7


  • Учителю
  • ИСӘНМЕСЕЗ, КӨТЕП АЛГАН КОШЛАРЫБЫЗ

ИСӘНМЕСЕЗ, КӨТЕП АЛГАН КОШЛАРЫБЫЗ

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Муниципальмәктәпкәчә белем бирү учреждениесе

«Гомумиүсеш бирүче №7 Актаныш балалар бакчасы"





































(уртанчылар төркемендә кошларны каршы алу бәйрәме программасы).







Тәрбияче:

Садртдинова Ф.







Музыка җитәкчесе:

Басыйрова Чулпан.

















Актаныш 2016

Алыпбаручы:

Көннәр аяз, күктән алсу

Нур сибеп кояш көлә.

Җиргә тама көмеш тамчы,

Сагынып көткән яз килә.

Яз килә, яз белән бергә туган якларыбызга кошлар кайта.

Балалар бүген бездә гадәти булмаган бәйрәм. Бүген без яз килүен һәм кошларның җылы яклардан кайтуын билгеләп үтәбез.Көннәр кояшлы, җир һәм һава җылынды.Кошлар бик озак туган җирләренә кайттылар. Аларга бик озын юл үтәргә туры килде. Хәзер алар безне матур җырлары белән шатландырачак.

Ачылды ак калын юрган,

Исте апрель җилләре.

Кошлар кайта сагындырган

Туып үскән җирләргә .

Килегез, кил кошкайлар, сез бит безнең дускайлар,

Бакчабызгакуныгыз, көндә кунак булыгыз.

(буран тавышы, Кыш кызы керә)

Кыш кызы: - Юк, китмим әле мин! Китәсем килми! Әнә мине балалар ничек ярата, мин яудырган карлар нинди йомшак, мин ясаган тауларда ничек рәхәтләнеп чана, чаңгы шуалар.

А.Б. - Нәрсә сөйлисең син, Кыш кызы, кем белән сүз көрәштерәсең?

К.К. - Әнә бит, имеш яз җитә, кошлар кайта дисез. Ачуымны бик китерсәгез хәзер үк буран уйнатам, барсын бозга катырам.

А.Б. - Тукта әле, алай ук борчылма әле син. Син үзең бик дөрес әйтәсең, балалар синең карларыңны, суыкларыңны бик яраталар. Ләкин бөтен әйбернең дә үз вакыты була, синең вакытың бетеп килә, син өч ай булдың. Әйдә балалардан сорыйбыз!

- Балалар, сез кемне калдырыр идегез? Салкын кышнымы, әллә җылы язнымы?

Балалар: Язны.

А.Б. - Ишеттеңме К.К. ? Тиздән кошлар да кайтып китәләр, ә алар Туган ягыбызга язны алып кайталар. Әйдәле Кыш кызы син безнең бәйрәмебездә зур кунак булырсың, кошларыбызның сагынып кайтуларына да инанырсың.

Кыш кызы урындыкка утырту.

(кошлар тавышы ишетелә, кошлар очып кайталар, балалар залга ярымтүгәрәк ясап басып калалар).

1 карга: (бала) Ачылды ак калын юрган, Исә язгы җилләр дә. Без кайтабыз сагындырган, Туып-үскән җирләргә

2карга (бала) Без каргалар,карр-карр, Тиздән эреп бетәр кар. Канатымда хатымбарр, Буең җитсә тартып ал

Ал .бар. Укымый да беләбез, хатыңда ни язылганын! Бөтен кошлар һәм балалар матур язны сагынганын.

Җыр: "Яз җыры"(М.Шәмсетдинова муз, Х.Хакимуллина сүз).

Ал.бар. - Исәнмесез кошкайлар, безнең якын дускайлар!

Кошлар: - Исәнмесез, балалар!

Ал. Бар.: - Кайларда булдыгыз сез, кошкайлар, сөйләп бирегез әле.

Кош:(3 бала) - Җылы якларда булдык без, анда кар да юк, кыш та булмый.

Ал.бар.: - Нәрсәләр күрдегез анда, сөйләп бирегез әле.

Кош (4 бала) : - Ул илләрдә зур филләр очрады, көн буе маймыллар кычкырды, анда лиана - агачлар үсә, ә пальма агачында банан үсә.

Ал.бар.: - Әйтегез әле, кошкайлар, еракта, чит илләрдә рәхәт яшәдегезме?

(5 бала): - Агачларны, елга-күлләрне, сыерчык ояларын, чыпчыкларны сагынып яшәдек.

(6 бала):Кояш нурын сипте җир өстенә

Исте йомшак җылы җилләре.

Кошлар кайта сагындырган

Туган үскән жирләре.

Ал.бар.: - Ямьле яз башланды.Яз хәбәрчеләре кара каргалар килде дә инде..Тиздән сыерчыклар да килер,дусларым.Сез алар килүгә оялар ясадыгызмы соң?

(7 бала):Карлар эреп, гөрләвекләр акса

Кошлар кайтыр Туган якларга.

Бабай белән әти икәүләшеп

Оя ясый алар кайтуга.

(8 бала):Мин булышып торам кырларында:

Чукеч, кадакбирәмаларга.

«Онытма!»- ди, бабай, ручка сузып

«Рәхимит!» - дипязыпкуярга.

(9 бала):Бигрәкматуркилепчыктыоя,

И сөенериндесыерчык!

Әтиәйтә: «Әйдә, тагынясыйк,

Кадакларны, кызым, алыпчык!»

(10 бала):Ак буяулы бер оя бар Бакчада зур агачта. Очып килә шул ояга Сыерчык яз булгач та.

Кошлар биюе.

(балалар ярымтүгәрәк ясап, тезелеп басалар)

(11 бала):Шунда тора,шунда йоклый, Шунда бала үстерә Матур итеп сузып сайрый Басып оя өстенә

(12 бала):Туган якка исән генә кайтсын,

Оялары әзер аларга.

Мин чакырам сезнең барыгызныСыерчыклар җырын тыңларга.

(сыерчык тавышы)

Ал.бар.: - Балалар, барлык кошлар да җылы яклардан кайтып җиттеләр. Туган җиребезгә яз килде. Ә безнең бәйрәмебезгә Яз кызы килде. Сүзне кунагыбызга бирик.



(Яз кызы керә)

Яз кызы: - Исәнмесез, минем дусларым! Мин сезне бик сагындым. Мин бик шат сезне күрергә. Мин сезгә яз алып килдем. Мин сезгә шатлык таратам. Карагыз әле, бүген нинди матур көн! Кояш җылы нурларын сибә.

Әйдәгез әле, хәзер кояшта кулларны җылытабыз. (Кулларныуу)

Бер-беребезгәҗылыбүләкитик. ( як-яктагы иптәшенә карап уч төбенәөрү)

- Балалар, букайсы ел фасылыикән? (Яз).

- Каян беләбез соң без яз икәнен? Әйдәгез әле, язга хас булган билгеләрне санап китик. (Тамчылар тама, карлар эри, кошлар кайта. һ.б.)

- Ниндикошларкайтабезгәҗылыяклардан? (Күчмә)

- Ниндикүчмәкошларныбеләсез?

- Ни өченаларкүчепйөриләр?

- Кошларныңтуганякларыкайда, сезничекуйлыйсыз?

Хәрәкәтле уен: "Кошлар һәм песи"

Ал.бар.: - Балалар, инде сыерчыклар кайтып життеләр, ә сез беләсезме , җылы яклардан тагын нинди кошлар кайта?

(Рәсемнәр күрсәтелә,э балалар күчмә кошларның исемнәрен атыйлар)



Ал.бар.: - Бәйрәмебезне дәвам итәбез, башка кошларны тыңлыйк.



(13 бала): Туганякнысагыныпюлгачыктык,

Куп авырлыкларюлдакурдек без.

Җилдавыллар, кар - бураннаркичтек,

Тик барыберкайтыпжиттек без.



(14 бала):Кәрван булып кайтып килде

Кыр казлары илләргә.

Кинәнешеп төште алар

Төнбоеклы күлләргә.

(15 бала):Безтуганяккаочтык

Урманнаркырлараша.

Кичтекзурдиңгезләрне

Очтык без таулараша.

(16 бала):Салкыннарбезнеөшетте,

Ә кояшта без пештек.

Ничекитсәктәиттек,

Туганилгә без життек.

(17 бала): Туганилдәшундыйрәхәт

Дусларыбызкөтепторган.

Агачларгабезнеңөчен

Матур, матуроякорган.



Җыр "Сыерчык" (И.Шәмсетдинов муз, Г.Лотфый сүз.).

(18 бала):Умырзаялар уянды

Тургайларның җырына.

Ак күлмәклекаен-кызлар

Төрендеязнурына.



(19 бала):Нинди якты уйлар уйлап,

Кыр казлары, кыйгак- кыйгак,

Болын буйлап, кырлар буйлап

Кайта безгә язны зурлап.

Шаян сабан тургае



(20 бала):Күтәрелә югары

Ул, тирбәлә- тирбәлә,

Ярсып сайрап җибәрә

Җиргә моңнар түгелә.



(21 бала):Ул сандугач- дус сандугач!

Көн дә бездә кунакта.

Минем өчен җырлар җырлый

Бакчабызда - куакта.

(22 бала):КүптәнтүгелбезнентәрәзәкапкачынОя итте минем сөйгән карлыгачым: Ул көн буе авызы белән балчык ташый, Балчык белән матур итеп оя ясый.

Җыр: "Кошлар килә" Г.Латыйп сүз., Ш.Мәҗитов муз.).

(23 бала):Күп эшләде иренмичә,бара-бара Чыгарды ул матур-матур балалар да Ачыксалар карлыгачның балалары. Чебен-черки тотып кайта аналары

Ал.бар.: - Кошлар - безнең дуслар. Аларны рәнҗетергә ярамый. Аларны сакларга кирәк. Кыш көне без аларга булышабыз,җим сибәбез. Кошлар да безгә ярдәм итә: зарарлы кортларны чүплиләр, зур файда китерәләр.

(күке тавышы )

Күке: - Исәнмесез , балалар.Мин сезгә җылы яклардан кайтып килешли кердем. Сездэ бәйрәм икәнен ишеттем, көч-хәл белән килеп җиттем.



</ А.б. Балалар, күке җылы яклардан иң соңгы кош булып очып кайта. Шуңа күрә дә безкүке кычкыра башлагач кына су керә башлыйбыз. Күке оялар ясамый, ул үз йомыркаларын чит кошларның ояларына салып калдыра.



Уен: "Йомырка ташу". Саескан йомырка ярата. Ә без аңа йомырка урларга булышабыз. Тавык оясыннан саескан оясына кем тизрәк йомырка ташып бетерә? ( 1-2 пар бала ярыша).

А.Б. Балалар, без бүген сезнең беләзн җылы яктан кайтучы кошларны каршы алдык, кошларны танып белдек, аларның сайравын тыңладык. Сез чыннан да кошларның дуслары икәнсез. Без сезнең белән кошларны яратырга, сакларга, алар турында кайгыртып торырга тиешбез.



Җыр: "Яз килә" (Л.Хәйретдинова муз., халык сүз.).





























 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал