7


  • Учителю
  • Внеурочное занятие по математике «Математикадан уеннар», 1 класс

Внеурочное занятие по математике «Математикадан уеннар», 1 класс

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание: Математика өйрәнүнең төп максаты булып укучыларның мөстәкыйль фикер йөртүен, хәтерен яхшырту, дикъкатен арттыру, иҗади уйлануын, күзәтүчәнлеген, логик фикерләвен, интеллектуаль сәләтен ачу һәм математик гамәлләр кыла белү санала.Мин сезгә математикадан дәрестән тыш
предварительный просмотр материала

Тема: Математикадан уеннар

Максат: балаларның танып белү, логик фикер йөртү эшчәнлекләрен, активлыкларын үстерү, аларга белем алуга омтылыш тәрбияләү, кызыксыну уяту, белем-тәрбия бирү процессын җиңеләйтү, балаларның акыл сәләтен фикерләү тизлеген үстерү. Дәресләрдә алган белемнәрен практикада кулланырга өйрәтү.

Җиһазы:математикадан уеннар, презентация, мультимедиа проектор, ноутбук,экран.

Дәрес барышы:

  1. Оештыру моменты

Кораблар йөртергә,

Һавада очарга

Бик күп белергә кирәк,

Шуның өчен, балалар,

Математика фәне

Безгә бик кирәк!

Укучылар безнең ничек эшләгәнебезне язгы кояш күзәтеп тора. Дәрес ахырында ул үзенең сүзен әйтә. Слайд №2

II. Төп өлеш.

1.Телдән мәсьәләләр чишү. "Кем яхшы саный белә" уены

1) 10 карлыгач тезелгән

Телефон чыбыгына.

Тагын өчәү өстәлде,

Көткәндәй шуны гына.

Бераз сайрап утыргач

Очып китте икесе.

Саныйм әле чыбыкта

Калды икән ничәсе.

2) Керпе гөмбәгә барды,

9 ак гөмбә тапты.

3 не куйды энесенә,

Калганын кәрзиненә.

Керпе ничә гөмбәне

Кәрзиненә куйды?

3) 7 малай урамга

Чыкты футбол уйнарга.

3 әү килде тагын да,

Исәплә син барын да .

  1. Ак каенда 3 чыпчык,

Түбәдә 5 сыерчык

Әйтмәс микән берегез

Барысы ничә кошчык.

  1. Суда йөзә 2 көймә.

Көймә саен 5 кеше.

Кем тиз генә җавап бирә?

Була соң ничә кеше?

6)Ун чиянең икесе энемә,

Берсе бәләкәй сеңлемә

Шуннан соң ничә чия кала үземә?

  1. Безнең өйдә ак тавык

Ничә чеби чыгарган?

Өчесе ак, берсе кара,

Ике чебие чуар .

2."Поровоз" уены .(Төркемнәрдә эш). Слайд №3,4.

Җәнлекләргә үз вагоннарына утырырга булыш.


3."Кызыклы санау " уены

Уенны үткәрү өчен 1 дән 16 га кадәр язылган 2 таблица алына.

Укытучы:

-Укучылар сез барыгыз да 1 дән 16 га кадәр саный беләсезме? Хәзер тикшереп карыйбыз. Таблица янына 2 укучы чыга.Кластагы балалар күмәк рәвештә санарга, чыккан укучылар шул цифрны күрсәтергә тиеш. Санны тизрәк тапкан укучы җиңүче була.

4."Математик личинка" уены . Чыккан чыгыштан башланган мисалларны чишеп, личинканы җыярга. Слайд.№6

5."Төремкәй". Җәнлекләрне төремкәйгә кертергә булыш. Слайд.№7

6. «Форма».

Уен материалы: геометрик фигуралар.

Уен кагыйдәсе: йомык күз белән кул белән тоемлап нинди фигура икәнлеген әйтергә.

7.Физминут: Слайд№8

1,2- без бастык,

Чап-чап итеп кул чаптык.

Аякларны бер урында тып та тып итеп бастык.

Бер утырдык,бер бастык,

Инде бераз хәл алдык, тыныч кына утырдык.

8.Зирәклеккә мәсьәләләр чишү.

1)Нәрсә авыррак: 1 кг мамыкмы яки 1 кг тимерме? (Икесе дә тигез.)

2)Бүлмәнең һәр почмагында берәр песи, ә һәр песи каршында тагын 3 песи. Бүлмәдә барысы ничә песи? (4 песи.)

3)Булат такта кисте: биш кисәк чыкты. Булат тактаны ничә җирдән кисте? (4 җирдән.)

4)Алсуга - 1 яшь, ә Сылуга - 12 ай. Кайсы олырак: Алсумы яки Сылумы? (Алар - яшьтәшләр.)

5)Динә һәм Дилүсә әбиләренә кунакка килделәр. Динә авылда кунакта 1 атна, ә Дилүсә 7 көн торды. Кайсы озаграк торды: Динәме,
әллә Дилүсәме? (Икесе дә бертигез кунак булдылар, чөнки 1 атнада 7 көн.)

6) Бүлмәдә 2 шәм яна иде. Марат берсен сүндерде, Бүлмәдә ничә шәм

калды? (1 шәм калды. Икенчесе янып бетте.)

9."Сәяхәтче куяннар". Куяннарны үз төпләренә төшерергә кирәк. Слайд.№10

10."Тиенгә чикләвек җыярга булыш" уены. Слайд.№11

11."Балыкчылар " уены.

Балыкларга кушуга һәм алуга мисаллар язылган. Аквариум формасындагы савытка цифрлар беркетелгән."Балыктагы" мисалның җавабы аквариум номерына тигез булырга тиеш. Балаларга " балыклар" таратыла, балалар аларны үз аквариумнарына җибәрәләр.

4+4 10-1 6+2+1 7-2+4 5+3 10 -2 0+9 8-0 6+4-2 7+3-1 5+4 10-1 -1 2+8-2 5+4-1

12."Футболист" уены. Капкага җавабы 8 булган туплар гына керә. Слайд.№13

13. "Чәчәкле алан" уены . Күбәләк җавабы дөрес булган чәчәккә генә куна. Слайд №14

14. Танграмм. Бирелгән өчпочмаклар, квадрат, параллелограммнардан бирелгән үрнәк буенча фигуралар җыярга. Бер зур мәче магнит тактасында җыела.

15. Физминут. Күзләргә гимнастика. Слайд 16. Партага ятабыз. Күзләрне йомабыз.торабыз. Учларны уабыз. Күзләргә каплыйбыз.


16."Математик башваткыч".Таякчыклар белән эш. Слайд № 17

17. Уен "Филгә булыш". Слайд №18


18.Дәресне ребуслар чишеп тегәллик әле. Слайд №19

100 ем 5ек 6н 3почмак т10 к3 т ,8 100ә

III.Йомгаклау.

-Укучылар без бүгенге дәрестә бик күп эшләдек. Сез бик актив булдыгыз. Дәрес үзегезгә ошадымы? Сез үзегезгә карата нинди фикердә? Барыгыз да яхшы эшләдегезме? Кояш та сезгә үз сүзен әйтә. "Зур рәхмәт! Мин сездән бик канәгатъ",- ди. Слайд №20.



 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал