезмәләр һәм җѳмләләр тѳзергә ѳйрәтү, җѳмлә тѳзүче баш кисәкләр белән таныштыру. Җѳмләләрнеӊ мәгънәви-интонацион үзенчәлекләрен күзәтү һәм җѳмлә ахырында тиешле тыныш билгеләрен кую.

3.Телдән һәм язма сөйләм осталыгы һәм күнекмәләре булдыру.

4. Укучыларда дѳрес уку һәм язу күнекмәләре булдыру, тасвирлама, хикәяләү, фикер йѳртү тѳрендәге кечкенә текстлар тѳзергә ѳйрәтү.

5. Укучыларда татар мәдәниятенә караган мәгълүматлылыкны үстерү.


2 нче сыйныфта укучылар сузык авазлар һәм хәрефләр, сүзләрне иҗекләргә бүлү, яңгырау һәм саңгырау тартык авазлар, парлы-парсыз тартык авазлар, тартык авазларны хәрефләр белән белдерү, алфавит һ.б. темалар буенча алган белемнәрен ныгыталар, тирәнәйтәләр. Гади сүзләрдә янәшә килгән бертөрле аваз хәрефләре, саңгырау тартыкларның яңгыраулашуы, сүз, сүз тамыры турында башлангыч мәгълүмат алалар. Укучылар 1 нче сыйныфта, терминнарны әйтмичә генә, өйрәнелгән предметны атаган сүз, предметның билгесен белдергән сүз, предметның эшен, хәрәкәтен белдергән сүзләр турында белемнәрен ныгыталар, күнекмәләр булдыралар. Дәресләрдә сөйләмне җөмләләргә аеру, җөмлә төзүче баш кисәкләр, җөмләдә сүзләр бәйләнеше, җөмләнең мәгънәви-интонацион үзенчәлекләре, җөмлә ахырында нокта, сорау, өндәү билгеләрен кую һ.б. мәгълүмат бирелә, күнекмәләр булдырыла.

Дәресләрдә балаларның сүз байлыгын арттыру, даими рәвештә орфоэпик һәм орфографик нормаларны төгәл үтәү максатыннан «Дөрес әйт», «Дөрес яз» сүзлекләре белән эшләүгә зур игътибар ителә. Дәреслекнең 1 нче кисәгендә укучылар яңа сүзләр белән таныштырыла, ә 2 нче кисәгендә әлеге сүзләр белән сүзлекләр ярдәмендә эшләп, аларның дөрес әйтелеше һәм язылышы ныгытыла. «Аңлатмалы сүзлек»тән яңа өйрәнелгән сүзнең мәгънәсен ачыклыйлар. Шул сүзләр белән сүзтезмә һәм җөмләләр төзетү, аларны диалог һәм монологлар төзүдә файдалану укучыларның сүз байлыгын арттырачак, бәйләнешле сөйләм оештырырга ярдәм итәчәк. Әлеге сүзлекләр белән даими эшләү, укучыларның сүзлекләр белән эшли белү дәрәҗәсен өйрәнү өчен дә кирәк булачак.Сөйләм телен үстерү, сүз байлыгын арттыру төрле язма эшләр үтәгән вакытта да алып барыла. Сүзлек, искәртмәле, сайланма, күрмә, хәтер, иҗади, ирекле, аңлатмалы диктантлар, зур булмаган текстны күчереп язу кебек эшләр дә андый күнекмәләр булдырырга ярдәм итә.


"Татар теле" предметының укыту планында тоткан урыны

2 нче сыйныфта базис укыту планы буенча татар теле дәресенә атнага 3 сәгать хисабыннан 102 сәгать бирелә.

Мәктәпнең укыту планында да атнага 3 сәгать, елга 102 сәгать бирелә.


Укыту курсының эчтәлеге

Фонетика, грамматика, дөрес язу һәм сөйләм үстерү

Бүлек темасы

Сәгатьләр саны

1

Авазлар һәм хәрефләр

39 сәг

2

Сүз

45 сәг

3

Җөмлә

7 сәг

4

Бәйләнешле сөйләм

11 сәг


Барысы

102 сәг


Авазлар һәм хәрефләр (39 сәгать)

Авазлар һәм хәрефләр. Сузык һәм тартык авазлар. Калын һәм нечкә сузыклар һәм аларның хәрефләре. Э, о, ө, е, ю, я хәрефләрен сүздә дөрес язу кагыйдәләре. (14 сәг)

Иҗекләр. Сүзләрне иҗекләргә бүлү. Иҗек төзүдә сузык авазның әһәмияте.

Язу юлы ахырына сыймаган сүзләрне бүлеп күчерүдә иҗекнең роле.(4 сәг.)

Яңгырау һәм саңгырау тартык авазлар. Парлы тартык авазлар. Парсыз тартык авазлар. Тартык авазларны хәрефләр белән белдерү. Сүздә й, в, к, г һәм м, л, н, ң, х, һ хәрефләрен язу һәм шул хәрефләр булган сүзләрне дөрес уку. Гади сүзләрдә янәшә килгән бертөрле аваз хәрефләрен төшереп калдырмыйча язу (мәхәббәт, эссе) һ. б. (11 сәг.)

Калынлык, нечкәлек һәм аеру билгеләре буларак ъ, ъ хәрефләрен куллану үрнәкләре белән таныштыру, шул хәрефләр булган сүзләрне дөрес уку һәм язу.(6 сәг.)

Алфавит. Алфавитны белүнең әһәмияте. Татар алфавитында хәрефләрнең урнашу тәртибе, алар белдергән авазлар һәм хәреф исемнәре. Бирелгән сүзләрне, беренче хәрефләренә карап, алфавит тәртибендә язу. Укучылар өчен чыгарылган орфография сүзлегеннән файдалана белү.(4 сәг.)

Сүз (45 сәг.)

Сүз җирлеге. Предмет, билге, хәрәкәт һәм сүз. Авазлар һәм сүз. Иң кыска сүз (у, и, ә).(2 сәг.)

Сүз тамыры. Сүзләрнең тамырлары белән таныштыру. Татарча сүзләрдә сүзнең тамыры сүз башында булуын, үзгәрмәвен, барлык кушымчаларның шуларга сингармонизм законына бәйле рәвештә ялганып килүен гамәли күзәтү (эш: эшле, эшсез, эшлә, эшчән, эшлекле).(10 сәг.)

Предметларны атаган һәм кем? нәрсә? сорауларына җавап биргән сүзләр. Предметларның билгеләрен белдергән һәм нинди? кайсы? сорауларына җавап биргән сүзләр. Предметларның эшен, хәрәкәтен белдергән һәм нишли? нишләр? кебек сорауларга җавап биргән сүзләр. Шул сүзләрне, сораулар куеп, җөмлә эченнән таба белү.Кеше исемнәрендә,фамилияләрдә,йорт хайваны кушаматларынды,шәһәр,авыл,елга исемнәрендә баш хәреф.(33 сәг.)


Җөмлә (7 cәг.)

Сөйләмне җөмләләргә аеру. Җөмләдә сүзнең кем һәм нәрсә турында баруын күрсәткән һәм алар үтәгән эшне белдергән сүзләрне табу. Җөмлә төзүче баш кисәләр (ия, хәбәр) белән таныштыру. Сораулар ярдәмендә җөмләдән сүзләр бәйләнешен билгеләү. Җөмләләрнең мәгьнәви- интонацион үзенчәлекләрен күзәтү һәм җөмлә ахырымда сорау, өндәү билгеләрен кую, җөмләләр төзү. Дәрестә тикшергән җөмләләрне ишетеп язу. Җөмләдәге ия бетлән хәбәрне сызыклар белән билгеләтү.

Бәйләнешле сөйләм(11 сәг.)

Сөйләм. Сөйләмнең кешеләр тормышындагы әһәмияте. Әйтеп һәм язып аралашу үзенчәлекләрен гамәлдә күзәтү.

Текст. Тексттагы терәк сүзләрне аерып күрсәтү. Бер темага берләштерелгән аерым җөмләләрне текст белән чагыштыру. Текст темасын билгеләү. Текстны кисәкләргә бүлү. Зур булмаган текстка һәм текст кисәкләренә исем уйлап табу.

Изложение. Берәр әсәрне укып, кыскача аның эчтәлеген үз сүзләрең белән язу. Бирелгән сораулар буенча укытучы җитәкчелегендә инша язу. Сюжетлы рәсемнәргә карап, сораулар ярдәмендә мәгънәви эзлекле бәйләнгән җөмләләр төзү һәм шул җөмләләрне язып кую.

Сочинение. Укучыларның күмәк эшләре, уеннары, төрле шөгыльләре (чана шуу, җиләккә бару, бакчада эшләү һ. б.) турында үз ихтыярлары белән сөйләүләрен оештыру, телдән хикәяләү. Тора-бара кайберләрен бергәләп язып та кую.

Әдәпле сөйләшү. Кешеләр белән очрашканда, танышканда, каршы алганда, озатканда, саубуллашканда кулланылган сүзләр, рәхмәт әйтү, гафу үтенү һәм мөрәҗәгать итүләр. Уку елы дәвамында шул күнекмәләрне булдыру, шуңа гадәтләндерү өстендә өзлексез эшләү.


Матур язу

Язу гигиенасы кагыйдәләрен ныгыту: язганда дөрес утыру, дәфтәрне сул якка авыш итеп кую, ручканы дөрес тоту һ. б.

Хәрефләрнең формалары, сүздә хәрефләрне тоташтырган сызыклар өстендә эшләү. Язылышы катлаулана бару тәртибендә юл һәм баш хәрефләрне төркемләп язу:

  1. и, ш, у, й, И, Ш, Й; г, п, т, р, һ;

  2. л,җЛ,М,А,я, Я; 3)у,ц,щ,У,у,Ч,ч,Ц,Щ;

  1. с, С, ә, Ә, э, Ә, е, Е; о, О, ө, Ө, а, д, б;

  2. ъ, ы, ъ, в, Ы;

  3. н, ң, ю, һ, Н, Ю, к, К; 7)з,3, В, х, X, ж, Ж, җ, Җ, ф; 8)Ф,Г,П,Т,Б,Р,Д.

Юлы бер сызыклы дәфтәргә язу күнегүләре. Ил, ит, ул, еш, ди, эз, илә, әти, үтә кебек өзмичә язылучы юл хәрефләреннән торган сүзләрне язу күнегүләре. Формаларында, тоташтыргыч сызыкларында кимчелекләр еш булган баш П, Т, Р, Җ, У, Д, Я, Н, К, Ф һәм юл з, д, б, в һ. б. хәрефләрне язу.

Җөмләләрдәге сүзләрне тоташ ритмик язу күнегүләре.

Дөрес әйтелеше, язылышы уку елы дәвамында гамәли үзләштерелергә тиешле сүзләр:

аваз, авыз, авыл, бәрәңге, бияләй, борын, вакыт, гомер, гыйнвар, дөрес, дүшәмбе, елга, җавап, җиңел, җиңү, җомга, җөмлә, җылы, йолдыз, йөрәк, караңгы, көньяк, кыңгырау, маңгай, Мәскәү, муен, онык, оя, пәнҗешәмбе, савыт, сәгать, сәлам, сеңел, сишәмбе, тавык, тавыш, тәмле, төньяк, уен, уңыш, хайван, хөрмәт, һава, һаман, чаңгы, чәршәмбе, чия, шәһәр, шуа, эссе, юан, якшәмбе


Укучыларның белеменә, эш осталыгына һәм күнекмәләренә таләпләр

IIсыйныфны тәмамлаганда, укучылар белергә тиеш:

Сүзләрне, җөмләләрне, 35-40 сүзле текстны, хәрефен бозмыйча, төшереп калдырмыйча, хәреф өстәмичә, урыннарын алмаштырмыйча, каллиграфик дөрес язу.

Сүзләрне иҗекләргә бүлү һәм иҗекләп юлдан юлга дөрес күчерү, еш кулланыла торган сүзләрдә нечкә тартыкларны яки иҗекләрне сузык аваз хәрефләре (кадер, гадәт) яки нечкәлек билгесе (пальма, пакь) белән күрсәтү.

Кеше исемнәрен, фамилияләрне, шәһәр, авыл, елга исемнәрен, хайван кушаматларын баш хәреф белән язу.

Э, е, о, ө, я, ю, в, к, г, й, н, ң, х, һ хәрефләре, ый, йо, йә кушылмалары булган сүзләрне дөрес язу.

Янәшә килгән бертөрле ике тартык аваз хәрефе булган әллә, кәккүк, Саттар, Габбас кебек сүзләрне, нечкә, калын, аеру билгесе булган гади сүзләрне (дөнья, алъяпкыч) һәм IIсыйныф программасында бирелгән сүзләрне дөрес язу.

Сүзгә фонетик анализ ясау: иҗекләргә бүлү, авазларны һәм хәрефләрне сүздәге тәртиптә күрсәтү, альбом, вәгъдә, юл, яр, еш тибындагы сүзләрнең аваз һәм хәреф санын дөрес әйтү һәм аларның әйтелеше белән язылышы арасындагы мөнәсәбәтне дөрес билгеләү.

Сүзләргә сорауны дөрес кую һәм сораулар буенча предметны, предметныңбилгесен, эшен һәм хәрәкәтен белдергән сүзләрне табабелү. Кем? нәрсә? соравына җавап биргән сүзләрне бер-берсеннән аера белү.

Җөмләдәге сүзләр бәйләнешен билгеләү һәм җөмләнең баш кисәкләрен табу; җөмлә башындагы сүзне баш хәреф белән язу, җөмлә ахырында нокта, сорау, өндәү билгеләрен куеп яза белү.

Сораулар ярдәмендә 30-45 сүзле текстка изложение язу, ирекле темага (бакчада эшләү, җиләккә бару, йорт кошларын карау) 4-5 җөмлә төзеп сөйләү һәм шуны язып кую.


Сүзлек диктанты өчен якынча нормалар Контроль диктант өчен нормалар

Сыйныф

Сүз саны

II

8-10

Сыйныф

I яртыеллык

II яртыеллык

II

25-30 сүз

35-40 сүз


Материалны үзләштерү буенча көтелгән нәтиҗәләр

Укучыларның 2нче сыйныфны тәмамлаганда татар теленнән универсаль уку гамәлләре формалаштыру (УУГ) мөмкинлекләре:

Таныпбелүуниверсальуку гамәлләре:

- дәреслектәориентлашабелү;

- шартлыбилгеләрнеңтеленбелү;

- рәсемһәмсхемаларнигезендәбиремнәрүтәү;

- төпбилгеләрнеаерыпалунигезендәкагыйдәформалаштыру;

- материальобъектларкулланыпбиремнәр үтәү;

- дәреслекһәммөстәкыйльэшдәфтәрендәгемәгълүматларбеләнэшлибелү;

Регулятивуниверсальукугамәлләре:

-кагыйдәләрне, күрсәтмәләрнеистәтотыпгамәлләркылу;

- гамәлләрнеталәпителгәнвакыттабашлауһәмтәмамлау;

- үзэшчәнлегеңнеконтрольгәалу, биремнеүтәүнеңдөреслеген тикшерү;

- тормыштәҗрибәсенкуллану;

- эшләнгәнэшнеңсыйфатынһәмдәрәҗәсенбилгеләү.

Шәхескәкагылышлыуниверсальукугамәлләре:

- дәреслекгеройларына, күршеңәярдәмитүдәтанып-белүинициативасыкүрсәтү;

- үзуңышларың/уңышсызлыкларыңтурындафикерйөртү;

- үз мөмкинлекләреңне бәяләү;

- үзэшчәнлегенеңнәтиҗәләреняхшыртугаихтыяҗформалаштыру;

- мәгънә барлыккакитерү («Минем өченмоныңниндимәгънәсеһәмәһәмияте бар?» - дигәнсорау кую)

Коммуникативуниверсальукугамәлләре:

- тормыш тәҗрибәсен куллану;

- күршең белән хезмәттәшлек итү.

Укучыларның белемнәрен бәяләүнең системасы.


Дәресләрдә укучылар язма һәм сөйләмә телне кулланалар. Укучыларның белемнәрен бәйләүнең тулы бер системасы бар: тест, контроль эш, мөстәкыйль эш, практик эш, төрле типтагы диктантлар. 2 нче сыйныфта иң кулае булып, сүзлек, сайланма,искәртмәле,аңлатмалы диктантлар тора. Шулай ук күчереп язулар да үткәрелә.

Күчереп яздыруны бәяләү критерийлары:

Хаталары булмаган, төзәтүләрсез эшкә «5»ле билгесе куела.

1-2 хата һәм 1 төзәтелгән хата булса, «4»ле билгесе куела.

3 хата һәм 1 төзәтелгән хата булса, «3»ле билгесе куела.

4 хата һәм 1-2 төзәтелгән хата булса, «2»ле билгесе куела.

Диктантларны бәяләү:

Хаталары булмаган, төзәтүләрсез эшкә «5»ле билгесе куела.

3 хатага (ике орфографик һәм бер пунктуацион хата; бер орфографик, бер грамматик, бер пунктуацион хата; бер орфографик һәм ике пунктуацион хата һ.б.) «4»ле билгесе куела.

5 хатага (ике орфографик һәм өч пунктуацион хата; ике орфографик, бер грамматик һәм ике пунктуацион хата булса һ.б.) «3»ле билгесе куела.

12 хатага кадәр «2»ле билгесе куела (алты орфографик, өч грамматик һәм өч пунктуацион хата; биш орфографик, ике грамматик һәм биш пунктуацион хата булса һ.б.).

12 хатадан да артып китсә, «1»ле билгесе куела.


Сүзлек диктантын бәяләү критерийлары:

Хаталары булмаган эшкә «5»ле билгесе куела.

1 хата, 1 төзәтелгән хата булса, «4»ле билгесе куела.

2 хата, 1 төзәтелгән хата булса, «3»ле билгесе куела.

3-5 хата булса, «2»ле билгесе куела.

6 хатадан да артып китсә, «1»ле билгесе куела.


Изложение һәм сочинениене бәяләү:

1. Эчтәлек дөрес һәм эзлекле итеп ачылса; җөмләләр грамматик яктан дөрес төзелсә; хаталар булмаса яки 1 хата җибәрелсә (орфографик, грамматик,пунктуацион,стиль,фактик, логик хаталарның берсе генә булса), «5»ле куела.

Эчтәлек дөрес ачылып та, эзлеклелек сакланмаса, 3 хата (орфографик, грамматик, пунктуацион, стиль, фактик, логик хаталардан бары тик өчесе генә) булса, «4»ле куела.

Текстның төп эчтәлеге нигездә бирелеп тә, эзлеклелек сакланмаса, стиль, логик яктан төгәлсезлекләр булса, 6 хата (орфографик, грамматик, пунктуацион, стиль, фактик, логик хаталар) җибәрелсә, «3»ле куела.

Эчтәлек дөрес һәм эзлекле ачылмаса, 12 хата (орфографик, грамматик, пунктуацион, стиль, фактик, логик хаталар) китсә, «2»ле куела.


Тестларга куелган таләпләр:

һәр темадан соң үткәрелә торган тематик тестларга - 7-15 минут, йомгаклау тестларына 40-45 минут вакыт карала. Тестлар түбәндәгечә бәяләнә:
«5»ле - 95-100% үтәлсә;
«4»ле - 80-94% биремнәргә җавап бирелсә;
«3»ле - 51-79% биремнәр үтәлсә;
«2»ле - дөрес җавап 51%тан да кимрәк булса.

Татар теленнән укыту-тематик план

Класс - 2А

Сәгатьләр саны: барысы - 102сәгать; атнага- 3сәгать

Контроль диктантлар- 4

Программа түбәндәге дәүләт документларына нигезләнеп язылды:

- "Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында" Татарстан Республикасы Законы

(2004 ел, 1 июль);

- РФ һәм ТР "Мәгариф турындагы Закон" ы.

- 06.10.2009 нчы елда РФ Мәгариф һәм Фән министрлыгы тарафыннан расланган "Гомуми башлангыч белем бирү федераль дәүләт стандартын гамәлгә кертү" турындагы боерыгы (Приказ №373);

- Татарстан Республикасы Мәгариф һәм Фән министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән татар телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең

1-4 класслары өчен "Башлангыч белем бирү программасы. Татар һәм рус телләре" Казан, "Мәгариф", 2010.

-Дәреслек: Мияссарова И. Х.,К.Ф.Фәйзрахманова "Татар теле "дәреслеге: 1-2 кисәкләр: Казан, "Мәгариф - Вакыт" нәшрияты, 2012нче ел;





















2 сыйныфта татар теле дәресләренең тематик планы.


Дәрес темасы

Сә-гать саны

Укучылар эшчәнлегенә характеристика яки уку эшчәнлегенең төрләре



Материалны үзләштерү буенча көтелгән нәтиҗәләр

Предмет УУГ

Вакыты

Тиеш

Үткән

Авазлар һәм хәрефләр - 39 сәг.

1.

"Дөрес әйт" һәм

"Дөрес яз" сүзлеге

1

Татар теленең "Аңлатмалы сүзлеге"н һәм орфографик сүзлекләрен куллану

Белергә тиеш:

-"Татар теле" дәреслегенең төзелешен;

-татар теленең төп сүзлекләрен

Башкара алырга тиеш:

-"Эчтәлек" битендә ориентлаша алу;

-сүзлекләр белән гамәли эшләрне үти алу



2.

Авазлар һәм хәрефләр

1

Сузык һәм тартык авазлар, аларның хәрефләре. Схемаларга карап сүзне табу.

Белергә тиеш:

-аваз һәм хәреф аермасы

Башкара алырга тиеш:

-сүздән авазны аерып алу, аңа характеристика бирү;

-сүзгә аваз-хәреф схемасын төзү



3.

Сузык авазлар. Калын һәм нечкә сузыклар.

1

Сузык авазларның саны. Калын һәм нечкә сузыклар. Сүздәге сузык авазларның калын яки нечкә булуы беренче иҗектәге сузык авазга бәйле.

Белергә тиеш:

-сүздәге сузык авазларның калын һәм нечкә булуын, сүзнең калын яки нечкә әйтелешен андагы сузык авазларга карап аеру

Башкара алырга тиеш:

-калын (нечкә) сузыкларны иеләнүсез аеру, аларга анализ ясау



4.

О, ы хәрефләре

1

О хәрефе сүзнең беренче иҗегендә генә языла. Рус сүзләрендә о хәрефе төрле иҗекләрдә языла. Татар һәм рус сүзләрендә [о] авазының әйтелеше

Белергә тиеш:

О хәрефе татар телендә сүзнең беренче иҗегендә генә языла. Калган иҗекләрдә, [о] авазы ишетелсә дә, ы хәрефе языла. Рус сүзләрендә о хәрефе төрле иҗекләрдә языла

Башкара алырга тиеш:

-о,ы хәрефе булган сүзләрне дөрес язу;

-татар һәм рус сүзләрендә [о] авазын дөрес әйтү



5.

Контроль диктант. "Елгада"

1

Текстны укытучы өлешләп укый, һәм һәр өлешнең эчтәлеген укучылар үз сүзләре белән язалар

Башкара алырга тиеш:

-бәйләнешле сөйләм төзү һәм дөрес язу



6.

Хаталар өстендә эш. Ө,е хәрефләре

1

Ө хәрефе сүзләрнең беренче иҗегендә генә языла

Белергә тиеш:

-ө хәрефе сүзнең беренче иҗегендә генә языла. Калган иҗекләрдә, [ө] авазы ишетелсә дә, е хәрефе языла

Башкара алырга тиеш:

-ө, е хәрефе булган сүзләрне дөрес язу



7.

Э, е хәрефләре

1

Язуда [э] авазын белдерү өчен, сүз башында-э, башка урыннарда е хәрефе языла. Рус телендә [э] авазы киңрәк укыла, кайбар сүзләрдә [э] авазы өзеп, кистереп әйтелә.

Башкара алырга тиеш:

-э,е хәрефе булган сүзләрне дөрес язу;

-татар һәм рус сүзләрендә [э] авазын дөрес әйтү

-[э] авазы өзеп, кистереп әйтелә торган сүзләрне дөрес әйтү



8

Иҗек. Сүзләрне юлдан-юлга күчерү.

1

Сузык аваз иҗек төзи. Сүзләр бер юлдан икенче юлга иҗекләп күчерелә.

Белергә тиеш:

-сузык аваз иҗек төзи;

-һәр иҗектә сузык аваз бер генә була;

-иң кечкен әиҗек бер сузыктан тора;

-сүзнең бер хәрефен, иҗек булса да, юл ахырында калдырырга да, яңа юлга күчерергә дә ярамый;

-тавышсыз хәрефләр (ь,ъ) үзләреннән алдагы хәрефләрдән аерып күчерелмиләр

Башкара алырга тиеш:

-сүзләрне иҗекләргә бүлү һәм, иҗекләп, юлдан- юлга күчерү кагыйдәләренең катгый булмавын, аларның вариантларын белү.



9

Сүзләрне юлдан-юлга күчерү.

1

Сузык аваз иҗек төзи. Сүзләр бер юлдан икенче юлга иҗекләп күчерелә.

Белергә тиеш:

-сузык аваз иҗек төзи;

-һәр иҗектә сузык аваз бер генә була;

-иң кечкен әиҗек бер сузыктан тора;

-сүзнең бер хәрефен, иҗек булса да, юл ахырында калдырырга да, яңа юлга күчерергә дә ярамый;

Башкара алырга тиеш:

-сүзләрне иҗекләргә бүлү һәм, иҗекләп, юлдан- юлга күчерү кагыйдәләренең катгый булмавын, аларның вариантларын белү.



10

Тавышсыз хәрефләр кергән сүзләрне юлдан-юлга күчерү

1

Сүзләр бер юлдан икенче юлга иҗекләп күчерелә.

Белергә тиеш:

-тавышсыз хәрефләр (ь,ъ) үзләреннән алдагы хәрефләрдән аерып күчерелмиләр

Башкара алырга тиеш:

-сүзләрне иҗекләргә бүлү һәм, иҗекләп, юлдан- юлга күчерү кагыйдәләренең катгый булмавын, аларның вариантларын белү.




11

Тартык авазлар. М,н,ң хәрефләре

1

Тартык авазлар таблицасын күзәтү, тартык авазлар һәм аларны язуда белдерә торган хәрефләр

Белергә тиеш:

-м, н, ң - борын авазлары

Башкара алырга тиеш:

-бирелгән аваз схемасына туры килгән сүзләр сайлау;

-сүзләрне схемада күрсәтеп язу;

Борын авазларын дөрес әйтеп уку




12

В хәрефе

1

В хәрефе татар телендә ике авазга билге булып йөри. В хәрефе татар сүзләрендә сүз һәм иҗек башында гына языла.

Белергә тиеш:

-в хәрефе татар телендә ике авазга билге булып йөри;

Башкара алырга тиеш:

-в хәрефенең [в] һәм [w] авазларына бүленүен икеләнүсез аеру, дөрес әйтү;

-[в] һәм [w] авазлары булган сүзләрне дөрес язу



13

К,г хәрефләре

1

К, г хәрефләре татар телендә икешәр авазга билге булып йөриләр

Белергә тиеш:

- к, г хәрефләре татар телендә ике авазга билге булып йөри. Алар калын сузыклар булган сүзләрдә - калын, ә нечкә сузыклар булган сүзләрдә нечкә укыла;

- алфавитта [къ], [гъ] хәрефләренең үз хәрефләре юк;

- к, г хәрефләре рус теленнән кергән сүзләрдә рус телендәгечә укыла.

Башкара алырга тиеш:

- к, г хәрефләре кергән сүзләрне дөрес уку;

- рус теленнән кергән сүзләрдә к, г хәрефләрен дөрес әйтеп уку



14

"К,г хәрефләре"темасын ныгыту.

1

Кайбер нечкә сузык булган сүзләрдә, к, г хәрефләрен калын уку өчен, иҗек ахырында ъ хәрефе языла. Гарәп теленнән кергән кайбер сүләрдә г хәрефе калын [гъ] авазын белдерә

Белергә тиеш:

- кайбер нечкә сузык булган сүзләрдә, к, г хәрефләрен калын уку өчен, иҗек ахырында ъ хәрефе языла;

- гарәп теленнән кергән кайбер сүзләрдә [гъ] хәрефе калын г авазын белдерә

Башкара алырга тиеш:

- г, к хәрефләрен калын уку өчен, иҗек ахырында ъ хәрефе языла торган сүзләрне дөрес уку һәм дөрес язу;

- гарәп теленнән кергән сүзләрне дөрес уку һәм язу



15

Х, һ хәрефләре

1

[х] һәм[һ] авазлары - яңгырау тартыклар

Белергә тиеш:

- [х], [һ] авазларының дөрес әйтелешен һәм язылышын

Башкара алырга тиеш:

- х, һ хәрефләре булган сүзләрне дөрес язу



16

Й хәрефе

1

Й хәрефе сүзләрнең башында, уртасында һәм ахырында языла

Белергә тиеш:

- йо, йө кушылмалары сүз башында гына языла;

- йо кушылмасы - калын укыла торган сүзләрдә, йө кушылмасы нечкә укыла торган сүзләрдә языла;

- сүз башында булмаганда, й хәрефе сузык авазлар артында гына языла



17

ый, йо, йө кушылмалары булган сүзләрне дөрес язу

1

Й хәрефе сүзләрнең башында, уртасында һәм ахырында языла

Белергә тиеш:

- йо, йө кушылмалары сүз башында гына языла;

- йо кушылмасы - калын укыла торган сүзләрдә, йө кушылмасы нечкә укыла торган сүзләрдә языла;

- сүз башында булмаганда, й хәрефе сузык авазлар артында гына языла

Башкара алырга тиеш:

- ый, йо, йө кушылмалары булган сүзләрне дөрес язу;

- өйрәнелгән теориягә таянып, сүзләргә анализ ясау



18


Е, е хәрефләре

1

Е хәрефе сүз, иҗек башында килгәндә һәм сузык аваз хәрефләреннән соң [йы], [йэ] аваз кушылмаларын белдерә. Тартыклардан соң килгэн е хәрефе [э] дип укыла

Белергә тиеш:

- сүз, иҗек башында, сузык аваз хәрефләреннән соң килгән е хәрефенең дөрес укылышын, язылышын;

- тартыклардан соң килгән е хәрефенең дөрес укылышын, язылышын;

- е хәрефенең йы, йэ, э булып укылуын



19


Е,е хәрефенең язылу урынына карап укылышы һәм язылышы

1

Е хәрефе сүз, иҗек башында килгәндә һәм сузык аваз хәрефләреннән соң [йы], [йэ] аваз кушылмаларын белдерә. Тартыклардан соң килгэн е хәрефе [э] дип укыла

Белергә тиеш:

- сүз, иҗек башында, сузык аваз хәрефләреннән соң килгән е хәрефенең дөрес укылышын, язылышын;

- тартыклардан соң килгән е хәрефенең дөрес укылышын, язылышын;

- е хәрефенең йы, йэ, э булып укылуын



20

Я хәрефе

1

Я хәрефе ике авазга билге булып йөри

Белергә тиеш:

- я хәрефен калын әйтелешле сүзләрдә - [йа], нечкә әйтелешле сүзләрдә [йә] дип укырга кирәклеген

Башкара алырга тиеш:

- я хәрефе булган сүзләрне дөрес уку һәм язу



21

Искәртмәле диктант.

"Куян"

1

Я хәрефе ике авазга билге булып йөри

Белергә тиеш:

- я хәрефен калын әйтелешле сүзләрдә - [йа], нечкә әйтелешле сүзләрдә [йә] дип укырга кирәклеген

Башкара алырга тиеш:

- я хәрефе булган сүзләрне дөрес уку һәм язу



22

"Я хәрефе булган сүзләрне дөрес уку һәм дөрес язу"темасын кабатлау

1

Я хәрефе ике авазга билге булып йөри

Белергә тиеш:

- я хәрефен калын әйтелешле сүзләрдә - [йа], нечкә әйтелешле сүзләрдә [йә] дип укырга кирәклеген

Башкара алырга тиеш:

- я хәрефе булган сүзләрне дөрес уку һәм язу



23

Ю хәрефе

1

Ю хәрефе ике авазга билге булып йөри

Белергә тиеш:

- ю хәрефен калын әйтелешле сүзләрдә - [йу], нечкә әйтелешле сүзләрдә [йү] дип укырга кирәклеген

Башкара алырга тиеш:

- ю хәрефе булган сүзләрне дөрес уку һәм язу



24

"Ю хәрефе кергән сүзләрне дөрес уку һәм язу"темасын ныгыту

1

Ю хәрефе ике авазга билге булып йөри

Белергә тиеш:

- ю хәрефен калын әйтелешле сүзләрдә - [йу], нечкә әйтелешле сүзләрдә [йү] дип укырга кирәклеген

Башкара алырга тиеш:

- ю хәрефе булган сүзләрне дөрес уку һәм язу



25

Контроль диктант

"Керпе"

1

Диктант текстына алдан, җөмләләп, грамматик-орфографик анализ ясау

Башкара алырга тиеш:

- сүз һәм җөмләләрне аңлап язу



26

Хаталар өстендә эш.

Саңгырау тартыкларның яңгыраулашуы

1

Саңгырау тартыкларга беткән сүзләргә сузык аваз ялганса, ул авазлар яңгырау тартыкларга әйләнә

Белергә тиеш:

- [п], [к], [къ] саңгырау тартыкларына беткән сүзләргә сузык аваз ялганса, ул авазлар [б], [г], [гъ] яңгырау тартыкларына әйләнә

Башкара алырга тиеш:

- өйрәнелгән теориягә таянып, сүзләрне дөрес язу



27

"Саңгырау тартыкларның яңгыраулашуы"темасын ныгыту

1

Саңгырау тартыкларга беткән сүзләргә сузык аваз ялганса, ул авазлар яңгырау тартыкларга әйләнә

Белергә тиеш:

- [п], [к], [къ] саңгырау тартыкларына беткән сүзләргә сузык аваз ялганса, ул авазлар [б], [г], [гъ] яңгырау тартыкларына әйләнә

Башкара алырга тиеш:

- өйрәнелгән теориягә таянып, сүзләрне дөрес язу



28

Бертөрле ике тартык аваз хәрефләренең янәшә килүе

1

Янәшә килгән бертөрле ике тартык аваз хәрефләре

Белергә тиеш:

- бертөрле ике тартык аваз хәрефе булган сүзләрне

Башкара алырга тиеш:

- янәшә килгән бертөрле ике тартык аваз хәрефләре булган сүзләрне дөрес язу һәм юлдан-юлга күчерү



29

"Бертөрле ике тартык аваз хәрефләренең янәшә килүе" темасын ныгыту

1

Янәшә килгән бертөрле ике тартык аваз хәрефләре

Белергә тиеш:

- бертөрле ике тартык аваз хәрефе булган сүзләрне

Башкара алырга тиеш:

- янәшә килгән бертөрле ике тартык аваз хәрефләре булган сүзләрне дөрес язу һәм юлдан-юлга күчерү



30.

Ь хәрефе (нечкәлек һәм аеру билгесе)

1

Нечкәлек билгесенең (ь) язылышы. Гарәп теленнән кергән сүзләрдә нечкәлек билгесенең вазифасы.




Белергә тиеш:

- нечкәлек билгесе (ь) иҗекнең нечкә әйтелешен күрсәтү өчен языла;

- гарәп теленнән кергән сүзләрдә нечкәлек билгесе (ь) иҗекнең нечкә әйтелешен күрсәтү өчен языла

Башкара алырга тиеш:

- өйрәнелгән сүзләрдә нечкә тартыкларны сузык аваз хәрефләре яки ъ белән күрсәтү;

-гарәп теленнән кергән сүзләрне дөрес язу.



31

Нечкәлек һәм аеру билгесе (ь) кергән сүзләрнең аваз (хәреф) саны

1

Нечкә иҗек ахырында я, ю, е хәрефләре алдыннан килгән нечкәлек билгесенең вазифасы

Белергә тиеш:

-нечкә иҗек ахырында ь хәрефе, я, ю, е хәрефләре алдыннан килгәндә, тартыкларны аерып укуны белдерә.

Башкара алырга тиеш:

-нечкәлек һәм аеру билгесе (ь) кергән гади, программада булган сүзләрне дөрес язу һәм юлдан-юлга күчерү;

-мондый сүзләрнең аваз (хәреф) санын дөрес әйтү һәм әйтелеше белән язылышы арасындагы мөнәсәбәтне аңлату.




32

Нечкәлек билгесе кергән сүзләрдә әйтелеше белән язылышы арасындагы мөнәсәбәт




33

Ъ хәрефе (калынлык һәм аеру билгесе)

1

Калынлык билгесенең (ъ) язылышы. Калын иҗек ахырында я, ю, е хәрефләре алдыннан килгән калынлык билгесенең вазифасы

Белергә тиеш:

-калынлык билгесе (ъ) нечкә әйтелешле иҗекләрдәге к, г хәрефләренең калын укылышын күрсәтә;

-ъ хәрефе калын иҗектән соң я, ю, е хәрефләре алдыннан килгәндә, тартыкларны аерып укырга кирәклекне күрсәтә



34

Калынлык һәм аеру билгесе (ъ) кергән сүзләрнең әйтелеше белән язылышы арасындагы мөнәсәбәт

1

Калынлык билгесенең (ъ) язылышы. Калын иҗек ахырында я, ю, е хәрефләре алдыннан килгән калынлык билгесенең вазифасы

Белергә тиеш:

-калынлык билгесе (ъ) нечкә әйтелешле иҗекләрдәге к, г хәрефләренең калын укылышын күрсәтә;

-ъ хәрефе калын иҗектән соң я, ю, е хәрефләре алдыннан килгәндә, тартыкларны аерып укырга кирәклекне күрсәтә

Башкара алырга тиеш:

-калынлык һәм аеру билгесе (ъ) кергән гади, программада булган сүзләрне дөрес язу һәм юлдан-юлга күчерү;

-мондый сүзләрнең аваз (хәреф) санын дөрес әйтү һәм әйтелеше белән язылышы арасындагы мөнәсәбәтне аңлату



35

Контроль күчереп язу

"Файдалы азык"

1

Өйрәнелгән кагыйдәләрне куллана белү, дөрес язу

Башкара алырга тиеш:

-өйрәнелгән кагыйдәләрне куллана белү;

-"Дөрес яз" сүзлеге җелән эшли белү



36

Графика. Алфавит.

1

Алган белемнәрне, эш осталыгын һәм күнекмәләрне ныгыту, тирәнәйтү, гомумиләштерү, системалаштыру

Башкара алырга тиеш:

- татар алфавитын төгәл, хәреф исемнәрен дөрес әйтеп, яттан белү, беренче хәрефенә карап, сүзләрне алфавит тәртибендә урнаштыру



37

"Графика. Алфавит"темасын

ныгыту.

1

Алган белемнәрне, эш осталыгын һәм күнекмәләрне ныгыту, тирәнәйтү, гомумиләштерү, системалаштыру

Башкара алырга тиеш:

- татар алфавитын төгәл, хәреф исемнәрен дөрес әйтеп, яттан белү, беренче хәрефенә карап, сүзләрне алфавит тәртибендә урнаштыру



38

"Алфавит" темасы буенча ныгыту

1


Башкара алырга тиеш:

-сүзгә фонетик анализ ясау, иҗекләргә бүлү, авазларны сүздәге тәртиптә ачык, дөрес әйтеп, хәрефләрне атап чыгу, бирелгән схемаларга туры килгән сүзне табу, ике аваз кушылмасын белдергән хәрефләрне табу; тест биремнәрен төгәл үтәү



39

Изложение "Куян кызы"

1

Бәйләнешле сөйләм үстерү

Башкара алырга тиеш:

-- текст буенча сорауларга җавап яза алу



Сүз - 45 сәг.

40

Сүз.

1

Җөмләләр сүзләрдән төзелә; сүзләр авазлардан төзелә. Җөмлә тәмамланган уйны белдерә

Белергә тиеш:

-сүз һәм җөмләнең аермасын

Башкара алырга тиеш:

-сүз, сүзтезмә, җөмләләрне аера белү;

-сүзтезмәләр төзеп яза белү



41

Сүз һәм җөмлә

1

Җөмләләр сүзләрдән төзелә; сүзләр авазлардан төзелә. Җөмлә тәмамланган уйны белдерә

Белергә тиеш:

-сүз һәм җөмләнең аермасын

Башкара алырга тиеш:

-сүз, сүзтезмә, җөмләләрне аера белү;

-сүзтезмәләр төзеп яза белү



42


Сүзнең тамыры

1

Сүзнең төп мәгънәсен аңлата торган һәм башка мәгънәле кисәкләргә бүленми торган кисәген табу

Белергә тиеш:

-сүз тамырының мәгънәле кисәк булуын

Башкара алырга тиеш:

-сүзнең тамырын билгели белү



43

Тамырдаш сүзләр

1

Бер тамырдан ясалган сүзләр тамырдаш сүзләр дип атала

Белергә тиеш:

-татар телендә сүз тамырының сүз башында булуын, үзгәрмәвен, тамырдаш сүзләрнең яңа мәгънә белдерүен

Башкара алырга тиеш:

-тамырдаш сүзләрне аера һәм аларның тамырын билгели белү



44

Контроль диктант

"Кар бабай"

1

Алган белемнәрне камилләштерү

Каллиграфик һәм орфографик дөрес язу



45

Хаталар өстендә эш.

"Тамырдаш сүзләр"темасын ныгыту

1

Бер тамырдан ясалган сүзләр тамырдаш сүзлзр дип атала

Белергә тиеш:

-татар телендә сүз тамырының сүз башында булуын, үзгәрмәвен, тамырдаш сүзләрнең яңа мәгънә белдерүен

Башкара алырга тиеш:

-тамырдаш сүзләрне аера һәм аларның тамырын билгели белү



46

"Кышкы уеннар" темасына хикәя

1

Бер тамырдан ясалган сүзләр тамырдаш сүзләр дип атала

Башкара алырга тиеш:

-балаларның кышкы уеннарын сурәтләп язу



47

Кушымчалар

1

Сүз ясагыч кушымчаларны ялгап, яңа ясалган сүзләрне табу

Белергә тиеш:

-сүз ясагыч кушымчаларның сүзнең мәгънәсен үзгәртүен

Башкара алырга тиеш:

-сүзнең тамырын һәм сүз ясагыч кушымчаны билгеләү; тамырдаш сүзләр ясап язу






48

Кушымчалар

1

49

Сүз ясагыч кушымчалар

1

Сүзнең тамырын билгеләү. Сүз ясагыч кушымчаны аера белү.

Белергә тиеш:

-сүз ясагыч кушымчаларның сүзнең мәгънәсен үзгәртүен

Башкара алырга тиеш:

-сүзнең тамырын һәм сүз ясагыч кушымчаны билгеләү; тамырдаш сүзләр ясап язу



50

"Сүз" темасын кабатлау

1

Татар сүзләренең тамыры сүз башында була, үзгәрми, барлык кушымчаларның шуңа сингармонизм законына бәйле рәвештә ялганып килүен гамәли күзәтү.

Башкара алырга тиеш:

-сүзнең тамырын һәм кушымчасын билгели белү; кушымчаларны тамыр сүзгә сингармонизм законына бәйле рәвештә ялгый белү;

-текст буенча сорауларга җавап яза алу



51

Сүзләрнең мәгънәләре


1

Сүзләрне мәгънәләренә карап һәм сорау куеп төркемләү

Белергә тиеш:

-сүзләргә сораулар куя.

-мәгънәләре буенча аера



52

Искәртмәле диктант.

"Агачлар"

1

. Тамырга сүз ясагыч кушымча ялгап ясалган яңа сүзләрне табу, тамыр һәм кушымчаларны билгеләү

Башкара алырга тиеш:

-сүз һәм җөмләләрне аңлап язу

-сүзясагыч кушымчалы сүзләрне табу, тамырын һәм кушымчаларын билгеләү



53

Предметны белдерүче сүзләр

1

Предметны белдерә торган сүзләргә сорауны дөрес итеп кую; аларны тексттан аерып алу күнегүләре эшләү

Белергә тиеш:

-Кем? Нәрсә? сораулары ярдәмендә предметны белдерә торган сүзләрнең үзлеген белү

-предметны белдерүче сүзләргә мисаллар китерә

- җөмләдән предмет белдерүче сүзләре таба

- кем? һәм нәрсә? сорауларына җавап бирүче сүзләрне аера






54

Предмет белдерүче сүзләрнең сораулары

1

Предметны белдерә торган сүзләргә сорауны дөрес итеп кую



55

Предмет белдерүче сүзләрне тексттан табу

1

Предметны белдерә торган сүзләргә сорауны дөрес итеп кую; аларны тексттан аерып алу күнегүләре эшләү



56

Искәртмәле диктант

"Куян көндәлеге"

1

Кушымча ялганмаган, предметны белдергән сүзләрнең астына сызу

Башкара алырга тиеш:

-сүз һәм җөмләләрне аңлап язу




57

Исем һәм фамилияләрдә баш хәреф

1

Исем һәм фамилияләр һәрвакыт баш хәрефтән языла


Белергә тиеш:

-кеше исемнәрен һәм фамилияләрне баш хәреф белән язу

Башкара алырга тиеш:

-кеше исемнәрен, фамилияләрен дөрес яза белү.






58

Кеше исемнәрен, фамилияләрен дөрес язу

1



59

Ил, шәһәр, авыл, елга, күл исемнәрендә баш хәреф

1

Ил, дәүләт, шәһәр, авыл, тау. Елга һәм күл исемнәре баш хәрефтән башлап языла

Белергә тиеш:

-шәһәр, авыл, елга, ил, дәүләт, тау, күл исемнәрен баш хәреф белән язу

Башкара алырга тиеш:

-географик атамаларны дөрес яза белү, аларны тексттан аерып алып, дөрес итеп күчереп язу




60.

Географик атамаларны дөрес язу

1



61

Аңлатмалы диктант.

"Казан"

1

Географик атамаларны баш хәреф белән язу

Башкара алырга тиеш:

-өйрәнелгән кагыйдәләрне куллана белү;

-"Дөрес яз" сүзлеге белән эшли белү



62

Хайван кушаматларында баш хәреф

1

Хайван кушаматлары баш хәрефтән башлап языла

Белергә тиеш:

-хайван кушаматларын баш хәрефтән башлап язу

Башкара алырга тиеш:

-хайван кушаматларын һәрвакыт баш хәрефтән башлап язу; бирелгән тексттан аларны аерып ала белү



63

"Дүрт аяклы дустым" темасына хикәя

1

Сораулар ярдәмендә телдән хикәяләү, 4-5 җөмләдән торган хикәя язу.

Башкара алырга тиеш:

-орфограммалы сүзләрне дөрес яза белү, биремнәрне төгәл үтәү



64

"Ил, шәһәр, авыл, елга, күл исемнәрендә баш хәреф"темасын кабатлау

1

Баш хәрефтән язылучы сүзләрне инд.карточкалар, тест биремнәре аша ныгыту

Башкара алырга тиеш:

-үтелгән кагыйдәләргә нигезләнеп күнегүләр эшләү



65

Эш-хәрәкәтне белдерүче сүзләр

1

Эш-хәрәкәтне белдергән сүзләрне таба белергә өйрәнү

Белергә тиеш:

-эш-хәрәкәтне белдерә торган сүзләр җөмләдә Нишли? Нишлиләр? сорауларына җавап бирүен



Башкара алырга тиеш:

-җөмләдә эш-хәрәкәтне белдергән сүзләргә сорау кую, аларны билгеләү һәм җөмләдәге ролен гамәли күзәтү



66

Эш-хәрәкәтне белдерүче сүзләрне тексттан табу

1

Эш-хәрәкәтне белдергән сүзләрне таба белергә өйрәнү



67

Җөмләдә эш-хәрәкәтне белдерүче сүзләр

1

Эш-хәрәкәтне белдергән сүзләрне таба белергә өйрәнү



68

Эш-хәрәкәтне белдерүче сүзләрнең җөмләдәге роле

1

Эш-хәрәкәтне белдергән сүзләрне таба белергә өйрәнү



69

"Эш-хәрәкәтне белдерүче сүзләр"темасын кабатлау

1

Эш-хәрәкәтне белдергән сүзләрне таба белергә өйрәнү



70

"Ял көнендә" темасына хикәя


1

Сораулар ярдәмендә телдән хикәяләү, 4-5 җөмләдән торган хикәя язу.

Башкара алырга тиеш:

-гаиләнең ял көнен сурәтләп язу



71

Эш-хәрәкәтне белдерүче сүзләр темасына күнегүләр

1

Эш-хәрәкәтне белдергән сүзләрне таба белергә өйрәнү




72

"Эш-хәрәкәтне белдерә торган сүзләр" темасын йомгаклау

1

Эш-хәрәкәтне белдергән сүзләрне таба белергә өйрә




73

Билгене белдерүче сүзләр

1

Билгене белдергән сүзләрне таба белергә өйрәнү

Белергә тиеш:

-билгене белдерә торган сүзләрнең Нинди? Кайсы? сорауларына җавап бирүен

Башкара алырга тиеш:

-җөмләдә билгене белдерә торган сүзләргә сорау кую, аларны билгеләү һәм җөмләдәге ролен гамәли күзәтү



74

Контроль диктант

"Әбием куллары"

1


Башкара алырга тиеш:

-орфограммалы сүзләрне дөрес яза белү, биремнәрне төгәл үтәү



75

Җөмләдә билгене белдерә торган сүзләр

1

Билгене белдергән сүзләрне таба белергә өйрәнү

Белергә тиеш:

-билгене белдерә торган сүзләрнең Нинди? Кайсы? сорауларына җавап бирүен

Башкара алырга тиеш:

-җөмләдә билгене белдерә торган сүзләргә сорау кую, аларны билгеләү һәм җөмләдәге ролен гамәли күзәтү



76

Җөмләдә билгене белдерә торган сүзләргә сорау кую

1

Билгене белдергән сүзләрне таба белергә өйрәнү

Белергә тиеш:

-билгене белдерә торган сүзләрнең Нинди? Кайсы? сорауларына җавап бирүен

Башкара алырга тиеш:

-җөмләдә билгене белдерә торган сүзләргә сорау кую, аларны билгеләү һәм җөмләдәге ролен гамәли күзәтү



77

Билгене белдерүче сүзләрнең җөмләдәге роле

1


Белергә тиеш:

-билгене белдерә торган сүзләрнең Нинди? Кайсы? сорауларына җавап бирүен



78

"Билгене белдерүче сүзләр"темасын ныгыту

1

Билгене белдергән сүзләрне таба белергә өйрәнү

Башкара алырга тиеш:

-җөмләдә билгене белдерә торган сүзләргә сорау кую, аларны билгеләү һәм җөмләдәге ролен гамәли күзәтү



79

Иҗади эш "Балыкта"


1

Билгене белдергән сүзләрне кулланып җөмләләрне дәвам итү

Башкара алырга тиеш:

-кагыйдәләргә нигезләнеп, бәйләнешле сөйләм үстерү



80

"Билгене белдерүче сүзләр"темасын кабатлау.

1

Билгене белдергән сүзләрне таба белергә өйрәнү

Белергә тиеш:

-билгене белдерә торган сүзләрнең Нинди? Кайсы? сорауларына җавап бирүен

Башкара алырга тиеш:

-җөмләдә билгене белдерә торган сүзләргә сорау кую, аларны билгеләү һәм җөмләдәге ролен гамәли күзәтү



81

Билгене белдерүче сүзләр темасы буенча йомгаклау.

1

Билгене белдергән сүзләрне таба белергә өйрәнү

Белергә тиеш:

-билгене белдерә торган сүзләрнең Нинди? Кайсы? сорауларына җавап бирүен

Башкара алырга тиеш:

-җөмләдә билгене белдерә торган сүзләргә сорау кую, аларны билгеләү һәм җөмләдәге ролен гамәли күзәтү



82

Рәсем буенча хикәя төзеп язу (87 нче күнегү)

1

Рәсем буенча күзәтү, әңгәмә кору. Эзлекле итеп 4-5 җөмләдән торган хикәя язу.

Башкара алырга тиеш:

-билгене белдергән сүзләр кулланып, рәсем буенча хикәя төзеп язу



83

Билгене белдерүче сүзләр темасын кабатлау

1

Тема буенча сорауларга җавап бирү, тест башкару

Башкара алырга тиеш:

-үтелгән кагыйдәләргә нигезләнеп күнегүләрне эшләү



84

Сайланма диктант

"Мияубикә"

1

Билгене белдергән сүзләрне сайлап язу

Башкара алырга тиеш:

- билгене белдергән сүзләрне ишетеп тану,

-дөрес итеп язу



Җөмлә - 7 сәг.

85

Җөмлә

1

Ия эш үтәүчене белдерә, хәбәр иянең эшен белдерә, җөмләдәге сүзләр бер-берсенә бәйләнеп килә. Җөмләне тикшерүнең тәртибе бар

Белергә тиеш:

-сөйләмне җөмләләргә аера

-баш кисәкләрне табып, сызыклар белән билгели

-сораулар ярдәмендә сүзләр бәйләнешен билгели

Башкара алырга тиеш:

-җөмләнең баш кисәкләрен табу; җөмләдәге сүзләр бәйләнешен билгеләү;

-әйтелү максатына карап, җөмлә ахырында нокта, сорау һәм өндәү билгеләрен кую

-җөмләнең баш кисәкләрен табу



86

Җөмләнең баш кисәкләре

1



87

Җөмләдәге сүзләр бәйләнеше

1



88

Әйтелү максатына карап җөмлә төрләре

1



89

Җөмләне тикшерү тәртибе.

1



90

Җөмлә темасын ныгыту

1



91

Ирекле диктант

"Зәһәр елан"

1

Диктант эчтәлеген үз сүзләре белән язу, үзгәрешләр кертеп язарга өйрәнү.

Башкара алырга тиеш:

-өйрәнелгән кагыйдәләрне куллана белү;

-"Дөрес яз" сүзлеге белән эшли белү



Бәйләнешле сөйләм - 11 сәг.

92

Бәйләнешле сөйләм

1

Текстның төп уе тема дип атала. Текстның башламы, төп өлеше, йомгаклау өлеше була. Терәк сүзләрне аерып күрсәтү.


Белергә тиеш:

-текстның өлешләрен:башламын, төп, йомгаклау өлешләрен табу.




93

Текстның темасы

1



94

Рәсем буенча текст язу

1



95

Текстның өлешләре

1



96

Административ контроль диктант

"Җәйге бер көн"

1

Уку елында өйрәнелгән орфограммалы сүзләрне дөрес язу.

Башкара алырга тиеш:

-орфограммалы сүзләрне дөрес яза белү, биремнәрне төгәл үтәү



97

Хаталар өстендә эш. Текстның төп уй- фикерен билгеләүче өлеше

1

Рәсем буенча мәгънәви эзлекле бәйләнгән җөмләләрдән текст төзү.

Башкара алырга тиеш:

- текстны өлешләргә бүлү, аларга исем кушу; өлешләп эчтәлеген сөйләү һәм язу;

-рәсем буенча текст язу



98

"Бәйләнешле сөйләм" темасын ныгыту

1

Ел буена алган белем-күнекмәләрне ныгытып, күнегүләр эшләү

Башкара алырга тиеш:

-ел буена алган белем һәм күнекмәләрне кулланып, күнегүләр эшләү;

-кагыйдәләрне искә төшерү;

-дөрес язу күнекмәсен үстерү күнегүләре эшләү.




99

"Авазлар һәм хәрефләр" темасын кабатлау

1



100

"Сүз" темасын кабатлау

1



101

"Җөмлә" темасын кабатлау.

1



102

"Баш хәрефтән языла торган сүзләр" темасын ныгыту

1






















Программаны тормышка ашыру өчен кулланыла торган әдәбият:


Укыту-методик әсбаплар исемлеге:


1. Мияссарова И. Х., Фәйзрахманова К. Ф. "Татар теле "дәреслеге: 2нче сыйныф-1-2 кисәк: Казан, "Мәгариф - Вакыт" нәшрияты, 2012нче ел;

2. Мияссарова И. Х.,Фәйзрахманова К. Ф. Татар теленнән мөстәкыйль эш дәфтәре-Казан, "Мәгариф- Вакыт" нәшрияты, 2012 нче ел;

3. Мияссарова И. Х.,Фәйзрахманова К. Ф.Татар теле. Укытучылар өчен методик кулланма -Казан, "Мәгариф- Вакыт" нәшрияты, 2012 нче ел.


Әдәбият исемлеге.


1.Абдрәхимова Я. Х. "Татар теленнән диктантлар" 1-4 класс. Казан: "Мәгариф" , 2009.

2.Вагыйзов С. Г. "Кызыклы грамматика" Казан: "Мәгариф" - 2002.

3. М.Х.Хәсәнова, л.И.Галиева, С.С.Мөхәммәтшина, Т.Н. Садыйкова. Татар теленнән диктантлар 1-4. Казан: "Мәгариф", 2006.

4. М.Җ.Ахиярова, И.Х.Мияссарова, Ф.Ш.Гарифуллина. татар теленнән иҗади сочинениеләр һәм изложениеләр язарга өйрәтү 1-4,

Казан: "Мәгариф" , 2009.

Кушымта


1) Административ контроль эш.

Диктант

Елгада.

Бүген көн бик матур. Балалар елга буена төште. Алар су коеналар, су чәчрәтеп уйныйлар. Аннары кояшта кызыналар. Көннең үткәнен сизми дә калалар. Менә кич җитә. Балалар өйләренә йөгерәләр.


2) Искәртмәле диктант.

Куян.

Менә көзнең иң соңгы көннәре дә җитәр. Кышка да ерак калмас. Куян кыска һәм соры йонын кояр. Аңа озын ак йон үсә башлар.

Башта куянның койрыгы агара. Аннан соң ул арт аякларына ак итек кигән кебек күренә.

Грамматик бирем: Я, й хәрефләре кергән сүзләрне иҗекләргә бүлеп язарга.


3) Контроль диктант.

Керпе.

Тышта октябрь ае. Җиргә яфрак түшәлә. Әнә керпе яфракта тәгәри, энәләре белән яфрак җыя. Аннары , кечкенә бүрек хәтле булып, оясына йөгерә. Шулай оясын җылыта ул. Керпе тиздән йокыга талыр. (30 сүз)

Грамматик бирем:

1нче рәт

1. Яфрак, оясын, түшәлә сүзләрен юлдан юлга күчерү өчен бүлеп яз.

2. Нокта урынына тиешле хәрефләрне куеп яз: к_рпе, ш_мырт, _рак, _фрак, с_лге, к_лак.

2нче рәт

  1. Кечкенә, керпе, йөгерәсүзләрен юлдан юлга күчерү өчен бүлеп яз.

  2. Нокта урынына тиешле хәрефләрне куеп яз: ко_ш, _лкын, _лга, _рган, _лчы, к_зге.

4) Контроль күчереп язу

Файдалы азык.

Яшелчә - кеше өчен бик файдалы азык. Ул витаминнарга бай. Кем яшелчәне күп ашый, ул сәламәт һәм таза булып үсә. Яшелчә ашаган кешенең тешләре бозылмый. Яшелчәләрне, ашар алдыннан, яхшылап юарга кирәк. (30 сүз)

5) Контроль диктант.

Кар бабай.

Көн җепшек иде. Балалар кар бабай ясарга керештеләр. Кечкенә Алсу да булышты. Ул өйдән кишер алып чыкты. Аны борын итеп куйдылар. Айдар күзләренә күмер ябыштырды. Кар бабайның кулына себерке тоттырдылар.

Грамматик бирем:

Сүзләрне иҗекләргә бүлеп яз: тау, көн, көрәк, буранлы, шугалак.

  1. Искәртмәле диктант

Агачлар.

Менә урманга барып керәсең. Кулың белән агачларны сыйпап куясың. Иске дусларның аркаларыннан чәбәкләгән кебек итәсең. Агачларның кәүсәсе җылы була. Алар чак кына чайкалып торалар. Сулыш алган кебек булалар.

Агач башлары шомлы һәм назлы итеп шаулый. Яшел телле яфраклар серләшә. Агачлар белән бергә булу күңелле.

(Николай Сладков буенча)

Бирем: тамырга сүз ясагыч кушымча ялгап ясалган яңа сүзләрне табарга, тамыр һәм кушымчаларын билгеләргә.


  1. Искәртмәле диктант.

Куян көндәлеге.

Кышын куяннар көндәлек яза. Кайларда булуын, ни эшләвен, кай җиргә китеп баруын аяклары белән кар өстенә яза ул.Укы, тәрҗемә итә бир: кар өсте куян язулары белән бизәлгән. Менә юл буена язганнар. Аннан куянның юл кырыенда утырганын аңлыйбыз.


Бирем: Кушымча ялганмаган, предметны белдергән сүзләрнең астына бер сызык сызарга.


  1. Аңлатмалы диктант.

Казан.

Казан - Татарстанның башкаласы. Күптән түгел мин әтием һәм әнием белән Казанга бардым. Казан шәһәре Идел елгасы буена урнашкан. Шәһәр уртасыннан Казансу елгасы ага. Казансу елгасы ярында Казан Кремле бар. Шәһәрнең уртасында данлыклы Кабан күле бар.


  1. Диктант.

Балыкта.


Балалар балыкка киттеләр. Алар кармак, чиләк алдылар. Менә алар елга буена җиттеләр. Кармакларын суга салдылар. Азатка чабак эләкте. Мансур алабуга тотты. Алар балык шулпасы пешерделәр. Балалар ашны яратып ашадылар.

Бирем: Эш-хәрәкәтне белдергән сүзләрнең астына ике сызык сызарга.

  1. Контроль диктант.

Әбием куллары.

Мин кайчакта әбиемнең кулларына карап торам. Мондый куллар тагын кемдә бар? Ул куллар кечкенә генә, йомры гына. Ләкин шул кечкенә куллар белән минем әбием үз гомерендә нәрсәләр генә эшләмәгән... Яңа көн туган саен, шул кечкенә генә кулларга яңадан-яңа эшләр табылган.

(Нәби Дәүли)

Биремнәр:

  1. Билгене белдергән сүзләр табып, астына дулкынлы сызык сыз:

1в.- өченче җөмләдә, 2в. -дүртенче җөмләдә

  1. Ия астына - бер, хәбәр астына ике сызык сыз:\

1в. - дүртенче җөмләдә, 2в.- соңгы җөмләдә.


  1. Сайланма диктант.

Мияубикә.

Песи-пескәй, соры маңгай.Мияубикә иркә, ләкин хәйләкәр. Аның тәпиләре йомшак, тырнаклары үткен. Мияубикәнең колаклары сизгер, мыеклары озын.

Бирем: Билгене белдергән сүзләрне сайлап язарга.


  1. Ирекле диктант.

Зәһәр елан.

Кояш бик нык кыздыра башлады. Салкын мүк астыннан зәһәр елан шуышып чыкты. Ул җылынган түмгәк өстенә менеп ятты.

Зәһәр еланның тешләре агулы. Ул тешләсә, җәнлек үлә. Зәһәр елан аны үле килеш йотып та җибәрә.

Урманда яланаяк чабып йөрергә ярамый. Зәһәр елан агуыннан кеше дә бик озак авырый.

(Евгений Чарушин буенча)








  1. Административ контроль эш

Контроль диктант.

Җәйге бер көн.

Кинәт ява башлаган яңгыр кинәт туктап та калды. Ялт итеп кояш чыкты. Бик югарыда, биек агач башларында, салават күпере күренде. Һава бөркүләнеп китте. Черкиләр, озынборыннар тагы да күбәйде, тагы да рәхимсезрәк тешли башладылар. (33сүз)

(Ләбибә Исханова)

Биремнәр:

1 вариант

1. Беренче һәм икенче җөмләләрдә эшне белдергән сүзләрнең астына сыз.

2. Бирелгән сүзләргә тамырдаш сүзләр уйлап яз: су, кош.

2 вариант

1. Өченче һәм дүртенче җөмләләрдә эшне белдергән сүзләрнең астына сыз.

2. Бирелгән сүзләргә тамырдаш сүзләр уйлап яз: таш, тел.



 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал