7


  • Учителю
  • Татар теле фәненнән эш программасы

Татар теле фәненнән эш программасы

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Аңлатма язуы

4 нче сыйныф өчен татар теле фәненнән эш программасы түбәндәге документларга нигезләнеп төзелде:

1. РФ һәм ТР “Мәгариф турындагы Закон” ына;

2.. Приказ 09.07.2012 №4154/12 “Об утерждении базисного и примерных учебных планов, для образовательных учреждении РТ, реализующих программы начального общего образования.;

3. Информационное письмо МО и Н РТ от 23 июня 2012 года №7699/12 « Об учебных планах для 1-9 классов школ РТ реализующих основные образовательные программы начального общего образования и основного общего образования с ФГОС общего образования «( 4 модель)

4. 06.10.2009 нчы елда РФ Мәгариф һәм Фән министрлыгы тарафыннан расланган “Гомуми башлангыч белем бирү федераль дәүләт стандартын гамәлгә кертү” турындагы боерыгына (Приказ №373);

5. 2014-2015 нче уку елына Татарстан Республикасы Көчек урта гомуми белем бирү мәктәбе укыту планына;

6.Башлангыч класс укытучыларының методик берләшмәсендә төзелгән локаль актына (№ 1, 25 август)

7. Татар телендә урта гомуми белем бирү мәктәпләре өчен татар теле һәм әдәбиятыннан үрнәк программалар. 1-11 нче сыйныфлар Казан Татар. китап. нәшрияты 2011 ел



Белем бирү учреждениеләрендә укыту процессында куллану өчен рөхсәт ителгән “Перспективалы башлангыч мәктәп” концепциясе һәм белем бирүнең яңа стандартлары таләпләренә туры килгән һәм рөхсәт ителгән региональ дәреслекләргә









Татар теле фәнен тематик планлаштыруга аңлатма язуы.

Башлангыч гомуми белем бирүнең төп программасы федералҗ дәүләт белес стандартларын (Россия Федерациясенең Мәгариф һәм фән министрлыгы приказы, № 373, 06.10.2009) аныклаучы һәм үстереп җибәрүче норматив документ булып тора.

Эш программасы структурасы. Татар теленнән эш программасы өч өлештән тора: аңлатма язуыннан, төп бүлекләрне, белем һәм күнекмәләрне үз эченә алган программаның эчтәлегеннән, укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә таләпләреннән.

Эш программасының эчтәлеге. Яңа стандарттагы иң мөһим таләп мондый: мәктәпне тәмамлаганда, «укучы үз алдына максат куярга һәм аны тормышка ашыру юлларын үзе таба алу дәрәҗәсенә күтәрелергә тиеш”. Бу – яңа стандартта эшлекле белем дип атала. Эшлекле белем – стандарт керткән яңалыкның әһәмиятле эчтәлеген ачып бирүче иң гомуми төшенчә. Белем алу гамәлләренең структурасын һәм принцибын стандарт үзе аңлата:

Татар теле укытуның максаты: белемнәрне системага салу, тирәнәйтү, яңа мәгълүмат бирү, укучыларда әйтмә һәм язма сөйләмнәрен үстерү.

Белем бирү эчтәлегенең мәҗбүри минимумы.

Тыңлап аңлау. Сөйләмдәге сүз, сүзтезмә һәм җөмләләрне аңлау, аларны бер-берсеннән аеру. әйтелгән фикердәге мөһимрәк булган вакыйгаларың эзлеклелегенә төшенү.Тыңлый белүне уңышлы аралашуның шарты, кара-каршы сөйләшүнең нигезе икәнен үзләштерү.

Сөйләү. Сөйләм культурасын үстерү. Диалогик һәм монологик сөйләм күнекмәләрен гамәли үзләштерү. Укуга һәм көндәлек тормышка кагылышлы темалар буенча әңгәмә кору.Укылган текстка сорау кую, аның эчтәлеге буенча бирелгән сорауларга җавап бирү, планын төзү. Укучыларга якынрак булган темалар буенча сөйләшү. Гадирәк җөмләләрдән төзелгән төрле темаларга кагылышлы монологик сөйләм оештыра белү, интонация үзенчәлекләрен үзләштерү. Сөйләм этикеты үрнәкләреннән дөрес файдалану.

Уку. Әкиятләрне, кечкенә хикәяләрне, дәреслектәге текстларны аңлап, дөрес, йөгерек итеп укый белү. Текстның төп фикерен аңлап, темасын билгели алу, кирәкле урыннарын сайлап уку. Гади план төзеп, текстның эчтәлеген сөйләү һәм укучының текстка мөнәсәбәтен белдерү.Укыганның эчтәлегенә, тел үзенчәлекләренә, төзелешенә бәя бирү. Информацияне аңлата һәм гомумиләштерә алу.

Язу. Язма сөйләм белән телдән сөйләмнең аермасы. Җөмләне тексттан аера белү. Хат һәм төрле котлау текстлары язу. Өйрәнелгән кагыйдәләргә нигезләнеп текстларны күчереп, ишетеп язу.Үзлегеннән зур булмаган текстлар иҗат итү.

Программа атнага 3 сәгатьтән исәпләнгән. Уку елына барысы 102 сәгать. Шулардан контроль диктантлар – 4,сочинение- 4, изложение – 4 сәгать. Татар теленнән тематик план Татарстан Республикасы Мәгариф министрлыгы тарафыннан рөхсәт ителгән дәреслек “Перспективалы башлангыч мәктәбе” И.Х.Мияссарова, К.Ф Фәйзрахманова нигезендә төзелде .

























Укыту курсы темалары эчтәлеге:

1.1-3 сыйныфларда үткәннәрне кабатлау. 8 сәг

Аваз һәм хәреф. Сузык һәм тартык авазлар.Иҗек.Сүзләрне юлдан юлга күчерү. ь,ъ хәрефләре кергән сүзләрне дөрес уку һәм язуЯнәшә килгән бертөрле аваз хәрефләре булган сүзләр.Алфавит. Алфавитның әһәмияте.Сүзлекләр белән эш.Сингармонизм законы турында беренче күзаллау.

2. Сүз. Телнең сүзлек байлыгы.Сүзнең лексик мәгънәсе . 8 сәг.

Сүз. Телнең сүзлек байлыгы. Тотрыклы сүзтезмәләр, омоним, синоним антоним,фрозеологик әйтелмәләр сүзлеге белән эш. Күп мәгнәле сүзләр. Искергән һәм яңа сүзләр

3. Сүз төзелеше. 11 сәг.

Кушымча.Кушымчаларның төрләре.Кушымчаларның ясагыч һәм төрләндергеч буенча ясалышы(кушма, парлы сүзләр)

4. Сүз төркемнәре . Исем–8 сәг.

Исем. Мәгънәсе, сораулары. Җөмләдәге роле Ялгызлык һәм уртаклык исемнәр Ялгызлык исемнәрдә баш хәреф

Берлек һәм күплек сан формалары. Исемнәрнең килеш һәм тартым белән төрләнеше.

5. Фигыль –13 сәг.

Мәгънәсе. Сораулары. Барлык, юклык формалары Зат-сан белән төрләнүе. Хәзерге, үткән, киләчәк заманнар. Фигыльләрнең күп мәгънәлеге.

Боерык фигыль. Фигыльнең нигезе дифтонгка тәмамлануы. (сау-савыйм, савыйк, савыгыз)

6. Сыйфат - 7сәг.

Мәгънәсе,сораулары. Җөмләдә роле. Сөйләмдә әһәмияте. Сыйфат дәрәҗәләре, сыйфатның җөмләдәге роле. (аергыч, хәбәр)

7. Алмашлык -6 сәг.Зат алмашлыклары. Җөмләдәге һәм текстагы роле. Сорау алмашлыклары.Килеш белән төрләнеше, дөрес язылышы.

8. Сан -6 сәг.

Санның билгеләмәсе, сорауларымикдар саны, тәртип саны.

9. Рәвеш -5 сәг Лексик-грамматик яктан эш-хәлнең билгесен белдерүе.Аның төрләнмәве.Төп синтаксик функциясе – хәл.

10. Кисәкчәләр. 2сәг Да. дә. гына , генә. Та, тә, ук, үк, кына ,кенә кисәкчәләре. Сөйләмдәге роле. Аларның җөмләгә төрле төсмер өстәве.

11. Бәйлекләр 2 сәг. Төрле килешләрдә исемнәрнең һәм зат алмашлыкларының бәйлекләр белән килүенә йомгак ясау, системалаштыру.

12. Җөмлә. Сүзтезмә -2 сәг

Сүзтезмә һәм тезмә сүзләр арасындагы аерманы аңлату, сүзтезмәдәге иярүче һәм ияртүче сүз турында белемнәрне тирәнәйтү

13. Җөмләнең баш кисәкләре. Ия һәм хәбәр. 2 сәг

Җөмләнең баш кисәкләре.

14. Җыйнак һәм җәенке җөмләләр. 1 сәг Җыйнак һәм җәенке җөмләләрне аеру.

15. Җөмләнең иярчен кисәкләре Аергыч 1 сәг. Аергычка билгеләмәне һәм аның белдерүен аңлату.

16. Җөмләнең тиңдәш кисәкләре. 1 сәг.

Җөмләдә сүзләр бәйләнеше. Җөмләнең тиңдәш кисәкләрен һәм тиңдәш кисәкләрнең узара санау интонациясен, теркәгечләр ярдәмендә бәйләнеше.Тиңдәш кисәкләр янында тыныш билгеләре.

17 .Эндәш сүзләр. 1 сәг. Эндәш сүзләр һәм алар янында тыныш билгеләре.

18. Гади һәм кушма җөмлә. 2 сәг.

Тезмә кушма җөмләләрдә һәм, ә, ләкин, әмма теркәгечләре, алар янында тыныш билгеләре.

























Укучыларның белем һәм күнекмәләренә төп таләпләр

Укучылар белергә тиеш:

-сүзнең мәгънәле кисәкләре: тамыр һәм кушымча, ясагыч кушымча, төрләндергеч кушымча;

- сүз төркемнәре: исем, сыйфат, фигыль, кисәкчә, бәйлек, рәвеш.

- җөмләнең баш кисәкләре: ия һәм хәбәр, җөмләнең иярчен кисәкләре

Укучылар башкара алырга тиеш:

-үтелгән орфограммалар (калын һәм нечкә сузыклар, яңгырау һәм саңгырау тартыклар, парсыз тартыклар, нечкәлек һәм аеру билгеләре, кушма һәм парлы сүзләр, тамырда авазлар чиратлашуы, кисәкчәләр) кергән 75-80 сүзле текстны, җөмлә ахырында тиешле тыныш билгеләрен куеп, тиңдәш кисәкләр янында тиешле тыныш билгеләрен дөрес куеп диктант итеп язу.

-текстларны грамоталы һәм каллиграфик дөрес күчереп язу.

- сүзләрне төзелеше ягыннан тикшерү(тамыр һәм кушымчаларны аеру, кушымчаларның төрен билгеләү, тамыр, ясалма, кушма һәм парлы сүзләрне аерып күрсәтү).

- сүз төркемнәрен һәм аларның грамматик билгеләрен тану, аеру (исемнең санын, килешен, фигыльнең затын, заманын);

- берлек сандагы исемнәрне килеш белән төрләндерү

- фигыльне заман формаларына куя белү.

-текстта синонимнарны һәм антонимнарны таный, сөйләмдә куллана белү.

-сораулар ярдәмендә җөмләдә сүзләрнең бәйләнешен билгеләү, сүзтезмәләрне аеру; сүзтезмәдәге ияртүче һәм иярүче сүзләрне аеру.

- җөмлә тикшерү (төрен билгеләү, баш һәм иярчен кисәкләрне аера белү)

- бергәләп төзегән план буенча 90-95 сүзле изложение язу.

- текстның темасын һәм төп фикерен билгеләү.

- текстны мәгънәле кисәкләргә бүлү, кызыл юлны саклау.

- текстның мәгънәле кисәкләре, җөмләләр арасында бәйләнеш булдыру.

- темасыннан яки төп фикереннән чыгып, текстка исем кую.

- хикәяләү, тасвирлау һәм фикер йөртү характерындагы текстларны аера белү.

- шәхси тәҗрибәгә, сюжетлы картинага таянып (алдан әзерлек белән), сочинение язу.

- фикер йөртү характерындагы җавап төзеп әйтү.

4 нче сыйныф ахырына универсаль уку гамәлләре формалаштыру программасын үзләштерү буенча планлаштырыла торган нәтиҗәләр

Башлангыч гомуми белем бирү баскычында татар теле фәнен өйрәнү нәтиҗәсендә укучыларда белем алу осталыгы нигезе буларак танып белү, коммуникатив, регулятив һәм шәхескә кагылышлы универсаль уку гамәлләре формалашачак.

Танып белү универсаль уку гамәлләре

Укучылар өйрәнәчәк:

мөһим бәйләнешләрне аерып чыгару нигезендә кагыйдә формалаштырырга;

күнегүләрне мөстәкыйл эшләү алымнарын үзләштерергә;

тәкъдим ителгән план буенча телдән аңлатырга;

материаль объект, таблица, рәсем, схемалар, сүзлекләр кулланырга;

бирелгән алгоритм буенча күнегүләр башкарырга;

фикерләүдә логик чылбыр төзергә;

уку мәсьәләләрен модельләштерүдә билгеләр (символлар) кулланырга.

Укучылар өйрәнергә мөмкинлек алачак:

интернетны кулланып, мәгълүмат эзләргә;

мөстәкыйль рәвештә нигезләмә һәм критерийлар сайлап, чагыштыру, сериация һәм классификация башкарырга;

сәбәпле-нәтиҗәле мөнәсәбәтләр урнаштыруны үз эченә алган логик хикәяләү тө-зергә.

Коммуникатив универсаль уку гамәлләре

Укучылар өйрәнәчәк:

партадаш күрше белән яисә төркемдә хезмәттәшлек итәргә;

нинди дә булса предмет яисә объектка төрле карашлар булу мөмкинлеген аңларга;

килешергә һәм уртак эшчәнлектә гомуми чишелешкә килергә;

сораулар формалаштырырга.

Укучылар өйрәнергә мөмкинлек алачак:

сораулар ярдәмендә партнердан өстәмә мәгълүмат алырга;

монолог төзергә.

Регулятив универсаль уку гамәлләре

Укучылар өйрәнәчәк:

таблица буенча кагыйдәнең дөреслеген тикшерегә;

гамәлләрне таләп ителгән вакытта башларга һәм тәмамларга;

кагыйдә, инструкцияләрне истә тотарга һәм шуларга ияреп гамәлләр кылырга;

максатка кагылышсыз гамәлләрдән тыелырга;

сәбәпле-нәтиҗәле бәйләнешләр урнаштырырга.

Укучылар өйрәнергә мөмкинлек алачак:

партадаш күршең белән хезмәттәшлектә яңа уку мәсьәләләрен куярга;

уку эшчәнлегенең үзең өчен әһәмиятен, мәгънәсен һәм сарыф ителгән вакытны, көчне бәяләргә;

ирешеләчәк нәтиҗәне алдан фаразларга;

яңа уку мәсьәләсен чишүгә керешкәнче үз мөмкинлекләреңне мөстәкыйль бәяләргә.

Шәхескә кагылышлы универсаль уку гамәлләре

Укучыларда формалашачак:

татар теле фәненә танып белү кызыксынуы;

дәреслек геройларына һәм партадаш күршеңә ярдәм итү инициативасы;

үз уңышларың/уңышсызлыкларыңның сәбәпләре турында фикер йөртү;

нормалардан тайпылышны күрү;


ШУУГ- шәхескә кагылышлы универсаль уку гамәлләре

РУУГ- регулятив универсаль уку гамәлләре

ТБУУГ- танып белү универсаль уку гамәлләре

КУУГ- коммуникатив универсаль уку гамәлләр














Татар теленнән календарь тематик план 4 класс “Перспективалы башлангыч мәктәп” 2014-2015


Дәреснең темасы

Сәг

Планлаштырыла торган нәтиҗәләр

Өй эше

Үтәлү вакыты

Искәрмә

план

факт

предметлы

Шәхсиятле һәм метапредметлы

(УУГ формалаштыру)

1

2

3

5

6

7

8

9

10

1

1-3 нче сыйныфларда үткәннәрне кабатлау.

1

1-3 сыйныфларда өйрәнгәннәрне искә төшерү

ШУУГ: белү-белмәү чикләрен чамалау

ТБУУГ:төп билгеләрне аерып алу нигезендә кагыйдә формалаштыру, әйтелеш һәм язылышка караган орфограммаларны куллану, сүзләрне иҗеккә бүлү, юлдан-юлга күчерү“Аңлатмалы сүзлек”, “Дөрес яз” “Дөрес әйт”сүзлеге белән эш

КУУГ: күршең белән хезмәттәшлек итү

РУУГ: гамәлләрне таләп ителгән вакытта башлау һәм тәмамлау

9 бит 3 нче күнегү

02.09



2

Җәйге истәлекләр буенча сочинение язу.

1

Сочинениены язып бетер

03.09



3

Авазлар һәм хәрефләр.

1

сүзләрдәге орфограммалар

ны танып, аларның язылышын кагыйдәгә нигезләнеп аңлату

Алфавитны искә төшер

04.09



4

Грамматик биремле диктант .Күбәләк малае Әлтәфи.

1

Ишетеп язу күнекмәләрен камилләштерү.


10 нчы күнегү хәтер диктанты

09.09



5

Тамыр һәм кушымча

1

Тамырдаш сүзләрне табу

14 нче күнегү 14 бит.

10.09



6

Сүз төркемнәре


Сүз төркемнәрен искә төшерү

17 нче күнегү 16 бит

11 .09



7

Үткәннәрне ныгыту. Тест биреме №1

1

Җөмләнең баш кисәкләрен табу, тест биремнәрен башкару

18 бит иҗади бирем

16.09



8

Аңлатмалы диктант.

Көз якынлаша.

1

Җөмләләрне, сүзләрне дөрес яза белү күнекмәләрен үстерү

Көзге әкият иҗат ит

17.09



9

Сүзнең лексик мәгънәсе

1

Лексик төшенчәсен аңлату,аңлатмалы сүзлекләр белән эш,хезмәтләрне бәяләү, төзәтү; татар теленең сүз байлыгы, сүзнең лексик мәгънәсе; лексик мәгънәгә туры килгән сүзләр табу

ШУУГ: дәреслек геройларына ярдәм итүдә танып-белү инициативасы күрсәтү


КУУГ: күршең белән хезмәттәшлек итү


ТБУУГ: фәнни әдәбият белән эшли , үзеңнең күзәтүләреңне язмача билгели белү

Иҗади бирем. Кабан күле турында әкият яз

18.09



10

Алынма сүзләр.

1

әйтелеш һәм язылыш, сүзлек запасын тулыландыру.

32 нче күнегү 27 бит

23.09


11

Бер мәгънәле һәм күп мәгънәле сүзләр.

1

Сүзләрнең төрле мәгънә белдерүе


ТБУУГ: Аңлатмалы сүзлек белән эш

дәфтәр 15 нче күнегү

24.0.9


12



Тотрыклы сүзтезмәләр.

1

Фразеологик әйтелмәләрне сөйләмдә куллану

ШУУГ: дәреслек геройларына ярдәм итүдә танып-белү инициативасы күрсәтү

ТБУУГ: Сүзлекләрне белешмә чыганагы итеп куллана белү

42 нче күнегү 32 бит

25.0.9


13

Омонимнар

1

Парларда эш,омонимнарны табу

ТБУУГ:сүзлек белән эшли; алынма сүзләрне, синоним, антоним исем, сыйфат фигыльләрне, омонимнарны текстта таный һәм сөйләмдә куллана; сүзнең төп һәм күчерелмә мәгънәләрен билгели

45 нче күнегү 33 бит

30.0 9


14

Синонимнар, антонимнар.

1


Эш дәфтәре 20, 21 нче күнегү

01.10


15

Изложение язу. Усак.

1

Укучыларның белем күнекмәләрен ныгыту

ШУУГ:алган белемнәрне кулланып, эзлекле рәвештә эчтәлекне бирә, изложение язу

Карточка биреме.

02.10


16

Үткәннәрне ныгыту.Текст өстендә эш .Тест биреме №2

1


ТБУУГ: рәсем һәм план буенча биремнәр үтәү

РУУГ: гамәлләрне таләп ителгән вакытта башлау һәм тәмамлау

План буенча сочинение 52 нче күнегү

07.10


17

Тамыр һәм кушымча.


1





КУУГ: сүзләрнең тамырын һәм кушымчасын билгели, әйтелешенә карап тиешле кушымча ялгый; тамырдаш сүзләр табу

РУУГ: кагыйдә, алгоритм ярдәмендә бирем үтәлешенең дөреслеген тикшерү

56 нчы күнегү, дәфтәр 24 нче күнегү

08.10


18



Сүз ясагыч кушымчалар.


1

Парларда эш,сүз байлыгы; төрле телләрдән кергән сүзләр, кулланылу өлкәсе

Дәфтәр 27 нче күнегү

09.10


19

Сүз ясагыч кушымчалар.

1

Модель буенча эш буенча эш

КУУГ:күршең белән хезмәттәшлек итү

ТБУУГ: ясагыч һәм бәйләгеч кушымчаларны; тамыр, кушма, парлы сүзләрнең ясалышын, кушымчаларны кисәкчәләрдән аера белергә

сүз ясагыч кушымчаларны аера

61 нче күнегү 42 бит

14.10


20

Сюжетлы рәсем буенча сочинение.

Җиләкле җәй”

1

Рәсем һәм план буенча эш

РУУГ: гамәлләрне таләп ителгән вакытта башлау һәм тәмамлау

Дәфтәр 28 нче күнегү

15.10


21

Төрләндергеч кушымчалар.

1


Тартым, күплек һәм килеш кушымчалары

РУУГ: кагыйдә, алгоритм ярдәмендә бирем үтәлешенең дөреслеген тикшерү

ШУУГ: дәреслек геройларына ярдәм итүдә танып-белү инициативасы күрсәтү

Дәфтәр 29, 30 нчы

күнегү

16.10


22

Кушма сүзләр.

1

ясалма сүзләр: кушма сүзләр, аларның ясалышы


ТБУУГ: сүзләрне төзелеше ягыннан тикшерү, кушымчаның төрен билгели; тамыр, ясалма, кушма, парлы сүзләрне, тезмә сүзләрне аерып күрсәтә, сөйләмдә куллана, дөрес яза

төрләндергеч һәм сүз ясагыч кушымчаларны аеру

РУУГ: кагыйдә ярдәмендә бирем үтәлешенең дөреслеген тикшерү


Дәфтәр 33 нче күнегү

21.10


23

Кушма сүзләр.

1

Парларда эш,сүзләрнең мәгънәләре,

Дәфтәр 16 бит иҗади эш

22.10


24

Парлы сүзләр.

1

Парларда эш, парлы сүзләр, аларның ясалышы һәм дөрес язылышы

76 нчы күнегү 50 бит

23.10


25

Тезмә сүзләр.

1


Тезмә сүзләрне аеру, дөрес язу

Эш дәфтәре 36, 37 нче күнегү

28.10


26

Контроль диктант №1 “Хәлимә”

1

Укучыларның алган белем һәм күнекмәләрен тикшерү

ШУУГ: үз мөмкинлекләреңне, белү-белмәү чикләрен чамалау

ШУУГ: үз уңышларың/ уңышсызлыкларың сәбәпләре турында фикер йөртү



Дәфтәр 39 нчы күнегү

29.10


27

Хаталар өстендә эш.Үткәннәрне ныгыту.Тест №3

1

Матур һәм дөрес язу күнекмәләрен ныгыту

РУУГ: гамәлләрне таләп ителгән вакытта башлау һәм тәмамлау

Дәфтәр 40 күнегү

30.10


28

Сүз төркемнәре. Исем.

1

исем төшенчәсе, мәгънәсе, сораулары

РУУГ: кагыйдә, таблица ярдәмендә бирем үтәлешенең дөреслеген тикшерү


КУУГ: сораулар ярдәмендә партнердан өстәмә мәгълүмат алу


ТБУУГ:төп билгеләрне аерып алу нигезендә кагыйдә формалаштыру


ШУУГ: үз мөмкинлекләреңне, белү-белмәү чикләрен чамалау










Дәфтәр 44, 45 нче күнегү

11.11


29





Ялгызлык һәм уртаклык исемнәр.

1

Иҗади эш, ялгызлык төшенчәсе, төркемнәре, язылышы

уртаклык төшенчәсе, язылышы, алган белемнәрне практикада куллану

88 күнегү хәтердән яз

12.11


30




Ялгызлык һәм уртаклык исемнәр.

Сайланма диктант.


Исем темасына тест биреме

13.11


31


Берлек һәм күплек сандагы исемнәр.

1

берлек һәм күплек сан формалары, берлектән-күплек, күплектән-берлек ясау

96 нчы күнегү

47 нче күнегү дәфтәр

18.11


32

Исемнәрнең килеш белән төрләнеше.

1

Тберлек һәм күплек тартым кушымчалары


Дәфтәр 50 нче күнегү

19.11


33

Исемнәрнең килеш һәм тартым белән төрләнеше

1

Дәфтәр 51 нче күнегү

20.11


34

Исемнәрнең килеш һәм тартым белән төрләнеше.Тест

1

Тест биремнәре

25.11


35

Изложение язу

Хәйдәр коткарды.

1



ТБУУГ:шәхси тәҗрибәгә, сюжетлы картинага таянып (алдан әзерлек белән), хикәя төзеп яза; өйрәнелгән тыныш билгеләрен кую

Фигыль турында белемнәрне искә төшер

26.11


36

Фигыль турында үткәннәрне искә төшерү.

1

фигыль төшенчәсе, мәгънәсе, сораулары, эшне, хәрәкәтне, хәлне белдерүче фигыльләр; җөмләдәге роле

ШУУГ: белү-белмәү чикләрен чамалау

ТБУУГ:төп билгеләрне аерып алу нигезендә кагыйдә формалаштыру

КУУГ: күршең белән хезмәттәшлек итү

РУУГ: кагыйдә, инструкцияләрне истә тотарга һәм шуларга ияреп гамәлләр кылырга;


КУУГ: күршең белән хезмәттәшлек итү








Әдәби уку” дәреслегеннән фиг. заманын яз

27.11


37

Хәзерге заман хикәя фигыль.

1

хәзерге заман хикәя фигыльнең белдерелеше, сораулары, ясалышы, юклык төр кушымчалары, сөйләмдә аларны аера белү

80 бит 11 күнегү

Дәфтәр 56 нче күнегү

02.12


38

Хәзерге заман хикәя фигыль.

1

Дәфтәр 57 нче күнегү

03.12


39

Үткән заман хикәя

фигыль.

1

үткән заман хикәя фигыльнең белдерелеше, сораулары, сөйләмдә аларны аера белү

122 нче күнегү 83 бит


04.12


40

Үткән заман хикәя

фигыль.

1

билгеле һәм билгесез үткән заман, аның кушымчалары, язылышы

130 нчы күнегү

Дәфтәр 60 нчы күнегү 28 бит

09 .12


41

Киләчәк заман хикәя фигыль.

1

киләчәк заман хикәя фи-гыльнең белдерелеше, сораулары, кушымчалары; сөйләмдә аларны аера белү


Иҗади эш “Мин волонтер” , “Мин кем булам?” 90 бит


10.12


42

Киләчәк заман хикәя фигыль.

1

киләчәк заман хикәя фи-гыльнең икенче төре; калын һәм нечкә төрләнеш; тамырда авазлар чиратлашуы

92 бит иҗади бирем

11 .12


43

Боерык фигыль.

1

Боерык фиг. турында төшенчә. 2, 3 затлары берлек һәм күплек формасы




ТБУУГ: Үтенеч, киңәш бирү, тыю, рөхсәт сорау, кисәтү формаларын итагатле итеп белдерү чараларын дөрес куллану

таблицалар кулланып биремнәрне үтәү


РУУГ: кагыйдә, инструкцияләрне истә тотарга һәм шуларга ияреп гамәлләр кылырга;










142 нче күнегү 96 бит

65 нче күнегү дәфтәр

16.12


44

Боерык фигыльнең төрләнеше.

1

68 нче күнегү дәфтәр 32 бит

17.12


45

Боерык фигыль.

1

Иҗади эш “Кунак булсаң тыйнак бул”, ребус

18.12


46

Антоним һәм синоним фигыльләр.

1

153 нче күнегү 102 бит

23.12


47

Контроль диктант №2 “Төлке”


орфограммаларны кулланып, диктант язу, фигыль темасы буенча биремнәрне үтәү


ШУУГ: үз мөмкинлекләреңне, белү-белмәү чикләрен чамалау

ШУУГ: үз уңышларың/ уңышсызлыкларың сәбәпләре турында фикер йөртү

РУУГ: гамәлләрне таләп ителгән вакытта башлау һәм тәмамлау

Тест биремнәре

24.12


48

Хаталар өстендә эш. Тест биремнәрен башкару.


Дәреслектәге тест биремнәре эшләнелә.

Дәфтәр 71 нче күнегү 35 бит

25.12


49

Сыйфат турында үткәннәрне кабатлау. (2 кисәк)

1

Парларда эш, иҗади эш, сыйфат төзелеше, анализлау


ТБУУГ: төп билгеләрне аерып алу нигезендә кагыйдә формалаштыру


КУУГ: партадаш күршең белән хезмәттәшлек






Дәфтәр 72-73 нче күнегү

13.01


50

Сыйфат дәрәҗәләре.

1

Сыйфат дәрәҗәләре төп (гади) , чагыштыру, артыклыккимлек, сыйфат дәрәҗәләренең ясалышы, аларның дөрес язылышы

Иҗади эш “Минем дустым”

14.01


51

Сыйфат дәрәҗәләре.

1

74-76 нчы күнегү дәфтәр, карточка биреме.

15.01


52

Сыйфатларның җөмләдә аергыч һәм хәбәр булып килүе.

1

Сыйфатның хәбәр булып килүенә нык игътибар итү

Эш дәфтәре 77, 78 нче күнегү

20.01


53

Синоним һәм антоним сыйфатлар.

1


Иҗади эш. “Батыр кеше бер үлә, куркак кеше көн дә үләр”

21 .01


54

Сочинение язу “Керпе”.

1

Картина буенча сочинение язу

ТБУУГ:шәхси тәҗрибәгә, сюжетлы картинага таянып (алдан әзерлек белән), хикәя төзеп яза; өйрәнелгән тыныш билгеләрен куя

Дәфтәр 39 бит иҗади бирем

22.01


55

Үткәннәрне ныгыту.Тест биреме.

1


Тест биремнәре

В өлеше

27.01


56

Зат алмашлыклары.

1

берлек сандагы зат ал-машлыкларын килеш белән төрләндерү; дөрес әйтелеш һәм язылыш

ТБУУГ: Зат алмашлыкларының җөмләләрне бер-берсенә бәйләүдәге ролен, 1 нче, 2 нче, 3 нче зат алмашлыкларын сөйләшүдә катнашучыларга мөнәсәбәтле рәвештә төркемли,1 нче зат –сөйләүче үзе,2 нче зат –әңгәмәдәш, 3 зат – әңгәмәдә катнашмаучы икәнен. Алмашлыкларның берлек һәм күплек формаларын, аларның килеш һәм тартым белән төрләнәшен

84 нче күнегү дәфтәр

28 .01


57

Зат алмашлыкларының килеш белән төрләнеше.

1

берлек сандагы зат ал-машлыкларын килеш белән төрләндерү; дөрес әйтелеш һәм язылыш

ТБУУГ: төп билгеләрне аерып алу нигезендә кагыйдә формалаштыру


КУУГ: партадаш күршең белән хезмәттәшлек

Хикәя иҗат ит. “Үзем турында”, “Чаңгы ярышы”

29.01


58

Зат алмашлыкларының килеш белән төрләнеше.

1

Карточка биреме

03.02


59

Сорау алмашлыклары.

1

Сорау алмашлыклары турында аңлату

Иҗади эш дәреслек 26 бит

04.02


60


Сорау алмашлыклары.Тест биремнәре.

1

35 нче күнегү 26 бит

05.02


61

Аңлатмалы диктант “Аны һәркем ярата”

1



РУУГ:үтелгән орфограммалар кергән текстны, тиешле тыныш билгеләрен куеп, диктант итеп яза

Дәфтәр 42 бит иҗади эш

10.02


62

Сан турында төшенчә.

1

Сан түрында беренчел күзаллау тудыру

ТБУУГ:төп билгеләрне аерып алу нигезендә кагыйдә формалаштыру

КУУГ: күршең белән хезмәттәшлек итү

РУУГ: кагыйдә, инструкцияләрне истә тотарга һәм шуларга ияреп гамәлләр кылырга;


ШУУГ: дәреслек геройларына ярдәм итү

Дәфтәрдәге 89 нчы күнегү


11.02


63

Микъдар саны.

1

Парларда эш, кагыйдә белән дәлилләү

32 бит иҗади бирем

12.02


64

Микъдар саны.

1

Саннарның телебездә сүз белән дә, цифр белән дә белдерүе




Дәфтәр 91 нче күнегү

17.02


65

Тәртип саннары.



Дәфтәр 93 нче күнегү

18.02


66

Тәртип саннары.Тест биремнәре.

1

50 нче күнегү 36 бит

19.02


67

Искәртмәле диктант.” Чәүкә”

1

орфограммаларны кулланып диктант язу, саннарны табу

Берәр кош яки җәнлек турында проект эше

24.02


68

Рәвеш турында төшенчә.

1



ТБУУГ:төп билгеләрне аерып алу нигезендә кагыйдә формалаштыру

ТБУУГ:рәвешнең-мөстәкыйль сүз төркеме икәнен, лексик-грамматик яктан эш-хәлнең билгесен, ничек үтәлүен белдерүен, морфологик яктан төрләнмәгәнен, синтаксик яктан җөмләдә фигыльне, сыйфатны һәм рәвешне дә ачыклап килгәнен белү


ШУУГ: дәреслек геройларына ярдәм итү


РУУГ: гамәлләрне таләп ителгән вакытта башлау һәм тәмамлау

54 нче күнегү дәреслек


25.02


69


Те лдә еш кулланыла торган рәвешләр, аларның дөрес язылышы.

1


төрле сүзләр янында килүе; текстта рәвешне таба белү, куллану


Дәфтәр 96, 97 күнегү

26.02


70

Те лдә еш кулланыла торган рәвешләр, аларның дөрес язылышы.

1

Дәфтәр 99 күнегү

03.03


71

Изложение язу “Ябалак, тавык, аучы”

1

Тест биремнәре А өлеше

04.03


72

Рәвеш темасын ныгыту.Тест биреме.

1

хезмәтләрне коррекцияләү; рәвешнең сөйләмдәге әһәмиятен билгеләү, кулланылышын карау

Тест биреме

В өлеше

05.03


73

Кисәкчәләр.

1

Кисәкчәләр аларның мәгънәләре

кисәкчәләрнең кулланы-лышы, язылышы, аерым сүз булуы; калын һәм нечкә әйтелешле кисәкчәләр


ТБУУГ: кисәкчәләрне кушымчадан аера, таный, калын һәм нечкә әйтелешне билгели, дөрес яза, сөйләмдә куллана

РУУГ: гамәлләрне таләп ителгән вакытта башлау һәм тәмамлау

64 нче күнегү 46 бит

10.03


74

Кисәкчәләрнең сөйләмдә роле.Тест биреме.

1

Дәфтәр 101 күнегү 48 бит

11.03


75

Бәйлекләр.

1

хезмәтләрне анализлау, ярдәмче сүз төркеме буларак бәйлек; җөмләдәге роле


ТБУУГ:бәйлекне таный, сөйләмдә куллана һәм дөрес яза

Дәфтәр 103 нче күнегү 49 бит

12.03


76

Бәйлекләр.

1

Бәйлекнең җөмләдәге роле

Дәфтәр 106 нчы күнегү

17.03


77

Контроль диктант №3 “Сугыш һәм яз

1

орфограммаларны кулланып диктант язу; грамматик биремне башкару

ШУУГ: үз мөмкинлекләреңне, белү-белмәү чикләрен чамалау

ШУУГ: үз уңышларың/ уңышсызлыкларың сәбәпләре турында фикер йөртү

РУУГ: гамәлләрне таләп ителгән вакытта башлау һәм тәмамлау

Тест биремнәре

18.03


78

Хаталар өстендә эш.Бәйлек темасын ныгыту.

1

Бәйлекләрнең роле, аларны билгели алу

55 бит иҗади бирем

19.03


ТБУУГ: сүзтезмәләрне, аның ияртүче һәм иярүче сүзләрен аера, сорау куя

79

Сүзтезмә.

1

сүзләр бәйләнешен табу

59бит иҗади бирем сөйлә

01.04


80

Сүзтезмәдә сүзләр бәйләнеше.Аңлатмалы диктант.

1

сүзтезмә төшенчәсе, аларны аера белү, сораулар кую

ШУУГ: үз мөмкинлекләреңне, белү-белмәү чикләрен чамалау.

81 нче күнегү 60 бит

02.04


81

Җөмлә.Җөмләнең баш кисәкләре.

1

җөмлә төшенчәсе; укылыш, тавыш куелышын тыныш билгесенә карап билгеләү; тасвирлау, фикер йөртү элементлары кертү

ТБУУГ: төп билгеләрне аерып алу нигезендә кагыйдә формалаштыру


ТБУУГ: җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләрен таба, аера, язуда билгели, җөмләдәге сүзләр бәйләнешен ачыклый

-җөмләнең тиңдәш кисәкләрен һәм тиңдәш кисәкләрнең узара санау интонациясен, теркәгечләр ярдәмендә бәйләнешен

-тиңдәш ияле һәм тиңдәш хәбәрле җөмләләрне таба

-эндәш сүзләр һәм алар янында тыныш билгеләрен куя

-гади һәм кушма җөмләләрне аера


КУУГ: тормыш тәҗрибәсен куллану

84 нче күнегү 61 бит

07.04



82

Җөмләнең баш кисәкләре. Ия һәм хәбәр.

1

87 нче күнегү 63 бит

08.04


83

Җыйнак һәм җәенке җөмләләр.


90 нчы күнегү 64 бит

09.04


84

Җөмләнең иярчен кисәкләре.Аергыч.

1

хезмәтләргә бергәләп бәя бирү, хаталарны төзәтү; гади һәм кушма җөмлә төшенчәсен аңлату; тиңдәш кисәкләрне табу, чагыштыру, аеру, куллану

Карточка биреме

14.04


85

Җөмләнең тиңдәш кисәкләре.

1

98 нче күнегү 69 бит, дәфтәр 112 күнегү

15.04


86

Эндәш сүзләр.Тест биреме.

1

103 нче күнегү 72 бит

16.04


87

Гади һәм кушма җөмлә.

1

113 күнегү дәфтәр

21.04


88

Гади һәм кушма җөмлә.

1

108 нче күнегү 77 бит

22.04


89

Изложение язу. “Кечкенә умартачы”

1

орфограммаларны кулланып изложение язу, сүз төркемнәрен билгеләү


РУУГ: үтелгән орфограммалар кергән текстны, тиешле тыныш билгеләрен куеп, изложение итеп итеп яза


23.04


90

Үткәннәрне ныгыту.Тест биремнәре.

1




ШУУГ: үз мөмкинлекләреңне, белү-белмәү чикләрен чамалау

Дәфтәр 115 күнегү

28.04


91

Текст.Тема.Текст өлешләре.

1

текстның темасын һәм төп фикерен билгеләү, шулар нигезендә аңа килешле исем кую

ТБУУГ: текстның темасын һәм төп фикерен билгели, мәгънәле кисәкләргә, өлешләргә бүлә, кызыл юлны сайлый, текстка исем куя, төрләрен аера, планын төзи, сюжетлы картинага таянып хикәяләр төзи

КУУГ: күршең белән хезмәттәшлек итү

РУУГ: гамәлләрне таләп ителгән вакытта башлау һәм тәмамлау

81 бит иҗади бирем “Икмәк үстерү-авыр эш”

29.04


92

Текст.Тема.Текст өлешләре.

1

113 нче күнегү 83 бит, 84 бит проект эше

30.04


93

Сөйләм этикасы.




1

әдәпле мөгаләмә таләпләренә туры китереп аралаша белү;


05.05


94

Сөйләм этикасы.

1

язма сөйләм нормаларын, язылыш кагыйдәләрен искә төшерү

ТБУУГ: фикерне төгәл, ахырынача, эзлекле итеп җиткерә, дәлилли, дөрес яза,тылсымлы сүзләр телдән, язмача чакыру, тәбрикли

117 нче күнегү дәфтәр


06.05


95


Хикәяләү, тасвирлау текстлары.

1


Һәр абзака исем кую, план төзү,эчтәлек сөйләү,орфограммаларны табу,эчтәлеген язу

КУУГ: күршең белән хезмәттәшлек итү

РУУГ: гамәлләрне таләп ителгән вакытта башлау һәм тәмамлау

118 нче күнегү дәфтәр

07.05


96

Хикәяләү, фикерләү текстлары.

1

хикәяләү, тасвирлау, фикер йөртү тибындагы текстларны сөйләмдә куллану;

127 нче күнегү 95 бит

12.05


97

Контроль диктант №4 “Җырчы кош”

1

Ел буена үткән белем һәм күнекмәләрне ныгыту

ТБУУГ: үтелгән орфограммалар кергән текстны, тиешле тыныш билгеләрен куеп, диктант итеп яза

Дәфтәр 119 күнегү


13.05


98

Хаталар өстендә эш. Сурәтләү һәм хикәяләү текстлары


1

Һәр абзака исем кую, план төзү,эчтәлек сөйләү,орфограммаларны табу,эчтәлеген язу

ТБУУГ: алган белемнәрне мөстәкыйль куллана

текстның темасын һәм төп фикерен билгели, мәгънәле кисәкләргә, өлешләргә бүлә, кызыл юлны сайлый, текстка исем куя, төрләрен аера, планын төзи, сюжетлы картинага таянып хикәяләр төзи

131 нче күнегү иҗади бирем

14.05


99

Уку елында өйрәнгәннәрне ныгыту.


Ел буена үткән белем һәм күнекмәләрне ныгыту

РУУГ:Үтелгән кагыйдәләргә нигезләнеп, тест һәм күнегүләр эшләү

136 нчы күнегү 102 бит иҗади

19.05


100

Үткәнне ныгыту

1

Ел буена үткән белем һәм күнекмәләрне ныгыту

144 нче күнегү 106 бит

20.05


101

Уку елында өйрәнгәннәрне ныгыту .Тест биремнәре

1

Ел буена үткән белем һәм күнекмәләрне ныгыту.


ТБУУГ: алган белемнәрне практикада куллана; эзлеклелекне саклый; тест эшләрен тикшерә, бәяләү

147 нче күнегү 108 бит


21.05


102

Уку елында өйрәнгәннәрне ныгыту.Йомгак.

1

Кагыйдәләрне кабатла.

26.05










4 нче сыйныф укучыларының белем дәрәҗәләрендә булачак нәтиҗәләр

-сүзләрдәге орфограммаларны танып, аларның язылышын кагыйдәгә нигезләнеп аңлату;

-үтелгән орфограммалар кергән 75-80 сүзле текстны хатасыз, каллиграфик күчереп һәм ишетеп, тиңдәш кисәкләр янында тиешле тыныш билгеләрен дөрес куеп язу;

-дөнья, болыт тибындагы сүзләргә аваз-хәреф анализы ясау;

-сүзләрне төзелеше ягыннан тикшерү: тамырын һәм кушымчасын табу, кушымчаларның төрен билгеләү, кушма һәм парлы сүзләрне аерып күрсәтү;

-сүзләрне сүз төркеме булу ягыннан тикшерү: исемнең сан, килеш формасын күрсәтү; сыйфатның асыл, нисби төрен, чагыштыру дәрәҗәсен билгеләү; фигыльнең зат-сан, заманын аера белү; һәр сүз төркеменең җөмләдәге функциясен билгеләү;

-тиңдәшле кисәкле гади җөмләгә, составында 2-3 гади җөмлә булган тезмә кушма җөмләгә анализ ясау;

-җөмләләрнең әйтелү максаты, интонациясе буенча төрен аеру;

-текстның темасын һәм төп фикерен билгеләү, шулар нигезендә аңа килешле исем кую;

-хикәяләү, тасвирлау, фикер йөртү тибындагы текстларны сөйләмдә куллану;

-әдәпле мөгаләмә таләпләренә туры китереп аралаша белү;

-тасвирлау, фикер йөртү элементлары кергән 90-95 сүзле текстны изложение итеп язу;

-хикәяләү тибындагы сочинение язу;

-сүзләрнең әйтелешен, кулланышын, язылышын истә калдыру: авыру, аз-маз,ата-ана,ашханә, аңлый,әби-бабай, әверелә, әүвәл,балачак, бәла, берничә, борынгы, вакыйга, ватык, гадәт, гомер, дәвам, җәяү, җепшек, җиләк-җимеш, зинһар,иелә, ихтирам, йомры, кадәр, кием-салым, кулъязма, көнбатыш, көнчыгыш, көрәшче, кыйммәтле, мал-туар, мәйдан, мәкалә, могҗиза, мөстәкыйль, нәкъ,охшаш, очсыз, өем, өчпочмак, пәрәвез, рәссам, савыт-саба, сәнгать, сөңге, сурәт, табиб, табигый, таләп, тәкъдим, тәмам, тирә-як, төер, туп-туры, тынгылык, чүп-чар, шагыйрь, шәфәкъ, шыңшый, эшчән, юеш, юньле, юучы, ямьле, ямь-яшел, япь-яшь

































Укучыларның белемен бәяләү системасы

Укучыларның эшчәнлеген бәяләү белемнәрне үзләштерүне тикшерүдәе аларны гамәлдә куллана белүгә күчерелә.

Мәгълүмат чыганаклары:

-укучыларның эшләре

-танып белү процессының барышы;

-статистикага нигезләнгән мәгълумат;

-тестлар уздыру нәтиҗәләре;

-портфолио;

Тикшерү алымнары:

-күзәтүләр;

-мөстәкыйль контроль эшләр;

-укучыларның әзер җавапны табуы, ирекле кыскача җаваплары; ачык җавап, үз-үзеңне тикшерүх өчен сораулар куя белү.

Бәяләү критерийлары:

--җавапларның дөрес булуы;

-грамматика кагыйдәләрен куллана белүдә шәхси үсеш;

-әйтмә һәм язма сөйләмнең төгәллеге һәм сәнгатьлелеге үсешендә югарырак баскычка күтәрелү;

-җавапның, уку эшчәнлеге нәтиҗәсендә барлыкка килгән продуктның сыйфаты; нигезләмәләрнең уйланган булуы;мөстәкыйль әйтелгән гипотезаның, аңлатмаларның, язма сөйләм модельләренең дөрес төзелгән булуы, сөйләмнең максатчан оештырылуы.



Уку әсбабы



1.Татар теле 1 кисәк, 2 кисәк дәреслек 4 сыйныф И.Х Мияссарова, К.Ф. Фәйзрахманова “ Мәгариф- вакыт” нәшрияты 2014 ел

2. И.Х Мияссарова, К.Ф. Фәйзрахманова Татар теленнән мөстәкыйль эш дәфтәре “ Мәгариф- вакыт” нәшрияты 2014 ел

3. И.Х Мияссарова, К.Ф. Фәйзрахманова Методик әсбаб. “ Мәгариф- вакыт” нәшрияты 2014 ел

4. Татар телендә урта гомуми белем бирү мәктәпләре өчен татар теле һәм әдәбиятыннан үрнәк программалар. 1-11 нче сыйныфлар Казан Татар. китап. нәшрияты 2011 ел

5. Диктантлар җыентыгы

6. 1-4 сыйныфлар өчен язма эшләр Казан 2009







 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал