- Учителю
- класстан тыш эш. 'Туган ил сагында'. (1-4 класслар)
класстан тыш эш. 'Туган ил сагында'. (1-4 класслар)
Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы «Г.Г.Гарифуллин исемендәге Сәрдек-Баш авылы урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет мәгариф учреждениесенең Тырыш авылы филиалы
Туган ил сагында
Автор: «Г.Г.Гарифуллин исемендәге Сәрдек-Баш авылы урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет мәгариф учреждениесенең Тырыш авылы филиалының башлангыч класслар укытучысы Шагабиева Нурия Миннәхмәт кызы
Бәйрәмгә әтиләр, бабайлар чакырыла. Класс бүлмәсенә батырлык, тынычлык, Туган ил турында мәкальләр язылып эленә. Мәсәлән,
Батыр - илнең казыгы. Батыр егет - ил күрке. Батыр ут булыр, Куркак юк булыр.
Укучыларның бәйрәмгә багышланып ясалган рәсемнәре, әтиләр һәм бабайлар турында язылган хикәяләре күргәзмәгә куела.
Укучылар ярымтүгәрәк ясап басалар.
Алып баручы. Хәерле көн, безнең иң кадерле кунакларыбыз! Сезне чын күңелебездән бәйрәм белән котлыйбыз. Илебезгә иминлек, һәрберебезгә тыныч тормыш, сәламәтлек, бәхет телибез. Балаларыгызның бүгенге чыгышы сезгә бәйрәм бүләге булсын иде.
1 нче укучы. Бүген 23 февраль - Ватанны саклаучылар көне. Бу - батырлар һәм кыюлар көне. Безнең бабайлар, әтиләр без тыныч, мул тормышта яшәсен, бәхетле булсын өчен Ватаныбызны саклаган.
2 нче укучы. Безнең тыныч тормышны дошман бозмасын өчен, очучылар - илебезнең зәңгәр күген, диңгезчеләр - суларын, ә танкистлар, ракета гаскәрләре илнең коры җирдәге чикләрен саклый.
3 нче укучы.
Еракта-еракта тора,
Минем абый сакта тора.
Әни эштә чакта тора,
Әти юлда чакта тора,
Мин уйнаган чакта тора,
Син йоклаган чакта тора!
4 нче укучы.
Телевизор да карамый,
Читкә карарга ярамый,
Чиккә генә карап тора,
Дошман килеп кермәсен, ди,
Безнең серне белмәсен, ди.
5 нче укучы.
Әниләр эштә булганда,
Берүзең генә калганда,
Түгел өйне саклап тору,
Бу бит - илне саклап тору!
6 нчы укучы.
Еракта-еракта тора,
Минем абый сакта тора.
Сакта һәр-һәр чакта тора.
Әйтмим кайсы якта тора,
Син үзең дә сорап торма,
Бусы - хәрби сер!
7 нче укучы. Без дә, үскәч, Ватаныбызны саклаучылар сафына басарбыз. Ватан - Туган ил дигән сүз. Аны һәркем сакларга тиеш.
(Әкрен генә көй ишетелә.Солдат булып киенгән укучы керә. Ул Җ.Дәрзаманның «Солдат булдым» дигән шигырен сөйли.)
(«Диңгезчеләр биюе» башкарыла.)
1 нче укучы Минем әти - капитан,
Германиядән кайткан,
Утлар-суларны кичкән,
Берлинга барып җиткән.
2 нче укучы.
Фашистларны җиңгән ул,
Сугышны бетергән ул,
Инде бөтен кешегә
Тынычлык китергән ул.
3 нче укучы.
Минем дәү кызым, дигән,
Тыныч укысын, дигән,
Аның дус кызлары да
Шулай ук булсын, дигән...
4 нче укучы.
Инде минем әтием,
- Кабат аерылмабыз, - ди,
Үзебез исән чакта,
Сугыш булдырмабыз! - ди.
5 нче укучы.
Булмасын ул, булмасын,
Кирәкми безгә сугыш!
Булмасын бер куркыныч,
Булсын бөтен ил тыныч.
Алып баручы. Ачы хәсрәт китергән дәһшәтле Бөек Ватан сугышы елларын беркем дә онытырга тиеш түгел. Безнең матур тормышыбыз хакына күпме кешенең гомере өзелгән. Сугыш кырыннан күпме кеше имгәнеп кайткан...
(«Һәрвакыт булсын кояш» дигән җыр башкарыла.)
Алып баручы. Хөрмәтле кунаклар! Бәлки, сезнең дә балаларыгызга әйтер сүзегез бардыр. (Берничә кунакка сүз бирелә.)
(Бер укучы Г.Нәбиуллинның «Армиядә бер көн буе» дигән шигырен сөйли.)
Малайлар минем сүземә
Әле бик ышанмыйлар:
-Унике яшьтән беркемне
Армиягә алмыйлар.
-Алмасалар ... үзем бардым
Әнием белән бергә.
-Әле, - диләр, -
мондый тәртип
Булганы юк гомергә.
-Анда күпме хезмәт иттең?-
Дип көлеп сорый Гомәр.
Мин дөресен әйтеп бирәм:
- Иртәдән кичкә кадәр.
Солдат шулпасының тәмен,
Их, белсәгез менә сез!
Мин караган чын танкны
Тик рәсемдә күрәсез.
Ышанмаган ышанмасын,
Уйламыйм да ул хакта.
Солдат абыем янында
Булып кайттым кунакта.
Көлмиләр инде малайлар,
Мин үзем дә сер бирмим.
Белмәгәнне сорасалар:
- Анысы хәрби сер!-димен.
Алып баручы. Ә хәзер булачак солдатларыбызның уңганлыкларын сынап карыйк әле.
Малайлар өчен биремнәр.
1.Маршка атлап йөрү.
2.Конвертка үз адресыңны дөрес итеп язу.
3.Төймә тагу.
4.Бәрәңге әрчү.
5.Кызыклы сорауларга җавап бирү.
6.Бию.
(Укучыларның чыгышы мактала.)
6 нчы укучы.
Узган буын мирас биргән кебек,
Йөрәкләрдә мәңге калырлык
Без яшибез эшебез булсын
Диеп,
Килер буын искә алырлык.
(«Кояшлы ил - безнең ил» җыры башкарыла.)
Алып баручы. Кадерле кунаклар! Без сезгә, сакта торган абыйларга рәхмәт әйтәбез. Сезгә булган олы хөрмәт йөзеннән балаларның үзләре ясаган бүләкләрен кабул итеп алыгыз.
(Әкрен генә көй яңгырый, балалар әтиләренә, бабайларына бүләкләрен тапшыралар.)
Кичә үрнәгендә Ш.Галиев, Ш.Маннур, Н.Арсланов шигырьләре дә файдаланылды.