7


  • Учителю
  • Урок татарского языка в 1 классе

Урок татарского языка в 1 классе

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание: Хәзерге җәмгыятьтә белемнәрнең күләме бик тиз арта. Бу исә материалларныөйрәнү өчен каралган сәгатьләрнең кыскаруына китерә. Әлеге хәлдән чыгу юлы бергенә, ул да булса, укытуны интенсивлаштыру. Моны исә, яңача компьютер технологияләрен кулланып кынатормышка ашырып бу.
предварительный просмотр материала

МБОУ «Староаймановская оош» Актанышского муниципального района рт

учитель начальных классов

сарварова чулпан мирзашариповна



татар теле дәресе+ юл йөрү кагыйдәләре

1нче сыйныф

Тема: Алфавит - хәрефләр иле.

Максат.

1. Өйрәтү. Укучыларның алфавит һәм аның әһәмияте турындагы белемнәрен ныгыту һәм алфавитны практикада кулланырга өйрәтү;

Укучыларның юл билгеләре, светофор сигналлары һәм юлда йөрү кагыйдәләре турындагы белемнәрен ныгыту;

Юлда йөру кагыйдәләрен белүнең әһәмиятен аңлату.

2. Үстерешле. Укучыларның танып белү активлыгын үстерү;

Кызыклы уен элементлары аша укучыларның эмоциональ эшчәнлеген үстерү.

3. Тәрбияви. Дәрес барышында укучыларның аралашу, коллективта эшләү, юлда йөрү культурасын үстерү. (3нче слайд)

Дәрес барышы.

I. Актуальләштерү.

Укытучы: Укучылар, без бүген сезнең белән «Хәрефләр иленә» сәяхәт итәрбез. Бу сәяхәт барышында без «Табышмаклар аланы»нда тукталырбыз, «Хәрефләр юлы» буйлап сәяхәт итәрбез, «Җырлыйк әле» тукталышында ял итеп алырбыз. Белем утравында безне кызыклы биремнәр көтә. Сәяхәт барышында сез шушы сорауларга җавап табарга тырышыгыз. Бүген нинди ике алфавит турында сүз барыр һәм ул ике алфавит бер-берсенә ничек бәйләнгәннәр? Аларны өйрәнү ни өчен кирәк? Дәресебез ахырында шушы сорауларга җавап бирербез. Җайлап утырыгыз, сәяхәткә кузгалабыз. Хәрефләр иленә без зәңгәр паровозга утырып сәяхәт итәрбез. Сәяхәткә кузгалганчы, сезнең юлда йөрү кагыйдәләрен ничек белүегезне тикшереп алыйк. Аларны белми торып, без юлга чыга алмыйбыз. Хәзер бер башваткыч чишеп алырбыз.

Нинди гаҗәп бер өй бу?

Һәр ягы тәрәзәле

Аяклары резин

Бар ашаганы бензин (Автобус)



Ике аяклы үгез

Маңгаенда куш мөгез. (Велосипед)



Олы күзле кара айгыр

Кырык арба тартадыр.(Поезд)



Кылга асылына,

Тимергә таяна,

Утыртып чаба

Теләсәң кая. (Трамвай)



Дүрт аяклы, кара тояклы,

Өч күзле, өчесе дә яраклы.

Утырсаң алып китә,

Көче ун атка җитә. (Автомобиль)

Кирәк булса киңәш сорап,

Элемтәгә керергә,

Телефон эзләп табарга,

Шушы билге булыша. (Телефон)



Маңгаенда мөгезе бар,

Боргаласаң-үкерә,

Менеп атлансаң биленә

Җилдән җитез йөгерә. (Мотоцикл)



Ат түгел кешнәми,

Йөз аттан ким эшләми

Үзе тыр да тыр килә,

Я, нәрсә бу, кем белә? (Трактор)




Укытучы: Ә, болар нәрсәләр?

Укучылар: Транспорт.

Укытучы: Кайсы сүз артык? Ни өчен?

Укучылар: Телефон, чөнки ул транспорт түгел

Укытучы: Нинди сүз килеп чыкты?

Укучылар: Светофор

Булдырдыгыз, укучылар! Сәяхәтебез башлана. (21нче слайд)

а в т о б у с

а в т о б у с

п о е з д

т р а м в а й

а в т о м о б и л ь

т е л е ф о н

м о т о ц и к л

т р а к т о р

Без табышмаклар аланына килеп җиттек.

II. Яңа белем һәм күнекмәләрне формалаштыру.

Укытучы: Бу табышмакларда нәрсә турында әйтелә?

1.Утыз тугыз баһадир

Әлифбаның битендә.

Бу серле баһадирларны

Я, әйтегез, кем белә? (Хәрефләр)

2. Һәр хәрефнең үз урыны,

Үз исеме була бит.

Бу тәртипле хәрефләрнең

Исеме бар - ( Алфавит)

Укытучы: Укучылар, әйтегез әле, нәрсә ул алфавит?

Укучылар: Алфавит ул - хәрефләрнең билгеле бер тәртиптә урнашуы.

Укытучы: Әйтегез әле, алфавитны белү ни өчен кирәк?

Укучылар: Сүзлекләрдә, белешмәләрдә сүзләр алфавит тәртибендә урнаша. Сүзләрне тизрәк эзләп табу өчен алфавитны белү кирәк. Шулай ук исемлекләр дә алфавит тәртибендә төзелә.

Укытучы: Ә сез алфавиттагы хәрефләр тәртибен яхшы беләсезме? Әйдәгез, тикшереп карыйк әле. Без сәяхәтебезне дәвам итәбез һәм хәрефләр юлына килеп җитәбез. Сез хәрефләрне алфавит тәртибендә дөрес итеп урнаштырсагыз, безнең паровоз юлын дәвам итә алачак.(Балалар дәфтәрләренә төшеп калган хәрефләрне язалар.) (22нче слайд)


а …б м н … о …п т у …


Укытучы: Укучылар, сәяхәтебезне дәвам итәбез. Без сезнең белән Юл фәне шәһәренә килеп җиттек. Безне юл хәрәкәтен көйләүче каршы ала. Ул сезгә бер шигырь әзерләп куйган. Шигырьне укып карагыз әле. (23нче слайд)

Укучылар: Сез яшәгән шәһәр дә бит

Юл әлифбасы төсле.

Юл әлифбасын бик яхшы

Белсен иде һәр кеше.

Әлифбаны яхшы белсәң,

Юлларың булыр имин.

Мин дә, сезгә, балакайлар,

Гел имин юллар телим.

Укытучы: Калын хәрефләр белән язылган сүзләрне дәфтәрләрегезгә языгыз һәм сузык аваз хәрефләренең асларына сызыгыз

Хәзер инде бу сүзләрне һәрвакыт дөрес язарсыз. Ә менә юлларда хаталар һәм куркыныч хәлләр булмасын өчен, юл фәне әлифбасын яхшы белергә кирәк. Юл хәрәкәтен көйләүче көн саен юл йөрү кагыйдәләрен бозучылар белән очрашып тора. Бер хәл турында ул сезгә дә сөйләмәкче була. Тыңлагыз әле.

Белмәмеш юл чатына килеп житте һәм урамның икенче ягына чыкмакчы булды.Ул светофорны эзләде, ләкин бу чатта светофор юк иде. Юл хәрәкәтен көйләүче дә күренмәде. Үзенә комачаулаучы булмагач, Белмәмеш икенче якка тыныч кына чыкты да китте. Ул як-ягына карап та тормады. Әгәр юлдан килүче машина вакытында туктамаса, Белмәмеш белән нәрсә булыр иде икән? Укучылар, Белмәмеш урынында булсагыз, сез урам аркылы ничек чыгар идегез? (24, 25нче слайд- лар).


Укучылар: Юллар кисешкән урынны чыкканда бик игътибарлы булырга кирәк. Каршы якка юлның уртасыннан йөгереп чыгу куркыныч. (Укучылар Белмәмешкә дөрес юлны рәсемнән күрсәтәләр).


Укытучы: Әйе, сез Белмәмешкә дөрес өйрәттегез. Юл хәрәкәтен көйләүче сезгә тагы бер бирем бирә. Рәсемгә карап юл билгеләрен төркемләгез.


Кисәтү билгеләре


Тыю билгеләре


Информацион-курсәтү билгеләре

Укучылар: Рәсемдә кисәтү билгеләре, тыю билгеләре һәм махсус күрсәтмә бирүче билгеләр бирелгән.

Укытучы: Сез юл хәрәкәтен көйләүче биремнәрен дөрес итеп үтәдегез. Булдырдыгыз, балалар! Юлга кузгалганчы, юл хәрәкәтен көйләүче нәрсә әйтергә теләгәнен белик әле. Аның бу сигналы нәрсәне аңлата?

Укучылар: Безгә юл бирә.

Укытучы: Әйе, юлыбызны дәвам итә алабыз. Без «Жырлыйк әле» аланына килеп җиттек. Бу аланда без җырлый-җырлый ял итәрбез.

(Укучылар поезд булып тезеләләр һәм класс буйлап "Зәңгәр вагон" җырын жырлап йөриләр) (27нче слайд)



Укытучы: Балалар! Без сезнең белән "Белем утравы"на килеп чыктык. Дәреслекнең 10 битен ачып, 2 нче күнегүне табабыз. Китапларны кирәкле урыннарга куй.

Үрнәк:

1 нче киштә: Алиш,..........

2 нче киштә: Дәрзаман,.....


Укытучы: Хәзер юл билгеләре буенча белемнәрне тикшереп алырбыз.

(28-32нче слайдлар)

1.Шәһәр урамнарында җәяүлеләр йөри торган юл ничек дип атала?

а) тротуар

б) юл кырые

2. Юл аркылы чыкканда, иң беренче кайсы якка карарга кирәк?

а) уң якка

б) сул якка

3. Светофорның төсләре нәрсәне аңлата?

а) Кызыл - куркыныч

б) Кызыл - тукта



а) Сары - игътибар

б) Сары - әзерлән


а) Яшел- тыныч бул

б) Яшел- юл ачык


4.Урам аркылы жәяүлеләр юлныкайсы урыныннан чыгалар?

а) тротуар

б) җәяүлеләр чыгу урыны

5. Ике урам кисешкән урын ничек дип атала?

а) юл кырые

б) урам чаты

Укытучы: Бу сүзләр алфавит тәртибендә тезелгәнме? Хатасы булса, табыгыз.

Сүзләрне алфавит тәртибендә яз" (36нчы слайд)

Картина , машинист, светофор, тротуар, юл, җәяүле.

Укытучы: дәреслекнең 12-13 битләрендәге рәсемгә карап нинди хәрефләргә сүз башланмавын әйтегез. (укучылар җавабы, нәтиҗә)


IV. Йомгаклау.

Укытучы: Укучылар, без сәяхәтебезнең ахырына якынлаштык . Ә хәзер дәрес башында биргән сорауга җавап биреп карагыз әле.

Укучылар: Алфавиттагы хәрефләрнең үз исемнәре булган кебек, юл фәне әлифбасының да үз тәртибе бар.

Алфавитны да, юл фәне әлифбасын да яхшы белергә кирәк. Алфавитны яхшы белсәң, исемлекләр төзергә, сүзлекләр белән эшләргә җиңел була, Ә юл фәнен яхшы белгән кеше юлда курыкмыйча йөри ала.

Укытучы: Сәяхәтебез тәмам. Юлларыгыз һәрвакыт имин булсын!



 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал