7


  • Учителю
  • Урок обучения грамоте на татарском языке для 1 класса «Ш, ш хәрефләре, [ш] авазы»

Урок обучения грамоте на татарском языке для 1 класса «Ш, ш хәрефләре, [ш] авазы»

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание: Урокразработан в соответствии с содержанием программы по обучению грамоте в 1 классе.Тема урока «Ш,ш хәрефләре, [ш] авазы».  На данномуроке применяются необычные технологии и методы, которые способствуют развитиюЗУН у учащихся. Методическойособенностью урока, является
предварительный просмотр материала

Тема: Тема: Тартык [ш] авазы һәм Шш хәрефләре.


Максат: 1) [ш] авазы һәм Шш хәрефе белән таныштыру; өйрәнелгән хәрефләрне дөрес әйтергә һәм язарга өйрәтү;

2) Дәрестә проблемалы ситуацияләр тудырып, укучыларның фикерләү эшчәнлеген активлаштыру; акыл эшчәнлеген үстерү, игьтибарны камилләштерү; иҗади сәләтләрен ачу һәм үстерү

3) Якынлашып килүче Яңа ел бәйрәме турындагы белемнәрен тирәнәйтү, кызыксыну хисләре тәрбияләү;

Җиһазлау : хат ("Заказное"), елка уенчыклары (биремнәр язылган), Кыш бабай рәсеме, Шүрәле, Шәвәли рәсемнәре; карточкалар, компьютер


Әлифба чорында уку һәм язудан интеграль дәресләр үткәреп була. Бу дәресләрдә уку һәм язу бербөтен булып үрелеп бара. Аларның максаты һәм бурычлары бер-берсенә якын. Берсендә язма сөйләм үстерелсә, икенчесендә- телдән сөйләм. Интеграль дәресләрнең башка дәресләр арасында өстенлеге бар. Алар:

  • системалы рәвештә уку һәм язу укучыларда ныклы белем һәм күнекмәләр формалаштыра;

  • эшләрне төрләндергәч, балаларның талчыгуы кими.


Дәрес барышы.


  1. Оештыру. Укучыларда дәрескә уңай халәт тудыру.

- Башта сузык авызына исем башланган укучылар утыра, соңыннан тартык авазына башланган укучылар утыра.

  • Балалар, кәефләрегез ничек? (укучылар җаваплары)

  • Рәхмәт, балалар! Сүзләрегез бик матур! Минем кәефем турында да сорагыз инде. (укучылар сорау бирә)

  • Рәхмәт, минем кәефем бик яхшы. Сез барыгыз да шундый матур, сөйкемле. Мин сезне бик яратам! Бүген дә сезгә бик күп яңа белемнәр бирермен. Эшләребез хәерле булсын, дип, дәресебезне башлыйбыз.

  1. Уку мәсьәләсен кую.

  • Укучылар, экрандагы хәрефләрне әйтеп китегез.





- Алар ничек басып торалар? (кулга-кул тотынышып)

- Ни өчен шулай икән? Бу хәрефләр турында нәрсә әйтә аласыз? (саңгырау тартыклар) - шләпә ясау.

- Ни өчен соңгы хәреф язылмаган?

- Димәк, без бүгенге дәрестә нишләрбез? (яңа хәреф белән танышабыз)

- Ул ниниди хәреф булыр икән? Характеристика бирегез. (тартык, саңгырау)

III. Уку мәсьәләсен чишу.

1) проблемалы ситуация тудыру

- Балалар, дәрестә кемдер җитми кебек. Кем юк икән? (Шәвәли)

- Ни өчен соңга калып килә икән ул бүген?

- Туктагыз әле, минем телефонга СМС хәбәр килде бугай. Әйе, бу хәбәр Шәвәлидән икән: "Дәресегезгә килә алмыйм, исемемдәге беренче хәрефем югалды". Шәвәли безгә нинди хәреф турында әйтә икән?

- Ничек белдегез?

2) яңа аваз белән танышу

- Әйдәгез бу сүзнең беренче авазын әйтик. ( ш-ш-ш)

- Дөрес. Сез булдырдыгыз! Тагын [ш] авазы кергән сүзләр исегезгә төшерегез. (укучылар яңа аваз кергән сүзләр әйтәләр)

3) яңа хәреф белән танышу

- Бу аваз нинди хәреф белән белдерелә? (бәлки кайбер укучылар ул хәрефне беләләр, алардан сорашу)

- [ш] авазы "Ша" хәрефе белән белдерелә. Ләкин мин сезгә бу хәрефне күрсәтә алмыйм, ул хәреф югалган бит. Инде нишләргә? Шәвәлигә ничек кенә булышырга? Ничек ярдәм итәргә? (балаларның җаваплары)

- Әйдәгез әле без бу хәрефне эзләп карыйк, бәлки таба алырбыз. (укучылар эзли, китап актара һәм балаларның берсендә хәреф табыла - хәрефне күрсәтү, Шәвәлинең килүе)

- "Ша" хәрефе нәрсәгә охшаган? (балаларның җаваплары)

Физминутка: "Кышкы урманда "

Кышкы урманга килдек, (йөрү хәрәкәтләре)

Матур урыннар күрдек: (кулларны як-якка җәяләр)

Тун кигән каен-уңда (күрсәтәләр)

Ямь-яшел чыршы-сулда.

Кар бөртекләре оча (кулларны өскә күтәреп,фонарик ясап әйләнәләр)

Әйләнеп җирне коча.

Әнә куян сикерә, (сикерәләр)

Ул бүредән элдертә. (урында йөгерәләр)

Без дә аннан качабыз (иеләләр)

Тапмас безне ул явыз.

Аю бабай ял итә, (күзләрен йомып,башларын кулларына куялар)

Кызылтүшләр очалар (басып кулларын җилпиләр)

Бигрәк матур шул алар.

Урманда рәхәт булса да,

Өйгә кайтыйк, балалар!

4) таякчыклардан Ш хәрефен ясау

- Ш хәрефен ясау өчен ничә таякчык алдыгыз? (4)

- Әгәр сезнең таякчыкларыгызга берне өстәп куйсак, ничә була? (5)

- Бу сүздә [ш] авазы бармы? Кайсы өлештә? (ахырда)

5) пластилиннан Ш хәрефен әвәләү

Укучылар пластилиннан Ш хәрефен әвәлиләр. Күргәзмә ясау.

6) дәфтәрчекләрдә иҗекләр, сүзләр язу

- Дәфтәрчекләрдә Ш хәрефен языгыз.



- Ш хәрефенә дуслар табарга булышыйк. Аның янына сузыклар өстәгез. Нәрсә килеп чыкты?

ША, ШӘ, ШУ, ШҮ, ШЫ, ШИ - иҗекләр.

- Ша иҗеге кергән сүзләр табыгыз. (шар, Шакир) (бу сүзләрне дәфтәргә язып кую)

Күзләргә гимнастика. Күзләрегезне йомып, күз алдыгызга китерегез: сезнең борыныгыз урынына - карандаш икән. Шул карандаш белән түгәрәк сызыгыз, квадрат, туры сызык, дулкынлы сызык, астан түгәрәкләнгән сызык һәм Ш хәрефе.

IV. Уку күнекмәләрен үстерү

"Әлифба" китабы буеча эшләү- рәсем өстендә эшләү

67 нче бит - рәсем буенча әңгәмә кору

- Рәсемдә ниләр сурәтләнгән?

- Алар кая килгәннәр?

- Балалар, бездә ачык дәрес икәнен белеп, Ерак Себердән Кыш бабагыз да котлау-хат җибәргән, ләкин ул котлау гади генә түгел,сезнең ана теленнән алган белемнәрегезне тикшерү ,бәяләү өчен җибәрелгән. (Укучыларны Кыш бабайдан килгән "Заказное" дип язылган хат белән таныштыру, уку)

Тыңлагыз әле: "Мин җибәргән биремнәрне үтәп, уенчыклары белән чыршыны бизәгез, биремнәрне дөрес үтәсәгез, мин сөенермен, бизәп куйган чыршыгызны да тәрәзәдән карап үтәрмен. Белемле булсагыз, тәртипле булсагыз, бүләкләремне бер дә кызганмам. Яңа елны алып килгәндә үзем дә сезгә килеп җитәрмен ".

ёлка уенчыкларына язылган биремнәрне үтәү

1 нче бирем: "Чыршы" текстын укып күрсәтегез.

Укучылар текстны үзлекләреннән укып чыгалар. Аннан соң 4-5 укучы текстны укып күрсәтәләр.

2 нче бирем: "[ш] авазын таный беләсезме?" уены

- Басыгыз. Мин сезгә сүзләр әйтермен. Әгәр "[ш] авазын сүзнең башында ишетсәгез - 1нче рәт балалары иелегез, сүзнең уртасында - 2нче рәт, ахырда - 3 рәт. Уенны башлыйбыз:

Таныш, чишмә, шикәр, теш, яхшы, чебеш, шаярту, назлы, шатлык, эшли, сулыш, шалтырата, җимеш, ишек, ачык, шашлык, тормыш, шырпы.

Шырпы сүзен әйтеп карау, "[ш] авазының сүздәге урынын билгеләтү. Шырпы белән шаяру аяныч хәлләргә китерүе турында әңгәмә оештыру. Күптән түгел "Янгын куркунычсызлыгы" темасы бенча республикакүләм конкурсы оештырылган иде. Сез конкурста барыгызда да актив катнаштыгыз. Рәсемнәрегез бик матур булды. Бу конкурста җиңүчеләр дә бар. Валеев Азиз республикакүләм конкурсында 3 нче урынны яулап алды.

VI. Язу дәфтәрләрендә эш.

1) әзерлек эше

Дөрес утыру кагыйдәләрен искә төшерү

2) Ш, ш хәрефләренен язу

Укытучы тарафыннин язылышын күрсәтү.

Һавада язып карау.

Үрнәк буеча язу.

- Балалар, хәрефләрегез матур килеп чыктымы?

VII.Сөйләм телен үстерү

Г. Тукайның "Шүрәле" әкиятенә багышланган әңгәмә

68 бит - иллюстрацияне карау

Бу әкиятне белгән укучыдан аның кыскача эчтәлеген сөйләтү. әкият геройларының исемнәре белән таныштыру. Рәсемнәргә карап, әкиятнең эчтәлеге буенча җөмлә төзү.

Былтыр урманга китте. Ул утын кисә. Аның янына Шүрәле килә.

Мультфильм карау.

VIII. Рефлексия. Дәрескә йомгак.

- Бүген дәрестә нинди максат куйдык? Дәрес башында ниләр өйрәнербез дидек? (балаларның җаваплары - яңа хәреф белән танышырга)

- Таныштыкмы? Ирештекме?

- Әти-әниләрегезгә кайтып нәрсәләр сөйләрсез?

- Үз эшең үзеңә ошадымы? Дәрес ошадымы?




 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал