7


  • Учителю
  • Утренник 8 марта для средней группы

Утренник 8 марта для средней группы

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Әниемә бүләк

(9гр урта гр.)



Балалар иузыка астанда залга керәләр.



А.б. Хәерле көн, безнең иң кадерле кунакларыбыз - әниләр, әбиләр, бакчабызның барлык хезмәткәрләре! Сезне барыгызны да бәйрәм котлыйбыз. Һәрвакыт шат, сәламәт, бәхетле булыгыз. Балаларыгызның бүгенге чыгышы сезгә бәйрәм бүләге булсын.



Март аенда, кар өстендә

Кояш нурлар уйната.

  • Яз килә, каршы алыгыз,-

Дигән хәбәр тарата.



Без беләбез, җылы язның

Иң беренче бәйрәме -

Әниләр, әби -апалар,

Хатын-кызлар бәйрәме.



Кояш көлә, мин елмаям,

8Март бүген.

Бүген әниләр бәйрәме,

Шуңа күңелем шат минем.



Син, әнием, минем өчен

Бу дөньяда бер генә.

Елмайганда йөзләреңнән

Бар өйгә нур беркелә.



Бәйрәм бүген, бәйрәм, диеп,

Бар дөнья көлеп торсын.

Әни бәйрәме икәнне

Әти дә белеп торсын

Әни дә көлеп торсын.



Без сине бик яратабыз,

Бәйрәм белән котлыйбыз.

Бүләк итеп үзеңә

Бер матур җыр җырлыйбыз.







Җыр "Тамчылар"



  1. Кояш көлеп карый безгә

Күзләр чагыла.

Елгалардан бозлар ага диңгез ярына

Ку-та. Яз, яз,яз җитә

Тәрәзәне ачтылар

Тып-тып-тып итш эре тамчылар.



  1. Агачка куна чыпчыклар, чыелдашалар.

Яшькелт, карга, сыерчыклар әй җырлашалар.

Куш-та.



А.б. 8нче Март - үзенә күрә бер үзенчәлекле матур бәйрәм инде ул. Бу көнне һәркем үз әнисен бәйрәм белән котлый. Ә менә кем ничек котлый, хәзер шуны карап үтик.



Музыка астында песи баласы Шукбай керә.



Ш. Мияу, мияу!

А.б. Кая барасың, Шукбай, бик ашыгасың бугай?



Ш. Мияу, мияу! Бу нинди сорау?

Әниемнең бәйрәме, шуңа ашыгам.

А.б. Белдек, белдек. Шукбай әнисен бәйрәм белән котларга ашыга. Шукбай, ә син әниеңне бәйрәм белән ничек котларга җыенасың?



Ш. Әниемә багышлап җыр һәм бер кызыклы уен бүләк итәргә уйлыйм.



А.б. Шукбай, ә ул уеныңны безгә дә өйрәтмисеңме? Без уйнарга бик яратабыз.



Ш. Әйдәгез, бергәләп уйныйк. Ул уен сезгә дә бүләгем булсын.



"Түбәтәй" уены.

Түп-түп-түбәтәтәй,

Түбәтәең укалы

Чиккән матур түбәтәең

Менә кемдә тукталды.



4Тапкы уйнатыла:

  1. Бию

  2. Җыр.

  3. Шыйгерь

"Әни" диеп язып куйдым

Яңа яуган ак карга.

Таптамагыз, һич ярамый

"Әни" сүзен таптарга.



  1. Уен коралында уйнау.

  2. Җыр.

Яраткан безнең әни.



1. Кем тегә матур күлмәкләр

Ясый асыл бизәкләр

Кем тәмле ашлар пешерә

Сине искә тешерә



2. Кая барсаң күз алдыңнан

Һәрчак күңелдә яши

Ул безнең иң якын кеше

Яраткан безнең әни.



Шукбай китә.

А.б. Балалар, әйдәгез әле әниләребез белән уйнап алабыз.

Уен. 1."Кем тизрәк әнигә йогурт ашата"

2. "Әнигә чәчәк җыеп бирергә"

3. "Кем тизрәк конфет ала"



А.б. Җырла дисәләр, җырлыйбыз,

Бер дә каршы килмибез;

Карап торыгыз, әниләр,

Җырлый-җырлый биибез.



Җырлы бию. "Матур уен"



  1. Сез уртада, без кырыйда

Әйләнәбез түгәрәк.

Уеныбыз булсын матур,

Күңел ачыйк бергәләп.



  1. Таянабыз билләргә,

Тотынабыз биергә.

Тыпыр-тыпыр тыпырдатып

Әйләнәбез без бергә.

Акбай килеп керә.



А. Һау,һау!

А.б. Балалар, кем икән бу? Әйдәгез, исемен сорыйк. Синең исеменң ничек?



А. Минем исемем - Акбай. Һау,һау!



А.б. Ә син, Акбай, кая барасың? Бик ашыгасың бугай.



А. Һау,һау-һау! Кызык сорау!

Бүген әнием бәйрәме, шуңа ашыгам әле.

Иртән иртүк тордым мин,

Кулъяулыклар юдым мин.



А б. Балалар, акбай әнисенә нинди яхшы бүләк әзерләгән - кулъяулыклар юган.



А. кулъяулыкларым сезгә дә җитәрлек. Алар сезгә бүләгем булсын. (кызларга бирә.)



Исполняется песня "Большая стирка"



У меня большая стирка, мне белье стирать не лень.

Я в корытце лью водицу и стираю целый день.

В мыльной пене, в мыльной пене станет чистым все белье

Постираю и поглажу даже платице свое.

Если мама ты захочешь, постираю и твое.

Стирают.



А б. Балалар, ә сез әбиләрегезне ничек котлыйсыз?

Әниемнең әнисе -

Әбием була минем

Әби генә түгел әле,

Ул минем Дәүәнием



Без әбине яратабыз,

Ул да безне ярата.

Якты йөзе, йомшак сүзе -

Барсы безгә карата.



Әби шундый җылы,

Иркәләнәсе килә,

Яннарыңда песи кебек

Сырпаланасы килә.



А.б. Балалар, әйдәгез дәүәниләребезне чакырып уен уйнап алыйк әле.



Уен "Кем тизрәк киендерә"



Бик зур үстем инде мин,

Әнигә булышам.

Үз ботинкамны үзем

Кияргә тырышам.



Әниемнең эше күп:

Бәйли ул миңа оек.

Бүген бөтен уенчыкны

Үзем куйдым җыеп.



Әни пәрәмәч пешерә

Вак итеп, тәмле итеп.

Без табында чәй эчәбез

Бергәләп, тәмле итеп.



Мин дә булыштым әнигә

Пәрәмәчләр ясарга.

Үзең эшләгәч тәмле ул -

Кирәк эшләп ашарга.



Әниләрнең бәйрәме ул -

Безнең дә көткән бәйрәм.

Җырлап - биеп күңел ачыйк

Бүген әниләр бәйрәме.



Бию



А.б. Хөрмәтле әниләр, әйдәгез, бергәләп уйнап алыйк. Ә уен мондый: ике түгәрәккә басабыз. Уртадагы түгәрәккә - балалар, ә тышкы түгәрәккә әниләр баса. Түгәрәктә биибез. Музыка туктауга, һәркем үз әнисен эзләп таба һәм парлашып бии.



Дөньяда иң акыллы,

Иң уңган безнең әни.

Менә шуңа синең яннан

Бер дә китәсе килми.



Зәңгәр күктә ал кояш

Сүнмәсен, балкып торсын.

Әниләрнең нурлы йөзе

Гел көлеп кенә торсын.





Җыр. Весенняя полечка



1. Солнышко смеется, а сосульки плачут

Солнечные зайчики по дорожки скачут

Прыг-скок, прыг-скок........



2. Мамочка ты слышишь как по нашей крыше

Кошки ходят и коты: "Ну-ка вы потише"

Мяу,мяу...... Брысь!



3. Отварим окшко, подождем немножко

Прилетайте к нам скворцы вот пшено и крошки

Чик-чирик, чик-чирик..... Летите!



4. Солнце греет ушки, гладит по макушке

Дарит мамочке и мне рыжие веснушки.











 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал