7


  • Учителю
  • класстан тыш чара: 'Табигать язмышы-безнең язмыш'

класстан тыш чара: 'Табигать язмышы-безнең язмыш'

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Тема: Табигать язмышы - безнең язмыш.

Максат: 1. Укучыларның табигатьтәге бәйләнешләр турындагы белемнә -

рен тирәнәйтү;

2. Иҗади сәләтләрен үстерү;

3. Табигатьне аңларга, яратырга өйрәтү һүм аны сакларга өндәү.

Җиһазлау: "Табигать ярдәм көтә" дигән плакат; тукран, каен, тиен, бака,

керпе рәсеме; укучылар ясаган рәсем.

Техник кулланма: Магнитафон

Дәрес барышы.

I. Оештыру өлеше.

- Укучылар! Менә тагын безне куандырып Туган җиребезгә яңа көн туды. Әйдәгез, бергәләшеп яңа көн һәм якты кояш белән исәнләшик.

- Исәнме, яңа көн!

- Исәнме, якты кояш!

- Исәнмесез, кунаклар!

- Укучылар! Безнең җиребезгә куркыныч яный. Табигать балалары - кешеләр көннән - көн упкынга тәгәри, җиргә экологик куркыныч яный. Урманнар коточкыч тизлек белән кими.Табигый байлыклар азая. Чишмәләр,сулыклар саега һәм пычрана.

-Укучылар! Беләсезме? Җиргә безнең дәкайгырту кирәк бит. Без табигать балалары дип нәрсәләрне атыйбыз? Дөрес, кешеләрне. Табигать балалары дип нәрсәләрне әйтерсез? Әйе, кошлар, бөҗәкләр, хайваннар, куаклар, үсемлекләр, чәчәкләр.

- Укучылар! Хәзер мин сезнең игътибарыгызга бер табышмак тәкъдим итәм.

Курыкмыйча салкыннан,

Өскә кия сарафан,

Җылы көннәр җиткәч тә

Алка белән төренә.

- Дөрес. Бу - каен агачы.


II. Тема һәм максатны хәбәр итү.

- Укучылар! Бүген без төп темабыз Җир, табигать турында. Алга куелган максатыбыз да нык һәм ышанычлы булырга тиеш.

- Укучылар! Хәзер, әйдәгез, Мөҗәһит Әхмәтҗановның "Каеннар кайгысы" дигән шигыре белән танышып китик.

Шигырьне Ivсыйныф укучысы Шәйхетдинова Гөлзия сөйли.

- Укучылар! Сез шигырь ярдәмендә каен агачының безгә нәрсәләр әйтергә теләгәнен аңладыгызмы?

- Дөрес. Каен агачы, барлык каеннар һәм агачлар исеменнән, аларга зарар салмавыбызны үтенә.

- Хәзер, бергә - бергә арабыздан Каенсылуны сайлап алыйк та " Каенсылу" уенын уйнап карыйк. Каенсылуның да сезгә бер шарты бар. Иң элек ул сезгә сораулар бирергә һәм сезнең табигатебезне ничек яратуыгызны белергә тели.


Каенсылу сайлана.

- Каенсылу: ә сез табигатьне яратасызмы? Аны саклый һәм яклый аласызмы?

Балалар җавап бирә.

"Кенсылу" уены уйнала.

Балалар: Каенсылу, кая барасың?

Каенсылу: Балалар янына барамын.

Балалар: Анда нигә барасың?

Каенсылу: Су алырга барамын.

Балалар: Сиңа нигә су кирәк?

Каенсылу: Яшәр өчен көч кирәк?

Балалар: Ә көч сиңа нәрсәгә?

Каенсылу: Матур яфрак ярырга.

Балалар: Яфраксыз ни була?

Каенсылу: Урман яме югала?

Балалар: Ә югалса ни була?

Каенсылу: Яшәү күңелсез була.

- Рәхмәт,укучылар! Агачларның исән - имин үсүе нәрсәләргә бәйле була инде. Дөрес, һавага, суга, кояшка һәм кешеләргә.Шигырьдә һәм уенда чагылган каен агачының моң - зары, башка агачларның да моң - зары.

- Укучылар! Әйдәгез, җирнең экологик хәле турында шигырьләрне искә төшереп китик.

Шигырь сөйләү.

III. Белем һәм күнекмәләр бирү, ныгыту.

- Укучылар шушы гүзәллекләр арасында яшәүче тагын нинди җан ияләре бар соң? Дөрес, хайваннар, кошлар, бөҗәкләр,балыклар.Хәзер мин сезгә бер - ике табышмак - текст укып китәргә телим.

Керпе.

Агач төбеннән ниндидер йомгак сикереп чыга. Ул каядыр ашыкканга охшаган. Йомгак бераз туктап тора һәм гөибәләр җыя, ә үзе мактана:" Миңа яшәве рәхәт. Дошманнарымнан җиңел генә саклана алам. Эт тә, бүре дә, төлке дә, карчыга да мине эләктерә алмый. Бары тик кешеләр генә миннән курыкмый. Шәһәрдә очратсалар, бары да минем яныма җыела,шуның өчен миңа шәһәрдә яшәве рәхәтрәк. Гөмбә, чикләвек, җиләк белән тукланам. Мин бик бәхетле!


Бака.

- Үземнең матур түгеллегемне дә беләм.Мин күренүгә, күп кеше миннән куркып яиткә сикерә,кайсы вакытта таш атарга яки аяклары белән тибеп җибәрергә дә күп сорамыйлар.Мин кешеләргә күп файда китерәм. Бакчалардан бөҗәкләрне. Күбәләк кортларын юк итәм. Мине өйгә алып керсәгез, бөтен тараканнарыгызны юкка чыгарам. Зинһар өчен,мине рәнҗетмәгез, яратыгыз,мин сезнең дустыгыз булырмын. Сине тоткач, кешеләр, кулларына сөял үсә, дип уйлап чыгарганар.Чып - чын ялган бит бу! Бөтен нәрсәгә матур булырга димәгән бит.

- Укучылар! Безнең бакчаларыбызны, бүлмәләребезне, урманнарыбызны,кырларыбызны, болыннарыбызны бизәп торучы нинди күркәм үсемлекләр бар соң әле?!

- Дөрес, бакча гөлләре, бүлмә гөлләре, урман һәм болын чәчәкләре.

- Сез нинди чәчәкләр яратасыз? ( Кыңгырау, ромашка, күкчәчәк, энҗе чәчәк)

- Бик яхшы. Бу гөлләр, чәчәкләр безгә ни өчен кирәк соң?

- Дөрес. Алар төрле авыруларга дәва булып торалар, матурлык бүләк итәләр. Ләкин аларны җыеп, үз белдегең белән төнәтмә ясарга ярыймы?

- Юк. Врач белән киңәшәсе.

IV. Физкультминут. "Чәчәкләр" биюе башкарыла.

- Рәхмәт, укучылар! Укучылар, ни өчен агачлар, үләннәр, үсемлекләр, чәчәкләр безгә бик кирәк?

- Дөрес, алар углекислый газны йоталар һәм кислород бүлеп чыгаралар.

- Укучылар! Мин сезгә бер сорау бирергә телим. Сорау бер генә. Ә җаваплары - өч.

Җавапны дөрес сайларга.

Энҗе чәчәк.

Сез туган көнгә чакырылдыгыз .Сезнең иптәшегез энҗе чәчәкләр ярата.Сез аңа нәрсә бүләк итәрсез?

а) Пластмассадан яки кәгазьдән матур итеп ясалган букет.

б) Берничә энҗе чәчәк.

в) Зур энҗе чәчәк букеты.

Кош баласы.

Кош баласы оясыннан егылып төшкән. Сезнең эшегез:

а) Кош баласына тимичә урынында калдырырга.

б) Кош баласын оясына куярга.

в) Кош баласын өйгә алып кайтып читлеккә ябарга.

- Молодцы, укучылар! Җавапны дөрес әйттегез. Ни өчен сез бу вариантны сайладыгыз?

- Әйе, чөнки бу чәчәк "Кызыл китап"ка кертелгән.Әле аның агуы да бар. Шуңа күрә сак булырга кирәк.

-Укучылар! Әйдәгез,сез миңа туган җирегезне,туган авылыгыз табигатен ничек яратуыгызны исбатлагыз әле. Табигать өчен, Җир - ана өчен сез нинди эшләр эшләдегез?

- Әйе, чишмәләрне чистарту бик яхшы һәм файдалы эш. "Яхшылык эшлә дә суга сал" дигән мәкальне онытмагыз. Башкаларга яхшылык эшләү, синең үзеңә дә яхшылык булып әйләнеп кайтачак бит.

- Укучылар! Хәзер үзегезнең җиргә әйтергә теләгән шигырьләрегезне, теләкләрегезне сөйләп һәм әйтеп кала аласыз.

Укучылар шигырьләрен сөйли.

-Хәзер, укучылар, мин сезгә җирнең үтенечен укырга телим.

V.Йомгаклау өлеше.

Үтенеч укыла.

Җир.

Пычратмагыз мине! Байлыкларымны; урман, болын, елгаларымны саклагыз! Җәнлекләремне, кошларны кыерсытмагыз! Агач - куакларымны сындырмагыз! Минем гомерем куркыныч астында!


- Укучылар! Димәк, сез, җирне сакларга һәм якларга сүз бирәсезме?

- Бик яхшы. Җир - ана да сезгә җавапсыз калмас. Үзенең матур көннәрен, тыныч төннәрен сезгә бүләк итәр.

-Укучылар! Сез табигатьне саклау өчен нинди эшләр башкарырсыз?

Дөрес. Чәчәкләрне өзәргә, агачларны, куакларны сындырырга, кояш ояларын,туздырырга, энә каракларын, күбәләкләрне ауларга ярамый.




 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал