7


  • Учителю
  • Интегрированное музыкальное занятие в подготовительной группе 'Кышкы урманда'

Интегрированное музыкальное занятие в подготовительной группе 'Кышкы урманда'

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала


МБМБУ №6 нчы "Кояшкай" балалар бакчасы

Музыка җитәкчесе: Гыйзәтуллина Альмира Риваловна


Кышкы урманда.

Мәктәпкә әзерлек төркемендә интегральләштерелгән музыка шөгыле.

(музыка, рәсем)


Максат.

Классик композитор һәм классик музыка белән танышуга нигезләнеп, балаларның музыкаль культурасын формалаштыру. Музыкаль эшчәнлекнең барлык төрләрендә дә балаларның иҗади активлыгын арттыру.

Укыту бурычлары.

Музыка әсәренең характерын аера белергә өйрәтү. Музыканың эчтәлеген һәм тасвирлау чараларын аңларга өйрәтү.

Җыр күнегүләрен һәм җырларны характерына туры китереп, эмоциональ тасвирлы итеп, табигый яңгыравыклы тавыш белән җырларга өйрәтү.

Гади көйне агач таякларда һәм металлофонда ритмлы итеп уйнарга өйрәтү.

Музыкаль әсәрнең характерына туры китереп, нәфис хәрәкәтләр ясарга өйрәтү.

Үстерү бурычлары.

Балаларның кызыксыну хисләрен, нәфасәти, тыңлау культурасын үстерү.

Җыр,бию, музыкаль ишетү сәләтен үстерү.

Балаларда ритмны тою сәләтен үстерү.

Кар бөртекләре рәсемен ясаганда иҗади фантазияләрен үстерү.

Тәрбия бурычлары.

Тирә -юньгә, табигатькә аңлы караш, мәхәббәт тәрбияләү.

Кышкы табигатьнең матурлыгына эмоциональ җаваплылык тәрбияләү.

Катнашалар: Кар патшасы,Тылсымчы Моң.

Зал күренеше: кышкы урман декорациясе, ноталар эленгән чыршы, йорт, рәссамнарның кышкы пейзажлары, А. Вивальди портреты.

Атрибутлар: таякларга беркетелгән ак ленталар, скрипка ачкычы, ат башлыгы, акварель буяулар, пумала.


Уен кораллары: металлофоннар, ксилофоннар,агач таяклар, скрипка.

Балалар П.И. Чайковскийның "Ел фасыллары" циклыннан "Январь" музыкасына залга керәләр, ярымтүгәрәккә басалар.


Музыка җитәкчесе: Исәнмесез, балалар!

Балалар: Исәнмесез!

Музыка җитәкчесе: Балалар, шушы матур кышкы иртәне, яңа көнне һәм килгән барлык кунакларны сәламлик әле!

Балалар: Бар шундый яхшы гадәт-

Сәламнәр бүләк итү.

Якты кояшка - сәлам!

Чиста һавага - сәлам!

Олылар һәм кечеләр

Барыгызга да сәлам!


Музыка җитәкчесе: Балалар, бүген иртән балалар бакчасына килеп җиткәч, кышкы табигатьнең матурлыгына хозурланып, бакчаның кышкы гүзәллегенә сокланып тордым.Шушы кышкы гүзәллек күңелләрегездә күбрәк истә калсын өчен, без бүген сезнең белән, ерак булмаган, Каравыл тавы урманына сәяхәткә барабыз. Урманда сезне күңелле cөенеч көтә. Бу кышны кар бик күп булды, тик ничек барып җитәрбез икән?

Балалар. Атка утырып барырбыз.

(Бер балага ат башлыгы кидерелә. Балалар Рөсәм Яхинның "Кыш" музыкасына урманга киләләр.

Музыка җитәкчесе. Урман - ул үзе бер сихри дөнья, ә кышкы урман аеруча гүзәл.

Урман итәгендә яшьтәш нарат,

Ботак - кулын җәеп як - якка,

Дәшә кебек гүя: "Кил бирегә,

Китеп йөрмә бездән еракка!"

Килеп җиттек. Тып - тын кышкы урман!

Ул яртылаш актан киенгән.

Җем - җем итә... шат елмая кебек,

Хәл сораша кебек ул бездән.

"Йә, исәнме, - дибез, - әй урманым!

Кышкы кием сиңа килешә!"

Яшь нараттан шунда шаян тиен,

Уйный - уйный, өскә кар ишә. (Гарәфи Хәсәнов)

(Балалар урман белән исәнләшә.)

Музыка җитәкчесе. Балалар, безнең туган җиребезнең, Нурлатыбызның табигате шундый матур! Кышлары салкын,кырыс булса да, без аны бик яратабыз. Шуңа да табигатьне сакларга, яратырга кирәк. Менә шунда утырыйк та, ял итеп алыйк.

(Музыка җитәкчесе А. Вивальдиның "Кыш" әсәренең икенче кисәген кабыза.)

Музыка җитәкчесе. Чү, балалар! Ниндидер музыка ишетелә түгелме?

(Балалар музыка тыңлый)

Музыка җитәкчесе. Балалар бу нинди әсәр? Кем язган? Әсәрнең характеры нинди? Бу кисәктә музыка ничек сурәтләнә?

(Балалар сорауга җавап бирә)

Балалар. Бу "Ел фасыллары" циклыннан "Кыш" әсәре. Бу "Кыш"ның икенче кисәге. Әсәрне бөек итальян композиторы Антонио Вивальди язган. Бу икенче кисәктә кыш тыныч, матур сурәтләнә. Бу бик матур кышкы музыка. Музыканың характеры ягымлы, назлы, якты, нәфис, йомшак. Кар бөртекләре очкан сыман.

Музыка җитәкчесе. Әйе, бу икенче кисәктә тыныч кыш сурәтләнә. Кышкы табигать йә җем - җем итә, йә балкып китә. Шушы фонда ягымлы, назлы итеп, күңелне тетрәндереп скрипка уйный.

Музыка җитәкчесе. Шушы кышкы моңны ишетү белән, Тылсымчы моң килеп җитәм дигән иде, нигәдер күренми әле.

(Музыка җитәкчесе " Кыш"ның 1 кисәген кабыза. Музыка контраст характерда. Залга Кар патшасы керә.)

Кар патшасы. Мине көтмәдегезме? Ничек инде Кар патшасыннан башка торып була? Хәзер кыш, бөтен җирне кар каплаган, аннары бу бит әле минем биләмәләрем!

Музыка җитәкчесе. Гафу ит инде безне Кар патшасы, тик без Тылсымчы моңны көткән идек. Шулай да рәхим ит безнең янга!

Кар патшасы. Беләм, беләм, салкын җилләр миңа бу хәбәрне китереп җиткерде инде. Мин юлларны кар - буран белән капладым. Бөтен җирне бозга, салкынга әйләндердем. Тылсымчы моң юлны тиз генә таба алмас!

( "Кар бөртекләре" Л. Хисматуллина музыкасы яңгырый, кызлар ак ленталар белән бии.)

Музыка җитәкчесе. Балалар, безгә нишләргә инде? Кар патшасының йөрәге бозлы бит! Нәрсә эретер икән бу бозлы йөрәкне?

Балалар. Музыка эретер.

Музыка җитәкчесе. Хөрмәтле Кар патшасы без синең барлык үтенечеңне дә үтәрбез, тик Тылсымчы моңны гына безгә җибәр.

Кар патшасы. (бераз йомшарып). Бәлки сорауларыгызны үтәрмен дә. Менә бу чыршыда сезгә дигән биремнәр бар. Баштан барысын да эшләгез.

Кар патшасы. Тыңлау. Бу нинди әсәрдән өзек. Бу әсәрнең характеры нинди?

Балалар. Бу Вивальдиның " Кыш" әсәреннән беренче кисәк. Әсәрнең характеры ямансу, моңсу, салкын, кырыс, усал. Монда карлы - буранлы кыш сүрәтләнә.

Кар патшасы. Тыңлау. Җыр күнегүе. Баштан табышмак әйтәм. Җәй шакылдый бу чүкеч, кыш шакылдый бу чүкеч,ничек чыдый бу чүкеч? ( Тукран тавышын тыңлыйлар, балалар җавап бирә).

Музыка җитәкчесе. Балалар, тукран күнегүен башкарыйк.

1.Күнегүне җырлау.

Тук - тук тук(ы)ран

Тукылдатып утырам,

Агачтагы бөҗәкләрне

Барсын чүпләп бетерәм. ( Урындыкларны алып куялар.)

2. Таякларда уйнап басып җырлыйлар.

3.Идәнгә сугып уйныйлар. (Ике төрле.)

4. Металлофонда уйныйлар. (Идәнгә утырып.)

Кар патшасы. Ярый бусы да булды.

Кар патшасы. Тыңлау. Җыр. Мин кар турында, үзем турында җырлар бик яратам.

Музыка җитәкчесе. Балалар матур итеп басыгыз. Баштан акапелла башкарыйк ("Баскыч" күнегүе).

  1. Җырны инструментсыз гына башкаралар.

  2. Инструментка кушылып җырлыйлар.

  3. "Кыш" җыры (Җ. Тәрҗеманов сүзләре, А.Гыйзәтуллина көе) башкрыла.

1.Уянып бүген иртән 2.Әйдәгез, тауга барыйк

Карасам тәрәзәгә Чанада шуып калыйк

Ак сакаллы кыш бабай Бер тузан юк саф һава

Кар алып килгән безгә. Җиргә ап-ак кар ява.

3.Кар яуган,кар яуган,

Мамык кебек кар

Ап-ак булганнар

Урманнар,кырлар


Кар патшасы. Күрәм, музыканы бик яратасыз икән. Монысы бик яхшы. IV -Бию.

Музыка җитәкчесе. Безнең балалар "Күңелле полька" биюен бииләр.

" Итальянская полька" С. Рахманинов музыкасына "Күңелле полька" башкарыла.

Кар патшасы. Минем күңелем йомшара бара. Сез җырлый да, бии дә беләсез. Ә нинди уен беләсез соң? V-уен.

Музыка җитәкчесе. Балалар "Түбәтәй" уенын уйнарлар. (Балаларга җәза бирелә).

1."Әтәч" булып кычкыру.

2.Физзарядка ясау "бака".

3."Әнием" җырын башкару.

Кар патшасы. Бик булдырдыгыз, балалар. VI- скрипка белән танышу.

Музыка җитәкчесе. Балалар,карагыз әле, безнең янга скрипка уйнаучы килде. Рәхим итегез!Бер матур көй уйнап җибәрегез әле!

(Скрипкада музыкант татар халык көе уйный).

Кар патшасы. Минем йөрәгем шундый йомшарды бу музыкадан. Скрипка ничек матур яңгырый. Тагын берәрне уйнап алыгызчы.

(Скрипка тагын көй уйный).Китә.

Кар патшасы. Шундый күңелем йомшарды, яхшылыклар гына эшлисем килә башлады.

Җилләр, карлы - бураннар

Сукмакларны ачыгыз!

Тылсымчы моңны

Безнең янга җибәрегез!

( Тылсымчы моң керә)

Тылсымчы моң. Хөрмәтле Кар патшасы, нигә елыйсыз?

Кар патшасы. Бу моң шундый күңелемә керде, искиткеч музыка.

Кар патшасы. Балалар миңа китәргә вакыт җитте. Сау булыгыз!

Музыка җитәкчесе. Менә балалар, музыка нинди көчкә ия, нинди салкын йөрәкле Кар патшасының да күңелен йомшартты.

VII бирем. Рәсем ясау.

Музыка җитәкчесе. Хәзер моңлы "Кыш" әсәрен тыңлый-тыңлый "кар бөртекләрен" ясыйк.Тылсымчы моң син дә безнең белән рәсем яса.

(Кыш" музыкасына "кар бөртекләре" ясыйлар)

Тылсымчы моң. Балалар инде миңа да башка җирләргә китергә вакыт. Мин сезне ташламам, һәрвакыт моңны күңелләрегезгә җибәрермен. Күңелем белән гел сезнең янда булырмын. Рәхмәт, сау булыгыз!

Музыка җитәкчесе. Балалар, безгә дә балалар бакчасына кайтырга вакыт җитте. Тик сорауларым бар: Бу шөгыльдә нәрсәләр истә калды? Нинди музыка күңелегездә калды? Кышкы урманга сәяхәт ошадымы?

Балалар музыка астында залдан чыгалар.




 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал