7


  • Учителю
  • Урок изучения нового материала 'Тамырдаш cүзләр'

Урок изучения нового материала 'Тамырдаш cүзләр'

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание: I.Дәреснең максатлары:фәнни максат:тамырдашсүзләртурында мәгълүмат бирү;коммуникатив максат: өйрәнгән сүзләрне сөйләмдә дөрес һәм урынлы кулланырга өйрәтү; укучыларның сүзлек запасын арттыру; тәрбияви максат: укучыларда үз фикерләренбелдерү сәләтләрен арттыру; телгә
предварительный просмотр материала

"Тамырдаш сүзләр ( Однокоренные слова)"

дигән темага дәрес эшкәртмәсе

(4 нче сыйныф)


  1. Дәреснең максатлары:

  • фәнни максат:тамырдаш сүзләр турында мәгълүмат бирү;

  • коммуникатив максат: өйрәнгән сүзләрне сөйләмдә дөрес һәм урынлы кулланырга өйрәтү; укучыларның сүзлек запасын арттыру;

  • тәрбияви максат: укучыларда үз фикерләрен белдерү сәләтләрен арттыру; телгә карата кызыксыну һәм ярату хисен уяту.

  1. Дәреснең бурычлары:

  • Тамырдаш сүзләрнең ясалыш закончалыкларын ачыклау;

  • Кушымчалар ялгау юлы белән ясалган яңа сүзләргә бәйле фикер төрлелеген ачыклау;

  • Кушымчалар һәм аларның төрләрен файдалана белү юлларын күрсәтү;

  • Темага бәйле рәвештә укучыларда анализлау, чагыштыру, гомумиләштерү күнекмәләрен ныгыту;

  • Сүз ясалышы бүлегенә нигезләнеп, укучыларның сөйләм культурасын үстерү;

  • Сөйләмә һәм язма телдә сүзләрне мәгънә ягыннан төгәл сайлап алуга ирешү;

Ш. Дәреснең принциплары:

  • дидактик принциплар:фәннилек, дәвамчанлык, уку-укытуныңтормышбеләнбәйләнеше;предметарабәйләнеш, күрсәтмәлелек, эзлеклелек, оптимальлек; теория белән практиканың бәйләнеше; диффиренциаль һәм индивидуаль якын килү;

  • лингвистик принциплар: функциональ;бүлекара бәйләнеш (лексикология + сүз ясалышы, сүзясалышы+ морфология

  • гомумметодикпринциплар:коммуникатив, ситуатив-тематик;

  • хосусый методик принциплар:грамматик теория белән сөйләм практикасыныңберлеге; сүз байлыгын арттыру принцибы; лексик-сүз ясалышы принцыбы.

IV. Укыту ысуллары:репродуктив һәм аңлату -күрсәтү .

V. Укыту алымнары:уен, карточкалар, дәреслек белән эшләү.

VI. Дәреснең төре:яңа материалны аңлату.

VII. Җиһазлау: ноутбук, проектор, акбур, дәреслек, карточкалар.

VIII. Кулланылганәдәбиятисемлеге:

  • Литвинов И.Л. Татар теле:Рус телендә белем бирүче дүртьеллык башл. мәкт. 4 нче с-фы өчен д-лек (рус телендә сөйләшүче балалар өчен / И.Л. Литвинов, Э.Р. Садыкова, Л.И.Гарипов. - Төзәтелгән 2 нче басма. - Казан : Мәгариф, 2009. -142 б.

  • Шәкүрова М.М. Татар телен укыту методикасы: Теория һәм практика / Уку-укыту ярдәмлеге. Казан: Казан дәүләт ун-ты нәшр., 2009.168 б.

  • Сафиуллина Ф.С. Хәзерге татар әдәби теле: Югары һәм урта уку йортлары өчен дәреслек. - 3нче басма. - Казан: Мәгариф, 2006. - 407б.

  • Харисов Ф.Ф., Харисова Ч.М. Татар теленнән күнегүләр һәм тестлар. - Казан: Яңалиф, 2006. - 181б.

  • Хәбибуллина З.Н., Фәйзрахманова К.Х. Татар теленнән мөстәкыйль эшләр: Рус телендә урта гомуми белем бирү мәкт. 2-11 нче с-фларында рус телендә сөйләшүче балалар белән эшләүче укытучылар өчен ярдәмлек. - Казан: Мәгариф, 2008. - 127 б.





Дәрес планы

I. Башлам өлеше 1м.

1) дәрескә әзерлекне тикшерү

2) исәнләшү

II. Актуальләштерү этабы 8 м. 1) Үтелгән теманы искә төшерү, өй эшен тикшерү

2) Проектрда тәгъдим ителгән текст өстендә эш

III. Яңа материалны аңлату: 12 м.

1) тактадагы мисалларга игътибарны юнәлтү

2)презентациягә нигезләнеп яңа теманы аңлату (рус һәм татар телләрен чагыштыру мисалында)

3) 28 нче биттәге 1 күнегү (телдән)

4) Физкультминут

IV. Белем һәм күнекмәләрненыгыту этабы: 20 м.

  1. "Тамырдаш сүз" уены 6

  2. Карточкалар белән эш (язмача) 10

  3. Интерактив тактада күрсәтелгән күнегүне эшләү (телдән) 4м.

V. Өйгә эш: урман, бакча, дус сүзләренә тамырдаш сүзләр табарга1 м.

VI. Дәрескә йомгак ясау

1) сорау-җавап

2) дәрестә актив катнашкан укучыларга билгеләр кую

Дәрес барышы

I. Башлам өлеше

Укытучы: Исәнмесез, укучылар! Утырыгыз! Сыйныфта кем дежур? Барыгыз да бармы? Китап-дәфтәрләрегез өстәлдәме? Дәрескә әзерме? Әзер булсагыз дәресне башлыйбыз. Алдагы дәрестә без сезнең белән тамыр һәм кушымча (-лык/-лек) темасын өйрәнгән идек. Бүгенге дәрестә исә тамырдаш сүзләр турында сүз алып барачакбыз.

  1. Актульләштерү этабы

  1. Укытучы: Укучылар, әйдәгез әле, узган дәрес темасын искә төшереп үтик? Исем ясагыч кушымчалар нинди кушымчалар ярдәмендә ясалалар? Кайсыгыз җавап бирергә тели?

Укучы: -лык\-лек кушымчалары ярдәмендә без яңа сүзләр ясыйбыз.

Укытучы: Әйе. Нинди мисаллар китерә аласың? (мисаллар: күз+лек, яшь+лек, дус+лык һ.б.)

Ә хәзер алдагы дәрестә өйрәнгән сүзләрне искә төшереп үтик. Нинди сүз өйрәндек әле без сезнең белән?

Укучы: тынычлык (спокойствие, мир), азатлык (свобода), канатлы барс (крылатый барс)

  1. Укытучы: Бик яхшы, узган дәрес темасын яхшы үзләштергәнсез икән. Ә хәзер игътибарыгызны проектрда күрсәтеләчәк текстка юнәлтүегезне сорыйм ( проектрда "Су - яшәү чыганагы" исемле текст тәгъдим ителә). Әлеге текстны укып чыкканнан соң, сез өзектә кулланылган су тамырыннан ясалган сүзләрне табарга тиеш булчаксыз (Экранда шушы текст темасына бәйле булган рәсем күрсәтелә. Рәсем нигезендә укучылар белән әңгәмә оештырырга була һәм түбәндәге сораулар тәгъдим ителә: Рәсемдә ниләр күрәсез? Авыл кайда урнашкан? Чишмә янында ниләр үсә? Чишмә буйларын, тау битләрен ничек итеп үзгәртеп, матурлап булыр иде? Укучылар монда үзләреннән нинди өлеш кертә алалар?)

Текст:

Су - яшәү чыганагы

Су бөтен кешегә дә кирәк. Сусыз яшәп булмый. Без суны эчәбез. Суда коенабыз. Агачлар һәм үсемлекләргә дә су сибәбез. Сулыкларны пычранудан сакларга кирәк. Су булганда, тормыш та бар.

Текстның русча варианты:

Вода - источник жизни

Всем нужна вода. Нельзя жить без воды. Мы пьём воду. Купаемся в воде. Деревья и растения поливаем водой. Нужног береч водоёмы от загрязнений. Есть вода - есть и жизнь.

Биредә су тамырыннан ясалган тамырдаш сүзләр: сусыз, сулыкларны.

  1. Яңа материалны аңлату этабы

  1. Тактадагы мисалларга игътибарны юнәлтү:

а) ямь, ямьле, ямьсез;

б) эш, эшче, эшчән, эшлекле, эшмәкәр;

Укытучы: Укучылар игътибар итегез әле, бу сүзләр ничек ясалганнар? ( ямь+ле, ямь+сез) Дөрес, алар кушымчалар ялгау ярдәмендә ясалганнар. Әлеге сүзләрнең барысында да бер тамыр (ямь тамыры) кулланылган. Менә мондый сүзләр татар телендә тамырдаш сүзләр дип атала, чөнки аларның тамырлары уртак, икенчедән, әлеге сүзләрдә мәгънә берлеге саклана.

  1. презентациягә нигезләнеп яңа теманы аңлату (рус һәм татар телләрен чагыштыру мисалында)

Тамырдаш сүзләр - бер тамырдан ясалган сүзләр. Бу сүзләрнең мәгънәләре арасында бәйләнеш сакланырга тиеш.

(Однокоренные слова - слова с одним и тем же корнем. В лексическое значение каңдого из однокоренных слов входит значение корня. Например, эш - эшче, эшләү, эшчән, эшсез (работа - рабочий, работать, трудолюбивый, безработный).

Рус телендә дә татар телендәге кебек үк тамырдаш сүзләрдә түбәндәге закончалыклар сакланырга тиеш:

  1. бер төркемдә бирелгән сүзләрнең барысында да бер тамырдан ясалган булырга;

  2. мәгънә уртаклыгы сакланырга тиеш.


Рус телендә татар телендә

яз

(весна)

Весной язын

Весенний язгы

Балык

(рыба)

Рыбак балыкчы

Рыбный балыклы

Ә хәзер укучылар, дәреслектәге күнегүне телдән эшләп китәрбез (28 бит,№1)Тамырдаш сүзләрне табарга.(күз,күзсез,күзле).....

Яхшы укучылар.Менә хәзер аз гына ял итеп алабыз.Физкультминут эшлибез

VI. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту этабы

  1. Укучылар хәзер без сезнең белән бүген өйрәнгән теманы ныгыту максатыннан "Тамырдаш сүз" уенын уйнап алабыз.

Уеннын эчтәлеге түбәндәгедән гыйбарәт: Укучылар ике төркемгә бүленеп басалар. Укытучы аларга сүзләр әйтә. Укучылар, чиратлашып, шул сүзләргә тамырдаш сүзләр табалар.

Үрнәк: Эш, эшчән, эшсез ...

  1. Карточкалар белән эш.Укучыларга карточкалар өләшенә.2 төркемгә нигезләнеп эшләнелә.Сәләтле балаларга :1)Сүзләрнең тамырын табыгыз.(бүлмә,бүлек,бүлмәдәш,бүлем,бүл)

Авыр үзләштерүче балалар өчен.2)Бирелгән сүзләргә кушымчалар ялгарга.(бәхет,май,киң,җәй)

  1. Интерактив тактада күрсәтелгән күнегүне эшләү (телдән)

Укучыларның теманы үзләштерү дәрәҗәсен ачыклау өчен, түбәндәге бирем сайлап алынды. Интерактив тактада күрсәтелгән күнегүдәге сүзләр игътибар белән укыла һәм арасында тамырдаш булмаган сүзләр булса, укучылар аларны таба белергә тиеш.

Бирем:

Сулы, сукыр, сусыз, сулык;

Белемле, белән, белемсез, белемлелек;

Табак, табышмаклы, табышмаксыз.

Биредә сукыр, белән, табак сүзләре тамырдаш түгел.

  1. Өйгә эш

Өй эшенә укучыларга урман, бакча, дус сүзләренә тамырдаш сүзләр табып аларны эш дәфтәрләренә язып килергә.

  1. 1) Дәрескә йомгак ясау (Нәтиҗәдә укучылар бер үк тамырдан ясалган һәм үзара мәгънә бәйләнешен саклаган сүзләрнең тамырдаш булуын белделәр. Интерактив тактада тәгъдим ителгән текст һәм аның эчтәлегенә туры килгән рәсем буенча сорауларга җавап биреп, укучыларның сөйләм телен үстерүгә игътибар бирелде)

Укытучы: Ягез әле, балалар, бүген дәрестә өйрәнгән теманы кыскача гына искә төшереп китик. Нинди сүзләр инде алар тамырдаш сүзләр?

Укучы: Бер тамырдан ясалган сүзләр тамырдаш сүзләр дип атала.

Укытучы: Бик дөрес. Берәр мисал да китерә аласыңмы?!

Укучы: мәсәлән, яз, язын, язгы...

Укучы: Тамырдаш сүзләрнең мәгънәләре арасында бәйләнеш саклана. Мәсәлән: бал, баллы, балсыз ...

Укытучы: Әйе, укучылар, тамырдаш сүзләр алар бер тамырдан ясалган сүзләр һәм әлеге сүзләрнең мәгънәләре арасында бәйләнеш сакланырга тиеш. Бары шушы таләпләр үтәлгән очракта гына алар тамырдаш сүзләр булып карала ала.

  1. Укытучы: Шулай итеп, бүген без сезнең белән дәрестә тамырдаш сүзләр темасын үттек. Бүген дәрестә актив катнашкан укучыларга ....... "5" билгесе, ....... "4" билгеләре куйдым. Укучылар дәрес бетте, саубулыгыз!




 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал