7


  • Учителю
  • Туган якның үсемлекчелеге темасы буенча 4 сыйныф өчен Әйләнә тирәдән дәрес эшкәртмәсе

Туган якның үсемлекчелеге темасы буенча 4 сыйныф өчен Әйләнә тирәдән дәрес эшкәртмәсе

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Әйләнә - тирә дөнья һәм тормыш иминлеге нигезләре. 4 сыйныф.



Тема : Туган якның үсемлекчелеге. 4 сыйныф



Максат : Туган якның үсемлекчелеге турында күзаллау формалаштыру.

Үсемлекчелек тармаклары белән таныштыру, үсемлекләр турындагы белемнәрен киңәйтү, тормышта куллана белергә өйрәтү.

Күзәтүчәнлекне үстерү. Табигатькә сакчыл караш тәрбияләү.

Җиһазлау : слайдлар, " Кызыл китап" , бөртекләр коллекциясе, кулланма материаллар, тест.



Дәрес барышы.



I. Мотивлаштыру - ориентлаштыру этабы.

- Исәнмесез, балалар!

Әйдәгез әле балалар, без бүген тагын да тырышыбрак эшлик әле.

1.Өй эшен тикшерү.

- Балалар, без үткән дәрестә нәрсә турында сөйләшкән идек?

- Сулыклардагы хайваннар турында.

- Сез өйдә нинди иҗат эшләре эшли алдыгыз?

( Сулык хайваннары турында реферат язу, китаплар табып уку, шигырь өйрәнү, рәсемнәр ясау, табышмаклар табу яки язу).

- Яхшы, молодецлар! Ә сезгә үзегезнең эшегез ошадымы ? Ничек бәялисез? Үзбәя.



2. Белемнәрне актуальләштерү. Уку мәсьәләсе кую.

- Балалар, кешеләр терлекчелек, балыкчылык белән генә түгел тагын нинди эш төре белән шөгыльләнергә мөмкин? (балалар җаваплары тыңланыла)

Аны белер өчен безгә табышмакларның җавапларын табарга кирәк.

1. Өстенә кигән йөз күлмәк

Барысы да төймәсез. (кәбестә)

2. Селкенмисез, нитмисез,

Бер урыннан китмисез.

Килдек җыеп алырга,

Кәрзиннәргә салырга. (гөмбә)

3. Яшел шәлен ураган

Ап-ак күлмәген кигән,

Үзе бөдрә - чәче юк. (каен)



4. Озын-озын агачлар,

Агач саен ботаклар,

Ботак саен оялар,

Оя саен балалар,

Алар нәрсә булалар? (борчак)

5. Кояшка карап пешә,

Өзелсә җиргә төшә

Татлы булганга күрә

Безнең авызга керә

Аны ничек җыймаска,

Рәхмәт әйтеп кояшка! (җиләк)



6. Түгәрәк, ә ай түгел

Сары, ә кояш түгел,

Тәмле, тик шикәр түгел

Койрыклы - тычкан түгел. (шалкан)



( Балалар табышмакларның җавапларын табып , кроссвордта үсемлекчелек дигән сүз килеп чыгуын табалар. ) Үзбәя.

3. Уку мәсьәләсен чишү өчен кыенлыкларны чишү юлларын эзләү.

- Димәк без бүген дәрестә нинди тема өстендә эшләячәкбез?

(үсемлекчелек тармагы турында сөйләшәчәкбез.)

- Әйе балалар, кешеләр тагын үсемлекчелек белән шөгыльләнә-ләр. Ә үсемлекчелек ничек килеп чыккан соң? ( балалар җаваплары тыңланыла ).

Бик күптән борынгы беренче кешеләр аучылык белән шөгыльлән-гән. Урман - болыннарда очраган орлык, җиләк, чикләвек,бөртек җыйганнар. Ул бөртекләрне ваклый торган урында яңа башак-лар үсеп чыгуын күргәннәр.Шул башактагы бөртекләрне җиргә сипкәннәр һәм тагы да күбрәк башаклар үсеп чыккан. Менә шулай үсемлекчелек башланып киткән.

- Ә менә укучылар, үсемлекләрне нинди 2 төргә бүләргә мөмкин? (балалар җаваплары тыңланыла )

4. Уку мәсьәләсен чишү өчен проект төзү.

1. ( 1 нче сайдны күрсәтү)

Үсемлекләр

Кыргый Культуралы

( үзлегеннән үсә) ( кеше тәрбияләп үстерә)

Кычыткан Җир казый

Алабута Орлык чәчә

Билчән Су сибә

Эт эчәгесе Чүбен утый



5. Төзегән проект буенча эшләү.

5.1. ( Эш 4 кешелек төркемнәрдә оештырыла.

Үсемлек исемнәре язылган карточкаларны 2 төркемгә аерырга)

Кыргый үсемлекләр: Культуралы үсемлекләр:

Тузганак торма

әрем дөге

сарут сарымсак

әрекмән арыш

наратбаш җитен

эт тигәнәге карлыган

( танымаган үсемлекләр китаптан, видеопроектордан күрсәтелә, яңа мәгълүмат бирелә) Үзбәя.



5.2. Без культуралы үсемлекләрне карау буенча эшне дәвам итәрбез. ( 2 нче слайд )

( 4 кешелек төркемнәрдә эшләнелә.)

- Монда 4 рәсем сурәтләнгән, карточкалар арасыннан шуларга ту-ры килә торган берәрсен сайлап алырга һәм тәртип буенча төзәргә.

Кырчылык, игенчелек, бөртекчелек;

Яшелчәчелек, кыярчылык;

Алмагачлык, куаклык, бакчачылык;

Чәчәкчелек, матурлык.

- Димәк, 4 үсемлекчелек тармагы бар икән. (Җавапларның дөреслеге 2 слайд ярдәмендә тикшерелә.) Үзбәя.





6. Ныгыту.

- Балалар , әйдәгез кырчылык тармагы белән якыннанрак танышыйк әле. Сез ничек уйлыйсыз, кырчылык тармагында нинди культуралы үсемлекләр үстерелә? ( балалар җаваплары тыңланыла.)

( 3 нче слайд )

- Әйе , кырчылык тармагында бөртекле культуралар игелә. Бөр-текле культуралар игү - республикабызның төп тармагы.

6.1. Иң төп бөртекле культуралардан : арыштан - кара ипи

бодайдан - ак күмәч, печенье ; карабодай, тары, дөге, көнбагыш, борчак, солыдан - солы печеньесы, солы боткасы - геркулес.

Җитенне -(коллекция күрсәтү)йомшарталар, тарыйлар. Бәйләү җе-бе, җүләү җебе, агартылган тукыма, төсле тукыма җитештерәләр.

Яшелчәчелек тармагы -яшелчә культуралары үстерү : кишер, кәбестә, томат, кыярны һ.б. яшелчәләр кеше организмы өчен иң файдалы , иң витаминлы азык булып торалар, әле аларны кышкыга да әзерләп куялар. Суган, сарымсакта - фитанцид дигән матдәләр бар. Ә алар авыру кузгатучы бактерияләрне үтерәләр.

Бакчачылык тармагы - җиләк - җимеш культураларын үстерү. Безнең илдә иң киң таралган- җиләк - җимеш культуралары: карлыган, алма, крыжовник, слива, чия, груша һ.б. Алар иң бай витамин чыганагы булып тора. Алардан кайнатма, повидло, пюре да ясыйлар. Ләкин яшелчәләрне дә, җиләк -җимешләрне дә яхшы итеп юып ашарга кирәк.!

Чәчәкчелек тармагы - чәчәкле культуралар, гөлләр үстерү. Чәчәк үстерү белән кешеләр бик борынгы заманнарда ук шөгыльләнгәннәр. Мәскәү Кремле бакчасында 1700 елларда ук пион, лалә, ирис чәчәкләре үстергәннәр. Бераз соңрак Петербургта бик матур чәчәкләрдән торган Җәйге бакча төзелә.

-Чәчәкләр безгә ни өчен кирәк соң?

(Чәчәкләрне урамнарны, бакча- паркларны бизәү өчен, букет-лар ясау өчен үстерәләр. Алар безне рухи баеталар, без аларның матурлыгына карап сокланабыз, хозурланабыз.)

Берсеннән- берсе матур чәчәкләр үстерү өчен оранжереяларда, теплицаларда ел дәвамында эш туктамый. Соңгы елларда чәчәкче-лек тармагына аеруча игътибар артты. Чәчәк бәйрәмнәре уздыру, чәчәкләрдән тегелгән киемнәр белән подиумда чыгыш ясау, тирә- ягыбызны чәчәкләр белән бизәү тормышыбызны тагын да ямьлән-дерергә ярдәм итә. Кашкарый, гөлчәчәк, лалә, георгин ( дәлия ), гладиолус һ.б. чәчәкләрнең матурлыгына сокланмый мөмкин түгел.

" Кызыл китап"ка кертелгән үсемлекләр турында мәгълүмат бирү.

6.2.( төркемнәрдә эш.) Һәр төркемгә бөртекләр коллекциясе бирелә. Шул бөртекләрне язылган тәртиптә төзәргә. ( 4 нче слайд)

Уен : Бөртекләрне бирелгән тәртиптә төз.

1. Бодай. 5. Арпа.

2. Дөге. 6. Карабодай.

3. Арыш. 7. Солы.

4. Тары. 8. Кукуруз. Үзбәя.



7. Мөстәкыйль эш эшләү, эталон буенча үз-үзеңне тикшерү.

Тест : Үсемлекчелек.

1. Бөртекле культуралар үстерелә торган тармак.

А ) бакчачылык; ә) кырчылык; б) яшелчәчелек; в) чәчәкчелек.

2. Кайсы үсемлек яшелчәчелек тармагына керә?

А) борыч, ә) дөге; б) җиләк; в) мәтрүшкә.

3. Артыгын тап.

А) карлыган; ә) сарымсак; б) ромашка, в) борчак.

4. Икмәкне кайсы үсемлектән пешерәләр?

А) җитен; ә) арпа; б) солы; в) арыш. Үзбәя.



8. Модельләштерү.

Ү Ү

К К К Я Б Ч

Үзбәя.

IV. Рефлексив бәяләү этабы.

1. Рефлексив кабатлау.

- Бу дәрестә сез яңа нәрсә белдегез? Ничек белдегез?

- Нинди максатлар куйдыгыз, аңа ничек ирештегез?

- Безнең тормышта үсемлекчелек тармагы нинди роль уйный?

- Үсемлекчелек тармагына сез нинди өлеш кертә аласыз?

2. Өй эше.

а ) 92 - 94 битләрне укырга;

ә) - иҗат эше.( Бу тема буенча нәрсә эшләргә телисез : кроссворд төзү; китап , журнал яки интернеттан материал табу; рәсем ясау; хикәя язу һ.б.)











Выполнила разработку и презентацию урока



Фахрутдинова Ильсеяр Мансуровна

МБОУ " Нижне - Наратбашская ООШ

Буинского муниципального района РТ"



Тема : Үсемлекчелек тармаклары.



Әйләнә - тирә дөнья һәм тормыш иминлеге нигезләре фәне буенча. 4 нче сыйныф өчен.



К.М.Зарипов. Табигать белеме . 4 сыйныф.

Казан. "Мәгариф" нәшрияты,

2009 елгы дәреслек буенча.



ФГОС, Ә.З.Рәхимовның иҗади үсеш технологиясенә нигезләнеп эшләнелде.



</ 2014













 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал