- Учителю
- Урок. Тартык җ авазын өйрәнү
Урок. Тартык җ авазын өйрәнү
Максат:
-
[җ] авазын дөрес әйтергә,җ хәрефен укырга һәм язарга өйрәтү;
-
сөйләм телен үстерү;
-
әдәпле сөйләм күнекмәләрен тәрбияләү.
Җиһазлаү: хәреф үрнәкләре, плакатлар, ребуслар, сүзләр, алфавит.
Дәрес барышы.
I. Оештыру моменты.
-Бер-берегезгә нинди теләкләр теләр идегез?
Мин дә сезнең бу теләкләрегезгә кушылам.
II. Тема өстендә эш.
-
-Без сезнең белән тартык аваз хәрефләре турында өйрәнә башладык. Ниндиләрне өйрәндек?
-Ә бүген өйрәнәсе хәреф шигырьгә яшеренгән.(хор белән укыту)
Җидегендә-җиде кыз,
Җиргә якын ул йолдыз.
Җиргә якын Җидегәндә-
Җиде йолдыз, җиде кыз.
-
Бу шигырьдэ нинди аваз еш кабатлана?
-
Димәк, без бүген [җ] авазын дөрес итеп әйтә белергә, ишетеп таный белергә, җ хәрефен укырга һәм язарга өйрәнәбез.
-
Хәреф үрнәген күрсәтү, ж хәрефе белән чагыштыру.
Җ хәрефе койрык тапкан,
Алган да аны таккан.
Татар алфавитынды
Тагын бер хәреф арткан.
-
Димәк, бу хәреф - татар алфавитына гына хас хәреф.
-
[җ] авазын әйттерү.
-
Бу аваз тартыкмы, сузыкмы?
-
Әйтелеше буенча [ч] авазына якын. Ләкин [ч] авазын әйткәндә, тел киеренке рәвештә өске тешләргә якынрак терәлә. [җ] авазын әйткәндә, телнең киңәйтелгән очы аскы теш урталарына таба сузыла(эйтеп карау).
-
Әйдәгез, хәзер [җ] авазын дөрес әйтеп, иҗекләрне укыйк әле. (фонетик күнегүләр). Җа, җо, җы, җә, җө, җү, җи.
-
Хәзер сүзләрне.
Җа-җа - морҗа, җә-җә - кәҗә, җе-җе - энҗе, җи-җи - Таҗи, җә-җә - әрҗә.
- Хәзер минем арттан шигырьне кабатлагыз.
Җылы җәйнең көннәрендә,
Җөймә тау итәгендә
Җизни кызы Җәүһәрия
Җиләк җыя чиләгенә.
Җиләк, җиләк, җиләкләр,
Бик тиз тулмый чиләкләр.
Тулыр иде чиләге,
Юк бит аның җиләге.
-
Дәреслек буенча эш.
134 күнегү. Сүзләрне баганалап укыту. [җ] һәм [ч] авазлары ничек әйтелә? Аларның кайсысы яңгырау тартык?
- Димәк, [җ] авазы - яңгырау тартык.
- Яңгырау тартыклар ничек әйтелә?
5. "Кул чабу" уены.
- Хәзер мин сезгә сүзләр әйтәм. Сүздә [җ] авазы булса, кул чабыгыз.
Җавап, җанвар, чалбар, җиләк, чиләк, читек, җитен, җәтмә, чишмә, җитәкче, җиңүче, чаңгычы, җыелыш, чыгарылыш, җимеш.
-
Хәзер мин сезгә бер табышмак әйтәм.
Әгәр "җ" гә башлансам мин,
"Тәмле дә соң!" - дип ашыйлар.
"Җ" не "ч" га алыштырсаң,
Минем белән су ташыйлар. ( Җиләк, чиләк)
-
Димәк, [җ] һәм [ч] авазларын дөрес әйтә белергә һәм бу хәрефләр кергән сүзләрне язганда игътибарлы булырга кирәк.
-
Физкультминут.
Җил исә, исә, исә,
Агачларны селкетә.
Җил әкрен, әкрен, әкрен.
Агачлар үсә, үсә, үсә.
-Нинди сүзләрдә [җ] һәм [ч] авазлары ишетелде?
-
Дәфтәрдә эш.
а) Матур язуга күнегү.
- Җ,җ хәрефләре ничә элементтан тора? (хәрефләрне язу).
- Язасы сүзләрне ребусларны чишеп табабыз.(җиләк, җөй, җайдак, җомга).
- Өчече юлга мәкаль язабыз.(Җылы сүз җан азыгы).
- Бу мәкальне сез ничек аңлыйсыз?(Ягымлы матур сүзләр белән генә сөйләшергә кирәк.Начар сүз белән кешене рәнҗетергә була, ә ягымлы сүздән һәр кешенең дә күңеле күтәрелә.)
ә) 133нче күнегү.
Рәсемнәр буенча һәм терәк сүзләрдән файдаланып, җөмләләр төзеп языгыз. Җ хәрефе кергән сүзләрнең астына сызыгыз.
-
Физкультминут.(күзләр өчен)
Яздым җөмлә, иҗек, сүз.
Бик арады минем күз.
Йомам күзем: ял итсен.
Ачам күзем: күп күрсен.
Тагын йомам һәм ачам,
Бер йомам да,бер ачам.
Күзләр хәрәкәте белән
Бик зур әйләнә сызам.
Аннан төбим күзләрем
Имән бармак очына.
Кисәк карыйм тышта үскән
Биек агач башына.
-
135 нче күнегү.
Табышмакларның җавапларын табу.
а) Үләннәрдә кызарып пешәр,
Сабагын бөгеп җиргә төшәр. (җиләк)
ә) Сакаллы булып туа.
Берәү дә гаҗәпләнми. (кәҗә)
б) Агач бөгә, кулы юк,
Йөри торган юлы юк.
Ачуланса сызгыра,
Тузаннарны туздыра. (җил)
в) Өстендә йөртә, ашата, туйдыра, шуны аңла. (җир)
г) Җәйне җырлап уздырган, кышны елап уздырган. (чикерткә)
10. Тактада эш.
"Нинди сүз артык?" уены.
Җай, җан, җеп, җен, җил, җим, җиңү, җир, җиң, җыр.
-
Шушы сүзләр белән җөмләләр төзеп әйтегез.
-
Сорауларга җавап бирегез.
а) Кайсы ел вакытын әйткәндә, [җ] авазы ишетелә? (җәй)
ә) Унга чаклы санаганда, кайсы санда [җ] авазы, кайсы санда [ч] авазы ишетелә? (җиде, өч)
б) Йорт хайваннары исемнәренең кайсын әйткәндә, [җ] авазы ишетелә? (кәҗә)
в) Исемендә яки фамилиясендә [җ] авазы булган кайсы шагыйрь яки язучыны беләсез? (Муса Җәлил, Җәүдәт Дәрзаман, Җәвад Тәрҗеманов)
III. Дәресне йомгаклау.
-
Без бүген дәрестә нинди авазның әйтелешен, хәрефнең язылышын ныгыттык? [җ] ававзы нинди аваз инде ул?
Билгеләр кую.
IV. Өй эше. "Сүз эчендә сүз"уены. Бу сүзләр эчендә нинди сүзләр яшеренгән? Җайдак, җанвар, җиләк, җимеш, җир, җисем, җиңги, җитәкче, җиңүче, җыелыш, җәймә, җөймә, җөй, җитезлек, җыерчык, җырчы.